Логотип
Архив Материалов

«Ничарадан - бичара»

Еллар уза барды. Театр да үзгәрде. Сөяккә ит кунган сыман, театр да профессиональ кадрларга баеды, драматургия материалына сайланыбрак карый башладылар, режиссура белән сценография дә үзгәрде. Ра...

Еллар уза барды. Театр да үзгәрде. Сөяккә ит кунган сыман, театр да профессиональ кадрларга баеды, драматургия материалына сайланыбрак карый башладылар, режиссура белән сценография дә үзгәрде. Раил Садриев театрның профессиональ тормышының башында ук тиздән үзгәрәчәкләрен һәм профессиональ, сәнгати үсешкә ирешәчәкләрен әйтә иде. Бүген нәтиҗәне үз күзләребез белән күрә алабыз. Беләм, күпләр өчен Буа театры – әдәпсезлек һәм сәләтсезлек синонимы, әмма бу аларның бүгенгесенә түгел, үткәненә нигезләнеп ясалган бәя. Миңа театр эволюциясе югары тизлектәдер кебек. Әйе, старт бик түбәннән булды, әмма буаларның темалар актуальлегенә һәм формаларның камиллегенә таба атлавы моның белән генә аңлатылмый бит. Алар үзләрен чын мәгънәсендә Театр буларак тоя һәм үз өсләрендә зур түземлек белән эшли башлады. Театрда битарафлык һәм оешмаганлык хөкем сөрәме, әллә эш мохите һәм хезмәт дисциплинасы өстенрәкме – бу һәрвакыт күзгә ташлана. Тагын җитди режиссерларны да җәлеп итә башласалар, тиздән көчле алга китеш булуы бик мөмкин.

Бульвар драматургиясе һәм аның иң күренекле вәкилләре Марк Камолетти белән аның Ла-Манш аръягыннан коллегасы Рэй Куни «татарлаштырылган» вариантта тиздән татар сәхнәсеннән җирле авторлар комедияләрен кысрыклап чыгарачак. Аларның драматургияләре бик төзек, җиңел, композициясе шахмат этюдларын хәтерләтә торган, бер яктан – актерлар импровизациясенә урын калдыра, икенче яктан характерларга бай. Ситуацияләр комедиясе – коммерция ягыннан иң отышлы жанр. Коллективларның акча эшләргә мәҗбүр булган шартларда аңа мөрәҗәгать итүе сәер түгел. Безнең комедия язучыларыбыз француз, инглиз, итальяннардан калыша. Иң элек – сюжет сызыгы, интригалар һәм кәмит диалоглар төзүдә. Бу куркыныч түгел үзе – чит телләрдә иҗат ителгән әсәрләрне тәрҗемә иткән, үзгәртеп язган арада үтә дә актуаль һәм социаль яктан мөһим драматургия материалларына игътибар итәргә вакытлары күбрәк булыр. Шулай итеп бүгенге чит ил комедияләре артыннан татар сәхнәсенә Тирсо де Молина, Гольдони, Мариво, Бомарше, Скриб кебек авторларның классик жанр үрнәкләре дә менер. Мин бу хакта берничә ел элек Мольерның Чаллы театрында Булат Бәдриев сәхнәләштергән «Саран»ның коммерция ягыннан уңышы уңаеннан күп тапкыр әйттем һәм язып та чыктым. Татар тамашачысы тәрҗемә әсәрләренә йөрми, дип әйтмәгез – ялган сүз ул! Безнең тамашачы әлегә күңелен кузгатырдай һәм акылын эшкә җигәрдәй катлаулы әсәрләрнең тәрҗемәләрен кабул итми. Ә, гәрчә милли рухлы булмаса да, кәмитләрне ярата. Буаларның моңа мисаллары моңарчы күп булды. Хәзер исә яңа тренд барлыкка килде. Раил Садриевның продюсерлык сәләте көчле, ул акча эшли белә. Әйтергә теләгән фикерем һәм бер абзац элек театрның эволюциясе турында язуым менә нәрсәгә бәйле. «Ничарадан – бичара» спектаклендә Раил Садриев үзе дә, театрның популярлашып килүче «йолдыз»лары да катнашмый. Спектакль яшь актерлар өчен куелган. Андый яшьләрне Раил Садриев үзе эзләп таба. Әйтик, спектакльдә бер рольне чып-чын башкорт Ильяс Кинҗәголов башкара: музыка училищесын тәмамлаган бу егет башкалардан ким күренми.

Гаилә башлыгы өенә сөяркәсен алып килергә тели һәм, командировкага сылтап, хатынын – әнисе янына, ә хезмәтчесен туган ягы Буага җибәрә. Икесенә дә мулдан акча тоттырырга да онытмый. Әмма иреннән һич кенә дә калышмаган хатын әнисе янына кайтасы урынга өенә сөяркәсе белән әйләнеп кайта. Ә анда – мин Буада ни күрмәгән, дигәндәй, хезмәтче кайтып җиткән. Тиздән, яшь мәгъшукасын ияртеп, ир дә килеп керә. Аңлап һәм аңлатып булмаслык хәлләр бер-бер артлы кабатлана тора, парлар зур йортның лабиринтларында маңгайга-маңгай очрашу куркынычы астында тора, ә акыллы хезмәтче үз файдасын кайгырта – бәләкәй хезмәт хакына зур өстәмәләр ала. Финалда барысы да бәхетле, чөнки адюльтерлар ачылмый кала, ә сөяркәләр – туганнар, дип тәкъдим ителә. Сюжет шулайрак. Ситуацияләр комедиясенең сюжетын сөйләү авыр. Нәзифә Кәримованың осталыгын лаеклы бәяләргә кирәк: тәрҗемә кайвакыт «аксый», әмма француз комедиясе татар җирлегенә бик отышлы күчерелгән.

Спектакльне Азат Зарипов сәхнәләштергән. Һәрвакыт  та  гыча, артыгын майтармыйча, Камолеттиның «үзе уйнала торган» текстын актерларга калдырган. Спектакль уңышлы чыккан очракта «режиссер актерларда үлгән», диләр. Киресенчә булган чакта яманрак сүзләр яңгырый. Бу очракта режиссерга уртача мактаулар гына җиткерик. Ул башкаручыларга уен рухын бирә алган, аларның ачык хисчәнлеген, яшьлек сөйкемлелеген күрсәткән. Хәер актерлар техникасына карата берникадәр сораулар бар. Әйтик, буалар өчен партнер белән зал аркылы сөйләшүнең традицион схемасы: реплика – тамашачыга карау – тамашачы реакциясен уйнату – игътибарны янәдән партнерга юнәлтү. Драматург апартлар билгеләгән урыннарда бу алым уйный, әмма күп очракта хәрәкәтне тоткарлый гына. Мизансценалар кызык уйлап чыгарылган, импровизацияләр өчен лакуннар калдырылган, шул ук вакытта күренешләр темпоритм ягыннан төгәл билгеләнгән, кайбер спектакльләрдәге сыман «упкын»нар күзәтелми. Спектакльне сәнгать җитәкчесе үзе бизәгән. Әйтергә кирәк, кызыклы килеп чыккан. Ничек кенә булса да, ул интерьерлы чишелештән киткән, спектакльнең художество образын тудырырга тырышкан. Биюләр дә начар куелмаган. Актерлар уенына килгәндә, ансамбльдә лидер бар дип әйтеп булмый. Буа театры турында сөйләгәндә бу уңай үзгәреш. Аерым спектакльләрдә Раил Садриев күзгә артык ташланып тора, кайвакыт бу комачаулый, композицияне боза. Биредә исә фабула буенча Наилә Имәнголова героинясы әйдәп барырга тиеш, әмма бу персонаж ансамбльнең гомуми уены кысаларына кертелгән. Хәер, ризалашырсыз, алай да булырга мөмкин бит.

Гомумән, спектакль шактый уңай тәэсир калдыра. Моннан өч ел элек буалар мондый сюжетны тыңлап булмаслык юмор, ташып торган әдәпсезлек һәм башка алымнар белән чишәр иде. Бүген исә спектакль шактый тыйнак күренә, шул ук вакытта комедия рухын да югалтмый. Бу профессиональлек арту гына түгел, аң-фикернең үсеше дә. Тагын бер-ике шушындый спектакльдән соң башлангыч чорындагы «Буа театры феномены» тарихка күчәчәк.

 

«Сәхнә», 2012, №11 (ноябрь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк