Логотип
Архив Материалов

Илгизәр Хәсәнов: «Искерми торган кино яратам»

Илгизəр – шəһəребезнең патриоты, сагынып искə алырлыгы гына калган шəһəр тормышының күпсанлы «шаһит»лəрен саклап калган кеше. Илгизəр Хəсəнов «иҗат юлын» 1980нче еллар ахырында шəһəр чараларында (ш...

Илгизəр – шəһəребезнең патриоты, сагынып искə алырлыгы гына калган шəһəр тормышының күпсанлы «шаһит»лəрен саклап калган кеше.

Илгизəр Хəсəнов «иҗат юлын» 1980нче еллар ахырында шəһəр чараларында (шул исəптəн, беренче альтернатив «Арсенал» галереясе эшчəнлегендə) актив катнашудан башлый. 1990нчы елларда Илгизəр берничə күргəзмəнең кураторы сыйфатында Казанның йокыга талган сəнгать тормышын җанландырып җибəрə. Бу күргəзмəлəрдə заманча сəнгать үрнəклəре тəүге тапкыр тулы масштабта тəкъдим ителə.

Рəссам иҗатында мөһим урынны объект һəм инсталляция алып торса да, ул рəсем сəнгате белəн шөгыльлəнүне дə читкə куймый. Хəсəнов еш мөрəҗəгать итə торган төп тема – балачак. Рəсем сериялəрендə оста альтерэгосын иске шəһəр урамнары буенча йөрүче малай образы аша бирə. Икенче тема итальян «метафизик» рəсем сəнгате белəн бəйле: манекен персонажлар образлары авторның шəрыкъ бэкграунды белəн кушылып бирелə. Илгизəр рəсемнəренең күбесендə шартлы шəрыкъ шəһəрлəрендə яшəүче серле кешелəр сурəтлəнгəн.

Параллель рəвештə Хəсəнов урау юллар аша кинога якынлаша: сюжетлы фотографиялəр циклларын, анимация элементларын файдаланып видеоклиплар төшерə. Һəм 2007 елдан башлап Илгизəр Хəсəновка Татарстан киносында куючы рəссам буларак сорау арта. Бу уңайдан Илгизəрнең рəссам-бутафор буларак иҗат итə башлавын искəртеп үтəргə кирəк.

– Рəссам Илгизəр Хəсəновның театр белəн дуслыгы нигə барып чыкмады?

– Училищеда бер ел укыганнан соң мине хəрби хезмəткə алдылар. Анда яхшы практика үттем. Клубта, пумала селкеп, «Алга! Коммунизм җиңүенə!» дип язу гына түгел иде бу. Хабаровскидагы округ штабында монументаль рельеф, уналты метрлы сыннар ясадым.

Хəрби хезмəттəн кайттым, укып бетердем, өйлəндем – юллама буенча Яшь тамашачы театрына элəктем. 1982 ел, ул вакытта анда директор булып Овчинников эшли иде. Миңа карады да: «Бездə хезмəт хакы 60 сум, ə эш күп. Əйдəгез, ирекле юлламага кул куям», – ди. Мин сөенеп ризалаштым – ирекле рəссам булдым: каравылчы булып эшлəдем һəм иҗат белəн шөгыльлəндем. Укуымны башка җирдə дəвам итəргə телəмəдем, гəрчə ул вакытта югары белемгə омтылу кабул ителгəн булса да. Вакытымны əрəм итəсем килмəде, чөнки иҗат итү телəген басарга туры килер иде.

1983 елда «Театр времён Нерона и Сенеки» спектаклен чыгаруда катнаштым. Аны Маяковский исемендəге мəдəният сараенда Качалов театры режиссёры Ярмолинец куйды.

Анда галәмәт зур, «дөрес» сәхнә иде. Сәхнә бизәлешен антик материалга нигезләнеп ясадым: бөтен әйбер легионерлар, борынгы римлыларныкы иде. Уңышлы спектакль булды ул. 1985тә халык театры белән Калинин исемендәге мәдәният сараенда «Мораль пани Дульской» спектаклен бизәдем. Аннан соң инде театр белән мөнәсәбәтләрем өзелде. Сорасалар, аерым әйберләрне, ниндидер афишаларны гына ясадым.

Шулай да абсурд жанрында берәр спектакль бизәү теләге калды. Бу хакта Бикчәнтәевкә сүз катып карадым. Реализмны да булдыра алам, әлбәттә, әмма ул миңа кызык түгел.

– 2007 елда сине алиһәләрнең унынчысы үзенә дәшә. Барысы да культ дәрәҗәсендәге татар киносы җиңүе өчен! Салават Юзеевның «121» фильмы шулай, «яшәү, үлем һәм мәхәббәт турында...» дип анонсланган иде.

– «121»не төшергән чакта мин үз ВГИКымны, бөтен баскычларны уздым. Куючы рәссам да, рәссам-декоратор да, костюмнар буенча рәссам да булдым. Бөтенләй төрле шөгыльләр. Грим сала белмим, тик анысында да катнашырга туры килде. Әле оператор эшенә дә «кысылдым».

Фильмның бюджеты булмаган чакта фантазия бигрәк тә яхшы эшләргә тиеш. Ә мин нәкъ менә юктан да кәнфит ясый, булмаган әйбердән – нидер булдыра алам. Мәсәлән, мизансцена – Тукайның ниндидер хыяллары: идән ачыла, такта очып китә, идән такталары астында су шаулый – шагыйрь шунда кулын тыга да балык чыгара. Бөтен трюкларны да техник яктан уйлап башкарырга кирәк: идән үзеннән-үзе ачылсын, су шауласын (моның өчен миңа бер торба үткәрергә туры килде). Фильмда бар да гади һәм җиңел күренә. Ә чынлыкта шактый гына баш ватарга туры килде. Шул ук костюмнар мәсьәләсендә дә – бернидә дә ялгышырга ярамый.

Менә шулай сукырларча барасың: ничек ясарга икәнен белмисең, кирәк булгач – мөмкин кадәр дөрес итеп эшлисең, шул ук вакытта өйрәнәсең дә. «121»нең уңышлы чыгуы күңелле. Татарча коллажлы уен сюрреализмы ул, фильмда киномонтаж киңлеге зур.

– 2009 ел, «Фәридә». Җиңел һәм күңелле карала торган фильм. Бу драма да түгел, комедия дә. Режиссёр тарафыннан бирелгән ялгызлар өчен оптимизм чыганагы дияр идем.

– Монда да мин бөтен баскычларны уздым. «Фәридә»гә без Мәскәүдән ут куючы чакырдык. Шундый җайсыз холыклы кеше булды ул. Атасы СССР Язучылар союзында секретарь булган. Ул миңа: «Хәзер декоратор килә», – ди. Җавап итеп: «Мин – декоратор», – дим. «Костюмнар буенча рәссам кайда?», – дип соравына: «Костюмнар буенча да – мин», – дип җавап бирәм. «Тәк, бер генә минут», – ди дә миңа текәлеп карый бу: күрәсең, бөтен акчаны да үземә алырга телим, дип уйлый. Тулы метрда мондый комбайн кебек үзе ура, үзе җилгәрә торган белгечнең катнашуы чыннан да шикле. Анда бар да катлаулы: куючы рәссам эскиз ясый – аны башкаралар. Ә кыска метрда мин үземә-үзем ясаучы да, башкаручы да. Һәм бу миңа якынрак та.

– Фәридәнең фатирында нигә хайтек стилендәге йорт җиһазы? Нигә әбидән калган җиһаз түгел?

– Салаватның героиняга карата анык кына мөнәсәбәте юк иде. Бүгенге заманны күрсәтәсебез килде. Урта яшьтәге хатынны матур фатирга урнаштырырга теләдек. Фильм тудырганда һәрвакыт иҗаттан тыш максат була. Акча бирүче, гадәттә: «Казанны матур итеп күрсәтегез», – дип сорый. Шуңа да Татарстанда төшерелгән күп фильмнар клиптан башланган сыман. Бу инде стереотип: Казанда бар да искиткеч!

Гомумән, фильм уңаеннан материаль сораулар туу – начар. Ялгыз ана малае белән кайдан чыгып шундый шартларда яши? Тормыш алып барыр мөмкинлекләре бармы-юкмы – билгесез, ә люкс шартларда яшиләр. Кайбер фильмнарда материаль вак-төякләргә игътибар бирмисең – кинодагы тарихка кереп чумасың да шуның белән яши башлыйсың. Иҗаттан тыш бурычлар киноны боза. Әлбәттә, җимерек биналар белән куркыту да кирәк түгел.

Фильмның мохите күбрәк актёрлардан тора. Ә кайвакыт ничек килеп чыга: Мәскәү «йолдыз»ына акча юк, үзебезнеке – русча уйнарга теләми. Шуннан соң диапазон кысаларындагылар җәлеп ителә дә. Нәтиҗәдә, берсе икенчесенә туры килми. Ә эшләргә кирәк. Төшердек, ябыштыра башладык – туры китереп булмый. Кино күп нәрсәдән тора. Режиссёр фильмны һәрвакыт тулысынча уенда тотарга тиеш.

Салаватның бу өлешчә килеп чыга: ул математик, аңа прагматизм хас, барысын да – хронометражны да – исәпләп чыгара ала; техник яктан аның бар да дөрес килеп чыга.

– Димәк, Гордон, «Кино сәнгать түгел», диеп алдашмый?

– Гордон күп нәрсә турында дөрес әйтә. Эшләве генә начаррак. Мин дә бик теләп нәрсә дә булса төшерер идем. Дөрес, башка өлкәдә. Шулкадәр искиткеч ясалган булсын – тамашачы сюжетка игътибар итеп тормасын. Мәшһүр чех сюрреалисты Ян Шванкмайер рухында ниндидер эксперименталь әйбер эшлисе килә. Бөтен предметларны шулкадәр яратып сайларга, алар төшерү вакытында үзләре үк уйный башлаячак. Барысы да килеп чыксын өчен киноны яратырга кирәк, шул гына. Мин бу очракта сәнгати фикерне җиткерүгә корылган автор фильмнарын күз алдында тотам.

– 2010 ел, Илдар Ягъфәровның «Брелок» фильмы. Аталар һәм уллар турында кыска метражлы фильм. Картинаның баш герое Марат атасының үлеме турында хәбәр ала, хатирәләр аны балачагына алып китә... Сүз уңаеннан, «Брелок» та Казан панорамасыннан башлана.

– Әйе, панорамадан, әмма икенче яктан. Еш кына шаярам: кинога акча бирсәләр, мин дә өченче ярдан төшерә башлыйм, дим.

«Брелок» – истәлекле кино. Илдар фильмны вафат булган атасы истәлегенә үз акчасына төшерде. Бу зур югалту иде, һәм ул шушы энергияне кинога күчерде – атасыз үскән малай тарихына. «Брелок» кызыклы чор – 80нче еллар белән бәйле. Мин бу чорны инде җитлеккән килеш кичтем. Малайның йортын Кошачий переулокта, төрмә янында таптык – бу минем кече ватаным, балачагымда мин шунда йөгереп йөрдем. Фатирны укытучы ханым биреп торды. 2010 елга аның тормыш-көнкүрешендә, әлбәттә, күп нәрсә үзгәргән иде: ниндидер заманча «тәтиләр» барлыкка килгән, яңа модель газ плитәсе алынган. Нәрсәнедер алып куярга, алыштырып торырга туры килде. Әле ярый остаханәмдә совет тормыш-көнкүреше коллекциясе саклана.

– Ә олимпия аюы формасындагы брелок кайдан килеп чыкты?

– Илдар тапкан. Миндә дә бар иде андыйлар.

Мин мәктәп формасын, башка костюмнарны сайладым. Гомумән, рәссам актёрлар киемен күзәтеп торырга тиеш: бүген геройның бер төймәсе каптырылган, ә эпизод бер атнадан төшерелеп бетерелә – һәм герой киеме шулай ук төймәләнгән булырга тиеш. Алайса, монтаж вакытында туры килмәячәк: əйтəм: «Көтеп тор, хəзер җил исə», – дим. Исте – күземнəн яшь чыкты. Нəтиҗəдə: карт абзый елый. Кино менə шулай төшерелə.

– Россия һəм дөнья киносының кайсысына өстенлек бирəсең?

– Соңгы елларда киноны башкача карый башладым: ничек оештырылган, нинди үсеш юллары бар. Кинода əдəбиятка өстенлек бирү күпчелек фильмнарда мине куркыта, мин видеосурəт яклы. Ə инде диалог бар икəн – ул көчле булырга тиеш.

Искерми торган кино яратам – уен кинокомедиялəре, вестерннар. Үсмер чакта Андрей Тарковский күңелемдə тирəн эз калдырды. Шул ук вакытта Форманның «Пролетая над гнездом кукушки» драмасы көчле тəэсир итте, аеруча Николсон уены. Соңгылардан – Алексей Балабановны бүгенге көннең елъязмачысы дип саныйм, Алексей Германны. Никита Михалков та яхшы режиссёр иде. Үзе генə түгел, ə көчле команда җыеп эшлəгəн чакта. Хəзер бөтен əйберне үз өстенə калдырды – без, Николай II – һəм шуның белəн бетте-китте.

Мəскəү туташының кинодебюты – кешенең комплекслары турындагы «Интимные места» фильмы сөендерде. Фильмда шəрə тəннəр күп, əмма кино күңелгə үтə торган. Анда Юлия Ауг уйный, ул Россия кинематографында Гундареваны алыштырган актриса дип уйлыйм.

Лобанның «Шапито-шоу» фильмы – Гайдай рухында комедия эпизодлары белəн эшлəнгəн матур ностальгия. Пётр Мамонов үзе генə дə ни тора.

Шулай да киноны күп карамаска тырышам, бик күп шəп əйбер карап, соңыннан үзе бернигə дə алынырга батырчылык итə алмаган тамашачыга əйлəнүдəн шүрлим.

– Татар киносының килəчəге бармы?

– Остаханəмə кергəндə «Коммунизма не будет!» шигарен күрдеңме? Тикшереп карау бу. Кешелəр һаман да көтə бит: дəүлəт безгə нидер тиеш дип көтə. Безнең фестивальдəн фестивальгə, сабантуйдан сабантуйга яшəргə телəвебез яхшыга китермəячəк. Тормышыбызны һəр аерым көнгə көйлəргə кирəк. Интеллектуаль тормышны да, попса, масса тормышын да – телəсə кайсын. Бу уңайдан башкортлар ошый миңа. Пафослары əзрəк. «Булыргамы, əллə кыяфəт ясаргамы?», – дилеммасында алар беренчесен сайлый.

Казанда мин еш кына ишетəм: бездə Европага караганда текəрəк. Алар бит Европаны эчтəн күреп белмилəр. Анда бөтен институциялəр алга киткəн. Инвалидлардан башлап рəссамнарга кадəр тормыш шартлары тудырылган. Беренче карашка, кеше беркемгə дə кирəк түгел, ə чынлыкты бөтен яктан да ярдəм тоеп яши. Моңа вакыт кирəк, безгə дə бу чылбырны төзү зарур.

Алайса, фестиваль ясадылар да – шуннан ни, иртəгə онытачаклар бит аның турында. Африкада да үткəрергə була андыйны – берние дə юк. Лəкин Африка Африка булып калачак, ə Амстердам – Амстердам булып: анда җырлап-биеп йөрмилəр – яшилəр. Аларның этлəнеп йөрергə вакытлары юк. Һəркайсының үз орбитасы. Ə безнең бөтен кеше дə бер орбитада əйлəнə һəм бер-берсен төртеп төшерергə тырыша. Менə өстеңə асфальт салып үтəбез дə – үсеп кара, дигəндəй.

– «Без үсəбез – безне атлар ашый», дип язган Олжас Сөлəйманов. Шулай да күңелле рухта тəмамлыйк əле. Планнарың нинди?

– Хатын-кызлар күргəзмəсен əзерлим. 

 

Илмир Хəбибуллин тəрҗемəсе

«Сәхнә», 2013, №11 (ноябрь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк