Мода һәм матурлык бәйрәме

Фестиваль кысаларында “ЭтноДар” этник кием модельерлары конкурсы һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре, кул эшләре күргәзмә-ярминкәсе булыр дип көтелә. Кием дизайнерлары конкурсында коллекцияләрен профессиональ осталар да, бу өлкәдә беренче адымнарын гына ясаучы яшь модельерлар да тәкъдим итәр, дип планлаштырыла. Иҗат кешеләре арасында декоратив-гамәли сәнгать күргәзмә-ярминкәсе аеруча зур кызыксыну уятыр, дип көтелә. Күргәзмә вакытында фестиваль кунаклары этник бизәлеш элементлары төшерелгән кием аксессуарлары, бизәнү әйберләре белән таныша һәм сатып ала алачак. Махсус мастер-классларда исә үзеңә дә төрле бизәнү әйберләрен ясарга өйрәнергә мөмкин булачак.
Чараны Гражданлык җәмгыяте проблемалары институты (Мәскәү) ярдәме белән Татар милли-мәдәни федераль автономиясе оештыра. Фестивальнең рәсми партнерлары – Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы, Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы, ТР Президенты каршындагы мәдәният үсешенә ярдәм фонды, «Мисс Татарстан» иҗтимагый оешмасы.
Элемтәләр өчен тел.: (843) 292-18-68, 292-22-93
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
7 март 2021 - 09:22
-
5 март 2021 - 10:06
-
4 март 2021 - 12:15
-
3 март 2021 - 13:30
-
3 март 2021 - 12:54
-
3 март 2021 - 10:02
-
2 март 2021 - 10:48
-
1 март 2021 - 13:14
-
Наркотикларга – юк! 12+