Логотип
Архив Материалов

Куаныч өстенә куаныч

Әлеге кече габаритлы транспорт чарасын үзе яшәгән йортка кадәр алып кайткач, киң күңелле артист үзе белән бер йортта яшәүчеләрне скутерына утыртып йөрткән. Иң күп «круг бирүче» күрше җырчы Мөнир...

Әлеге кече габаритлы транспорт чарасын үзе яшәгән йортка кадәр алып кайткач, киң күңелле артист үзе белән бер йортта яшәүчеләрне скутерына утыртып йөрткән. Иң күп «круг бирүче» күрше җырчы Мөнир Якупов булган ди. Йөри торгач скутерның бензины беткән, һәм аны кая куярга дигән сорау туган. Ишегалдында калдырып булмый, бишенче каттагы фатирга да алып менеп булмый, гараж юк. Шуннан соң күршеләрдән консилиум җыелып, бәхетле отучы Васильевка скутерның нинди куркыныч транспорт төре икәнлеген аңлатканнар. Кыскасы, скутерың булмаса – проблемаң булмый дигән карарга килеп, ике көпчәкле әлеге «матай энекәшен» шул көнне үк сатып җибәргәннәр. Шулай итеп, Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильев бер көнне ике куаныч – оту һәм сату куанычын кичергән.

 

«Сәхнә», 2012, №7 (июль)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк