Логотип
Архив Материалов

Ильтани Илялова юбилеен бәйрәм итә

Театраль гаиләдә туып-үскән, үзе дә гомерен театрга багышлаган Ильтани ханыма бу көнне Татарстан мәдәният министрының рәхмәт хаты тапшырылды. Юбилярны Татарстан театр әһелләре берлеге, театр колл...

Театраль гаиләдә туып-үскән, үзе дә гомерен театрга багышлаган Ильтани ханыма бу көнне Татарстан мәдәният министрының рәхмәт хаты тапшырылды. Юбилярны Татарстан театр әһелләре берлеге, театр коллективлары, үзе укыткан Мәдәният университеты һәм Казан театр училищесы мөгаллимнәре тәбрикләде. Рәсми өлештән соң Ильтани Исхак кызы Илялова хөрмәтенә «Бабайлар чуагы» (И.Зәйниев) спектакле уйналды.

Тәбрикләүләргә без дә чын күңелдән кушылабыз. Ильтани ханыма багышланган мәкалә «Сәхнә» журналының февраль санында чыгачак.

Юбиляр Фәрит Бикчәнтәевкә яңа гына табадан төшкән "Халык артистлары" дигән китабын бүләк итә.

Камал театры юбилярга бүләккә каршы бүләк - ноутбук белән җавап бирә.

Ак чәчәкләр - Татарстан театр әһелләре берлегеннән.

Тинчурин театры артистлары Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовлар гаиләсенең яртысы - Ильтани Илялова укучылары.

Юбилярны Казан театр училищесы директоры Г.Х.Мөбәрәкшин тәбрикли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк