Логотип
Архив Материалов

«Мулла»

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Туфан Миңнуллин пьесасы буенча «Мулла» спектакленең премьерасы узды. 2006 елда язылган әсәр башта – М.Гафури исемендәге Башкорт, соңрак Минзәлә...

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Туфан Миңнуллин пьесасы буенча «Мулла» спектакленең премьерасы узды. 2006 елда язылган әсәр башта – М.Гафури исемендәге Башкорт, соңрак Минзәлә һәм Әтнә театрларында куела. Режиссер Фәрит Бикчәнтәев тамашачы хөкеменә әлеге әсәрнең оригиналь, сәхнә версиясен тәкъдим итте.

Туфан Миңнуллин пьесалары халык арасында бик популяр. Кычкырып торган тормыш-көнкүреш детальләре, тормышчан һәм таныла торган характерлар, җылылык һәм юмор хисе аның пьесаларының уңышлы булачагын гарантияли. Драматургның әсәрләре, режиссер карашларына нигезләнеп, төрлечә куелырга мөмкин. Төп басымны исә пьесада күтәрелгән социаль проблемаларның актуальлеге һәм бүгенге чынбарлыкка туры килүенә, яисә геройларның бик тә самими һәм ихлас лирик хис-кичерешләренә, яисә көлкеле моментларга ясарга була. Язучы үзе, әсәрләре сәхнәдә фәлсәфи яңгыраш алып, спектакль пьесадан да тирәнрәк, җитдирәк, эчтәлеге ягыннан күләмлерәк килеп чыкканын ярата иде. Шул ук вакытта Туфан ага, аеруча үзенең соңгы чор иҗатында, төз схемалардан, бер яклы бәяләүләрдән, тенденциялелектән читләшә иде. Аның иң яхшы пьесалары чынбарлыкта булган вакыйгаларга нигезләнгән, тормышта «күреп алынган» һәм беренче карашка җайлы гына иттереп башта – кәгазьгә, аннары инде сәхнәгә күчерелгән. «Әлдермештән Әлмәндәр», «Эзләдем, бәгърем, сине», «Шулай булды шул» – болар барысы да күзәтүчән драматургка тормыш үзе «күрсәткән» материалларга нигезләнгән әсәрләр. Аның каләменең осталыгы һәм театр сәнгатенең сихри көче чынбарлыктагы вакыйгаларны мәхәббәт, яхшылык, миһербанлылыкның гомумиләштерелгән символларына әйләндерә иде.

Уртак яклары шактый булган «Дивана» белән «Мулла» пьесалары шулай ук чын вакыйгаларга нигезләнгән. Бер үк вакытта диярлек язылган әсәрләр татар авылында гына түгел, ә бүгенге җәмгыятьтә бара торган тирән рухи процессларга багышланган. Әсәрләрнең төп геройлары шактый охшаш. Гаделсезлек һәм әхлаксызлык белән килешә алмаулары сәбәпле алар дөньяны төзәтү юлларын эзли. Чыгу юлын Вил – социализм идеяләрендә, Әсфәндияр – Исламда табарга тели. Чисталык, ихласлык, яктылыкка һәм яхшылыкка омтылулары бөтенләй башка, кырыс һәм гаделсезлек хөкем сөргән дөньяда аларны бик тә ялгыз итә. Әсфәндиярны, күпсанлы сынауларга дучар итсә дә, драматург исән калдыра, шулай итеп аңа шанс бирә. Спектакльдәге яшь мулла язмышын исә, финалны үзгәртеп, Фәрит Бикчәнтәев аяусыз хәл итә. Драматургиягә кул тыгу, аеруча мондый кискен формада – бик җаваплы адым, аның өчен җитди нигез булырга тиеш. Бу очракта режиссер, пьесада күтәрелгән темага карата үз фикерен һәм мөнәсәбәтен белдереп, драматургның кулдашы ролен ала.

Әйтергә кирәк, «Дивана» пьесасы Ф.Бикчәнтәевнең иҗади табигатенә күпкә якынрак. Ул йомшаграк, шигърирәк, анда ярымтоннар һәм әйтелеп бетелмәгәнлек күбрәк, ачыктан-ачык көрәш юк, аның герое бала сыман беркатлы һәм ярдәмгә мохтаҗ. Шуңа да аның трагедиясе тамашачы йөрәгендәге үзәккә үткеч, өшеткеч авырту белән чагылыш таба. Драманың мәгънәсе аңлашыла, чишелеше хәл ителгән. Вил сыман идеалистларга чынбарлыктагы дөньяда урын юк. Шул юләрләр йортында булса гына. Социаль теманың кискенлегенә карамастан, әлеге пьесада бар да бик нәфис, сентименталь, татар сәхнәсе өчен традицион стильдә эшләнгән.

«Мулла» исә күпкә авыррак һәм кырысрак пьеса. Әсәрдә реализм натурализм белән чиктәш. Туфан Миңнуллин бу пьесасында үз-үзенә охшамаган. Бүгенге җәмгыятьнең бөтен ачысын, түбәнгә тәгәрәвен ул турыдан бәреп, бизәп тормыйча гына күрсәтә. «Мулла» нәрсәсе беләндер Зөлфәт Хәкимнең Марсель Сәлимҗанов тарафыннан 90нчы еллар башында сәхнәләштерелгән пьесаларын («Кишер басуы», «Күрәзәче», «Юләрләр йорты») хәтерләтә, әмма алардан тормышчанлыгы һәм психологизм тирәнлеге белән аерыла. Бу аңлашыла да: «Мулла» – сатирик комедия түгел, ә драма әсәре. Аның нигезендә аллегория белән шартлылык, көлү һәм фаш итү түгел, ә тере характерлар, реаль ситуацияләр, җавап табып булмаслык сораулар ята.

Мондый җитди һәм тирән пьесаны да өстән генә, тирән казымыйча гына куярга мөмкин. Сәхнәдә гадәти авыл антуражын булдырырга, геройларны уңай һәм тискәреләргә бүлергә, әхлакый бәя биреп куярга була. Мондый спектакльдә бәхетле финал да булырга мөмкин. Аны тамашачының күпчелеге энтузиазм белән кабул итәр иде. Әмма режиссер Фәрит Бикчәнтәев бу юлны түгел, ә тормыш чынбарлыгына туры килә торган күпкә катлаулырак сукмакны сайлый.

Бу декорацияләрдә үк (рәссам – Сергей Скоморохов) чагылыш таба. Күбрәк чоланга охшаган черек такталардан һәм ниндидер иске машина детальләреннән төзелгән иске авыл йорты үзе зур мәгънәгә ия. Беренчедән, бу юкка чыгып бара торган татар авылының һәм череп бара торган җәмгыятьнең символы. Икенчедән, бу Советлар чорыннан калган мирас (эшкуар Самат әлеге йортның аңа атасыннан калуын әйтә). Монда инде бүгенгенең үткәннәр белән тыгыз бәйләнешенә ишарә ясала, ягъни бүгенге проблемалар – динсезлек, эчкечелек һ.б. – берсе дә буш урында барлыкка килмәгән, барысының да тарихи тамырлары бар. Бу тема спектакльдә алга таба да үстереләчәк. Декорация хәтта баш геройга бәя бирә. «Мулла»ның башка куелышларында бай эшкуар мәдрәсә тәмамлаган егерме ике яшьлек егетне чип-чиста, яңа бүрәнәләре ялтырап торган йортка алып кайткан вакытта бер тәэсир туа: акыллы һәм прагматик егет яхшы урынга килеп эләгә алган. Сәхнәдә черек ярымҗимерек корылманы күрү исә бөтенләй башка тәэсир ясый. Без бу кешенең җиңел тормыш эзләмәвен, ә бәлки бирегә чарасызлыктан килеп эләгүен күрәбез.

Баш герой образы бик кызыклы. Әсфәндияр авылда яңа кеше, ул бик сабыр, игътибарлы, яхшы күңелле, әмма ачык түгел. Ул кешеләрне өйрәнә, аларны аңларга тели. Тегеләре дә аңа тартыла, йөрәген ача, характерының төрле сыйфатларын күрсәтә. Мулла исә үз кабыгы эчендә яшеренә, роль уйный, вазыйфа башкара. Беренче карашка спектакльдә катлаулы язмышлы, чын хис-тойгылы, эчке шикләре белән тулы Әсфәндияр юк та диярлек. Чынлыкта ул бар, аны күрергә генә кирәк. Яшь актер Эмиль Талипов каршына авыр бурыч куелган – тамашачыга героеның нидер яшерүен күрсәтү. Ә аның героеның, яше егерме икедә генә булса да, яшерерлеге бар...

Күп тамашачылар, «Мулла» дип аталган спектакльгә килеп, сәхнәдә мулланың җыелма образын күрергә өметләнәдер... Зирәк остаз, тулы канлы шәхес, гөнаһ белән көрәшүче, көчле, батыр, ике уйлап тормаучы, рухи яктан камил мулла образын. Спектакль авторларының планнары да шушы өметләр агымына кушылган иде. «Спектакльләрдә мулла еш кына пассив герой буларак күрсәтелә, без исә мулла көрәшче булырга тиеш, дип уйлыйбыз. Ышану, дин кебек глобаль темаларга алынган кеше бик көчле булырга тиеш», – дигән иде журналистларга Фәрит Бикчәнтәев. Проблема шунда ки, чын-чынлап талантлы һәм ихлас әсәрләрдә тормыш дөреслеге үз таләпләрен куя. Әсфәндияр – мулланың җыелма образы, символ түгел. Бу тере һәм тормышчан образ: Казанның җинаятьчел урамнарында мохтаҗлыкта үскән, яшәү өчен көрәшнең ни икәнлеген белгән, закон белән каршылыкка кереп, утырып чыккан, әмма кешечә яшәүгә өметен һәм омтылышын югалтмаган яшь кеше. Анда бернинди «көч» тә күзәтелми. Әмма үсмерләргә хас нәфислек, яхшылык, кешеләргә ярдәм итәргә әзер булу, шул ук вакытта ныклык бар. Дөресен әйткәндә, ул әле тормыш бусагасында басып торучы, үз юлын сайлаган, бу юлны үтәргә тырышучы бала гына. Чынбарлык үзенең рәхимсез һәм өметсез ягы белән борылып, теләсә дә үзгәртә алмаячак әйберләр барлыгын күрсәткән мизгелләрдә аның югалып калуы һәм көчсезлек хисе кичерүе аңлашыла. Эмиль Талипов табигый, образның тормышчан дөреслеге һәм эчке логикасына туры китереп уйный. Ә кайбер тамашачылар күнегелгәнчә башка, андый ук тормышчан һәм чын түгел, ә югары һәм рухландыра торганрак әйбер күрергә тели. Ни кызганыч, пьесаның материалы, оптимистлык өчен нигез калдырмый. Кешеләрдә бернинди изге төшенчәләр калмаган, аракы аркасында кеше кыяфәтен югалткан, мәчетләрдә урлашкан һәм көчләгән, теләсә кайсы җинаятьләр җәзасыз калган илдә нинди оптимистлык турында сүз булырга мөмкин...

Туфан Миңнуллин драмада бүгенге җәмгыятьнең хәл итеп булмаслык һәм көн кадагындагы проблемаларын күтәрә. Аларның берсе – халыкның эчкечелек аркасында түбәнгә тәгәрәве. Бу проблема драматургның иң авырткан урыны иде, ул бу темага үзенең күп кенә әсәрләрендә мөрәҗәгать итә. Ул аны бөтен халык масштабында глобаль проблема буларак та тикшерә, аерым язмышлар мисалында да. «Мулла» спектаклендә бу проблеманың чагылышы – Илдус Габдрахманов башкаруындагы Бәдретдин образы. Тормыш төбенә төшкән исерек Бәдретдин кычкырып торган образ буларак эшләнелсә дә, лирик һәм югары рухта килеп чыккан.

Ул чиста, нәфис, талантлы, әмма тормыш сынауларына каршы тора алмаган рухның символы кебек. Ул һәрвакыт Вәлиәхмәт Габделәхәтович (Искәндәр Хәйруллин) тирәсендә чуалып йөри. Әлеге ике образ бер-берсенә каршы куелган булса да, үзара яраклашып, берсе икенчесен тулыландырып тора. Кайчандыр авылдан сөрелгән мулланың кире әйләнеп кайткан оныгы Вәлиәхмәт үзен үч алуның кара фәрештәсе дип күзаллый, авылдашларын эчертә, шуның белән мораль өстенлек кичерә. Әмма ачу һәм үпкә аңа канәгатьлек китерми, аның җаны ялгызлыктан бәргәләнә һәм газаплана. Ачу саклый белми торган, буйсынучан Бәдретдин аның өчен юанычка әйләнә, әкренләп йөрәгендә урын яулый. Әлеге образның алдан ук әйтелгән тарихи бәйләнеш темасы әкренләп сагыш һәм ялгызлык темасына урын бирә. Мәхәббәтсез бер генә кеше дә, хәтта бик көчле рухлы булса да, яши алмавы аңлашыла.

Әлеге тема Әсфәндияр белән Налимә мөнәсәбәтләрендә ачык чагылыш таба. Бу мөнәсәбәтләрне тулы мәгънәсендә романтик дип атап булмый. Бар да бик гади. Салкын һәм дошмани җирдә ике ялгызлык очраша һәм, җылы эзләп, бер-берсенә тартыла. Барысы да нәкъ тормыштагы сыман. Гөлчәчәк Хәмәдинурова героинясын бизәми; лирик түгел, күбрәк характерлы образ тудыра. Ул героинясының үсмерләргә хас кискенлегенә басым ясый, үзен малайларча тота, энергиясе ташып тора. Әсфәндияр аның фонында бик йомшак, юл куючан, пассив булып күренә. Әмма сәхнә өчен мондый хәл хас булмаса да (традиция буенча романтик тарихларда инициативаны ир-ат үз кулына ала), тормышта, гадәттә, шулай була да. Моннан тыш, Налимәнең эмоциональлеге һәм активлыгы спектакльдәге вакыйгаларны җанландырып, йомшартып җибәрә, аңа комик ноталар өсти.

Әйтергә кирәк, татар театры, кимендә Г.Камал исемендәге театр, мөгаен, комедия элементыннан башка бөтенләй дә була алмыйдыр. Бу инде традиция дә, сәнгать принцибы да: җитдидә – кызыкны, ә көлкедә – җитдине эзләү. Комик линия тулысынча Лемур (Минвәли Габдуллин) һәм Әмир (Олег Фазылҗанов) персонажларында чагылыш таба. Җирле үзидарә һәм полиция вәкилләре, аларның эшкуар Самат белән (Айрат Арсланов) мөнәсәбәтләре, үзара аралашуы аерымачык сарказм белән күрсәтелә. Алар бик җитди проблеманы: хакимият белән хокук саклау органнарының көчсезлеген, эшли алмавын, нәтиҗәдә, җинаятьчелекнең тиешле җәза алмавын, кешеләрнең саксызлыгын китереп чыгаруын күрсәтә. Әмма спектакльдә алар клоун урынына йөри: әле тишек носкидан чыга, әле кайнар чынаяк өстенә утыра... Шуңа күрә аларның уеннары пародия буларак кабул ителә.

Сәләхетдин ролендә Равил Шәрәфиевны да игътибарсыз калдырырга ярамый. Аның персонажы да үзенчә көлкеле, әмма аңа тирән эчке табигыйлык хас. Сәләхетдин бик сабыр кеше. Ул тирә-юньдәге хәлләр белән килешеп, аңа яраклаша алган. Дин аның өчен яшәү рәвеше түгел, ә гамәли мәгънәгә ия йолалар җыелмасы. Бу мәгънәдә ул дин ярдәме белән кешеләрнең тормышын яхшыга үзгәртергә теләгән, гөнаһлар һәм гаделсезлеккә каршы көрәшергә әзер Әсфәндияр белән капма-каршы куела. Аларның кешеләрнең көчсезлегенә һәм җитешсезлекләренә төрле мөнәсәбәттә булуы Әсфәндиярның үз дөреслегенә ышануын һәм бу фикерендә нык торуын күрсәтә.

Әсфәндиярның әйләнә-тирәдәге чынбарлык белән эчке конфликты вакыйгалар барышында көчәя бара һәм ахыр чиктә Эльбрус белән (Алмаз Гәрәев, Алмаз Сабирҗанов) бәрелештә тышка чыга. Беренче карашка, бу кыз өчен көндәшлек булып күренсә дә, аның чынбарлыктагы нигезе күпкә тирәнрәк һәм җитдирәк. Әсфәндияр белән Эльбрусның охшаш яклары шактый. Икесе дә ятимлектә үскән, икесе дә төрмәнең нәрсә икәнен үз җилкәләрендә татыган. Әмма тормышта алар төрле юллар сайлый. Берсе намусы белән килешеп, рухи кыйммәтләргә таянып яшәргә, яхшылыкка хезмәт итүгә омтыла. Икенчесе үзен берни белән дә чикләми, көчлерәк булганга, ни тели – шуны ала, джунглиның кыргый кануннары буенча яши. Аларның кайсысы көчлерәк? Тамашачы театр сәнгатенең язылмаган кагыйдәләре буенча һәрвакыттагыча яхшылык җиңәр, дип көтә. Әмма, ни кызганыч, тормышның үз кануннары... Бернинди кыйммәтләрсез, югалтырлык берние дә булмаган, күңеле буш кеше белән ничек көрәшергә? Әсфәндияр үзенең катлаулы камилләшү юлында ялгыз диярлек. Ә Эльбрусны күпсанлы дуслары гына түгел, авылдашлары да яклый. Алар аны адашкан, язмыш тарафыннан кыерсытылган бала, дип кабул итә. Хәер пьесада Эльбрус күбрәк конкрет кеше дә түгел, ә социаль күренеш портреты. Яшь, көчле, күзләре тонган тулы бер буын кыргый капитализм шартларында үсте. Аларның бернинди әхлакый чикләре дә юк. Берсен җиңәсең – аның урынына тагын унау килеп баса. Менә ул – бүгенге җәмгыятьне яулап алырга теләгән «көч». Әсфәндиярның бу көч белән тигезсез көрәше – һич кенә дә яхшылык белән явызлыкның шартлы, әкияти көрәше түгел. Ул чын, конкрет. Эмиль Талипов эчке киеренкелек, ә кайвакыт хәтта курку хисен бик яхшы күрсәтә. Чөнки аның герое һич кенә дә беркатлы идеалист түгел, ә кырыс тормыш мәктәбен үткән, кагыйдәләрсез сугышта көчлерәк түгел, ә хәйләкәр һәм мәкерле кеше җиңүен аңлый торган шәхес. Әсфәндияр Эльбрустан югарырак, хәтта җинаятьчеләр иерархиясендә дә ул биегрәк урында тора. Спектакльдә Әсфәндиярның көндәшенә татуировкасын күрсәтү күренеше тиз генә, артык игътибар бирмичә башкарыла, шуңа да күпчелек тамашачылар берни дә аңламый кала. Бу күренешнең мәгънәсе шунда: Эльбрусның вакытлыча чигенүе көндәшенең көчлерәк булуын тануга бәйле түгел, ул җинаятьчел дөнья кагыйдәләрен ачыктан-ачык бозарга кыймый. Әмма аңа качып атарга берни дә комачауламый. Гаеплеләрне, һәрвакыттагыча, тапмаячаклар. Әсфәндияр мондый борылышны көткәнме? Күрәсең, көткәндер...

Пьесада төп сорау – баш герой турында. Активмы ул, пассивмы? Көрәшчеме, юкмы? Ул башкаларны үзе артыннан ияртә аламы? Аңа иярәсе булса, кая барып чыгарбыз? Әсфәндияр тышкы яктан тыйнак булуга карамастан, аның күзләрендә очкын бар. Егетнең тормыш тәҗрибәсе, акылы, интуициясе аңа куркыныч янавын, хәтта язмышы хәл ителүен аңларга мөмкинлек бирә, әмма ул яхшылыкка хезмәт итүне сайлый һәм шул юл белән бара. Бу уңайдан ул күбрәк дин түгел, ә гуманизм вәкиле. Кайвакыт бер кеше генә берни дә үзгәртә алмый кебек тоела. Әмма кечкенә генә яктылык нурлары да булмаса, дөнья бик тиз караңгылыкка күмеләчәк...

 

«Сәхнә», 2012, №12 (декабрь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк