Логотип
Архив Материалов

Картая мени соң йөрәк...

Әллә ни рекордлар күрсәткәнем булмады, бу мөһим дә түгел. Укытучым бик яшь булганын мин хәзер генә аңлыйм. Ә теге вакытта – зур апа, артистка булып сәхнәгә чыга. Мин дә сәхнәгә чыгам, тик минеке...

Әллә ни рекордлар күрсәткәнем булмады, бу мөһим дә түгел. Укытучым бик яшь булганын мин хәзер генә аңлыйм. Ә теге вакытта – зур апа, артистка булып сәхнәгә чыга. Мин дә сәхнәгә чыгам, тик минеке икенче төсле, мин бит бала роле башкарам. Олы апа булса да, сәхнәгә чыгар алдыннан ул каушый, борчыла, куллары калтырый, бит очлары кызарып чыга. Бу миңа кызык тоела иде. Чөнки башка артистлар чыгып уйнар алдыннан да, уйнап чыккач та, артык исләре китмәгәндәй йөри, әле шаяртып та алалар. Ә ул – кайчан карама – роль сүзләрен кабатлый, сәхнә артыннан китми, чыгарга тиешле вакытны абайламый калырмын дип курка.

Зөлфирә апа Зарипова турында беренче истәлекләрем менә шушындый. Сагынып сөйләрлек вакытлар! Шәриф Хөсәеновның «Әни килде» спектакле белән Татарстан авылларында гастрольләрдә йөргән чаклар, миңа алты-җиде, аңа – уналты-унҗиде яшь булган.

Зөлфирә апада шул вакыттагы яшь кызчыкны күреп-танып куанам. Ул – элеккегечә дип куям. Шул ук ихлас кеше, күңелендәгесен матур итеп ачып бирә белүче.

Бер кечкенә генә вакыйга искә төшә. Бервакыт Идел аръягында Камал театры артистларына бакча кишәрлекләре бирделәр. «Бәхетлеләр» рәтендә әнием Нәҗибә Ихсанова белән Зөлфирә апа да бар иде. Бер кич шул бакча ширкате урамнарында әтием Туфан Миңнуллин белән «башларыбызга саф һава сулатып» йөргәндә Зөлфирә апа үзенең утарына – «хуҗалыгын» карап чыгарга чакырды. Йортына ул ап-пакъ карават куйган иде. Тимер караватның челтәр кебек ясалган аркасын сыйпый-сыйпый: «Җырларда җырланган ак карават турында хыялландым», – дип «Диләфрүзгә дүрт кияү»дәге такмакны да җырлап күрсәтте.

Җаный яткан караватны

Акка буятыр идем,

Чәбәкләп йоклатыр идем,

Үбеп уятыр идем.

Шундый итеп әйтте, җырлады – бу сүзләр минем күңелемә уелып кереп калды диярсең, мин дә ак карават турында хыяллана башладым...

Артистка буларак та Зөлфирә апа ихлас, йөрәк белән уйнаучылардан. Беренче чиратта, аның «Канкай улы Бәхтияр»дәге (Т.Миңнуллин) Нурсолтаны искә төшә. Шактый авыр роль. Бик яшь булса да, тормышның бар ачысын татып өлгергән хатын. Горур, матур, мәхәббәтенә дә, нәфрәтенә дә бар бөтене белән бирелә. Спектакльдәге партнеры – Шәүкәт абый Биктимеров, ул вакытта инде танылган, популяр артист, сәхнәдә аннан калышмаска да кирәк бит!

Зөлфирә апаның спектакльдә беренче күренүе нык тәэсир иткәне хәтердә. Нурсолтанның күзләрендә балкыган горурлык йөрәкләргә үтеп керә, шундук тамашачының күңелен яулап ала иде.

Бәлки, чагыштыру дөрес түгелдер, Зөлфирә Зарипованың Ак бүресе (Чыңгыз Айтматов романы буенча эшләнгән «Ахырзаман» спектакле) миңа шул Нурсолтанның дәвамы булып тоела. Горур, бирешмәүчән, көчле рухлы.

Зөлфирә апа миңа тагын бер ягы белән кадерле. Ул, әлбәттә берничә ел лардан соң, әнием уйнаган рольләрне башкарган артистка. Бәлки, аларның сәхнә темпераменты якындыр, бәлки, аларны икесенең дә иҗатлары гаять ихлас булуы берләштерәдер.

«Зәңгәр шәл»дәге (К.Тинчурин) Заһирә, «Зифа»дагы (Н.Исәнбәт) Зифа, «Ташкыннар»дагы (Т.Гыйззәт) Гайнавал, «Кичер мине, әнкәй»дәге (Р.Батулла) Миңзифа... Бәлки, әнине һәм Зөлфирә апаны берләштергән рольләр тагын бардыр, тик бу – искә алынганнар да ике артистка иҗатының никадәр аваздаш булуын күрсәтә. Шунысын да әйтергә кирәк, бу Камал театрындагы буыннар чылбырының ныклыгына дәлил булып тора. Артистлар – олы буын яшь буынга – рольләрне эстафетадагы кебек тапшырып бара.

Зөлфирә Зарипова – җырлаучы артист. Андагы моң – үзәкләргә үтеп керә торган. Татар зыялыларының яратып бәхәсләшә торган бер темалары бар. Ул да булса моң төшенчәсенә билгеләмә бирү. Бик авыр бу эш. Үзем моңа алынырга кыюлыгым җитмәс кебек. Шулай да миннән моң ул нәрсә дип сорасалар, күңелемдә йөрткән берничә кешенең исемен атап, менә шуларның җырлавын тыңлап карагыз, моң – шул була инде дип әйтер идем. Бу исемлектә Зөлфирә апа исеме дә бар.

Күңелендәге моң аның барлык рольләрендә дә теге яки бу формада чагылыш таба. Җырлыймы ул сәхнәдә, җырламыймы, аның кыз-хатыннарының үз эченнән генә көйләп алуын, кеше күрмәгәндә күкрәк тутырып тирә-якка моң-зарларын көйгә салып таратуын, бәйрәмнәрдә такмак әйтүен күзаллап була.

Зөлфирә апаның яңа эшләреннән «Мулла»дагы (Т.Миңнуллин) Мөслимәсе, «Әрем исе»ндәге (И.Зәйниев) Рузиясе икесе ике төрле язмышлы хатыннар, әсәрдә авторлар тарафыннан билгеләнгән урыннары да төрле. Әмма аларның икесен дә алда әйткән сыйфат – Зөлфирә Зарипованың җырлы-моңлы аурасы берләштерә.

Шушы язманы әзерләгәндә Камал театрында Таҗи Гыйззәтнең «Кыю кызлар»ын янә бер кат карадым. Зөлфирә Зарипова бу спектакльдә кызлар сату кебек пычрак эш белән шөгыльләнүче Хаҗия ролендә чыга. Әсәр кайчан һәм нинди социаль таләпләргә яраклаштырылып язылганын истә тотып, бу персонаж аеруча тискәре итеп язылганы аңлашыла. Ләкин артистканың Хаҗиясе стереотип әшәке түгел. Аның язмышы яхшы «укыла». Тик торганнан гына, табигате начар булганга тотынмагандыр ул бу эшкә, тол калуы, улының тәртипсезлеге аны шушы хәлгә китергәндер дип Зөлфирә апаның героинясын яклыйсы килә.

Зөлфирә апаның туган көне җәй башында, сабантуйлар чорында. Быелгы туган көне түгәрәк иде. Юбилей дип әйтәсе килми нигәдер. Зөлфирә апага һаман да уналты-унҗиде генә кебек.

 

«Сәхнә», 2013, №8 (август)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк