Логотип
Архив Материалов

Исемнәре исемдә: Габдулла Шамуков

Иҗат биографиясе дә кызыклы. Үзе мишәр кавеменнән чыкса да, башкорт театрында башкортча сөйләп уйнаган. Аннан Г.Камал театрына күчеп, зур артист дәрәҗәсенә иреште. Артист булырга җыенган яшьләрне...

Иҗат биографиясе дә кызыклы. Үзе мишәр кавеменнән чыкса да, башкорт театрында башкортча сөйләп уйнаган. Аннан Г.Камал театрына күчеп, зур артист дәрәҗәсенә иреште. Артист булырга җыенган яшьләрне татарча дөрес сөйләшергә өйрәтте. Мавыгучан кеше иде. Бер эшне дә өстән-өстән генә эшләмәде. Бервакыт театрда шахмат уйнау модага керде. Спектакль барганда тәнәфес вакытында артистлар шахматка утыралар иде. Анда инде, әлбәттә, Габдулла абый да була. Уйнаганда берәр пешка отса, Берлинны алгандай сөенә, үзенекен ашасалар, башын учлары белән кочак  лап, коридор буйлап йөренә. Тәнәфестә кием алыштырырга кирәк булса, костюмер-шалар: «Габдулла абый, Габдулла абый», – дип янында сайрап торалар. Ул киенә-киенә уйный. Шундый хәл дә булды, киенә-киенә уйнаганда режиссер ярдәмчесе радио аша: «Шамуков, сәхнәгә!» – дип кычкыра. Габдулла абый кальсоннан гына сәхнәгә атылып чыга. Сәхнәдәге артистларның күзләре акая, тамашачы көлә. Габдулла абый югалып калмый: «Гафу итегез, мин тиешле формада түгел икәнмен», – дип сәхнәдән чыгып чалбар киеп керә.

Габдулла абый күргәннәрен кызык итеп сөйли белүче оста да иде. Берчак ул мәчеләренең март аенда төне буе гуләйт итеп, иртән ни кыяфәттә кайтып кергәнен сөйләде. Сөйләгәндә мәченең кыяфәтен күрсәтә барды. Көлә-көлә үлә яздык. Шуннан бирле артистлар һәм язучылар арасында «Шамук мәчесе» дигән кушамат калды. Аны хатын-кыз мәсьәләсендә мутрак кешеләргә әйтәләр.

Габдулла абыйга артист булу гына җитми иде – колачы киң иде аның. Ул чит ил драматургларының пьесаларын татар теленә тәрҗемә итте, һәм алар театрда куелдылар. Мәсәлләр дә яза иде Габдулла абый. Аларны китап итеп туплап та чыгарды. Шул китапны театрга алып килеп:

– Менә өч тиенлек китап чыгардым, – дип шаркылдап көлгәне исемдә.

– Нигә алай дисез, Шамук абый, мәсәлләрегез яхшы бит, – дигәч:

– Мәсьәлә мәсәлдә түгел, китапның бәясендә, бәясе бәясез китапны өч тиенгә саталар, – дип, көлүен дәвам итте.

Татар сүзләренең килеп чыгышын (этимология), аларның бүтән телләрдә кулланылышын тикшерергә ярата иде ул. Без, яшьләр, кызык өчен рус сүзләренең кайсысы татардан кергән дип сорый идек аңардан.

– Сүгенүдән башкалары безнеке, – дия иде. – Урысның «лошадь» дигәне «алаша»дан алынган, «артачиться» дигәне «артка чиксә» дигәнне аңлата, «лачуга»сы «алачык» бит инде, – дия иде. Без көлә идек.

Бервакыт Мәскәүгә поезд белән барганда Канаш станциясен үттек. – Габдулла абый, Канаш кем сүзе һәм нәрсәне аңлата? – дип сорадык.

– Татарча «Киңәш» бит инде, шуны да белмисезме? – дип, безгә тел өлкәсендә белем өстәде. Гомумән, аның белән юл йөрү кызык иде.

Мин Габдулла абый Шамуковның кызыклы якларын күбрәк искә алам. Аның чын-чынлап тарихыбызга кагылган мәсьәләләрдә аяусыз көрәшче икәнлеген дә әйтмичә ярамас. Бервакыт Кремльдәге Сөембикә манарасының кемнәр тарафыннан кайчан салынганлыгы турында бәхәс купты. Берәүләр аны урыслар Казанны басып алгач урыс осталары салдырган диделәр, икенчеләре Сөембикә манарасы Сөембикә-ханбикә заманында салынган, диделәр. Икенчеләр арасында иң актив кеше Габдулла абый Шамуков булды. Бәхәсләште, тарткалашты, тарихи дәлилләр эзләде. Кирәгеннән артык тырышканы өчен аны милләтчелектә гаепләүчеләр дә табылды. Без, яшьләр, Габдулла абыебызга ышана идек. Кирәк чакта усал да була белә иде бөек артист. Дөрестерме-юкмы, имештер, аны кемнеңдер әләге аркасында өстәгеләр чакырткан. Әләктә Габдулла Шамуков җенси азгынлыкта гаепләнгән. Өстәгеләр алдында артист акланып тормаган:

– Менә минем башым – анысын теләсәгез нишләтегез, кендектән түбәне – үземнеке, анысына кагылмагыз, – дигән.

Габдулла абыйның урамда җайлап кына, ашыкмый атлап барганын мин хәтерләмим. Гел ашыга иде ул.

– Кая чабасыз? – диючеләргә:

– Гомер кыска, өлгерергә кирәк, – дия иде.

Әйе, гомер кыска. Шулай да Габдулла Шамуков театр тарихында бөек артист дигән исемен калдырырга өлгерде.

 

«Сәхнә», 2012, №8 (август)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк