Логотип
Архив Материалов

"Иң әйбәте - балаларга!"

Мин шактый җитди кыяфәтле, кайчак кырыс та кебек тоелучы 80 еллык юбилеен билгеләп үтә торган Татар Дәүләт «Әкият» курчак театрының баш режиссеры, гомеренең 37 елын әлеге театр белән бәйләгән Тат...

Мин шактый җитди кыяфәтле, кайчак кырыс та кебек тоелучы 80 еллык юбилеен билгеләп үтә торган Татар Дәүләт «Әкият» курчак театрының баш режиссеры, гомеренең 37 елын әлеге театр белән бәйләгән Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Илдус Нәсыйх улы Зиннуров белән «курчак уены» турында әңгәмә корып утырам.

– Илдус әфәнде, Сез карап торышка җитди генә кеше... ә үзегез гомер буе курчак уены уйнаткансыз. Гаиләдә төпчек бала булгансыз. Төпчек булгач, шундук иркә бала булып, гел курчак кына уйнап утыргандыр дип уйланыла...

– Мин үземне иркә бала булдым дип әйтә алмыйм. Гомумән, безнең гаиләдә андый нәрсә юк иде. Әтием, район үзәгенә йөреп, хисапчы булып эшләде, ә без – балалар һәм гаилә мәшәкатьләре әни өстендә иде. Мин хәтта үземнең уйнап йөргәнемне дә хәтерләмим. Урамда уйнап йөргән балаларга карап аптырый идем: «Боларның эшләре юк микәнни?» – дип. Буш вакытым булуга, кулыма китап алам, миңа укудан да рәхәт, кызыклы нәрсә юк иде.

Ә әлеге һөнәрне сайлау турында уйның башыма да килгәне булмады. Апам да, мин дә җырлый идек. Бик күп такмак, җырлар белә идем, мине балачакта патефон урынына да җырлаттылар. Без үскән вакытларда авылларның гөрләп торган чагы булды. Без – яшьләр, концерт, спектакльләр куйдык. Әлбәттә, чын артистлар да килә иде, курчак театры да килгәне булды. Безнең гаилә актер, Татарстанның халык артисты Фуат Таһиров гаиләсе белән якыннан аралаша иде. Алар килүне әнием бәлешләр пешереп, мунчалар ягып көтә. Авылларда спектакльләрне көндез – балаларга, кичен өлкәннәргә күрсәтәләр. Фуат абыйның театр башланыр алдыннан сәхнә алдына чыгып: «Әлеге спектакльне кичен кайбер үзгәрешләр белән әти-әниләрегезгә күрсәтәбез», – дигән сүзләре мине бик кызыксындыра иде. Анысы нәрсәсе белән аерыла икән соң, нәрсә күрсәтәләр икән дип аптырый идем. Ә мин театрны көндез гади тамашачы буларак карасам, кичен, качып кереп, сәхнә артыннан карадым. Менә шул серле сәхнә һәм сәхнә арты тормышы мине үзенә тартты да инде.

Аннан вокал буенча музыка училищесына кердем. Армиядә хезмәт иткәндә, андагы җыр һәм бию ансамблендә җырларга туры килде. Казанга кайтканнан соң, Бауман урамында Фуат әфәнде Таһировны очраттым. Ул мине курчак театрына эшкә чакырды. Ул вакытта 25 елдан артык баш режиссер, драматург, укытучы да булган Сәләх Хөснине Н.Дәүлинең «Бәхет җыры» спектаклен яңадан кую өчен чакырганнар иде. Ул миңа шигырьләр сөйләтте, җырлатты, биетте.

– Кулыгызга алган беренче курчакны хәтерлисезме?

– Беренче рольне миңа С.Хөсни бирде, кулыма беренче алган курчагым аждаһа иде. Репетиция вакытында бөтен кешегә хаталарын әйтеп кисәтәләр, ә миңа берни әйтмиләр. Борчылып беттем, мине алмыйлардыр инде дип уйладым. Ниһаять, беренче кисәтү ясаганнан соң гына тынычландым. Аннан театрга Игорь Маскалев килде. Бездә эшләп ул Саратовка киткән булган, аны Саратовтан татар труппасында Н.Хикмәтнең «Сукыр патша» ролен уйнарга чакырганнар. Тик миңа укырга кирәк иде. Уку мәсьәләсе буенча И.Маскалев мине безнең театрның директоры Анатолий Русовка алып керде. Ә ул миңа: «Әйдә, белеш тә ГИТИСкамы, ГИТМИКкамы керергә әзерлән», – диде.

«Театрдан укырга юллама бирербез», – дигәч, куанып ышанып йөрдем. Тик театрдан министрлыкка минем укырга керергә барырга тиешлек турында хәбәр итәргә онытканнар. Мине мәдәният министрлыгының кадрлар бүлеге җитәкчесе Анна Ивановна ул вакытта мәдәният министры булган Булат Гыйззәтуллинга алып керде. Миңа шунда ук укырга керергә юллама да язып бирделәр. Шул вакытта мин бер нәрсәне аңладым: кеше бервакытта да кемгәдер ышанып яшәргә тиеш түгел.

Шулай итеп хәйран каршылыкларга очрап, мин Ленинградка киттем, имтихан алдыннан бик нык авырдым. Укырга керү шактый катлаулы – бер урынга 34 кеше. Мин имтиханда Бетховенның «Сурок» җырын җырладым. Әлегә кергәнлегем дә билгеле түгел иде, профессор, кафедра бүлеге мөдире Михаил Королев шулай очрашкан вакытта, кул биреп, минем белән күрешеп китте. Янымдагы иптәшем: «Королев кадәр Королев кул биреп исәнләшкәч, укырга кердең инде син», – ди. Чыннан да, мин укырга кердем. Институтка 13 кеше керсәк, бары алтыбыз гына аны тәмамлап чыга алды. Ә минем тормышымда мөһим роль уйнаган кече күңелле, чын кеше булган остазым М.Королевка мин аеруча рәхмәтле. Япон әкиятенә нигезләнеп эшләнгән «Елан күзе» спектакле минем диплом эшем иде, ул да аңа зур бәя бирде.

Режиссерлыкка укып кайтканнан соң, курчак театрында ике режиссер булганлыктан, мине вакытлыча артист буларак кабул итеп, режиссер булып эшләргә тәкъдим иттеләр, тик мин риза булмадым. Ул вакытта мәдәният министры урынбасары булган Ренат Харисовка мөрәҗәгать иттем. Аның тырышлыгы белән мине курчак театрына өченче режиссер итеп алдылар. 1977 елдан мине әлеге театрга баш режиссер итеп куйдылар. Театрга практикага кайткан вакытта ук Казан театр училищесында актерлык осталыгы буенча укытырга тәкъдим иттеләр.. Минем карышуыма: «Үзеңә үзең кадрлар әзерләмәсәң, кем соң сиңа әзерләр», – дигәч, мин тәвәккәлләдем.1975 елдан бирле мин укытам. 25 ел театр училищесында, 2000 елдан училище һәм Мәдәният һәм сәнгать университетында.

– Ә быелгы сезонда тамашачы күңелен яулаган «Ана күзе» әсәре «Елан күзе» спектакленең яңадан тууы булдымы?

– Әйе, үзебезнең татар төркеме артистлары соравы буенча, аны яңача эшләп тамашачыга тәкъдим иттек. Артистлар хәтта елый-елый уйныйлар аны. 1976 елда куелган әлеге спектакль, яңа төсмерләр белән бизәлеп, үз тамашачысын тапты.

– Курчак театрын яраталармы? Бүгенге көн тамашачысы белән элеккеге тамашачы арасында аерма бармы?

– Әле бүгенгедәй хәтерлим: Балык Бистәсенең Котлы Бөкәш авылында «Хан кызы»н бер көнгә өч тапкыр куйдык. Бүген дә тамашачы битараф димәс идем. Чөнки кайбер спектакльләргә билетлар ярты көн дәвамында сатылып бетә. Тагын шунысы да бар: курчак театры ул балалар өчен генә түгел, өлкәннәр дә безнең театрга бик теләп һәм яратып йөриләр.

– Быелгы сезон нәрсәсе белән үзенчәлекле булды?

– Быел бездә беренче тапкыр «Шомбай-Фэст» фестивале узды. Фестиваль – күп кенә матди чыгымнар таләп итә торган, күрү, белү, өйрәнү дә ул. Әлбәттә, хөкүмәтебез ярдәме белән без аны башлап җибәрдек һәм ул уңышлы гына узды. Әлеге фестиваль өч елга бер булачак. Шулай ук 5 театр фестивалендә уңышлы гына чыгыш ясадык. Узган сезонда татар төркеме белән «Ана күзләре»н сәхнәләштердек. Ә рус труппасында режиссерлыкка укучы Рафаэль Таһиров яңа метод, яңа бизәлеш, 3-D форматта бүгенге көн таләпләренә туры килерлек итеп «Золушка» спектаклен тамашачыга тәкъдим итте. Сезон ахырында иң иҗади актив артистлар билгеләп үтелде һәм иң яхшы рольләрне башкаручылар бүләкләнде. «Ана күзләре»ндә Рәмзия Фәйзуллина һәм Альбина Шагалиева Саяко ролен башкарган өчен яхшылардан дип билгеләп үтелде. Беренче тапкыр бер роль уйнаган өчен ике кешегә премия бирелде. Нихати ролен башкарган өчен Дилүс Хуҗиәхмәтов бүләкләнде.

«Золушка»да Наталья Егорова Золушка роле өчен, Король ролен башкарган өчен Сергей Кузнецов, икенче пландагы рольләре өчен Рузилә Зарипова һәм Евгения Кладова иң талантлылар буларак билгеләп үтелде. Иҗади активлык өчен балетмейстер Гүзәл Фәттахова бүләкләнде. Шулай ук бездә музей ачылды. Андый музей әлегә бер генә театрда да юк. Безнең цехта, бик кызыклы гына бер пьеса эшләнә. Аны Нәҗип Җиһановның оныгы А.Егоров алып килде. Ул композиторның кызы өчен язган «Альбом для дочери» дип атала. Премьерасы 9 октябрьдә булачак. Соңрак безнең яңа ел кампаниясе башлана. Аңа былтыргы сезонда билетлар ярты көн эчендә сатылып беткән иде. Яңа ел бәйрәменә сәхнәләштерергә Людмила Дьяченко бик яхшы сценарий язды. Цехларда өлкәннәр өчен А.Сагареллиның «Ханума» спектакле әзерләнә. Аны бизәү өчен Санкт-Петербургтан рәссам Захар Давыдовны чакырдык. Ә премьерасы яңа елдан соң булачак. ГИБДД белән дә эшлибез. Аларның заказы белән Л.Дьяченко «Парк дорожных знаков» дигән пьеса язды, быелгы сезонда шуны тамашачыга тәкъдим итәчәкбез. Аннары июнь аенда Мытищи театры директоры – сәнгать җитәкчесе, Россиянең халык артисты Станислав Железкин Ульяновск курчак театры баш рәссамы Д.Бобрович белән берлектә безнең театрда В.Гауфның «Карлик Нос» әсәрен куячак. Киләсе сезон башында татар спектакле дә куярга җыенабыз. Ләкин бу – проблема. Чөнки әсәрләр күп, ләкин югары сәнгать дәрәҗәсе таләпләренә туры килерлеге юк. Драматурглар бик пассив эшли. Заманында Туфан Миңнуллин, Ренат Харис, Зөлфәт кебек үзләре пьеса тотып килүчеләр бөтенләй юк. Булганнары да килеп спектакль карамыйлар, шунлыктан бүгенге тамашачыга ни кирәклеген аңламый һәм әсәрләре бернигә дә ярамый. Бүгенге көн пьесасы ул – әле ишетелмәгән, куелмаган темага булырга тиеш.

– Төрки театрлар белән мөнәсәбәтләрегез ничек?

– Безгә бик күп кенә фестивальләрдә катнашырга туры килә, әмма күңелгә иң ошаган ил – Төркия. Анда балаларга карата үзгә мөгамәлә – аларга ихтирам белән карыйлар. Аның тамашачысы да башка төрле – алар шундый бирелеп карыйлар. Төрекләрдә шәүлә театры, шулай ук марионеткалары да бар. Аларның курчак театрлары шәхси һәм ул балалар иҗат үзәген хәтерләтә.

– «Курчак уены» уйнау бер хәл, ә менә Сез ирешелгән уңышлардан канәгатьме?

– Беркайчан да тулысынча канәгать булганым юк. Ә безнең хезмәт ул – коллектив хезмәт. Анда берүзең генә бернигә дә ирешеп булмый. Роза Яппарова кебек акыллы, алдан күреп эшли белгән җитәкче кулы астында бердәм коллектив буларак ирешелгән уңышларыбыз шактый. Тик моның белән генә канәгатьләнергә ярамый. Чөнки яңа бинага күчкәннән соң, әле аның бөтен мөмкинлекләреннән дә файдаланып беттек дип әйтеп булмый. Мәсәлән, элеккеге репертуардагы пьесаларның курчаклары инде хәзерге зур сәхнәгә бөтенләй яраксыз, ә репертуарны алай тиз генә тулысынча яңартып бетереп булмый. Шуңа күрә эшлисе эшләр, планнар әле бихисап. Тик шуны әйтәсем килә: театрның Людмила Дьяченко, Валентина һәм Александр Губскийлар кебек фидакарьләре, көчле иҗат төркеме булганда гына нәрсәгәдер ирешергә мөмкин. Безне, әлбәттә, балачага ярата. Аудиториябез – балалар, сабыйлар. Мин нигә шундый җитди күренәмме? Чөнки мин гомерем буе: «Балаларга иң яхшысы, иң әйбәте», – дип эшләргә гадәтләнгән... Югыйсә, «бала-чагага ярамаган тагын», дип тә эшләп була торгандыр. Гафу, бездә, Аллага шөкер, андый мәгънәсез адәмнәр юк!..

– Гомер буе иҗат белән янган кеше буларак, үзегез өчен яшәргә вакытыгыз каламы?

– Минем тормышым – театр, ул минем яшәү рәвешем. Әлбәттә, мин һаман эзләнәм, чит илләргә йөрим, чагыштырам. Әле эшлисе, үзгәртәсе, өйрәнәсе нәрсәләр шактый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк