Логотип
Архив Материалов

Кабатланмас Фәридә

Танылган режиссерыбыз Марсель Хәким улы Сәлимҗанов аның турында «парадоксаль артистка» дия торган булган. Ф.Сафинаның талантын, сәхнә образларын барысын бергә бәяләгән сүзләрдер бу, мөгаен. Бер ү...

Танылган режиссерыбыз Марсель Хәким улы Сәлимҗанов аның турында «парадоксаль артистка» дия торган булган. Ф.Сафинаның талантын, сәхнә образларын барысын бергә бәяләгән сүзләрдер бу, мөгаен. Бер үк вакытта актрисаның театрга килүе үзе дә бер парадокс. Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлап Җәлил бистәсенең Техника йортында 2,5 ел сәнгать җитәкчесе булып эшләгәннән соң, ул Казанга бер килүендә дикторлар курсын уңышлы уза да, радиокомитетның баш редакторы Марсель Әхмәтҗанов тәкъдиме буенча, эшкә алуларын сорап, баш режиссер Марсель Сәлимҗанов янына бара. Театрда китапханәче була алам, хәтта кием алып-биреп торучы булып та эшләр идем, артистка буласым килә, ди. Әмма режиссер Марсель Сәлимҗанов чибәр, нәфис буй-сынлы, ягымлы тавышлы кызга Казан театр училищесына укырга барырга киңәш итә. Ә аны тәмамлаганда яшь талантлы артистканы Күчмә театр (хәзерге К.Тинчурин исемендәге театр), С.Өметбаев исемендәге Минзәлә театры үзләренә аласы килә. Диплом эшен «5» билгеләренә яклаганнан сон, театрларга бүлү вакыты килеп житкәч, Фәридә Күчмә театрның баш режиссеры Фәрит Хәбибуллинның тәкъдимен кабул итеп юлламага кул да куеп өлгерә. Әмма режиссер Марсель Сәлимҗанов талантлы артистканы кулдан ычкындырасы, читкә җибәрәсе килми. Аны сөйләшергә үзенә чакыра һәм, сәнгать советы белән килешеп, 1985 елның язында театрга эшкә ала.

Академия театрында эшләү зур мәртәбә, билгеле. Әмма театрның үз кануннары бар. Биредә бөтен артистлар да бертигез рәвештә рольләргә кинәнеп иҗатта куанып, рәхәт итеп яшәми шикелле. Әмма бу җәһәттән дә режиссер Марсель Сәлимҗанов зирәк дипломат була белгән, диләр. «Синең кыяфәтең, буй-сының белән сәхнәнең кайсы җиренә бастырсам да әйбәт күренәсең, ә бәләкәй буйлылар артта калса, аларны беркем дә күрмәячәк, юкса аларны да үстерергә кирәк», – дип роль биргән вакытта шаярып та, чынлап та әйтеп куя торган булган ул.

«Чыннан да, режиссер Марсель Сәлимҗанов белән эшләгән чорда мин аның җылы карашын, кайгыртуын тоеп яшәдем, – дип искә ала актриса. – Күмәк күренешләрдә дә миңа сүзләр биреп куя иде. Кайбер спектакльләрдә минем өчен пьесада булмаган рольләр уйлап таба торган булды. З.Хәким әсәре буенча куелган «Кишер басуы» спектаклендәге Халидә Вафина, мәсәлән, шундыйлардан. Бервакыт шулай труппа Әстерханга гастрольгә барырга җыена. Мин Казанда калырга рөхсәт сорадым, чөнки кызымның мәктәпкә укырга кергән елы, калдырырга кеше юк иде. Синнән башка театр нишли анда? Юк, калмыйсын, барасың, кызыңны да үзең белән ал, дип кырт кисте режиссер. Шундый истәлекле гастрольдән калма, диде. Кул биреп күрешкәндә, яисә җитез адымнары белән каядыр ашыгып яннан үтеп киткәндә, ул миңа еш кына Мәйсәрә, Дездемона, Галиябану, Эшбикә дип рольләр исемнәре белән елмаеп эндәшә иде. Кулны сузып исәнләшүе, кискен конфликтларны, берәр шаян сүз әйтеп, уен-көлкегә әйләндерә белүе бөтен күңелсез уй-кичерешләрне куып тарата иде кебек. Ул бик нечкә психолог иде, күзләргә карап кешенең борчуын тиз сизеп ала иде.

Бервакыт мин фатирсыз урамда калдым. Ул чакта театрның әле тулай торагы юк иде. Марсель Хәкимович үзенең әнисе Галия Нигъмәтуллинада яшәп торырга тәкъдим итте. Бер айга гына дип кергән идем, Галия апа мине ел ярым җибәрмәде, бик дус-тату яшәдек. Галия апа бик олы җанлы, зирәк һәм бик сабыр холыклы кеше иде. Театрда борчу булса да, зарларымны сөйләмәскә тырышам, шулай да, күзләрең бик моңсу күренә, ни булды, дип сораша башлый иде. Ул мине кызы урынына күрә, юата, тынычландыра белә иде. Марсель Сәлимҗановның үзе исән чакта соңгы тапкыр мактаулы исемнәр, безгә – Люция Хәмитова, Айдар Хафизов һәм миңа бирелде. «Татарстанның халык артисты» исемен алырлык үсеше булса гына мин артистны «атказанган» исеменә тәкъдим итәм», – дип күңелне үстереп куя торган иде Марсель Хәкимович.

Театрга бормалы юл аша килеп кергән актриса Фәридә Сафинаның шәхси тормышына бәйле парадокслар да күп була. Шул чакта төрле пландагы рольләр аңа иҗатын үстерергә ярдәм итә, канатлары каерылмасын өчен көч бирә. Тинчуринның әсәре буенча куелган «Зәңгәр шәл» спектаклендә Мәйсәрә ролен 20 көн эчендә өйрәнү һәм бер дигән итеп, тамашачыны сокландырып, баш режиссерны канәгать калдырырлык итеп башкарып чыгуы үзе генә дә ни тора! Мәйсәрә ролен бик талантлы, күренекле артистлар В.Кушловская, Г.Кайбицкая, Р.Хәйретдинова, Ф.Хәмитова, В.Ганиева уйнаган. Алардан соң бу бәхет Ф.Сафина, сонрак башкаларга тия. Мәйсәрәне башкаручы артисттан зур вокал әзерлек сорала, шуңа күрә театр еш кына бу җәһәттән опера башкаручы җырчыларга мөрәҗәгать итә. 1986 елгы премьерада күренекле җырчы Венера Ганиева, Татар дәүләт Академия һәм Опера һәм балет театрларында баш героиняларны әзерли иде. Мәскәү телевидениесеннән «Башмагым»ны төшерүчеләр килгәч, М.Сәлимҗанов бер-ике репетиция билгеләп «Зәңгәр шәл» гә Фәридә Сафинаны кертеп жибәрә. Консерватория профессоры, РСФСРның халык артисты Зөләйха Хисмәтуллинадан алган дәресләр дә бушка китми, нәтиҗәдә, Фәридә Сафинаның Мәйсәрәсе дә татар театрының «алтын фонды»на кереп кала.

«Баш рольләрне дә, икенче пландагы рольләрне дә бердәй яратып, меңләгән тамашачыларның күңелендә истә кала торган итеп уйнау ул актрисаның табигатеннән, халыкчанлыгыннан килә», – дип язды театр белгече Рәүф Игъламов. Т.Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре» спектаклендәге Анук роле өчен Фәридә Сафина 1996 елда Уфада узган халыкара төрки театрлар фестивалендә «Иң мөлаем актриса» исеменә лаек була. Яраткан образларны искә алганда (бу да парадоксаль чагыштыру) Фәридә ханым үзе Н.Исәнбәт әсәре буенча куелган «Былтыр кысты» исемле балалар спектаклендә Ат ролен бик ярата идем, ди. «Кара төстәге, гәүдәгә сыланып торган трикотаж костюм, озын аякларына күн читекләр кигән, озын койрыклы, бер урында тик тормый торган, зур күзле ат сәхнәгә чыкканда, сөйкемлелегенә сокланып, залдагы нәни тамашачылар көлеп җибәрәләр, «ух», дип кычкырып куялар, шатланышалар, сәхнәдән чыгып киткәндә алкышлап калалар иде. Бала-чага бу атны бик яратты», – дип язды театр белгече Рәүф Игъламов.

Ф.Сафина җәмәгать эшләрендә бик актив. Ул беренче көннәреннән үк «Балачак» студиясен җитәкли, профком эшләрендә катнаша. Бүген исә, яңадан-яңа «Ике артист», «Татарча караоке», «Без бит – артист баласы» һ.б. проектларда катнаша. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының вокал бүлеген тәмамлап, «халык җырларын башкаручы һәм өйрәтүче» белгечлеген алып, шул ук университетның вокал бүлегендә үзенең укытучысы Венера Ганиева чакыруы буенча студентларга дәресләр бирә, актерлык осталыгына һәм грим салу серләренә өйрәтә, 122 татар-инглиз мәктәбендә театр түгәрәгендә «Карак песи» спектаклен куя.

Ә күптән түгел ул Казан (Идел буе) Федераль университетында «музыкаль җитәкче» белгечлеге буенча белемен арттырырга да вакыт тапкан. Адәм баласы, ижат кешесе бигрәк тә хыял белән яшәргә тиеш, ди Фәридә ханым. Киләчәктә балалар иҗаты студиясендә кызы, танылып килүче балерина Айсылу Мирхафизхан белән бергәләп 2-3 юнәлештә «түгәрәк» рәвешендә дәресләр оештырырга хыялланалар. Фәридә ханым үзенең 50 яшьлек юбилеен әтисе Ватан сугышы ветераны Мирхафизан абзый үзе исән чакта архивлардан эзләп табып туплаган материалларны «Чал Минзәлә ярында» исемле китап итеп бастырып уздырган иде. Инде чираттагы юбилеена үзенең җыр язмаларын, шигырь китабын әзерли. Әнисе һәм әтисе ягыннан туганнарны барлап (ә алар арасында атаклы язучылар, академиклар, тел белгечләре, Төркиядә яшәп калган күренекле шәхесләр бар) Сарман турында икенче китабын чыгарырга уйлый.

Югарыда тасвирлап үткән күркәм сыйфатлары Фәридә ханымның затлы аксөякләр нәселеннән булуына ишарәли кебек. Чыннан да, Ф.Сафинаның әнисе һәм әтисе ягыннан тамырлары Бикчура ханга һәм аннан да тирәнрәк китеп, кыпчакларга һәм башка борынгы төрки кабиләләргә тоташкан.

Гомеренең әнә шундый матур чагында, сәхнә һәм тормыш тәҗрибәсен, хис-кичерешләрне мул туплаган актрисаны сәхнәләребездә әле озак еллар күрәсе килә, әлбәттә. Әмма билгеле бер яшькә җиткәч актрисаларыбызның амплуалары үзгәрә, күчеш чоры кичерүләре табигый. Татар халкы тарихында мәшһүр хатын-кызларыбыз байтак. Артистка Фәридә Сафинаның, драматургларыбыз мәшһүр татар хатыннары турында күбрәк пьесалар иҗат итсә, мине күздә тотып, махсус минем өчен язылган рольләре дә булса, алар, әлбәттә, репертуар исемлеген тагын да киңәйтергә һәм иҗатның бүтән төсмерләрен ачарга бер этәргеч булыр иде, дигән фикеренә кушылып, аңа гаилә бәхете һәм иҗат уңышлары теләп калабыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк