Логотип
Архив Материалов

Мәчетсез калган елларда...

Мин туган Башкортстанның үзәкләрдән ерак Ямады дигән татар авылына театрлар килеп җитми иде. Шулай да миңа театр җене кечкенәдән үк кагылды. Мәктәптәге укытучы абый­апаларыбыз, үзләре артистларга...

Мин туган Башкортстанның үзәкләрдән ерак Ямады дигән татар авылына театрлар килеп җитми иде. Шулай да миңа театр җене кечкенәдән үк кагылды. Мәктәптәге укытучы абый­апаларыбыз, үзләре артистларга әйләнеп, бәйрәм саен спектакль күрсәтәләр иде. Кечкенәләргә кичен клубка керергә ярамаса да, без теләсә кайдан: олыларның чабуына яшеренепме, тәрәзәдәнме – барыбер керәбез. Соңрак, омтылышны һич тә тыялмагач, безне дә кертергә мәҗбүр булдылар. Сәхнәнең алдына ук тезләнеп, җан­тәнебез белән бирелеп, авызларыбызны ачып, спектакль карыйбыз. «Асылъяр»дагы егет белән кыз мәхәббәте нәни йөрәкләребезне айкый, гашыйкларга ярдәм итәргә теләп, сәхнәгә ташланудан үзебезне чак­чак тыеп торабыз. «Кызыл йолдыз» спектаклендә кулак малайларының укытучыбыз Равил абый белән минем абыем Нил икәнен белсәм дә, алар уйнаганны онытып, чын артистлар дип кабул итәм. Ә «Яшьләр алдатмыйлар» дигәнен караганда, тәгәрәп-тәгәрәп көләсе килә, әмма тәгәрәү түгел, тезләнеп карарга да урын кысан.

Башлану алдыннан математика укытучысы Рәфкать абый башкаручыларның кемнәр икәнен, спектакльнең исемен һәм пьесаның авторын игълан итә. Әллә ничә кабатланган исем күңелгә кереп кала: Мирхәйдәр Фәйзи...

Өлкән сыйныфларга күчкәч, укытучыларым мине дә драма түгәрәгенә тарттылар. Шул ук авторның «Галиябану»ында миңа Садрый роле тапшырылды. Сәхнәгә кереп: «Исмәгыйль абый «Нихәл, кайнеш» дигән була...» сүзләрен әйтеп кенә чыксам да, мин үземне җиде кат күккә күтәрелгән кебек хис иттем.

Авыл сәхнәсендә күргән, укыган пьесалардан рухланып, үзем дә шуңа охшаган нәрсәләр язарга тотындым. Икенче сыйныфта укыганда ук инде «Алсу гөлләр» исемле пьеса язып, аны үзебезнең урам малайлары, кызлары белән җәй көне мәктәп классында куйдык. Ә үсә төшкәч, үзем язган пьесалардан төп геройны үзем башкарып, спектакльләрне үзебезнең көч белән мәктәпнең чын сәхнәсендә куя башладык.

Еллар узгач, хәзерге акылым белән уйлап куям: манарасы киселгән иске клуб бинасында уйналган спектакльләр, чыннан да, мәчет ролен башкарып, халыкны юлдан язудан саклаганнар, ә укытучыларыбыз тормышның матурлыгын күрергә өйрәткәннәр, әдәбиятка, театрга мәхәббәт уятканнар. Юкка гына мәктәбебездән берничә язучы һәм рәссам чыкмагандыр.

Мине бигрәк тә Мирхәйдәр Фәйзи пьесаларының шигърилеге, музыкальлеге әсир итә. Чыннан да, сәхнәдә ике гашыйкның аңлашуын шигъри телдә генә бирү мөмкиндер. Ә драматургиядә поэтик алымнарны куллану чынбарлыкны романтик рухта күрсәтүгә китерәдер. Авторның шагыйрь дә булуы аның драматик әсәрләрендә чагылмый калмый. М.Фәйзи иң беренче булып татар драматургиясенә җыр, шигырь, музыка кертә.

Драматургиянең иң көчле вәкилләренең күпчелеге – шагыйрьләр. Фәтхи Бурнаш «Таһир­Зөһрә» трагедиясен тоташ шигырь белән язган. Мондый әсәрләрдә романтик рух тагын да көчлерәк яңгырый. Татар театры туганнан алып бүгенге көнгә кадәр реалистик юнәлештә үсә. Романтик рухтагы көчле героиняларны уйнау хыялы белән янган Сәхипҗамал Гыйззәтуллина­Волжская, Габдулла Кариев театрын  нан аерылып китеп, Уфада «Нур» театры оештыра. Шуңа күрәдер дип уйлыйм, Башкорт дәүләт академия театры үсешен нигездә романтик юнәлештә алып барырга омтылды. Минем өч драмам Башкорт дәүләт академия театры сәхнәсендә барды. Юк, мин бу ике театрны бер­берсенә каршы куярга уйламыйм. Гастрольләр аша аралашкан шундый ике театр булу – тамашачылар өчен зур pyхи байлык!

Поэтик драматургиянең бөек әсәре – «Җир уллары трагедиясе». Әгәр Такташ бу сюжетны проза белән язса, тәэсир итү көче бермә­бер кимер иде. Серле, тылсымлы бу әсәргә әлегә кадәр композиторлар да, режиссерлар да ачкыч табалмадылар, ахры... Әмма кайчан да булса шигъри сәхнәне тойган режиссер килеп чыгар һәм аны бөтен көченә яңгыратыр дип ышанам. Бу юнәлештә Түбән Кама театрында кызыклы омтылыш ясалды. Шунысы кызык: Такташның башка драма әсәрләре «Җир уллары»ннан кайтыш. Ни әйтсәң дә, Taкташ – коеп куйган шагыйрь бит... Шулай да без яшь чакта «Күмелгән кораллар»ын сәхнәгә мендергән идек. Заман тәнкыйтьчеләре Күктән бәреп төшермәсәләр, Такташ тагын берничә бөек шигъри трагедия иҗат иткән булыр иде...20­30 нчы елларны драматургиядә Кәрим Тинчурин чоры дип билгеләр идем. «Зәңгәр шәл», «Сүнгән йолдызлар» турында өлкән кешеләрдән ишетсәм дә, бу автор иҗаты белән, мәгълүм сәбәпләр аркасында, илленче еллар ахырында гына таныштым һәм шул кадәр иҗат байлыгына, жанрлар төрлелегенә, талант муллыгына хәйран калдым. Тинчурин – Кариевлар белән бергә үзе төзешкән татар реалистик театрының иң күренекле вәкиле. Аның пьесалары буенча куелган мәшһүр спектакльләр Сәйдәш иҗат иткән профессиональ музыка белән көчәйтелгән. Тинчуринга романтик алым, лирика, шигырь дә ят түгел. «Зәңгәр шәл»дәге ат карагы монологында гына да никадәр көчле романтик рух! Тинчурин бер үк вакытта режиссер да, театрны оештыручы да, шагыйрь дә. «Җир уллары»ннан соң, 1922­23 нче елда язылган «Зар» исемле шигъри трагедиясен укыгач, мин аның шагыйрь дә булуына ышандым. Шушы аерылмас бердәмлек аңа озын гомерле драмалар, комедияләр иҗат итү бәхетен биргәндер. Без, 40­50 нче елларның тамашачылары, Таҗи Гыйззәт пьесаларының йогынтысын да тоеп яшәдек. Хәзерге кебек ике актлы спектакльләр юк иде ул чакта. Биш пәрдәле «Бишбүләк» спектакленең сызылып таң атканга кадәр дәвам иткәне хәтердә. Бала­чага инде йокыга китеп, спектакльнең дәвамын төшендә күрә, ә бүген эшкә китәсе халык кымшанмый да, сәхнәдәге геройларның язмышы өчен борчылып утыра. Менә нинди тамашачыларыбыз бар безнең! Иншалла, бүген дә бар алар! Театрга фанатикларча табынучы тамашачысы булган драматурглар, артистлар бәхетле!

50 нче елларда Казанга килгәч, укып белгән, үзешчән артистларыбыз куйган пьесаларны профессиональ театрларда күреп, драматургларга булган мәхәббәтем тагын да артты. «Башмагым» музыкаль комедиясендә Таҗи Гыйззәтне Кәрим бай ролендә күрү – үзе бер сөенеч иде. Соңрак мин Такташның «Җир уллары»нда үзенең уйнавын, Мирхәйдәр Фәйзинең Башкорт дәүләт театрының даими авторы, Фәтхи Бурнашның Татар дәүләт театрының директоры булуын да белдем.

20­30 нчы еллар драматургиясе һәм театры яңарыш, күтәрелеш чоры кичерә, бөек драматургларын, режиссерларын, артистларын, композиторларын тудыра. 30 нчы еллар ахырында исә сәнгатьтә партия диктаты көчәя, шул басым тәэсирендә, драма әсәрләрендә художество сыйфаты төшә баруы сизелә.

Әмма гасыр кыя­таулары аркылы үткән, тамашачы үзе белән киләчәккә алып киткән, бүген дә күңелләрне әсир иткән сәхнә әсәрләре яши! Шул чор калдырган гүзәл традицияләр дә драматургиягә һәм театрга үз сүзен әйтергә килүче яңа буын тарафыннан үстерелә. Бүгенге көндә пьеса язарга килүче авторларыбызның күпчелеге драматург кына түгел, махсус белем алган артист та булуы шул турыда сөйли. Кайберләре үз пьесасын сәхнәгә үзе куя. Таянырлык ныклы нигез дә, гыйбрәт һәм сабак алырлык мирас та бар.

Кайчак мин шул дәвернең драматургларын Язмыш язган сәхнә геройлары итеп күз алдына китерәм. Ике актлы бу драмада Мирхәйдәр Фәйзи һәм Такташны беренче актта ук табигый үлем алып китә (ә 37 нче елга кадәр яшәсәләр?), Фәтхи Бурнаш һәм Кәрим Тинчурин икенче акт ахырында фаҗигале рәвештә юк ителәләр...

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк