Логотип
Архив Материалов

«Нәүрүз» форумы яңалыклары

Бүген форумда өч секция эшләде: режссерлык осталыгы; актерлык осталыгы һәм төрки халыкларның традицион театр формалары; театр тәнкыйте. Актерлык осталыгы юнәлеше буенча яңа семинарлар булды. Дани...

Бүген форумда өч секция эшләде: режссерлык осталыгы; актерлык осталыгы һәм төрки халыкларның традицион театр формалары; театр тәнкыйте. Актерлык осталыгы юнәлеше буенча яңа семинарлар булды. Даниядән килгән педагог Ибен Расмуссен, үзе актриса да, режиссер да буларак, бу ике профессия кешеләренең үзара хезмәттәшлеге һәм шушы хезмәттәшлек вакытында килеп чыккан авырлыклар хакында сөйләде. Тува республикасыннан килгән шаман Лазо Монгуш Тува шаманизмының тарихы һәм бүгенгесе турында лекция укыды.

Театр тәнкыйте секциясендә Павел Руднев (Мәскәү) «Бүгенге театр тәнкыйте. Пиар. Социаль челтәрләр» дигән семинар алып барды.

Кич белән форум кунаклары һәм тамашачылар Камал театрының «Хан кызы Турандык» (К.Гоцци) спектаклен карый алачак. Спектакльдән соң Кабан ярындагы амфитеатрда Якутия җырчысы Степанида Борисова һәм Тува шаманы Лазо Монгушның чыгышлары көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк