Логотип
Архив Материалов

Кариев театрына - 25 ел

Инде ХХ гасыр башында ук шәхси һәм Халык йортларында балалар үзләре спектакльләр куя башлый. Гражданнар сугышы заманнарында мөстәкыйль театрлар булдыру идеясе туа. 1918 елда мәгариф наркомы А.Лун...

Инде ХХ гасыр башында ук шәхси һәм Халык йортларында балалар үзләре спектакльләр куя башлый. Гражданнар сугышы заманнарында мөстәкыйль театрлар булдыру идеясе туа. 1918 елда мәгариф наркомы А.Луначарский «актерларга балалар пьесаларын башкарырлык махсус балалар театры» кирәклеге турында сүз кузгата.

Шул ук 1918 елда татар театрына нигез салучыларның берсе, искиткеч актер Касыйм Шамил Казанның Елга аръягында урнашкан Алафузов театрында балалар өчен спектакльләр куя башлый. Шушы ук театр бинасында дистә еллардан соң бүгенге Яшьләр театры урнашачак. Әмма театрның тарихы җиңел булмаган, көтелмәгән борылышлар, ачылу-ябылуларга еш дучар булган ул.

1924 елдан алып Беренче үрнәк татар театры каршында яшь актерлар «Шүрәле», «Бездә һәм анда», «Корымчы бабай» (К.Әмир), «Тычканга үлем – мәчегә көлке» (К.Шамил) кебек спектакльләр куя. Ләкин тиздән коллектив тарала һәм бары 1932 елда ВЛКСМ обкомы белән Мәгариф наркомы канаты астында үзен белдертә. Театр Үзәк пионерлар йорты каршында эшли. Бу елларда балалар театрының алыштыргысыз җитәкчесе сәнгатькә гашыйк Касыйм Шамил була. Бу юлы да аерым бина юклыктан, балалар пьесаларына, профессиональ актерларга кытлык булганга күрә, театр ике ел чамасы эшләгәч тагын ябыла.

15 ел вакыт уза. 1949 елны Мәскәүдән ГИТИСның беренче татар студиясе кайта. Күренекле совет режиссеры, профессор А.Д. Попов әлеге студия хакында: «Бу студия ГИТИСның иң яхшы чыгарылышларының берсе иде», – ди. Курсны тәмамлаучылар арасында Рәфкать Бикчәнтәев, Шәһсәнәм Әсфәндиярова, Празат Исәнбәт, Гәүһәр Камалова, Дэллюс Ильясов, Асия Галиева, Асия Хәйруллина, Гали Хөсәеновлар була. Алар барысы да янәдән ачылган Яшьләр театрына эшкә килә. Диплом спектакльләрен дә биредә куялар – «Козы Көрпеш һәм Баян Сылу» (Г.Мөсрәпов), «Васса Железнова» (М.Горький), «Болан-Патша» (К.Гоцци) һәм яңа пьесалар буенча «Илдус» (Д.Аппакова), «Маякчы кыз» (Г.Гобәй). Баш режиссер итеп Кәшифә Тумашеваны билгелиләр. Ләкин һаман да шул ук сәбәпләр аркасында театр ябыла, ә актерларны Г.Камал исемендәге академия театрына күчерәләр.

Бу ябылудан соң татар балалар театры хакында Татарстан тарихында 37 ел буе бер хәбәр дә булмый. Бары тик үзгәртеп корулар башланган елларда гына, актив, кабатланмас энергияле режиссер Фәрит Хәбибуллинның тырышлыгы белән, бу театрны кире торгызу хакында сүз әйтелә һәм 1987 елны Татарстан мәгариф министрлыгының Яшьләр комитеты каршында балалар театр-студиясе ачыла. Студиянең беренче премьерасы – Диас Вәлиев әсәре буенча куелган «Намус хөкеме» спектакле 1988 елның 25 февралендә була. Соңрак сәхнәгә Илдар Юзеевның «Сандугачлар килгән безгә», Абдулла Әхмәтнең «Үги кыз», Әсхәт Айдарның «Мәхәббәт моңы» әсәрләре менә. Студиянең беренче актерлары Нуриәхмәт Сафин, Гасыйм Ширгазин, Рөстәм Фатыйхов, Әлфинур Фатыйхова, Әлфинур Хисамова, Зәйтүн Яркәев, Земфира Хәсәнова, Кәримә Нуруллина, Алмаз Хәмзин, Мәдинә Сәхипгәрәевалар була. Соңрак коллективка Фәнәвил Галиев, Рәсил Акбашев, Мәдинә Сафиуллина, Гөлнара Абитова һәм режиссер буларак берничә спектакль куйган Ленар Садриев һәм Азат Зариповлар килеп кушыла. Студиягә беренче килгән актерлардан бүген театрда Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин гына эшли.

Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары белән 1991 елның 4 ноябреннән студия «Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры» дип атала башлый. Ләкин бу вакытта театрның үз бинасы да, үз сәхнәсе дә юк әле. «Мәкер һәм мәхәббәт» (Ф.Шиллер), «Башмагым» (Т.Гыйззәт), «Оят төне» (Б.Мукаев), «Тайгак кичү» ( И.Сәләховның Колыма хикәяләре буенча), «Уеннан – уймак» (З.Шаһиморатов), «Кызлар-йолдызлар» (Ш.Рәкыйпов) спект  акльләренең премьералары балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм башка театрларның сәхнәләрендә уза. Йортсыз-җирсез әлеге театр коллективы өчен Островский урамындагы, Рус яшь тамашачы театры янында урнашкан ярымҗимерек бина алу да зур шатлык була. Әлбәттә, караңгы, баскычлары баскан саен шыгырдаган, түшәме башка тия торган әлеге бина театр исеменә берничек тә дәгъва кыла алмый. Ләкин ничек кенә булмасын, театрның репетицияләр ясарлык, декорацияләрен, реквизит-костюмнарын сакларлык үз йорты була. Театрның директоры – аны башлап йөргән кеше Фәрит Хәбибуллин, режиссер булып 1995 елда бирегә Ренат Әюпов килә.

Коллектив бернинди авырлыкларга карамый иҗат итә, Татарстан районнарыннан кайтып та керми спектакльләр уйный. Волгоград, Әстерхан, Күкчәтау, шулай ук Белорус Республикасы шәһәр  ләренә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 55 еллыгына багышланган «Кызлар-йолдызлар» спектакле белән гастрольгә бара.

1993 һәм 1997 елларда театр өчен бик мөһим вакыйгалар була – театр коллективы Мәскәүгә, МХАТның театр мәктәбенә стажировкага бара. Биредә А.П.Чеховның «Механическое пиани  но» әсәре репетицияләрен алар белән Олег Табаков үткәрә.

Театрның репертуары артканнан арта, ләкин спектакльләрнең сыйфатын мактанырлык дип әйтеп булмый. Бу, классикадан тыш, әсәрләрнең дөрес сайланмавыннан да, труппаның ул елларда бердәм булмавыннан да, шартлар юклыктан да килгәндер. Ләкин, бернигә карамый, ул авыр елларда Фәрит Хәбибуллин театрны яшәтә. Алай гынамы, 1996 елда ул театр өчен озак еллар Җитен комбинаты клубы булып торган элеккеге Алафузов театры бинасын алуга ирешә. Шулай итеп, театр үзенең тарихи йортына, 1918 елда беренче балалар спектакле уйналган бинага кире кайта.

Кабинетлар, репетиция заллары, аерым грим бүлмәләренә тиенгән кол  лективның шатлыгы чиксез. Ләкин шатлык озакка бармый. Бинаның Казанның театраль үзәгеннән ерак урнашуы, халыкны бирегә тарту шактый катлаулы булачагы беренче көннәрдән үк аңлашыла. (Алгарак китеп шуны әйтәсе килә, быел җәй коллективка Казан үзәгендә, «Әкият» курчак театры янәшәсендә урнашкан, элеккеге «Победа» кинотеатры бинасын бирделәр. Бинага реконструкция ясалгач, ул тамашачылар кабул итә алачак, әлегә исә биредә театр өчен яраклы сәхнә дә юк).

1996 елның 12 апрелендә Казан Яшь тамашачы театры Бөтендөнья «АССИТЕЖ» балалар театрлары ассоциациясенә кабул ителә.

Шул ук елларда труппага Казан театр училищесын һәм мәдәният-сәнгать институтын тәмамлаган Халидә Сөнгатуллина, Гөлнара Абитова, Энҗе Камалиева, Фирүзә Зиннәтуллина, Алия һәм Фәнис Кәлимуллиннар, Лилия һәм Илнар Низамиевлар һәм башка талантлы яшьләр килә. 2000-2001 елларда театр җитәкчелеге тулысынча алышына. Берничә ел рәттән театрның директоры да баш режиссеры да булган Фәрит Хәбибуллин лаеклы ялга китә. Баш режиссер итеп Әмир Камалиев, директор итеп Фәнис Мөсәгыйтов билгеләнә. Шул елларда сәхнәгә Ж.-Б.Мольерның «Тартюф»ы, Әмир Камалиевның «Моңлы ядкарь» пьесасы менә. Бу команда театрда ике генә сезон эшли. Мөсәгыйтовны К.Тинчурин театрына директор итеп күчерәләр, Әмир Камалиев театрдан ирекле иҗатка китә. 2002 елны директор булып Роберт Мортазин, баш режиссер булып Ренат Әюпов килә. Театрга янәдән яшь артистлар – Илфат Камалиев, Алия Лотфуллина, Гөлнур Шиһапова, Рамил Зиннәтов, Рөстәм Гайзуллин, Марсель Мәхмүтов, Альбина Гайзуллиналар килә.

Cоңгы ун елны театрның тормышында икенче период дип атап була. Әюповның театрга кайткач куйган беренче спектакле «32нче март» (Р.Садриев, М.Сафин) аның үзенчәлекле, кызыклы, фантазиягә бай режиссура тарафдары икәнлеген күрсәтә. Соңрак театр читтән режиссерлар чакырып та дистәгә якын спектакль чыгара: «Көзебезнең язы» – автор һәм режиссер Р. Шәриф, «Диләфрүзгә дүрт кияү» – Т.Миңнуллин, режиссер И. Хәйруллин, «Тапкыр малай» – Д.Аппакова, режиссер Р.Фазлыев, «Урман клаб» – И.Зәйниев, режиссер И.Камалиев, «Кышкы әкият» – Ш.Фәрхетдинов, режиссер И.Камалиев, «Ир, егет, чибәркәй һәм тәрәзә» – Р.Куни, режиссер А.Зарипов, «Керпе малае дуслар эзли» – Р.Корбан, режиссер А.Гаффаров.

Театрның визит карточкасына әйләнгән, тамашачының, матбугатның һәм тәнкыйтьчеләрнең игътибарын җәлеп иткән спектакльләрнең берсе «Сак-Сок» (Р.Батулла) 2003 елда чыга. Спектакльдә пластика, музыка, биюләр, ут һәм гадәти булмаган костюмнар ярдәмендә яхшылык белән яманлыкның мәңгелек көрәше, балаларын каргап, үзен гомерлек ялгызлыкка дучар иткән ана фаҗигасе хакында сөйләнә. Әлеге спектакль белән Кыргызстанның Бишкәк каласында узган «Арт-Ордо» Халыкара театр фестивалендә катнашып, Ренат Әюпов «Иң яхшы режиссер эше» номинациясендә җиңү яулый, артист Илфат Камалиев Албасты роле өчен, композитор Мәсгудә Шәмсетдинова оригиналь музыкаль бизәлеш өчен махсус бүләккә һәм дипломга лаек булалар.

«Алмачуар» (Г.Ибраһимов әсәре буенча Ф.Галиев инсценировкасы) спектаклендә дә кешеләр арасында ышанычсыз, сатлык җаннар барлыгына ишарә кызыл җеп булып сузылган. Малай үзенең Алмачуар кушаматлы атын күбеккә батканчы куып, яндырып үтерә. Экзюпериның Кечкенә принцы әйтә бит: «Без үзебез кулга ияләштергәннәр алдында бурычлыбыз!» – ди. Малай шушы гади дә, бөек тә фәлсәфәне оныта. Тугърылык һәм түбән җанлылык, кешенең бу дөньяда үз урынын, яшәү мәгънәсен эзләве – бу темалар театрның һәр спектаклендә чагыла. Чынбарлыкта үз урынын таба алмаган кешенең халәте, тормышы П.Коэльо әсәренә нигезләнеп куелган «Алхимик» спектаклендә бигрәк тә ачык. Инсценировка авторлары Ф.Янышева һәм Р.Әюпов (ул спектакльне сәхнәгә куючы да) Коэльоның әсәрендәге латин америкасы яшьләре белән наркомания тозагына эләккән татар яшьләрен «очраштыралар». Испан егете Сантьяго (М.Мәхмүтов) татар егете Илдусны (Р.Фәхертдинов) тормышта үз юлын табарга, юлда булган тозакларга эләкмичә, язмыш ымлыкларын сизә белеп яшәргә өнди. Тырышлык һәм сабырлык нәтиҗәсендә геройлар дөрес юлга басалар.

Театрда репертуар сайлау зәвыгы бар, очраклы әсәрләр юк. Ренат Әюпов үзен борчыган темаларга җавап эзләп классик әдәбиятка – К.Тинчурин, М.Фәйзи, Г.Исхакый, Г.Ибраһимов әсәрләренә, Тукай, Кол Гали шигъриятенә, Шекспир, Шиллер пьесаларына мөрәҗәгать итә. Бүгенге заман авторларыннан Т.Миңнуллин, И.Юзеев, Р.Батулла, Р.Харис әсәрләренә өстенлек бирә. Әюпов – классиканың театр өчен алыштыргысызлыгына, кызыклы характерларга бай мирас һәм мәңгелек проблемаларны чишү әлифбасы икәнлегенә инанган режиссер. Балалар өчен спектакль куйганда исә ул бары тик татар авторларына гына мөрәҗәгать итә. Төрле елларда театрда Р.Корбан, И.Зәйниев, Ә.Камалиев, Ш.Фәрхетдиновның балалар өчен язылган пьесалары куела.

2006 елда cәхнәгә Тукай әсәрләренә нигезләнеп Ренат Әюпов үзе инсценировка ясаган «Печән базары» спектакле менә. Режиссер бу спектакль белән Тукай тормышының полифоник картинасын ачып сала. Шагыйрьнең язмышы һәм әсәрләре аша тормышның күпкырлы пространствосын төзи. Әсәр хроник характерда түгел – автор шагыйрь тормышының соңгы чорын сайлаган, элекке еллар хатирәләр аша гына яңартыла. Тукайны өч актер уйный: кечкенә Апуш – М.Мәхмүтов, яшь һәм сау Тукай – Ф.Кәлимуллин, авыру Тукай – И.Камалиев. Спектакль Апушны сатып җибәргән шау-шулы Печән базарын да, «Сәйәр» труппасы артистлары белән очрашуларны да, шагыйрьнең җа  ны чыккан Клячкин хастаханәсен дә колачлый. Картиналар Тукайның поэмалары һәм шигырьләреннән, музыкадан, биюләрдән, шагыйрьнең заман  дашларының истәлекләреннән төзелгән. Күләмле һәм мавыктыргыч театраль полотно, тирән психологик образлар, Тукай образының традицион булмаган чишелеше тамашачыны шагыйрь яшәгән заман мөхитенә бөтереп алып керә.

Бу спектакль дә «Арт-Ордо» (Кыргызстан, Бишкәк каласы) фестивалендә катнаша һәм «Иң яхшы спектакль», «Халыкара мәдәни багланышларны үстерүдәге роле һәм югары профессиональ дәрәҗә өчен» номинацияләрендә җиңү яулый.

Биш елдан Р.Әюпов янәдән Тукай темасына мөрәҗәгать итә. 2011 елда ул Р.Батулланың «Зәйтүнәкәй» драмасын сәхнәләштерә. «Печән базары»ндагы шау-шу бу спектакльдә юк. Тыныч, салмак, камера театры юнәлешендәге әлеге спектакль режиссерның киң диапазонга ия икәнлеген тагын бер кат исбатлый. Автор һәм режиссер шагыйрьнең бары тик Зәйтүнә белән булган мәхәббәтен тасвирлыйлар. Вакыйгаларның сюжеты кыска, шулай да Р.Галимуллин (Тукай), А.Шәмсетдинова (Зәйтүнә), И.Низамиев (Фатыйх Әмирхан), А.Нургалиев (Кадыйр) геройларының кичерешләрен, күңел халәтен, характерларының төрле  леген тулысынча ачалар. Спектакль өчен Эльмира Галимова язган музыка вакыйгаларны тагын да тәэсирлерәк итә.

Мәхәббәт һәм хыянәт турында сөйләүче «Йосыф һәм Зөләйха» (Кол Гали), «Галиябану» (М.Фәйзи) әсәрләренә Әюповның икенче тапкыр мөрәҗәгать итүе. Беренче тапкыр бу әсәрләрне Чаллы драма театрында куя ул. Казан Яшь тамашачы театры спектаклендә Ренат Әюпов яхшылык белән яманлык көрәшенең бик тә үзенчәлекле фәлсәфәсен кора. «Йосыф һәм Зөләйха» спектаклендә ул Шекспирның «Гамлет»ындагы «капкын»ны хәтерләтүче театраль алым куллана. Йосыфның абыйларының энеләренә каршы хәйлә кору күренешен ул курчаклар уены белән күрсәтә. Б.Брехт пьесалары фикерен кабатлаучы бу театраль алым сәхнәдә барган вакыйгаларны тирәнрәк аңларга ярдәм итә.

Хыянәт темасын дәвам итеп, Ренат Әюпов Шекспирның иң катлаулы әсәрләренең берсе – «Король Лир» трагедиясенә алына. Спектакль Лир роле хакында озак еллар хыялланган Нуриәхмәт Сафинның юбилеена атап куела. Актер һәм режиссер Лирның кызлары хыянәте белән бәйле трагедиясен генә түгел, атаның дөньядагы явызлыкларның асылын аңлавын да ачалар. Давыл вакытында ялгызы басып калгач, халыкның ничек яшәвен аңлаган Лир, ачыргаланып: «Сез ач-ялангач, хәерче, бәхетсезләр хакында ничек аз уйлый идем бит мин!» – ди. Спектакльнең финалында кызы Корделиянең үле гәүдәсен кочагына алып, ата көймәдә мәетләр елгасы Стикс буйлап агып китә. Бу үтә тәэсирле театраль финал сагышка сала.

«Тискәрегә – авызлык» (У.Шекспир) исә безгә шау-шулы, күңелле Италия тормышын ача. Спектакльдә шаян, җитез Петруччо (И.Камалиев), үзгәрүчән холыклы, киребеткән, кайчак хәтта усал Катаринаның (Л.Низамиева) назлы ханымга әйләнү күренеше соклангыч. Иң мөһиме – спектакль кешеләр арасында аңлашуга, ир белән хатын арасында булырга тиешле җылы хисләргә өнди. Татар халкының мәшһүрләрен өй  рәнү һәм аларны яшь буынга ачу юнә  лешендә, театр мәшһүр җырчы Рәшит Ваһапов тормышы турындагы «Умырзая» (Р.Харис) әсәрен куярга алына. Спектакльдә Җырчы ролендә театрның талантлы артисты Фәнис Кәлимуллин уйный.

Туфан Миңнуллинның «Нигез ташлары» әсәрендәге Гарифулла (Н.Сафин) мәшһүр артист та, җәмәгать эшлеклесе дә түгел, гап-гади авыл кешесе. Ләкин нигезен, тамырларын саклаучы милләт фидакаре буларак аны халкыбызның иң күренекле заты дип атарга була. Күптән язылуына карамастан, әлеге әсәрнең фәлсәфәсе, фикере, хисләре заманча. Тарихыбызны, телебезне, җиребезне сак  лау темасы безнең өчен һәрчак актуаль ләбаса.

«Нигез ташлары» белән бер үк вакытта диярлек сәхнәгә менгән тагын бер спектакль Нәкый Исәнбәтнең халык фольк  лорына нигезләнеп язылган «Җиде кыз» әсәре буенча куелган. Кызларның батырлыгы, кыюлыгы, дуслыгы, тапкырлыгы хакындагы спектакль «театр эчендә театр» кимәлендә эшләнелгән. Режиссер Әюпов әсәрне гади әкият итеп куймый. Әкиятне ул урам шамакайларыннан уйната.

...Еллар узды, дистәләгән спек  такльләр куелды. Аларны балалар, яшүсмерләр, өлкәннәр өчен дип аерып атап була. Труппага яңа артистлар килә. Кызганыч, китүчеләр дә юк түгел. Театр туктаусыз юлда. Татарстан шәһәрләре һәм авыллары, Мәскәү, Уфа, Түбән Новгород, Оренбург, Самара, Екатеринбург шәһәрләре, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан Республикаларында гастрольдә еш була. 2011 елда Төркиянең Конья шәһәрендә узган «Мең тавыш – бер сулыш» фестивалендә катнаша.

Югары профессиональ дәрәҗәсе һәм татар халкына фидакарьләрчә хезмәт иткәне өчен һәм татар театрына нигез салучы атаклы актер һәм режиссерның исемен мәңгеләштерү максатында, Татарстан Министрлар кабинетының 2007 елның 16 февралендә чыккан карары нигезендә, театрга Габдулла Кариев исеме бирелде.

26 ноябрьдә Г.Камал театрында ГАБДУЛЛА КАРИЕВ исемендәге татар театры оештырылуына 25 ел тулуга багышланган юбилей кичәсе узачак. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк