Логотип
Архив Материалов

Көтмәгәндә бирелгән көтелгән исем

Мактаулы исемнең «пичәте» юбилей кичәсенә дә өлгермәсе мәгълүм булгач, «Атказанган артист» булып яшәп торырга дип күңелен тынычландырган иде инде Рамил. Юбилей кичәсенә башкаладан кайтып төшкән к...

Мактаулы исемнең «пичәте» юбилей кичәсенә дә өлгермәсе мәгълүм булгач, «Атказанган артист» булып яшәп торырга дип күңелен тынычландырган иде инде Рамил. Юбилей кичәсенә башкаладан кайтып төшкән кунаклар да серне азаккача сакладылар, бактың исә «кесә»ләрендә «пичәтле указ» бар икән. Үзенә «Татарстанның халык артисты» исемен бирүләрен ишеткәч, 50 яшен тутырган Минханов башта сәхнәдә, аннан сәхнә артында, аннан гримеркада, соңыннан банкетта сабый баладай бертуктамый сикергән диләр. Сикерерсең дә, ничә еллар көтелгән исем бит ул.

 

«Сәхнә», 2012, №3 (март)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк