Логотип
Архив Материалов

Икеләтә Чыңгызхан

Фәрит Нәгыйм – Россиянең әдәби картасында яңа исем. Россиянекендә генә дә түгел: аның «Крик слона», «Стол Геббельса», «День белого цветка» пьесалары Алмания, Швейцария, Австрия һәм Польшада куелды и...

Фәрит Нәгыйм – Россиянең әдәби картасында яңа исем. Россиянекендә генә дә түгел: аның «Крик слона», «Стол Геббельса», «День белого цветка» пьесалары Алмания, Швейцария, Австрия һәм Польшада куелды инде. Татарстанлыларда ул икеләтә – Оренбург өлкәсендә туган татар һәм Мирхәйдәр Фәйзинең якташы буларак та кызыксыну уята.

– Фәрит, иң башта «яланаяклы балачагың» турында сөйләп китсәң иде.

– Тамырларым Идел буеннан. Әти ягыннан әби-бабам яшәгән кечкенә татар авылы 20нче елларда ачлыктан интеккән. Дистәләгән гаилә олауларга төялеп икмәкле җирләр эзләп юлга чыгып киткән.

Нәгыймовлар олавы Оренбург далаларына барып җитә. Сусауга түзә алмыйча, май эретеп, шуны эчкәннәр. Әҗәлләре якынлашканын аңлагач, берәр мәрхәмәтле юлчы үзенә алыр дип өметләнеп, кечкенә кызларын юл чатындагы баганага бәйләп калдыралар. Ләкин әнисенең, минем әбинең, йөрәге түзми, үләсе булса, бергә үлик дип, кире барып кызны алып китә. Ходай саклый, алар исән кала.

Башка бер татар авылыннан икенче олау – әниемнең әти-әниләре Әсәновлар – ераккарак, казах далаларына барып җитеп, Чилик дигән авылда туктала. Соңрак алар Соль-Илецк районының Буранное авылына күченәләр...

– Чыңгыз Айтматовның Буранлы тукталышына охшап тора...

– ...кайчандыр Казахстан далалары чигендә урнашкан казаклар форпосты булган ул. Җир шарының әнә шул ноктасында очрашкан минем әти белән әни – Нәгыймов Сәгыйть һәм Әсәнова Раилә. Ә 1970 елның 31 августында мин туганмын.

Уку-язуга мине әнием өйрәтте, ул башлангыч сыйныфлар укытучысы иде. Әти колхозда механизатор булып эшләде. Ул китап укырга бигрәкләр дә ярата. Өйдә, гадәттә, русча сөйләшә идек – аңлашыла да инде, рус авылында яши идек бит. Безгә рус балалар бакчасына, рус мәктәбенә йөрергә туры килде.

Әби белән бабай русча начар беләләр иде, шунлыктан мин алар белән вак көнкүреш темаларына гына сөйләшә алдым. Аларның миңа күпне сөйлисе, җиткерәсе килгәнен сизә идем, ләкин телне белмәү ирек бирмәде. Алар үлделәр һәм тормышларының фаҗигале хатирәләрен мәңгегә үзләре белән алып киттеләр – шуңа язучылык һөнәремнең бер ягы китек сыман, сүрән. Татарча мин рус акценты белән сөйләшәм, ә русча татар акценты белән.

Бүлмә диварларында Мәккә сурәтләре, догалар эленеп тора иде. Шамаилләрдәге гарәп язуы җитди бер ир кеше йөзе булып күренә – минем өчен Аллаһның йөзе иде ул.

– Күренекле якташың Мирхәйдәр Фәйзи турында белә идеңме?

– Оренбург татар театры аның исемен йөрткәнен белә идем. Шуның белән шул. Фәйзи белән Чеховның юллары очраклы гына Башкортстан якларында кисешергә мөмкин булуы кызыклы тоела. Рус классигы берәр ай чамасы шунда яшәгән, савыгып та киткән. Бәлки терелеп үк җитәр иде, тик аның җирдәге миссиясе, башкарасы эшләре тәмам булгандыр, күрәсең. Чехов арган һәм бу тормыш өчен аның тереләсе килмәгәндер, дип уйлыйм, актык көннәрендә кымыз урынына шампан шарәбе эчәсе килгәндер. Ә Фәйзинең үлеме кызганыч. Чехов белән бер үк чирдән, иҗатының иң югары ноктасына җиткәндә, нәкъ менә мастер савыгып, сәламәтләнеп киткән җирдә вафат була ул.

– Иҗатка кайчан һәм ничегрәк килдең?

– Җиденче сыйныфта укыганда «Икмәк – ил терәге» дигән иншалар бәйгесендә җиңеп чыктым. Оялчан гына баһадир комбайнёр Равил Сибгать улы Сәгыйдуллиннан «интервью алып», аның тормышы нигезендә Чыңгыз Айтматов рухындарак бер хикәя уйлап чыгардым.

Җиңүчегә Артекка юллама бирелергә тиеш иде. Бөтен кеше мине котларга ашыкты. Әни курка-курка гына районнан журналистлар көтте, үзе бертуктамый өс-башымны кайгыртты. Ләкин Артекка РОНО начальнигының улын җибәрделәр. Ә укытучым Никитина Мария Семеновна үз акчасына берничә китап алып, тышына истәлек язып миңа бүләк итте.

Ул көнне өйдә кунаклар күп иде. Миңа урынны идәнгә җәйделәр. Бүлмәгә ай яктысы агыла. Ул төнне мин кинәт кенә үземнең язучы булачагымны аңладым – ай нурыннан җаныма тәкъдирем иңгәндер.

Беренче хикәя-юморескамны (эчкечелеккә каршы иде ул) 1985 елда яздым. Аны «За коммунистический труд» дигән үзебезнең район газетасында Ф.Ясновидящий псевдонимы белән бастырдылар.

1987 елның сентябрендә мин Оренбургның Муса Җәлил исемендәге әдәби берләшмәсенә килдем. Анда мине шагыйрь, кызгануны белми торган үткен тәнкыйтьче һәм тормышымда юл күрсәтүче булачак Геннадий Федорович Хомутов каршы алды. Беренче уңай билгеләмәдән, фикер алышулардан соң өйгә балкып торган бер шар эчендә тәгәрәп кайткан кебек булдым.

Аннан соң төннәрен балконга чыгып, иртәнге җидегә заводка эшкә барасын уйлап, озаклап басып тора идем. Оренбург пединститутының тарих факультетына керә алмагач, слесарь ярдәмчесе булып заводка эшкә урнашкан идем мин. Өстемнән, утларын җемелдәтеп, самолетлар очып китә. Шуларга карап мин дә кайчан да булса Берлин, Нью-Йоркларга очармын дип ышана идем.

Мин армиядә хезмәт иткәндә – 1988-1990 елларда – әдәби берләшмәдәге дусларым «Литературная учёба» журналында «Вездеходик» дигән хикәямне бастырганнар. Ул хәтта диплом белән дә бүләкләнгән иде. Шушы хикәям һәм «Литературная учёба»дан алган бәяләмә белән 1991 елда Әдәбият институтына укырга кердем. Институт менә дигән филологик белем бирде, тик, ни кызганыч, һөнәри нигез сала алмады, хәзерге дөньяда яшь язучыга ничек яшәргә, осталыгын ничек сакларга һәм үстерергә икәнлеген аңлатмады.

Профессиональ китап укучы итеп эзерләп, институт сине язучылыктан куркучыга әверелдерә. Укытучылар тарафыннан яктылык чәчеп торган бер галәм буларак ачып бирелгән үткән заман генийлары алдында үзеңне бөтенләй булдыксыз итеп сизә башлыйсың.

– Драматург юлына басарга нәрсә этәрде?

– Театр кешесенә үзем дә сизмәстән әйләндем. Прозадан куркып пьеса яздым. Пьеса язу күпкә җиңелрәк тоелды.

– Пьесаларың аша узган Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә яшәп тә исән калган «күренмәс фронт партизаны» темасы каян барлыкка килде?

– Туксанынчы еллар ахырында тормышым драмадан ким түгел иде. «Студент гаиләсе» авырлыкларына түзә алмыйча хатыным ташлап китте. Өстәвенә, тулаем бер материкның акылы китте – халык акча, рәхәтлекнең нәрсә икәнен татыды. Бактың исә, халыкка ирек түгел, ә Төркиягә барып вак-төяк җыеп кайту, Мисырга барып эчеп күңел ачу, «Мерседес»лар һәм «Дом 2» кирәк булган икән. Туксанынчыларда мин үзем дә юләрләндем: тонналап мамонт сөяге, вагон-вагон повидло «саттым», ул чактагыдай әйтсәң, «җил кудым». Төрле реклама агентлыкларында, журналларда, риясызларны ыштансыз калдыра торган урыннарда эшләдем. Кызганыч, ләкин намуссыз хуҗалар, эш бирүчеләр белән көрәшне дәүләт безнең үз җилкәбезгә элеп куйган иде.

Ул елларда бөтен Мәскәү милициясе, регистрациям булмаганга, кесәмдәге һәр тиенне тикшереп, мине эзәрлекли кебек иде. Бу хәл алҗыта, җанны әрнетә, иҗат итәргә комачаулый иде. Берзаман мине Кутузов проспектында «эләктереп», регистрациям юклыктан, отделениегә алып киттеләр: «Менә, Рәшит Наилевич, язучылык удостоверениесе белән берәү...» Рәшит Наилевич, удостоверениемне әйләндереп-әйләндереп карады да: «Фәрит Сәгыйтович, – дип тамак кырды, – юлыңда бул, дустым, моннан болай милиция күзенә туры карама»...

1998 елда мин «Крик слона» дип аталган пьеса яздым. Ул бик уңышлы килеп чыкты. Бер ел узгач, 30 яшемдә, мин, беренче тапкыр самолётка утырып, туп-туры Америкага – театр эшлеклеләре союзы әгъзасы буларак яшь драматурглар конференциясенә очтым. Пьеса Алмания һәм Швейцариядә куелды. Шулай, Оренбургтагы балконымнан мин тәки Нью-Йоркка да, Берлинга да очтым, җанланган геройларымны күрдем, алкышлар ишеттем, баш ияргә сәхнәләргә чыктым, Гамбургның «Талия» театрында Горан Брегович белән дә очраштым. Көнбатышка китүче эшелонның соңгы вагонына сикереп кереп өлгергәннәрнең берсе мин. Тиздән Россиягә карата кызыксыну бетте. Чит илдәге премьералар, овацияләрдән соң миңа киредән кайчандыр акча эшләр өчен сату иткән бутикларыма әйләнеп кайтырга туры килде. Яңадан җитәкчеләр, клиентлар алдында баш ияргә кирәк иде, дөреслек һәрчак алар яклы бит.

Минем драма буенча куелышлардан үземә иң ошаганы – Армин Петерсның (Гамбург, «Талия» театры) «Крик слона» спектакле булды. Ләкин режиссёр пьесаны сүтеп җыйган иде. Алманнарга хас буларак, көнчыгыш славян күңеленең пафос һәм нечкәлекләрен кабул итмичә, пьесаны ул трагикомедия итеп ача – һәм бу искиткеч килеп чыга.

– Әдәбияттан аермалы буларак, театр синең өчен нәрсә ул? Пьесалар иҗат итүне һәркем булдыра алмый.

– Театр минем өчен – прозадан качу, сәхнә сихере, җенләнгән җанымның бер өлеше. Ләкин мин бары тик «алманнарда танылган драматург» кына. Кристоф Марталлер, Людмила Петрушевская, Татьяна Толстая, Андрей Битов, Рената Литвиноваларга ошаган «Крик слона» дигән пьесам үз илемнең бер генә театрында да сәхнәгә менмәде. Бу пьеса язылганга 2013 елның 25 мартында инде унбиш ел булды.

– Синең өчен милли тәңгәллек мөһимме? Әллә үзеңне дөнья гражданины дип саныйсыңмы?

– Әйтергә кирәк, мәктәп елларыннан ук башкалардан аерылып торуымны, «урыс түгел»легемне сизеп, кимсенеп яшәдем. Мине үртәү җиңел түгел иде, ләкин «татарин», дип кычкыруларын ишетсәм, күңелем төшә, йөрәгем өши иде. Монгол-татарлар явы, өч йөз елга сузылган золым һәм «нам татарам лишь бы даром» сүзләре өчен бигрәк тә яхшы эләкте. Хәзер мин боларны елмаеп искә алам, ә ул чакларда интегә, башкалардан читләшә идем.

Хәзер милли тәңгәллек минем өчен мөһим генә түгел, гаять мөһим. Ул миннән югарырак, ул минем канымда, дулкынланудан тәнемнең чемердәвендә, телемдә, юктан гына кызып китеп, эмоцияләргә бирелеп кылган гамәлләремдә. Мин, татарларны данлар өчен, рус язучысы булырга телим, дип әйтсәк тә була. Америкада мин үземне татар, дип таныштыра идем. Американнар: «О-о, Чыңгызхан!», дип хөрмәт белән баш кагалар иде. «Юк – Рудольф Нуриев», дип төзәтә идем мин. «Ә-ә, алайса икеләтә Чыңгызхан инде...»

– Татар театры сиңа чыганагыңа якынаерга булышамы?

– Туфан Миңнуллин буенча «Әлдермештән Әлмәндәр»нең телевизион куелышын балачактан хәтерлим. Нәрсәседер белән ошый иде ул миңа. Классиканы бала да тоя ул.

Туфан Миңнуллин иҗаты белән икенче очрашуым андый ук уңышлы булмады – быел ике тапкыр Камал театрының Мәскәүдә гастроль спектакльләрендә булдым. «Мулла» спектакле, әлбәттә, дөрес, кирәкле, ләкин миңа ул тамашачы күп йөрсен өчен эшләнелгән спектакль булып тоелды. Клишелар артык күп: яшь белгеч авылга кайта, самими, гашыйклыгы бигрәк көлке тоелган кызчык, акыллы халык, бәхетсез исерекләр һәм трагедия өчен кирәк булган хулиган. Вагыйгаларның психологик көче кирәкле дәрәҗәдә түгел. Ә шулай да иҗтимагый үткенлеккә ия булган бүгенге әсәр сәхнәгә кирәк, гел-гел классика куярга димәгән.

«Зәңгәр шәл» – матур, якты, күләмле халык мюзиклы. Тик мин спектакльдә никтер соцреализм йогынтысын сиздем. Әмма, шунысын да аңлыйм, СССРның һәрбер милли театрында «Заря Востока», «Шёлковое сюзане», «Долина счастья», «Енлик и Кебек», «Карагоз» кебек пьесалар куелырга тиеш булгандыр.

Борис Михайлович Поюровскийның татар театрына карата мәхәббәте, аның театр тарихын яхшы белүе, элеккеге һәм хәзерге репертуарга карата нечкә һәм мөһим искәрмәләре күңелемә май булып ята. Кыскасы, аңа таң калып, алдында түбәтәемне салам.

– «Крик слона» спектакленең күптән түгел Польшада узган премьерасы турында сөйлә әле.

– 2012 елда бу пьесаны Варшаваның «Рампа» театрында куйганнар иде, ләкин анда режиссёр бик җиңел схема сайлый: төп геройның сәерлекләрен аның Әфган сугышында катнашуы белән аңлата. Гәрчә пьесада бу турыда бер сүз дә юк. Ләкин НАТОга кергән поляклар өчен бу тема хәзер актуаль. Тулаем алганда, яхшы гына килеп чыккан иде, мин моңа шат – сәхнәләштерделәр, акчасын түләделәр. Тик, дөресен әйткәндә, минем пьесада герой ямьсез иде, ә спектакльдә ул чибәр бер карт, шунысы кызык.

– Татарча берәр әсәр язарга уйлаганың юкмы?

– Билгеле, татар телендә, татар материалында, татар театры өчен махсус язарга уйлаганым юк. Гомумән, алдан уйлап, план кору минем өчен артык җитди эш, мин – фаталист, ялкау һәм «колхозник». Татарча язылган шедеврым кайчак төшләремдә генә күренгәләп китә... Әгәр туган телем фатыйхасын бирсә, язылырга да мөмкин.

– Хәзерге дөньяң түгәрәк: гаиләң, Мәскәү пропискаң, «Дружба народов» журналының баш мөхәррир урынбасары дигән вазыйфаң бар. Ә яңа героең кем?

– Элеккегечә – шыксыз, булдыксыз бер кеше, җирәнгеч һәм мөлаем, ерткыч һәм мәрхәмәтле, Ходайдан ваз кичкән бозык һәм җаны-тәне белән аңа ышанучы пуритан.

Күптән түгел мин тормышның җөйләрен, дөнья төзелешенең сәер, нәзәкатьсез закончалыгын күрә һәм аера башладым. Үз-үземне иңбашымнан кагып уянып киттем: мин – яктылык һәм тынычлык сугышчысы. Кәкре аяклы хәрефләрем гаскәре көрәшкә әзер булып тезелеп баскан, алар сөңгеләре белән калканнарына бәреп чаң суга инде.

 

«Сәхнә», 2013, №9 (сентябрь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк