Логотип
Архив Материалов

Интернет кирәкле шәйме?

  Интернет дигән сүзне ишетмәгән кеше юктыр. Шулай да бөтен ил халкын исәпкә алганда аның белән файдаланучылар саны әлегә зур түгел. Тик шунысы шиксез, бу технология җәмгыятебезгә көннән-көн күбрәк...

 

Интернет дигән сүзне ишетмәгән кеше юктыр. Шулай да бөтен ил халкын исәпкә алганда аның белән файдаланучылар саны әлегә зур түгел. Тик шунысы шиксез, бу технология җәмгыятебезгә көннән-көн күбрәк үтеп керә. Һәм сез бүген интернеттан файдаланмыйсыз икән, иманым камил, иртәгә куллана башлаячаксыз. Чөнки замана үзе шуны таләп итәчәк.

50 ЯШЬЛЕК ИНТЕРНЕТ

Интернетның тарихы узган гасырның илленче елларына ук барып тоташа. Кайбер чыганакларга караганда, 2008 ел уртасында интернет белән файдаланучылар саны 1,4 миллиардка җиткән. Ягъни Җир шарында яшәүче дүрт кешенең берсе интернетка кереп чыккалый дигән сүз. Бу бит бөтен аборигеннарны, Африка һәм Азия илләрендә яшәүче ярымыштансыз кабиләләрне дә исәпкә алганда! Бу бик зур сан.

Капка төбендә XXI гасыр булуга карамастан, без мәгълүмати чолганышта яшибез. Массакүләм мәгълүмат чараларының күпчелеге тар кысалар эчендә генә эшли, мәгълүматны үзләре теләгән «кәнфит кәгазе»нә төреп бирә. Ахыр чиктә аудиториягә еш кына чынбарлык түгел, ә «пропаганда җимеше», күрергә теләгән «чынбарлык» барып ирешә. Һәм халык шуңа ышана башлый. Бүген һәр кеше үзенә кирәкле мәгълүматны үзе эзләп табарга тиеш. Күп очракта интернеттан башка бу мөмкин түгел. Бигрәк тә дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар, иҗат әһелләре өчен мөһим бу.

Әлбәттә, кайбер һөнәр ияләренә, социаль төркемнәргә интернет соңрак килеп җитәчәк. Чөнки һәр кеше теге яки бу яңалыкны аңа ихтыяҗ тугач кына кабул итә. Тик, шунысы кызык, интернет белән иң беренчеләрдән булып танышырга тиешле кайбер һөнәр ияләре бу технологиядән читләшә, курка, хәтта аны кире кага. Укытучы-педагоглар, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләрен һәм мәдәният хезмәткәрләрен әйтүем.

ИНТЕРНЕТ КИТАПНЫ АЛЫШТЫРЫРМЫ?

Җанны әрнеткән тагын бер мәсьәлә – интернетның китап белән көрәшүе. Элек яшьләр кичләрен китап укып үткәрсә, бүген – интернетта утыра. Виртуаль пәрәвез китап укучы аудиториянең шактый өлешен үзенә йолкып алды сыман. Моның сәбәпләре төрле. Бер яктан, интернетта яшьләргә аеруча кадерле интерактив, ягъни аралашу-танышу мөмкинлеге бар. Икенче яктан, китап авторлары һәм нәширләр яшьләрне кызыксындыра алырлык продукт тәкъдим итә алмыйдыр. Яшь буын белән әдәбият арасын ничек киметергә? Бер юлын күрәм. Әдәби әсәрләрне электрон вариантта интернетка урнаштыру. Рус әдәбиятының бик күп әсәрләре виртуаль пәрәвездә бар. Язучылар турында рәсми сайтлар да бик күп. Татар әдипләренең исә, әсәрләрен түгел, кош теле кадәрле фотоларын да, алар турында әйтелгән берәр җөмләне дә табуы авыр. Татар әдәбиятын «виртуальләштерү»не, минемчә, дәүләт үз өстенә алырга тиеш. Бу бигрәк тә чит җирләрдә яшәүче милләттәшләребез өчен мөһим булачак. Гомумән, читтәге татар яшьләрен бүген татар итеп интернет кына саклап калачак. Әгәр диаспоралар сайтларына кереп карасагыз, моның шулай икәнен үзегез дә аңларсыз.

КИБЕРСКВОТТИНГ...

АБАУ, ӘСТӘГЪФИРУЛЛА!

Интернетның рус телле өлешен рунет дип йөртәләр. Шуннан чыгып, татар сайтлары ачыла башлагач, татнет та барлыкка килде. Татар дип саналган сайтларның 80-90 проценты рус телендә. Күбесен Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез ачкан. Бигрәк тә Мәскәү татарлары актив. Мәсәлән, tatarlar.ru, yuldash.com, mtss.ru кебек Мәскәү сайтларын татнет аксакаллары дисәң дә буладыр. Тик анда аралашу күбрәк русчага кайтып кала шул.

Татарча язучы һәм сөйләүче сайтлар бик аз. Гадәттә, һәр өлкәдә берәр «монополист» бар: мәгарифтә – belem.ru, әдәбиятта – kitap.net.ru, матбугатта – matbugat.ru, шоу-бизнеста – bulmas.ru һ.б. Көндәшлек, конкуренция юк диярлек. Домен (сайт адресы) итеп сайлар өчен уңышлы татар сүзләренең күпчелеге буш, ягъни беркем тарафыннан да теркәлмәгән. Теркәл дә эшлә генә! Мәсәлән, мин фәкыйрегез, matbugat.ru дигән үтә дә отышлы доменны бары тик 2008 елда гына теркәдем. Моңарчы ул берәүгә дә кирәк булмаган. Русларда, мәсәлән, pressa.ru инде 1998 елдан ук ишен тапкан. Шушы мисал буенча гына уйлап карасак та, татнет рунеттан ун елга калыша булып чыга.

Интернетта инде күптәннән доменнар базары оешкан. Берәүләр отышлы атамаларны эләктереп кала да, соңыннан кирәк кешегә зур бәягә сата. Бу төр сату-алу киберсквоттинг дип атала. Бездә аның исе дә юк, чөнки татарда отышлы доменнар хуҗасыз аунап ята. «Егетләр! Алыгыз тизрәк! Бетәчәк бит доменнар!» – дип кычкырасы килә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк