Логотип
Архив Материалов

Марсель үзен "үзәк" дип санамады

Мин аның турында үткән заманда язармын дип уйламаган идем… Бөтен дусларым арасында нәкъ менә ул – татарның легендар режиссеры Марсель Сәлимҗанов иң уңганы һәм уңышка ирешкәне булды.  «Борис П...

Мин аның турында үткән заманда язармын дип уйламаган идем… Бөтен дусларым арасында нәкъ менә ул – татарның легендар режиссеры Марсель Сәлимҗанов иң уңганы һәм уңышка ирешкәне булды.

 «Борис Поюровскийны «бер сәгатьлек тәнкыйтьче» дип атап булмый. Ул һәр татар артистының исемен генә түгел, аның әллә кайчан онытылган рольләрен, ул рольләрне башкару осталыгын да хәтерли. Шуңадырмы, безнең театрда аның һәр чыгышы көтеп алына, аның әйткән фикере труппа тарафыннан профессиональ өлге буларак кабул ителә», – дип язган була Марсель Сәлимҗанов театр тәнкыйтьчесе, педагог һәм сәнгать белгече Борис Михайлович турында.

Дүрт меңнән артык рецензия, мәкалә һәм очерклар авторы, РФ Театр әһелләре берлеге әгъзасы Борис Поюровский исә үз чиратында моннан ун ел элек – режиссер Марсель Сәлимҗановның 70 еллыгына багышлап «Марсель Салимжанов не считал себя главным» дигән мәкаләсен бастырып чыгара. Бүген – легендар шәхес Марсель Сәлимҗановның тууына 80 ел тулган көннәрдә, без нәкъ менә шул мәкаләне яңартырга уйладык та… Чөнки әлеге олуг тәнкыйтьче Камал театрын Россия милли театрлары арасында йөзек кашы дип бәяли!..

Бик күп нәрсә аның гаиләсеннән, кечкенә вакытыннан ук улларына татар театрына карата мәхәббәт һәм соклану тәрбияли алган әти-әнисеннән дә торгандыр, әлбәттә. Марсель үзе дә әйтә торган иде: аның бервакытта да ниндидер башка һөнәр сайлау турында уйланганы булмаган…

Дөрес, тормыштагы һәр омтылыш безнең мөмкинлекләр белән туры килмәскә мөмкин. Мисалга, Андрей Мироновны балачагында әти-әнисе рояльдә уйнарга мәҗбүр иткән булган. Гаммалар ятлау, көне-төне уйнарга маташып газапланган биш яшьлек бала, гаиләнең дусты Леонид Осипович Утесовтан сорап та куйган: музыканы тоемлау нәселдән күчәргә тиеш түгелме соң ул, янәсе. Булачак Легендага «дядя Ледя» көлемсерәп җавап кайтарган: «Кызганыч, музыкаль сәләт нәселдән күчми, ә менә рояль сиңа, һичшиксез, нәселдән мирас буларак калачак…»

Марсель үзенең кайсы спектакль белән беренче тапкыр сәхнәгә чыгуын хәтерли алмый иде – аңа һәрвакытта ул спектакльдә туган кебек тоелды. Бәлки, нәкъ менә шуннан ук баш режиссер гына түгел, зур эш хуҗасы булу тойгысы тугандыр анда. Әмма ул һәрдаим кабатлый иде «баш режиссер» сүзендә үзең белән иңгә-иң куеп эшләүче хезмәттәшләреңә карата кимсетү мәгънәсе ярылып ята. Нинди «баш режиссер»?! Бәлки, талантлы яисә талантсыз режиссер булла аладыр, әмма «баш»?.. Күрәмсең, берәүләрнең иҗат мохитына таяк тыгып, ранглар-чиннар табеле булдыру теләгеннән туган нәрсәдер инде ул…

Игътибар итәргә өлгергәнсездер инде – бу фикерләр үз язмышына тамчы да зарлана алмаслык кеше башында туган. Тулаем, берсүзсез танылу аңа бит диплом спектакле вакытында ук килә – Камал сәхнәсендә сәхнәләштергән «Котырган акчалар» алып килә ул уңышны. Марсель белән бергә ташкын булып Мәскәүнең М.С.Щепкин театраль училищесы студентлары килеп керә. Режиссер белән бер телдә сөйләшә алучы «буын» була да инде…

Марсель табигате белән «однолюб» иде – тормышта да, иҗатта да дигәндәй. Шуңадыр, ул юлдаш итеп очраклы кешеләр сайламады – Ышаныч аңа беренче урында булды. Хатыны – чибәр Гөлнар ханым булсынмы ул, иҗаттагы дусты – Туфан Миңнуллинмы – аларга Марсель үзенә ышанган кадәр ышана алды.

Традицияләр дәвамчысы Сәлимҗанов иҗатында ныклы карар белән эш итте – милли театр заманча милли драматургияне читләтеп яши алмый. Шуңа да карамастан, ул бервакытта да репертуарны дөнья классикасыннан мәхрүм итмәде. Шекспир, Мольер, Лопе де Вега, Гольдони, Эдуардо Де Филиппо, Ибсен, Шиллер, Чехов… Островский турында әйтеп тә торасы түгелдер – аны Марсель, гомумән, «татар драматургы» итеп санады кебек. Шулай да Марсель аерым бер чикне онытмый һәм аны узмый да иде – мисалга «Гроза» татарда нинди уңай тәэсир тудырсын: иренә хыянәт иткән хатын үзенә карата уңай карашка өметләнә ала димени? Әмма Островскийның «Гроза»дан тыш та бик күп әсәрләре бар һәм алар Казанда һәрвакыт зур уңыш белән барды.

Тагын шунысын да искә алыйм әле – Марсель еш кына XX гасыр башы татарның һәвәскәр яшь актерлары актерлык осталыгына Мәскәүдә – Сәнгать театрының тамашалар залында өйрәнгәнлеген телгә алырга ярата иде. Режиссер әйтүенчә, әлеге «талантлар белән уртаклашу» беренче чорда кирәкле фал да – ул үзенә күрә һөнәри югарылыкны шомарта. Рус театры үзе дә бит ул яктан немец, итальян, француз дуслары-актерлары эшенә күз ташлаудан хали түгел. Тегеләре исә үз чиратында шәҗәрә буенча антик театрларга барып тоташа.

Ә бит бары тик чып-чын мили сәнгать кенә үзенә дөньяви театрны карата ала! Әмма бу очракта милли сәнгать ниндидер ябык боҗраны хәтерләтүче мохит буларак күзалланмаска тиеш. Шул ук Шекспир, Брехт, Островский башкаларның сюжетларын сүтеп-җыеп өр-яңадан үзләренекен булдырырга ирешкән. Александр Дюманың (улы) «Дама с камелиями»сы булмаса, Алексей Арбузовның «Иркутские истории» туар идеме икән? Григорий Горинның «Тиль», «Мюнхаузен», «Тевье»лары турында әйтеп тә тормыйм…

Марсель Сәлимҗановның бәхете – аның татар театры гаиләсеннән чыгуы, милли традицияләрне белүе, тел һәм сәнгатькә якын булуы, шулар ярдәмендә теләсә нинди югарылыктагы мөгамәләгә әзерлегеннән дә торгандыр. Ул бер үк төрле теләк белән сәхнәдә водевиль, мелодрама, трагедия, лубокны куйды. Кеше уңышларына үзенекеннән дә битәр сөенә белде. Көнче дә, хөсет тә, үчле дә булмады – үзендә булганны юмарт рәвештә сәнгатькә бирә килде.

Ә менә Марсельнең юмор хисе турында аерым сөйләрлек. Тормышта да, иҗатта да бик шук кеше иде ул. Үз-үзеннән дә көлә белде.

Ничектер шулай Маргарита Эскина Актерлар йортында СССРның театр һәм кино йолдызлары белән очрашу оештырган иде. Һәркемгә әлеге очрашуда нәрсәдер сөйләргә, җырларга, биергә туры килә иде. Кахи Кавсадзе исә кичәгә килгәннәргә попугайлар турында анекдот бүләк итәргә булды. Әлеге попугайлар бер-берсеннән каурыйларының төсләре белән генә түгел, сүз байлыклары, хәтта хаклары белән дә аерылып торган. Араларыннан иң кыйммәтлесе – иң ямьсезе, сөйләшә белмәүче, гомумән, бернәрсә эшли белмәүче попугай икән. Соңыннан аңлашылганча, нәкъ әнә шул «шыксыз» әлеге попугайларның остазы һәм режиссеры булып чыккан.

Әлбәттә, әлеге антирежиссер анекдот актерлар аудиториясенә бик ошады. Ә шунда ук, үч иткәндәй, чират залда утырган Марсельгә дә җитте. Күз алдыгызга китерә алырсызмы икән – бөтенесе дә без теләгәннән дә кызыклырак борылыш алды. Сәлимҗанов сәхнәгә чыгудан баш тартып, утырган урыныннан гына чыгыш ясарга булды. Җыелган халык нинди дә булса монолог тыңларга җыенган җирдән, Марсель бөтенебезне дә кызык итте. Аның әйтәсе сүзе бер йодрыкка сыеп бетте: «Таныш булыйк: мин нәкъ әнә шул попугай инде – бер нәрсә дә эшли белмим, әмма башкаларны өйрәтергә генә торам». Һәм урындыгына утырды. Әмма халыкның реакциясе шуның кадәр көчле иде – Марсельгә әллә ничә кат урыныннан торып баш ияргә туры килде. Килешәсездер, монда аның тапкырлыгы гына түгел, килеп чыккан хәлдә үзен «корбан итәргә» дә күңел киңлеге җитте.

Моңа өстәп мин әле Марсель Хәкимовичның кул астында эшләгән һәр хезмәткәргә карата сакчыл карашы турында тәфсилләп сөйли алам. Вахтермы ул, сәхнәнең әйдәп баручы остасымы – театрның директоры Шамил Закиров белән бергәлектә Режиссер театрда аерым бер мохит, микроклимат булдыра алды.

Әлбәттә, аерым игътибар итәм дип кенә, һәр актерга көн саен төп роль бирү кебек зур бүләкләр ясый алмыйсың. Алар һәммәсе дә бер үк төрле ешлыкта репертуарда катнаша да алмый. Ул һәр стационар театрның төп бәласедер инде. Хәтта иң-иңнәр дә сезон саен яңа роль белән  мактана алмый. Ел саен труппага яңа сулыш – Казан театр училищесын тәмамлаган яшь буын актерлар өстәлә тора – алар да бүгенге һәм иртәгәсе тормышны билгеләүчеләр булып тора.

Марсель көтмәгәндә китеп барды. Ул театрның 2006 елда булачак бер гасырлык юбилеена кагылышлы проблемалар белән янып яши-яши китте арабыздан. Аны ничек оештыру турында уйланды. Әмма барысы да башка төрле килеп чыкты шул.

Бүген театрны Марсельның яраткан шәкерте – танылган актерлар дәвамчысы һәм режиссер, ГИТИС тәмамлаган талантлы, мөстәкыйль рәссам – Фәрит Бикчәнтәев җитәкли. Тышкы кыяфәте белән ул остазына бөтенләй охшамаган: Марсель нык бәдәнле, мәгърур, гаярь иде. Фәрит – ябык кына, аңа карап бу Академия театры режиссеры дип түгел, әле абитуриент егет дип кенә уйларлык. Әйтерсең, ул әле яңа гына язмыш битләрен ачарга керешә.

Бер караганда ул шулай да. Марсель заманында Фәрит бары тик үз спектакльләре өчен генә җавап бирде. Хәзер исә аңа йөз еллык эшне дәвам итеп, гомерләрен һәм язмышларын әлеге театрга багышлаган шәхесләр өчен дә җавап тотасы…

Мин Камал театрын 1957 елдан бирле беләм. Ул вакытта мин аларны беренче тапкыр Мәскәүдә күргән идем. Минем фикеремчә, камаллылар Татарстанның гына түгел, бөтен Россиянең милли горурлыгы. Өстәп шуны да әйтәм – камаллылар югарылыгындагы башка бер генә төрки теле театрны да телгә ала алмыйм. Бөтенебез алдында чордан-чорга күчкән милли байлыкны саклау һәм үстерү кебек уртак бурыч торганда, бу аеруча мөһим. Шуңа камаллылар яуланган югарылыкны сакларга, бер адымга да чигенмәскә мәҗбүр. Моңа аларны үткән һәм киләчәк кенә түгел, Марсель Сәлимҗанов турындагы Хәтер дә этәрер…

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк