Логотип
Архив Материалов

Ниятләр - изге, нәтиҗә - көтелгәнчә

Быелгы фестивальдән тулысынча канәгатьләр сирәк булды. Сиксән еллык Венеция фестиваленең дә сигез еллык вакытында барысы да ал да гөл булмагандыр анысы, ләкин кайбер кимчелекләрне сигезенче елга...

Быелгы фестивальдән тулысынча канәгатьләр сирәк булды. Сиксән еллык Венеция фестиваленең дә сигез еллык вакытында барысы да ал да гөл булмагандыр анысы, ләкин кайбер кимчелекләрне сигезенче елга калдыру килешми.

Елдан елга бер үк сүзне кабатлау гарьлəндерə башлады: авыз тутырып бер татарча сүз əйтергə кыен микəнни соң оештыручыларга?! Хуш, фестивальнең ачылу-ябылу тантанасы ике телдə алып барылды, тик менə кинозалда – фестивальнең төп мəйданында – ник бер татарча сүз яңгырасын. Ираннан, Казахстаннан килгəн кардəшлəребез безне хөрмəтлəп татарча исəнлəшергə тырышты, үзебез исə телебездəн һаман да оялабыз икəн. Хəер, кинозалда юньле русчасы да булмады аның. Режиссерның кəгазьгə язылган исемен утренникта катнашкан кечкенə бала да сəнгатьлерəк итеп укый алыр иде. Исемен көчкə əйтеп биргəнне көтеп торган режиссерга еш кына залда утырырга урын да булмый, өстəвенə, фильм өзелеп, тавышы бетеп интектерə, анысына да режиссерны гаеплəп, кунактан яңа диск таптыралар. Халкыбызның мактаулы кунакчыллыгы кая китеп югала соң мондый вакытта? Бу вакчыллану түгел, гомум бəя шундый кечкенə детальлəрдəн җыела бит.

Шактый сораулар тудырган тагын бер мəсьəлə бар, ул фестивальнең исеменə, дөресрəге, җисеменə бəйле. Казан кинофестивале исеменə «мөселман» сүзе керə, ə кайбер фильмнарны карагач, бихисап тамашачыларның уйларында бик тə аңлаешлы сорау туа: «фильмның исламга нинди катнашы бар?» Мондый сорауны ишеткəч, кино белгечлəре «хəлəл кино» төшенчəсе була алмый, сəнгать андый категориялəргə бүленми, дип кашларын җимерə. Эш фестивальнең концепциясен аңлатуга барып җитсə, «чисталык», «əхлаклылык» кебек гомуми сүзлəр ишетелə. Соңыннан жюри, мөселман фестивале булганга күрə, «шушы» концепциягə туры килгəн фильмны җиңүче иттек, ди. Туры килмəгəнен нигə конкурска кертергə иде алайса?! Билгеле, фильмның кыймəтте, аның нинди идеяне алга сөрүеннəн түгел, ə бу идеяне ничек җиткерə алуыннан тора. Лəкин фестиваль хəтле фестивальнең төгəл бер юлы булырга, исеме җисеменə туры килергə тиештер. Безнең очракта исə тамашачы түгел, оештыручылар үзлəре дə фестивальнең концепциясен тоемлап бетерми, дигəн фикер кала.

Кинофестивальнең нəтиҗəлəре артык гаҗəплəндермəде. Якын ча шорт-битлəрне төзегəндə үк Риза Миркəриминең «Бер шакмак шикəр»е фа воритлар арасында иде. Өметлəр багланган Татарстан фильмнары беренчелекне алмаганга, артык борчылырга кирəк түгел. Алар лауреат булмады, əмма җиңелмəделəр дə, чөнки, объектив яктан караганда, безнең фильм нар начар түгел иде. Гади тарихлы, төгəл темпоритмлы һəм күңелгə уелып кала торган музыкалы «Югалту» да (И.Ягъфəров), хикмəтле, притча жанрына якын «Собака» да (Ф.Дəүлəтшин) – истə калырлык, үзенчəлекле фильмнар. Татарстан кинематографы турында фикер алышканда Илдар Ягъфəров: «Кино төшерəсе бик килə, лəкин системасы əлегə төзелмəгəн», дигəн иде. Миңа калса, һəрбер фильм белəн шушы системаны төзүгə өлеш кертелə.

Быелгы фестиваль пиар ягыннан оттырса да (мəртəбəле кунаклар Татарстан тəкъдим иткəн акчага ризалашмагандыр, ахры), алдагы еллар белəн чагыштырганда, атмосферасы киеренкелəнде. Тавтология өчен гафу итəрсез, тик фестивальнең «фестивальлеге» арта. Моны тамашачының реакциясенə карап əйтеп була. Күп кенə фильмнардан соң залда галəмəт төпле фикерлəр яңгырады. Кем мактады, кем тартынмыйча сүкте, тəкъдимнəрен җиткерде. Мондый реакцияне гадəти кызыксынуга гына кайтарып калу дөрес булмас. Кинофестивальдə кызыклы табышлар да булмады түгел. Казанга кунакка килгəн кино йолдызларының гипстан ясалган кул эзен ясап, имза, телəклəр яздырып кинофестивальнең музеена тапшырдылар. Соңыннан телəгəн һəр кеше килеп, «йолдыз» белəн «кул биреп күрешсен» өчен күргəзмə оештырдылар. Төп программа белəн параллель рəвештə конкурстан тыш фильмнар да күрсəтелде. Тамашачы игътибарына Татарстан, Кыргызстан, Иран, Америкада ясалган фильмнарның аерым программасы, А.Кончаловский фильмнарының ретроспективасы тəкъдим ителде. Шулай итеп, булган җи тешсезлеклəренə карамастан, фестиваль төп максатларының берсен үтəде – сыйфатлы автор киносын яратучылар өчен үзенə күрə бер бəйрəм булып узды.

 

Сэм Снейп, (Бөекбритания), кыска метражлы «Три часа» нәфис фильмы ның сценаристы:

Мин бу фестивальдә катнашуым белән бик горурланам. Фестиваль гөр ләп тора, миңа монда бик ошый. Һәр бер фильмда җитди проблемалар күтәрелә – бу бик мөһим.

Минем күп кенә фестиваль ләрдә катнашканым бар. Һәрберсе үзенчә яхшы, үзенә генә хас культурасы белән аерыла. Казан фестиваленә килгән һәр кешедә кызыксыну бар, ул фильмны карау белән генә канәгатьләнми, сораулар бирә. Димәк, тамашачы белән фильм арасында бәйләнеш бар. Мондый бәйләнеш һәр фестивальдә дә юк.

 

Руслан Магомадов, кыска метражлы «Дом» нәфис фильмының режиссеры, лауреат:

Тамашачылар бик күп, заллар тулы, димәк, тамашачыга фестиваль ошый – иң мөһиме шул. Конкурс программасы яхшы. Иран, әфган, гарәп фильмнарын аерып әйтер идем, минемчә, бу илләр быелгы фестивальнең иң көчле катнашучылары. Казан кинофестивале мин катнашкан башка фестивальләрдән үзенең масштаблыгы, тантаналылыгы, купшылыгы белән аерылып тора. Шунысы гына кызганыч: фильмнар параллель рәвештә күрсәтелә, документаль яки нәфис фильмнар арасыннан сайларга кирәк, ә бит барысын да карыйсы иде.

 

Василий Антипов, сайлап алу комиссиясе әгъзасы, «Россия» теле кана лының «Мусульмане» тапшыруы режиссеры:

Фестивальнең мохите миңа бик ошый. Монда инде сигезенче мәртәбә килүем, шуңа да фестивальнең үсешен күрәм. Фестиваль кысаларында конкурсларның күбрәк булуын теләр идем. Быел без Россия фильмнарын бик күп сайлап алдык. Элек алай эшләми идек, фестиваль халыкара булгач, гел үзебезнең фильмнарны сайлау дөрес түгел дип саный идек. Быел исә бары тик фильмнарның сыйфатына игътибар итәргә булдык. Нәтиҗәдә, һәр номинациядә Россия фильмнары катнашты. Мин мәдәният министрлыгына Россия документаль фильмнарыннан торган параллель программа оештырырга тәкъдим иттем, чөнки регионнарда ясалган фильмнарны да халык һәм тәнкыйтьчеләр күрергә тиеш. Фильмга регион кысаларыннан арынып чыгу кыен, прокатта мондый фильмнар өчен преференция юк. Ә фестивальдә халык төрле төбәк фильмнарын яратып караганын үзегез күрәсез. Димәк, тамашачыга мондый кино кирәк, ә без аның мәнфәгатен игътибарга алмыйбыз.

Тамашачы реакциясен күзәтеп тордым, кайбер нәрсәләр мине гаҗәптә калдырды. Мәсәлән, мин «Команда» фильмына кеше күбрәк килер дип көткән идем. Тик берәү дә «Рубин» флагын күтәреп килмәде. Мөгаен, фанатлар белән киноманнар төрле кешеләрдер.

Фестивальнең кимчелекләренә килгән дә, кайбер мәсьәләләрнең тизрәк хәл ителүен теләр идем. Быел оештыру проблемалары аркасында без ике бик яхшы фильмны конкурска кертә алмадык. Аларның берсе А.Сокуровның «Нам нужно счастье» фильмы иде. Фествальгә тиешле акчаларны вакыты килеп җиткәч кенә түгел, ә алдан төгәл бер стратегия буенча бирсәләр, эш яхшырак барыр иде. Бу фестиваль, чыннан да, уникаль күренеш – аны сакларга кирәк.

 

«Сәхнә», 2012, №10 (октябрь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк