Логотип
Архив Материалов

Кыйбла

  Моннан байтак-байтак еллар элек ниндидер ыгы-зыгылы кичәдә бөдрә чәчле, озын буйлы ир-егет: «Берегезгә дә исем китми!» – дигән кыяфәт белән яныбыздан узып барганда: «Әнә, «Җүләрләр театры»н оешты...

 

Моннан байтак-байтак еллар элек ниндидер ыгы-зыгылы кичәдә бөдрә чәчле, озын буйлы ир-егет: «Берегезгә дә исем китми!» – дигән кыяфәт белән яныбыздан узып барганда: «Әнә, «Җүләрләр театры»н оештыручы Рөстәм Галиев», – дигәннәр иде.

Берни аңламадым. Соңыннан гына башыма сукты. Акча белән байлыкка табынып ата-бабаларыбызның рухи кыйммәтләрен санламаган җәмгыятьне ни-нәрсә белән «куандырырга» мөмкин? Дөрес эшләгән.

Менә тагын икенче очрак. Кышкы кичләрнең берсендә, дусларыма ияргән мин, Вәлиәхмәт улының Киекле авылындагы (Нурлат районы) йортына сугылдык. Чәйләр эчкәч, гөлләр белән күмелгән алгы бүлмәнең идәненә тәгәрәдек. Ялындырмады хуҗа, сыздырып гармун уйнап җибәрде. Бармаклардан сыгылып төшкән моңнан күзләр яшьләнде. Бик күп көй осталарын тыңлаганым бар, ә мондый итеп уйнаучыны беренче мәртәбә ишеттем. Кыргый табигатьнең кыргый киек-кошлары, урман сукмагында йөгергән болан тояклары тавышы, айга табан авызын сузып «үксегән» бүре сагышы, үләннәр белән күмелгән чишмә агышы белән чиратлашкан көй бәгырьне өтте-көйдерде һәм… үпкәләтте: «Ник безне кызганмыйсың, и хуҗа?! Моның хәтле уйнарга ярыймыни инде?!»

Әйе, азактан (гомерләр узгач) аңладым. Рөстәм үзе шул Моң булган икән…

Ул «Бүре каны» дигән әсәремне сәхнәләштергәндә миндәге аңламау галәмәте кабат «уянды»: ничек мондый катлаулы әйбергә тотына?! Әгәр бу спектакль тулы залларда 170 тапкыр уйналган икән, минем нәрсәдер аңламавым мөһим дә түгел.

Бүген без – ике иҗатташ еш аралашабыз. Миңа Рөстәм Галиев үтә дә таныш дип сөенәм. Анны аңлыйм да дип сөенәм. Тик барыбер күңел капкасының теге ягында мине бөтенләй чит-ят әфәнде сагалап тора төсле.

– Рөстәм, син Түбән Кама театрына нигез салучыларның берсе. Син – баш режиссер. Син – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты. Син – драматург. Син умартачы, балыкчы һәм..

– Һәм көтүче дип өстә. Мин балачагымда болында ат көтүе көттем.

– Сез ун бөртек туган, син ишле гаиләдә үскән малай. Абый-апаларыңа да чыбыркы шартлатмадыңмы соң?

– Мин усал булсам да, туганнарым белән сугышмадым. Кечкенәдән үк гармун белән мавыктым, клубта, бәйрәмнәрдә кызларны биетә идем. Ә бит әнинең мине тудырасы килмәгән. Көмәнен бик авыр күтәргәч, төшертергә дип участок хастаханәсенә барганда әби моңа: «Кызым, мәле, салкын кәҗә сөте эчеп кара, шифасы тияр, шәт», – дигән. Шуннан соң әни укшудан туктаган. Ул гаҗәеп акыллы, сабыр хатын иде. Уен-көлкеле, юморга бай булды. Кешегә каты бәрелмәс-кычкырмас, салмак кына тавыш белән сөйләшер. Бик четерекле хәлләрдә дә: «Ярар, шулай язгандыр», – дияр иде. Аңардагы сабырлык миңа да йоккан. Кайчакта театрда зил-зилә кубып өскә тау ишелергә тора, агачлар аварга тора, халык кайный. Хәлиткеч сүзне мин әйтергә тиеш. Нишләргә? Гаеплеләрне эштән куаргамы, кичерергәме? Мин ашыкмыйм, әүвәл үлчәүгә салып, үлчим, шул чакта нәкъ менә әнинең әхлак сабаклары күңелемдә терелә: «Балалар, әйбернең бер ягы белән генә чикләнмәгез, икенче ягын да әйләндереп карагыз», – дия идее ул. Кадерле затым күптән вафат, ә ул гел үлмәгән төсле. Еш кына әни белән үзалдыма сөйләшеп-бәхәсләшеп йөрим. Арада аның бүтәнрәк баласы идем мин. Иртән ул мич ягарга торса, мин дә уяна идем. Мичтә янган ут җылысына «төреп» әни догалар өйрәтә иде. Хәзер дә авылга кайтсам – мәрхүмәнең бүлмәсендә озак кына «гәпләшеп» утырам. Сорауларыма җавабын тыңлыйм. Акыллы кеше дә түгел ахыры мин…

– Алай димә. Авыл белән туган нигез – синең өчен изге урын, синдә аларны ярату хисе көчле. Артыгы белән. Бәлки Киекледә төпләнергә иде сиңа, ә? Әтиең – урманчы Вәлиәхмәт абзый, бу улым алмашчым, дип хыялланган лабаса.

– Әйе, әтинең өметләре акланмады, мин театр сәнгате белән җенләнгән идем шул. Өйдәгеләр артист һөнәрен сайлавыма каршы иде, шуңа күрә мин Киекледән качып киттем. Мишәр акценты белән училищега кабул итмиләр дигәч, Минзәлә театрына юл тоттым. Анда сәхнә эшчесе итеп куйдылар, рольләр бирербез, диделәр. Эшкә урнашуым турында директордан белешмә алгач, әниләргә кайтарып күрсәттем. Нишләсеннәр, сыкранып кына килештеләр. Олы абый кире Минзәләгә озатты, заманында бик кәттә саналган чәшке бүреген салып кигезде. Күрәсең, артистлар тирәсендә әйбәтрәк киенсен, дигәндер. Бөгелмә поездына утырганда бүрек башымнан шуды дисәм, аны явыз карак чәлдергән икән.

– Син барыбер теләгеңә ирешәсең: 1981 елда Казан театр училищесын «яулыйсың». Әле остазың кем диген! Марсель Сәлимҗанов үзе! Беренче имтихан көннәрен хәтерлисеңме?

– Ничек хәтерләмисең ди! Бер көтү егет-кызлар училище капкасы төбендә таптанабыз. Безнең авылда ипи ташучы Шәймән исемле бабай бар иде. Менә урам чатыннан лас-лос атлап шул бабай килеп чыкты. Мин: «Шәймән бабай!» – дип, кычкырып, аңа каршы чаптым. Кочакламакчы идем, «карт» күзен акайтып: «Мин сиңа нинди бабай?» – диде. Бу Марсель Сәлимҗанов иде. Шулкадәр охшаган иде алар! Имтиханда ул көлеп: «Әйдә, Шәймән бабай, нәрсә беләсең, сөйлә», – диде. Бәхетем икән, мин аның төркеменә эләктем. Ахырдан да безнең дуслык җепләре өзелмәде, Казанга барсам, остаз янына сугыла идем. Ул миннән фикеремне сорый иде. Йә, фәлән спектакль ничегрәк дип. Мин ялагайланмыйм, яхшы икән, яхшы дим, начар икән – начар. Ул ачуланмый иде. Матур кеше иде Марсель ага! Аңарда зурлык бар иде, һәм Туфан абыйлар яшәгәнгә микән, чоры да үзгәрәк иде.

– Мин дә синең шәхесеңне шундыйрак тамгалар белән тамгалар идем: синдә ваклану, кечерәю, мескенләнү, теләнү юк, болар инде зурлык билгесе. Гәрчә мактау-макталу ише сынауларны узсаң да, укы, Рөстәм Галиев турында олуг әдипләребез, театр тәнкыйтьчеләре ниләр язган: «Рөстәм режиссерлар арасында нәрсәсе белән аерыла? Ул дөньяны без аны күргән кебек, без анда йөргән кебек күрми. Ул дөньяны матур итеп күрә. Сәнгатьтә дә Рөстәм дөнья турында, киләчәк турында, матурлык турында уйларга өнди…Ошый миңа Рөстәм. Ошый и вәссәлам! Аның вакыт-вакыт көнкүрешебез чынбарлыгын онытып хыяллар дөньясына кереп чумуы да, җирдән атлап баруына канәгать булмыйча, очарга теләп «канат кагуы» да, шул ук вакытта салкын акыл белән тормышка ябышып ятып, анысын-монысын санап-исәпләп яши белүе дә ошый…» (Туфан Миңнуллин)

«Түбән Кама шәһәрен чын мәгънәсендә шәһәр итү өчен профессиональ театр кирәк булса, бу театрның нигезен салучы да, аны оештыручы да, республика дәрәҗәсенә күтәрүче дә, дөньяга танытучы да Рөстәм Галиев булды. (Разил Вәлиев)

«…Рөстәм – буразнадан бәреп чыккан нәсел вәкиле. Аның мили гаме табигый. Ул, төрле шаукымнарга бирелмичә генә, үҗәтләнеп, үзенә тәгаенләнгән йөкне тарта бирә. Төпкә җигелеп. Ул мичәү аты түгел. (Ркаил Зәйдуллин)

«…Минем моңарчы бер генә спектакль турында да болай әйбәт сөйләгәнем юк иде әле. Мин тетрәндем, мин сезнең алдыгызда баш иям. Сезне котлыйм һәм театрыгыз белән дуслашырга телим. Менә минем каршымда режиссер басып тора. Бөтенләй дә даһига охшамаган. Гап-гади егет. Шундый спектакль куя алган бит. Рәхмәт. (Наталья Ефимова, IX халыкара «Нәүрүз» фестивалендә «Бүре каны» спектаклен караганнан соң)

– Гафу ит, бүлдерәм, остазым Марсель Сәлимҗановның бер бик күркәм сыйфаты турында әйтим әле: ул шәкертләрендә татар әдәбиятына мәхәббәт уятты. Дөрес, мин авылда, юрган астында фонарь яктысында, төне буе китап укый идем. Марсель абый дәресне башлаганда тамак кыра да: «Кая анда, «Казан утлары»нда Аяз Гыйләҗев нәрсә бастырган?» – ди, һәм без, сабактан соң дәррәү бу язучының әсәрен эзләп чабабыз. Киләсе дәрескә Аяз абый укылган! Икенче очрашуыбызда остаз хәйләкәр елмаеп: «Мөхәммәт Мәһдиевнең яңа китабын нәшер иткәннәр. Кайсы кибеттә сатыла икән?» – ди. Без тагын кармакка эләгәбез, Мәһдиевне укырга тотынабыз.

– Рөстәм, менә хәзер бу сорауны син үзең бирергә мәҗбүр итәсең: баш режиссер буларак (25 ел эчендә) 70 кә якын спектакль сәхнәләштергәнсең. Нигәдер чит ил классикасы белән «чирләмисең». Бу ни бу? Әнә, башка театрлар даими рәвештә Аурупага «тәрәзә уя». Әллә Синең Шекспирга тешең үтмәс идеме? Ничек кенә үтәр иде!

– Сез күкләргә чөйгән Шекспирның кайсы гына әсәрен атама, «Ромео белән Джульетта»мы, «Гамлет»мы, «Король Лир»мы, «Ричард өченче»ме – һәммәсе дә үтереш-суешка корылган. Корольләр мондый драматургларны үз хакимлеген ныгыту өчен асраган. Нигә мин сәхнәдә вәхшилек, кан коеш күрсәтергә тиеш? Бик тансык икән, әнә, Украинага барып карап кайтам! Бу спектакльләр тамашачыга рухи ләззәт, матурлык бирәме соң? Аларда нинди әхлак, нинди вөҗдан бар?

– Ә бит бүгенге җәмгыятьтә урыс әйтмешли: «товар-спрос» үз шартларын тукый. Халык «әхлак» төшенчәсенә төкереп карый башлады. Аңа сәхнәдән «билдән түбән» кәмит күрсәт, ул театрда уйлап баш катырмыйм, күңел ачам, ди. Ә син тамашачыны ничек җәлеп итәргә уйлыйсың? Бүген һәм иртәгә. Сорау эчендә тагын бер сорау: «Кадер киче»н нигә яздың?

– Безнең Түбән Кама театрына тамашачы эчке әзерлек белән килә, мин шуңа шатланам. Әгәр спектакль милли рух, милли аһәң, милли аң белән сугарыла икән, кешене ирексездән җәлеп итә. Бер генә милләт тә, бездәге кебек, үзеннән көлмәс һәм көлдертмәс! Грузин да көлә, яһүд тә көлә, бүген телевидение әллә ниткән тамашалар күрсәтеп, халыкны җүләрләтә. Без кызык дип шаркылдыйбыз, ә алар безне көлдереп җыйган акчага самолетлар яллап, йә Парижга, йә Лондонга оча, һәм чын сәнгать әсәрләре карап кайта. Ә «Кадер киче»нә килгәндә… Мин 18 ел хатыным Гөлнурныкы белән үзебезнең авылларны күзәтәм. Рәсәй җәмгыятенең таркалуын шушы ике төбәк мисалында күреп яшим. Кадер киче… Авылда Хәсрәт белән Карга гына исән… Иман, вөҗдан, әхлак, хис-тойгылар, гореф-гадәтләр, йолалар, җырлар зираттагы каберлекләргә күмелгән. Әгәр без, чынбарлыкта да аларны югалтсак, ни-нәрсә кала? Без бит милләт булудан туктыйбыз! Шушы тетрәнүләр мине «Кадер киче»н язарга этәрде дә инде.

– Әсәр сайлаганда «үземне борчыган сорауларга җавап табарга телим», – дигән идең.

– Әйе, дөрес. Мәсәлән, иң беренче хезмәтем «Ак тәүбә, кара тәүбә»не (Т.Миңнуллин) алыйк. Адәм баласы тәүбәли икән, тәүбәсендә торсын. Үскәндә без, бала-чага, ипи белән яисә кояш белән тәүбә итә идек тә, шуны бозмый идек. Ә дус саналганнарның кайберсе яныңда бер төрле сөйли, икенче төрле уйлый, өченче төрле эшли. Күрәсезме, тәүбә белән ничек уйныйлар?

– Рөстәм, бер казанга ике тәкә башы ничек сыя ул? Режиссер Галиев белән драматург Галлиев үзара татумы? Төп вазифаңнан арынып өстәл артында әсәрләр генә язып утыруны күз алдыңа китерәсеңме?

– Юк, алай эшләмәс идем. Минем вакыт-вакыт режиссер да буласым килми. Элек мин, беркатлы чагымда, сәхнә аша кешеләрне үзгәртә алам дип уйлый идем. Бу дөньяны сафландырырга мөмкин кебек иде. Шундый хыяллар белән яши идем мин. Нишлисең, үзем сайлаган язмыш…

– Син үзеңне сабыр дидең. Ә бит син еш кына кулга ияләшмәгән кыргый атларны хәтерләтәсең. Нинди генә очракларда да аягыңны тышаулатып, муеныңа камыт кидертмәссең син.

– Холкыма төрттерәсеңме? Адәм баласының кыска гына гомер эчендә тар араннарда кысылып, интегеп яшәвен аңламыйм. Нигә мин ниндидер кануннарга буйсынырга тиеш ди!

– Әһә, ә менә синең берәр артистың режиссер кануннарын инкяр итсә нишләтәсең?

– Әйе, бар шундый урыннар: актер минем белән килешми. Мин ипләп кенә аңа хаклы икәнемне дәлилләп карыйм. Актер ул – һөнәр, һәм үз һөнәренең остасы гына режиссер белән әйбәт мөгамәлә кора. Әгәр иптәш надан икән, аның белән бәхәсләшү файдасыз. Мин коллективка үз фикеремне көчләп такмыйм. Без авторларның пьесаларын күмәкләшеп укыйбыз. Һәркем уйлары белән уртаклаша. Бернинди тыюлар юк. Әгәр дә җитәкченең фәлән әсәрне сәхнәләштерерлек көч-дәрманы, егәре, белеме, таланты булмый икән, ул аның мөһимлеген актерларга һич ничек исбатлый алмый.

– Авторлар дигәннән, син «кода-кодагыйлык», «әшнәлек» тарафдары түгел. Кыскасы, драматургларны «сөйкемле сөяк», «сөйкемсез сөяк»ләргә бүлмисең.

– Миңа әсәр кыйммәт. Ул нык кул белән язылган икән, хәтта ки, йөрәгемә пычак кадаучысын да кире бормыйм. Мостай Кәримнең «Кыз урлау» спектаклен куйгач миңа ябырылдылар. Имеш, нишләп син аны якын җибәрәсең, ул бит татарны саткан! Мәйтәм, безне Мостайга хәтле әллә ничә тапкыр сатканнар инде.

– Өлкән буын драматургларның иҗатына тискәре караш тудыручыларга нәрсә дияр идең? Аеруча яшьләргә.

– Туфан Миңнуллин кебек язсалар, тик тусын иде карашлары. Бүген җир кырып куярдай әсәр эзлим. Без-без дип шапырынучылар күп, һәрберсе үзен даһига саный, ә бәлеш итеп табын уртасына чыгарырлык әйбер кайда ул?

– Театрларның тез астына суккан икенче бер проблема: тамашачыларыбыз олыгая бит, Рөстәм. Ун-унбиш елдан егет-кызларыбызны залларда очратырбыз микән?

– Мәктәп укучылары татарча спектакльләр карамый. Без менә «Шомбай»ны (Р.Вәлиев) урысчага тәрҗемә итеп уйныйбыз, чөнки театрга план үтәргә кирәк. Киләчәктә кемнәргә күз төбәрбез? – табышмак.

– Аяныч табышмак…

– Зурлап-данлап күпме татар мәктәпләре ачканнар иде, аларда хәзер урысча укыталар. Кызганыч, милләтнең үз юлы – татар юлы юк…

– Әйдә, күңеллерәк хәлләргә күчик әле. Син – оптимист егет, шулай булмаса, театр дип җан атмас идең, «әй» дип кул селтәр идең дә, башка кәсепкә керешер идең. Моның өчен бөтен шартларың бар. Туган җирендә йорт тергезеп, мал-туар, кош-корт асрап дөньясын түгәрәкләгән бердәнбер татар режиссеры бугай син. Түбән Кама белән Киекле арасындагы чакрымнар да сиңа киртә түгел: өеңдә беркайчан да ут сүнми…

– Һөнәрләрем бихисап анысы. Бу йортымны үзем салдым. Кирәк икән, балта белән бура бурыйм, трактор белән җир сөрәм, Чирмешән елгасында балык тотам. Быел урман буендагы җирләремдә умарта оялары бастырдым. Йөз баш.

– Ачтан үлмисең, бал сатасың, һич югы көтүчелеккә ялланасың икән. Шаяртам, билгеле. «Театр – минем язмышым. Мин бүтәнчә яши белмим. Теләмим дә», – дигән кешенең кыйбласы бер генә инде ул. Аллаһы Тәгалә берүк шушы кыйблаңнан адаштырмасын, Рөстәм!

– Рәхмәт!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк