Логотип
Архив Материалов

«Миңлекамал»

Шул елларда ук М.Әмир сала көнкүрешенең авырлыкларын күрсәтергә, чынбарлыкны ачып салырга курыкмаган. Пьеса көнүзәк мәсьәләләрне күтәрә, аның һәр деталендә, һәр образында замана рухы чагыла. Пьес...

Шул елларда ук М.Әмир сала көнкүрешенең авырлыкларын күрсәтергә, чынбарлыкны ачып салырга курыкмаган. Пьеса көнүзәк мәсьәләләрне күтәрә, аның һәр деталендә, һәр образында замана рухы чагыла. Пьесада ачыктан-ачык герой халык темасы, хатын-кыз темасы укыла.

Соңгы тапкыр «Миңлекамал»ны 1975 елда Камал һәм Әтнә халык театрлары сәхнәләштергән иде. Инде утыз елга якын сәхнәгә күтәрелмәгән шушы пьесаны күптән түгел Г.Тукай исемендәге Әтнә Татар дәүләт драма театры колективы белән Рамил Фазлыев куйды.

Советлар Союзы таркалганнан бирле театрлар сәхнә әсәрләрен төгәл бер датага багышлап куюдан туктады, шулай да әтнәләр үз эшләрен халыкның олы бәйрәменә, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышлаганнар.

Кырыгынчы еллар драмасында бүгенге заман өчен әһәмияте булырлык нәрсәләр күреп була соң? Мөгаен, кешенең ныклыгы, тормышның бик авыр, хәтта экстремаль вакытларында да түзем, кыю булып кала белүедер. Рамил Фазлыевның спектакле, актёрлар уены әнә шул турыда.

Сугыш чорының кырыслыгы актёрлар эше һәм шактый фәкыйрь сәхнә бизәлеше аша да күрсәтелә. Бөтенләй диярлек буш сәхнә соргылт-көрән төсләрдә, киңлекне кырый-кырыйдан ут баганалары җыйнап тора, баганага зур репродуктор эленгән. Фронттан соңгы яңалыкларны тыңларга дип бу репродуктор төбенә әледән-әле халык җыела. Телеграф баганалары һәм шушы репродуктор – авыл белән зур дөнья арасындагы бердәнбер арадашчы. Вакыйгалар барышының буеннан-буена кар ява – кешеләр яшәргә мәҗбүр салкынлыкның символы ул.

Спектакль эпизодик образлар белән тулыландырылганга һәм труппа тулысынча эшкә җигелгәнгә күрә вакыйгаларда бик күп кеше катнаша дигән фикер туа. Сугыш вакытының бу «көтү»ендә кем генә юк: Маһинур (Зөһрә Галиева) кебек үзен тулаем эшкә багышлаган, хезмәте белән җиңүне якынайта алуларына ышанган чын патриотлар; Гайни (Гүзәл Гаффарова) кебек җитез, аруны белми торган, чалбар балакларын егетләрчә итегенә тыгып киеп йөргән шаян кызлар; бертуктамый орлыклар турында мәгълүмат җыйган Мәфтуха (Айгөл Гыйрфанова); Миңлекамал янына сөйләшергә, кирәк булса – булышырга килгән зирәк һәм мөлаем аксакаллар; шулар янында ук үшән, ялкау Хәлим (Раил Сәләхиев); аңа койрык кебек тагылып йөргән Мәймүнә (Сылу Бәйрәмова); сугышны, ачлыкны уйлап та карамыйча мәхәббәткә омтылган япь-яшь Венера (Сиринә Абдуллина) – кыз җаны-тәне белән райком секретаре Гыйльмановка (Зиннур Һадиев) сарыла, анысы исә бик җитди, районның бөтен эшләре аңа йөкләнелгән, юк-барга игътибар бирмәскә тырыша.

Ләкин пьеса һәм спектакльнең төп герое, әлбәттә, Миңлекамал (Рәзинә Ибраһимова). Татар драматургиясендә бу үз вакыты өчен өр-яңа образ. Аның нәкъ менә сугыш елларында барлыкка килүе мөһим. Сугыш чоры шартлары тылда хезмәт куйган хатын-кызны беренче планга куя. Миңлекамал үзен «Яшел алан» колхозының рәисе итүләрен сорый. Үз хәлен кайгыртып яки дәрәҗәсен арттырыр өчен түгел, башкалар файдасы өчен. Героинясының кырыс холкын, бар көчен учка җыеп, авырлыкларга каршы чыкканын, үзенә төшенкелеккә бирелергә рөхсәт итми яшәвен актриса Рәзинә Ибраһимова бик төгәл ача. Ә төшенкелеккә бирелү бик җиңел, югыйсә – эшче куллар җитми, техника юк, маллар ачтан үлә тора, соңгы атларны да фронт өчен дип алып китәләр. Әмма бу хатынның ихтыяр көче шулкадәр зур, хатын-кызлар, картлар, яшүсмерләргә дә армый-талмый эшләргә кирәк булуына ул шундый ышана – үзе дә башкалар өчен гаҗәеп бер үрнәккә әверелә. Үзенең хатын-кыз булуын беразга онытып торырга, нәзәкатьлеген, йомшаклыгын күрсәтмәскә мәҗбүр ул. Кабатлап әйтәсем килә, Рәзинә Ибраһимова героинясының нәкъ менә шушы сыйфатларына басым ясый. Ләкин Миңлекамалның хатын-кыз асылын да ачса, образ тулырак, тирәнрәк, күпкырлырак булыр иде. Пьесада исә мондый күренешләр юк түгел. Мәсәлән, иренең үлеме турында хәбәр килгәч, Миңлекамалның үксеп елавы, яки бәләкәй Мәхмүт (Айзил Фазлыев) белән булган күренеш. Миңлекамал ниндидер гаебе өчен малайга сугып җибәрә һәм шунда ук ах итеп туктап кала, кайгысын аңлаудан үзәкләре өзелгәндер: бигрәк яшь бит әле бу бала, аңа олылар белән беррәттән эшлисе урынга кайгы белми яшисе, уйнап-көлеп, урамда чабып йөрисе иде бит...

Кыска гына ялга дип сугыштан ире кайтуын белгәч, Гайнинең үз-үзен тотышына да шундый үзгәреш керсә дөрес булыр иде. Өстеннән егетләр киеме белән бергә, ирдәүкә кыяфәте, әтәчлеге дә төшеп, сөюгә сусаган, бәхетеннән балкып торучы чын хатын-кызга әйләнергә тиеш иде ул.

Зиннур Һадиев башкаруындагы Гыйльмановны да һәрчак кырыс, усал райком секретаре итеп кенә түгел, таләпчән булса да кешелекле, яралану аркасында шушында эшкә кайтар-тылган гади һәм сөйкемле фронтовик итеп күрәсе килә.

Әлегә актёрларга төрле төсмерләр белән уйнау, характерларны күпкырлы итеп күрсәтә белү җитеп бетми. Образларны турыдан-туры җиткерү, берникадәр куырылганлык әле шуңа да сизелгәндер: мин спектакльне премьераның икенче көнендә карадым. Икенче премьера көне дигән синдром билгеле бит. Гадәттә, беренче көнне барлык көчләрен, хис-тойгыларын җигеп уйнаганнан соң, актёрлар бушап, сүрелеп кала, шуңа да икенче спектакль бераз сүлпәнрәк килеп чыга.

Ничек кенә булмасын, Рамил Фазлыев та, актёрлар да мактауга лаек. Алар совет заманының психологик пьесасына алынырга курыкмаганнар, һәр заманда да кирәкле, беркайчан да мәгънәсен югалтмаячак сәхнә әсәре булдырганнар, кешенең чыдамлыгын, кыюлыгын югарыга күтәргәннәр. Тамаша залында олылар белән беррәттән күз яшьләрен яшермичә, спектакльне рәхмәт хисе белән караучы яшьләрнең дә күп булуы юкка гына түгел.

 

Рания Юнысова тәрҗемәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк