Логотип
Архив Материалов

Матурлык хакына

  –       Роберт әфәнде, театр директорларын нәрсә борчыганын белгәнгә күрә, мин алдан ук түбәндәге сорауларны әзерләп куйган идем. Бүгенге татар дәүләт театрларының финанс хәлләре шактый кыен. Мон...

 

–       Роберт әфәнде, театр директорларын нәрсә борчыганын белгәнгә күрә, мин алдан ук түбәндәге сорауларны әзерләп куйган идем. Бүгенге татар дәүләт театрларының финанс хәлләре шактый кыен. Мондый хәлдән ничек чыгасыз? Башкала театрлары белән «провинциаль» театрлар кайсы яклары белән аерыла һәм нинди уртак кайгылары бар? Бүген халыкка театр кирәкме? Чөнки интернет һәм ТВ зур үсеш алган заманда «китапның кирәге калмады!» дип лаф оручы наданнар (Бу сүз әле шактый йомшак әйтелде, кәгазь күтәрә алса, мин аны тагын да тупасрак сүз белән атар идем!) күбәеп киткән кебек театрларны кино алыштыра хәзер диючеләр дә юк түгел. Бу мәсьәләгә карата синең фикерең? Спорт төрләре буенча дөньяда Универсиадалар уздырылуы әйбәт күренеш. Әгәр берәрсе Театр Универсиадасы дигән махсус чара уйлап чыгарса, синең моңа карата беренче сүзең нинди булыр иде? Һәм башка сораулар...Роберт әфәнде, әйдә, мин сиңа бу сорауларны биреп тормыйм әле! Без әңгәмәбезнең рухын (темасын түгел, темасы шул ук инде аның: театр, сәнгать турында) үзгәртикче булмаса! Ләкин моның өчен синең бер сорауга җавап бирүең кирәк: бездә театр директорлары сәнгать кешеләреме алар, әллә хуҗалык эшләре мөдире яки менеджерлар гынамы?

–       Театр директорлары сәнгать кешеләреме дигән сорауга болай җавап бирер идем: без сәнгать кешеләре булмасак, йә заводта, йә кырда агроном яисә инде фермада зоотехник булып эшләр идек. Бу турыда Мәскәүдә дә зур сөйләшү булды, һәм нәтиҗәсен РФ Президенты Путинга җиткерделәр. Татарстандагы сәнгатькәрләр дә бу турыда беләдер, шәт.

–       Театрда кем хуҗа дип әйтмәкче буласыз инде?

–       Ә сез үзегез ничек уйлыйсыз? Театрның бөтен яшәешенә директор җавап биргәч, директор завхоз буламыни? Завхозлар театрларда штат буенча да җитәрлек. Бүгенге директор – иҗатчы да, репертуарга, артистлар язмышына битараф булмаган шәхес тә, билгеле, оста оештыручы менеджер да булырга тиеш.

–       Узган ел театр каршында Минзәлә театрына нигез салучы олуг шәхескә – Сабир Өметбаевка бюст куйдыгыз. 35 градус салкын көн иде ул, ләкин театр алды мәйданы халык белән тулды, чара тәмамланмый торып, салкыннан куркам дип, берәү дә китеп бармады. Өстәвенә халык арасыннан берәүнең: «Бу Робертның үзенә дә һәйкәл куярлык!» дигән фикерен ишетеп калдым. Шактый эмоциональ җөмлә булса да, синең театр өчен эшләгән хезмәтеңә бер бәя дип кабул иттем мин бу сүзләрне. Дөресрәге, Минзәлә хакиме Рәсим Садыйков белән очрашып сөйләшкәннән соң ныгыды бу фикер. Ул синең тынгысыз булуыңны бик хуплый. Театр җитәкләгән кеше шундый тынгысыз булырга тиештер инде ул. Театр бик үтемле тәрбия чарасы бит ул. Килешәсеңдер бит, Роберт туган?

–       Килешәм. Театрның тамашачыга рухи тәэсире гаять зур аның. Элек кешеләрдә «кешелеклелек» дигән сыйфат (Советлар Союзы илен күз алдында тотам) зур иде. Хәзер без кеше турында «түрә», «элита», «урта катлам» яисә «икьтисадчы», «юрист» дип кенә сөйләшәбез бит. Рухият, әхлак, матурлык дигән төшенчәләр – соңгы 20 ел гомер күрсәткәнчә – бары «төшенчә» булып калмагае дип куркам. «Ачлыкны күрдек инде без. Тик ул вакытлыча иде. Хәзер тамак туйды... Тик кыргыйланып бетсәк нишләрбез? Ак икмәккә сары май ягып ашатып кына кешенең кыргыйлыгын юкка чыгарып булмас бит!» – ди минем бер таныш укытучым. Театр белән китап кирәк бүген адәм баласына... Кыенлыкларга килгәндә, алар кайсы гына өлкәдә юк икән? Без автоном дәүләт учреждениесе булсак та, безне бит әле һаман дәүләт финанслый, хезмәт хаклары, бинаны тоту, налоглар, җылылык, ут, су, техникага ягулык-майлау чыгымнарына әле дә дәүләт булыша.

Безнең спектакльләр чыгаруга, гастроль чыгымнарына, реклама һәм кирәк-яраклар алу статьяларында акча әз. Шуңа күрә, без бу чыгымнарны, бюджеттан тыш фондтан файдаланабыз, үзебез тапкан табыштан. Әлбәттә, ул җитеп бетми, чөнки мәдәният сарайларын арендалау, кунакханә, реклама чыгымнары бик югары хәзер, аннан соң театр труппасы 4-5 кешедән генә тормый бит, зуррак бригадада кеше саны 15-20 кешегә җитә. М.Галәүнең «Мөһаҗирләр» спектакле белән йөргәндә 43 кешегә җитә идек, менә шуннан исәпләп карагыз инде, чыгымнарны. Сыйфатлы спектакль күрсәтим дисәң, күләмле, яхшы итеп кую кирәк. Башкала театрлары белән үзәктән ерактагы театрларның аермалары шунда гына, күбесенчә алар үз шәһәрләрендә генә кайныйлар, аларга тамашачы белән дә эшләү җиңелрәк, телевидение, пресса да, журналистлар да яхшырак, эшләгән эшләрен үз вакытында һәм шул арада күрсәтә дә алалар, ә безнең хезмәтне көтеп алган фестивальләрдә яки Казанга оештырылган гастрольләрдә генә күрәләр, башка аерма юк – без барыбыз да (бөтен татар театрларын әйтүем) халкыбызга, бөек татар халкына хезмәт итәбез.

Безнең халыкка театр кирәкме дип сорау, гомумән, урынсыз һәм мәгънәсез сорау дияр идем. Нигә соң алайса, тамашачылар тулы залларда спектакльләребезне йотылып тыңлый, аягүрә басып алкышлый? Китапның кирәге калмады диючеләргә мин: китаптагы калачак, интернеттагысы сызылачак дияр идем, китап басуның мең еллык тарихы бар, ә интернетның әле 20-30 гына ел, киләчәктә карарбыз.

«Театр Универсиадасы» булмас инде ул, ә менә үзебезнең «Нәүрүз», Тинчурин исемендәге фестивальләребезне яшәтәсе иде. Шуңа өстәп, нигә әле күренекле шәхесләребез (мәсәлән, артистлар өчен – Хәлил Әбҗәлилов, режиссёрлар өчен – Марсель Сәлимҗанов яки Сабир Өметбаев, драматурглар өчен – Галиәсгар Камал яки Туфан Миңнуллин) исемендәге фестивальләр оештырмаска. Ун миллионлы бөек татар халкына күпмени бу? Болар оештырылса, артистларга да, режиссерларга да, драматургларга да, композиторларга да стимул булыр иде, бүгенге сәнгатьтә хөкем сөргән гаделсезлек тә, соңгы елларда сәнгатькәрләр арасында чәчәк аткан бер-берсен күрә алмау, хөсетлек, көнләшү чирләре дә бетәр иде, бәлкем.

–       Директорлыгың тәки үзенекен итә, икътисад мәсьәләсенә дә кагылмыйча түзә алмадың. Аңлыйм, җитәкче буларак, ул проблемалар җаныңа ук кереп урнашкан инде синең. Тик театр директорлары сәнгатькә бик якын кешеләр, дип тә әйттең бит әле син. Шуңа күрә тагын менә мондый фикер: кинотеатрда нәфис фильм карап утырган тамашачы белән театр тамашачысы кичергән хисләр арасында аерма бармы яисә аларның кичерешләре бер үк төрле дулкындамы, дип үз-үземә сорау биргәнем бар минем. Нәни генә эксперимент булсын дип, ягъни алар урынында үземне куеп карыйсым килеп, кинотеатрга һәм театрга махсус бардым. Син дә үзеңне ике төрле залның тамашачысы итеп хис итеп кара әле.

–       Театрны кино белән чагыштырырга ярамый. Театрда алган кичерешләрне, тойгы-хисләрне кинода алып булмый. Кинотеатрдан чыгу белән ул хисләр югала, ә теарда алганнары күңелдә яши. Юкка гына бер үк спектакльне берничә тапкыр карамыйлар. Зиннур туган, мин бу хакта тулы бер лекция сөйли алам, чөнки дистә еллар эчендә без театр тамашачысын яхшы өйрәндек, дип уйлыйм.

–       Кайчак бик талантлы актерның тавышы, дикциясе мактанырлык (йә тамак җепселләренә суык тигәндәге кебек тавыш чыга) булмый. Һәм киресенчә дә була. Шәп, аңлаешлы, бәрхет тавышлы актерның уены шаккатарлык булмаска мөмкин. Роберт әфәнде, әллә мин ялгышаммы?

–       Спектакльдә беренче сүз, аннан хәрәкәт өстенлек итә. Менә шул күзлектән караганда, әлбәттә, матур дикцияле, театраль тавышлы артистлар булу – зур бәхет, әмма инде тавышың булып та, хәрәкәтең, мимикаң, энергетикаң юк икән – сине оста артист дип әйтеп булмыйдыр. Гомумән, артистның уены да, тавышы да, гәүдәсе һәм йөзе дә матур булырга тиеш! Чехов әйтмешли, «В человеке все должно быть прекрасно!»

–       Халкы (бу урында тамашачысы) нинди – театры шундыймы, әллә театры нинди – халкы шундыймы? Кыскасы, бу хәл бездә ничегерәк тора?

–       Театры нинди – тамашачысы да шундый, шул уңайдан мин иң акыллы, театраль, тәрбияле тамашачыны Уфада, Мәскәүдә, Бөгелмәдә, мактанып әйтүем түгел, Минзәләдә дияр идем. Егерме елдан артык эшләү дәверемдә, мин үзебезнең Минзәлә халкы тамашачысына бик рәхмәтле.

–       Төркия театрларында баш режиссёрлар юк, сәнгать җитәкчеләре генә бар. Белүемчә, Мәскәүдә дә шулай бугай ул? Ләкин мин үзем театрны баш режиссёрсыз күз алдына китерә алмыйм.

–       Театрның баш режиссёры, яки артистларның атасы, булырга тиеш, дип уйлыйм. Тирән белемле, эрудицияле, шул ук вакытта артистларын инандыра белә торган. Безгә баш режиссёрсыз да байтак эшләргә туры килде. Әмма шунысы кызык, театрыбызда нәкъ шул елларда татар театры дөньясын гөрләткән Г.Исхакыйның «Сөннәтче бабай», «Остазбикә», М.Галәүнең «Мөһаҗирләр», Б.Сәләховның «Яр», Д.Салиховның «Өзелгән йөзем» һ.б. спектакльләре куелды. Аларны Ренат Әюпов, Илдар Хәйруллиннар гаҗәп дәрәҗәдә сәхнәләштерделәр. Баш режиссёрсыз эшләгән елларда без Республика, Россия күләмендә, халыкара фестивальләрдә гөрләдек, М.Җәлил исемендәге Республика премиясенә лаек булдык.

–       Роберт әфәнде, бер ел эчендә Сабир Өметбаев исемендәге Татар дәүләт драма театрының спектакльләренә дистәләрчә мең кеше йөри икән дип ишеттем. Дөрес саннармы икән бу?

–       Без елына 230 спектакль уйнап, 30-32 мең тамашачыга хезмәт күрсәтәбез, бу бүген әз түгел, чөнки 200ләп спектаклебезне без Минзәләдән читтә, республикабыз районнарында, авылларында, башка өлкәләрдә күрсәтәбез.

 

 

Татар театрлары авыр сугыш елларында да ябылмаган. Бүген исә алар көч-хәл белән җан асрый. Укытучы белән сәнгать кешесенең матди хәленә мөнәсәбәтле булган дәрәҗәсен күтәрмәсәк, бу илне мәңге баткаклыктан сөйрәп чыгарып булмаячак! Бу аксиома... Шөкер, Роберт Шәймәрданов кебек фидәкарьләр җилкәсендә бүгенге театр сәнгате!

Быел Робертның юбилей юлы! Илле ел гомернең егерме бере Минзәлә театрына багышланган. Озын гомер, исәнлек саулык сиңа, Роберт Шәйхел улы!

 

«Сәхнә», 2013, №2 (февраль)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк