Логотип
Архив Материалов

Күңелләрдә мәңге сакланыр ул

Татар халкын кайгы-хәсрәткә салып, күренекле драматург, дәүләт эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы, «Сәхнә» журналының баш мөхәррире Туфан Миңнуллин вакытсыз арабыздан киттте. К.Тинчурин театры...

Татар халкын кайгы-хәсрәткә салып, күренекле драматург, дәүләт эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы, «Сәхнә» журналының баш мөхәррире Туфан Миңнуллин вакытсыз арабыздан киттте. К.Тинчурин театры коллективы туганнарының, якыннарының, хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклаша.

Авыр туфрагың җиңел, урының җәннәттә булсын Туфан ага!

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы

 

Татар дәүләт «Әкият» курчак театры «Сәхнә» журналының директоры һәм баш мөхәррире Туфан Габдулла улы Миңнуллин вакытсыз вафат булу  сәбәпле якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.

Туфан аганың авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын...

«Әкият» Татар дәүләт курчак театры коллективы

 

 

Бөтен Татарстан халкы һәм Россиянең театр җәмәгатьчелеге белән бергә Г.Тукай исемендәге Әтнә Татар дәүләт драма театры да татар халкының улы, мәшһүр драматург, атказанган сәнгать эшлеклесе Туфан Габдулла улы Миңнуллин көтмәгәндә вафат булуы сәбәпле кайгы кичерә.

Туфан абыйның иҗаты, аның татар халкы өчен эшчәнлеге - туганнары, дуслары һәм якты иҗатына гашыйк һәркем өчен иң яхшы истәлек. Һәрберебезнең күңелендә ул тәртиплелек, гаделлек һәм теләктәшлек үрнәге булып сакланачак.

Мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының, Г.Камал театры, «ТАИС» һәм «Сәхнә» журналы коллективларының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә Татар дәүләт драма театры коллективы

 

 

Туфан абый Миңнулин вакытсыз фани дөньялыктан китүе сәбәпле «Нур» татар дәүләт театры коллективы «Сәхнә» журналы коллективының, якыннары һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Гомумтатар дөньясы, бөтен Россия күләмендә сәнгать-мәдәният зур югалту кичерде. Туфан Габдулла улы олы хөрмәткә лаек, изге җанлы якты шәхес иде. Аның исеме, гамәлләре күңелләрдә җуелмаслык эз калдырды. Урыны җәннәттә булсын. Хезмәттәшләренә, туганнарына сабырлык бирсен Ходай!

Уфа «Нур» Татар дәүләт драма театры коллективы

 

 

Салават Башкорт дәүләт драма театры администрациясе, артистлары танылган татар драматургы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Казан шәһәренең шәрәфле гражданины, Россиянең, Татарстанның, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм театрыбызның якын дусты Туфан Габдулла улы Миңнуллин вакытсыз вафат булу сәбәпле мәрхүмнең туганнары, якыннарының кайгыларын чын күңелдән уртаклашалар. Олы кайгыгызны уртаклашабыз.

Салават Башкорт дәүләт драма театры коллективы

 

 

Хөрмәтле коллегалар!

Атаклы язучы, замана таләпләрен тоемлый белүчән драматург, ялкынлы публицист, зур хәрефтән журналист Туфан Габдулла улы Миңнуллин вакытсыз вафат булу сәбәпле ихластан кайгыгызны уртаклашабыз. Аның истәлеге яхшы башлангычлар уты булып йөрәкләребездә мәңге сакланыр. Аның уйлары һәм бөтен күңелен биреп, Татарстан һәм Башкортстан мәдәнияте һәм сәнгате киләчәген кайгыртып иҗат иткән язмалары хәтеребездә кешелеклелек һәм каләм белән ватанга ихластан хезмәт итүнең якты үрнәге булып калачак. Журналларыбыз арасындагы иҗади бәйләнешләр киләчәктә тагын да ныгысын иде. Бу Туфан аганың хыялы иде.

Сезгә һәм мәрхүмнең туганнарына Татарстан һәм Башкортстан өчен кайгылы көннәрдә рух ныклыгы һәм сабырлык телибез.

«Тамаша» журналы редакциясе коллективы (Башкортстан Республикасы, Уфа шәһәре)

 

 

Бүген бик зур кайгы кичерәбез. Драматург, прозаик, публицист, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, татар халкының бөек улы - Миңнуллин Туфан Габдулла улы вафат булды.

Туфан аганың вафат булу хәбәрен бик авыр кичердем. Ул миңа татар халкының бөек улы буларак кына түгел, ә якташым, фикердәшем буларак та якын кеше иде. Шул сәбәпле, Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасына сайланган депутатлар, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм шәхсән үз исемемнән Туфан аганың туганнарының, якыннарының, аеруча тормыш иптәше Нәҗибә апа Ихсанованың тирән кайгысын уртаклашам.

Бу – аерым шәхесләр өчен генә түгел, бөтен татар дөньясы өчен зур югалту. Туфан ага олысы да, кечесе дә хөрмәт итә, ярата торган олпат язучы, аксакал акыл иясе иде. Аның һәр язмасы, һәр әсәре, һәр чыгышы татар халкын уйланырга мәҗбүр итте. Читтә яшәүче татарлар да аны бик нык хөрмәт итәләр, яраталар иде. Төбәкләрдәге татарлар арасында йөргәндә аның турында җылы истәлекләрне еш ишетергә туры килде.

Туфан Миңнуллин гомер буе Кама Тамагы районы өчен дә борчылып, җан атып яшәде. Буш вакыты булуга якташларын сагынып кайтып җитә иде. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, беркемне кире борып җибәрми торган киң күңелле, олы йөрәкле Туфан ага безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

РФ Дәүләт Думасы депутаты,

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы Рәисе,

Кама Тамагы районы якташлар җәмгыяте рәисе

Илдар Ирек улы Гыйльметдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк