Логотип
Архив Материалов

Онытырлык түгел аны

Сирәк-мирәк кенә радиодан яңгырауларын исәпләмәгәндә, исемнәре еллар узу белән онытыла башлый, әлеге шәхесләрне күрми калган яшь буын өчен күбесе таныш та түгел. Шулай да, шөкер, әлеге зур шәхесл...

Сирәк-мирәк кенә радиодан яңгырауларын исәпләмәгәндә, исемнәре еллар узу белән онытыла башлый, әлеге шәхесләрне күрми калган яшь буын өчен күбесе таныш та түгел. Шулай да, шөкер, әлеге зур шәхесләрне искә төшерүче, аларның иҗатын олылап халыкка җиткереп торучы милләттәшләребез бар. Онытыла башлаган мәлдә Рәшит Ваһапов исемен зурлап искә төшергән, әлеге зур җырчы исемендәге фестивальне булдырган Рифат Фәттәховка «афәрин!» дими, ни дисең? Мөслимлеләр Зифа апа Басыйрова исемен кадерләп саклый, җырчының юбилее уңаеннан Казанда узган бәйрәмдә әлеге төбәктә туып-үскән егетләрнең тырышлыгы бик зур булды. Инде менә Габдулла ага Рәхимкуловның якташлары – гомер буена үз Габдуллаларын олылап яшәгән чүпрәлеләргә «афәрин!» дибез. Быел татар халкы Габдулла ага Рәхимкулов рухы белән яши. Май азагында, җырчының зур юбилее уңаеннан, Чүпрәле районында узган бәйрәм җырчының исемен мәңгеләштерүгә тагын бер адым булды. Һәр матур эшне башлап йөрүчеләр, эшкә чынлап күңелен салганнар була. Андыйлар һәр төбәктә булса иде.

Бу сәхифәдә без укучыларыбызга мәшһүр җырчы турында кыска истәлекләр тәкъдим итәбез. Әлеге хикәяләрдә аның тормышы да, иҗаты да, холык-фигыле дә...

 

Артистларга акыл теше чыгамы?

Яшүсмер чагымда ук мин Габдулла ага Рәхимкуловның тавышына гашыйк идем. Хәтта урман-болыннар буйлап япа-ялгыз барганда ул булып җырларга көчәнгән чакларым да булгалады. Шөкер, җырчы була алмасам да, күп еллар үткәч, аның белән дуслашырга, әледән-әле аралашып, киңәшеп, моң-зарларыбызны да уртаклашып, хәтта сердәшләр булып та яшәргә туры килде.

Бу җәһәттән миңа күп еллар бер сорау тынгылык бирмәде: «Ни өчен җырлавы белән халык сөеклесенә әверелгән бу асыл затка һаман да «халык артисты» дигән исем бирмиләр?!» Бу хакта матбугатта берничә мәртәбә язып та чыктым, Кремль сукмагын да таптадым – нәтиҗәсе күренмәде. Шундыйрак көннәрнең берсендә иртән үк Габдулла абый нәшрияттагы эш бүлмәмә килеп керде.

– Йә, саулык-сәламәтлекләрең ничек, туганым?

Хәлем хөрти иде ул көнне: теш сызлый, яңак бәләкәй кавын кебек шешеп чыккан. Шуны сыйпап утыра идем. Хәлемне аңлатуым булды, чыраен чытып, Габдулла абыем кулларын өскә күтәрде һәм, төклетура кугандай, җилпенә башлады:

– Һай, малай, ул теш!.. Үтерә ул теш! Менә, гастрольләрдә вакытта, акыл тешем сызлый башлады. Җырлаганда да үкерәсе килә прәме! Шуннан бер теш брачына барып эләктем. Теш брачы түгел, фашист булды ул. Ике сәгать каезлады казналарымны. Үләм дип торам!..

Шунда минем көләсем килеп китте:

– Карале, Габдулла абый,– димен. – Ул акыл теше дигән нәрсә артистларда да буламыни соң?

– Башка артистларда бар микән, юк микән – анысын белмим, – диде бу, беркатлы нарасый сыман аптырап. – Ну, миндә бар иде, малай!

– Һей, әйтәм җирле сиңа «Халык артисты»н бирми йөртәләр. Акылың мишәйт иткән булган икән бит! Менә хәзер, башкалар кебек акылсыз калгач, әбәзәтелне бирәчәкләр инде сиңа ул исемне! – дидем.

Рәхәтләнеп көлдек. Теш сызлаулары да онытылып торды.

Шушы сөйләшүне мәзәк итеп яздым да, үземә багышланган сәхифәгә тыгып, «Ватаным Татарстан»да бастырдым. Атна-ун көн үтте микән, Габдулла абыйга «Татарстанның халык артисты» дигән исем бирү турында указ да чыгып өлгерде.

Бу чакта инде аның вафатына да күп калмаган икән...

 

 

Яшьлек сере

Габдулла ага Рәхимкуловның иң яраткан ризыгы яшь бәрәңге иде сыман. Бервакыт, гастрольләре вакытында, ул үзенең баянчысы Шәһадәт Нуриев һәм сүз остасы Бәрхәт Гәрәев белән чираттагы авылга килеп төшә. Нәкъ менә яшь бәрәңге ала башлаган чак икән бу. Фатир хуҗабикәсе өстәлгә табагы белән эре дә, яшь тә бәрәңге китереп куя. Юлда шактый җилләгән «команда» ашарга керешә. Габдулла абыйның кайнар бәрәңгене авызына кабуы була, хуҗабикә түтәй сорап куя:

 

– Габдулла, сиңа ничә яшь инде хәзер?

Җавап бирмәү дә шәп түгел, җавап бирә башласаң, аңкауны яшь бәрәңге өтә. Бәрәңгене авызында әйләндерә-әйләндерә, җырчы:

– Уһу-уһу... утыз... һу-һу... сигезенче... – дип әйтергә хәл таба. Түтәй аптырап кала:

– Бәрәч, мин сине илледә бар дип торам бит инде! Шулай гына мени әле?

Яңа бәрәңгене кабып өлгергән Габдулла абый сүзне дәвам итәргә мәҗбүр:

– Һу-һы-һу... елгы апа... уһ-уһ...

– Бәй, син Илһамнан да яшь булып чыгасың түгелме соң?!

– Санап кара, шулай булып чыга бит инде, – ди авызы бушаган, әмма ачуы да чыккан җырчы. – Яшь бәрәңге ашасам, унике яшькә яшәреп китәм мин, апа.

Авызына тагын бер бәрәңгене шудырып, сүзен түгәрәкли:

– Ашап туйсам ...һу-һу... тагын берничә яшькә яшәреп китәм әле мин.

 

«Ярты каздан гына бөлмәс әле...»

Чираттагы гастрольләрдә Габдулла Рәхимкулов бригадасы Урал якларындагы бер авылга килеп төшә. Мәгълүм инде, иң әүвәл фатирга урнашалар. Хуҗа хатын өстәлгә салкын бәрәңге куя, искергән ипи телә, сыек чәй агыза...

– Ашагыз, аша... Шөкер, мул яшим. Чоланда эленеп торган казларым гына да егерме җиде. Бик һәйбәт симерделәр. – Аннары карашын Габдулла абыйга юнәлтә. – Карале, Габдулла, алты пригласительный бирерсең, яме?

– Алты! Күп була бит ул, җанкай, – дип аптырый ризыктан да канәгать булмаган җырчы. – Кая куеп бетерерсең аларны?

– Һи, туганнар күп минем! Мүре!..

Алты чакыру билеты алган хатын концерттан соң да артистларга коры-сары гына ашата. Ә үзе һаман бер үк сүзен кабатлап тора:

– Ашагыз. Тормышыбыз мул. Кышка әзерләгән казларым гына да өч дистәгә якын. Кыенсынып утырмагыз... Габдулла, иртәгәге концертка да алты билет бир инде син. Дус-ишләр күп минем, үпкәли күрмәсеннәр тагын...

– Ярар инде... Бирермен инде... – ди шырды-бырды ризыктан ялыккан җырчы.

Ул арада хатын эшкә җыена:

– Ярый, көндез кайта алмам инде мин. Күзгә күренгән ризыкларны үзегез әзерләштереп ашарсыз шунда...

Ул киткәч, Габдулла абый сөйләнеп утыра:

– Һе... унике билет... Күп бит ул! Бер каз бәясе генә түгел бит ул! Ач тамактан нинди җыр чыксын!?

Аннары, катгый карарга килеп, баянчысына эндәшә:

– Шәһадәт, чоланнан ярты каз алып кер. Бер кәстрүл аш пешерербез. Баян күтәрерлек тә хәлең калмас шунсыз...

Аннары, каз янына бәрәңге әрчи-әрчи, үз алдына сөйләнә:

– Кәстрүлсез генә гастрольләрдә йөреп булмый шул ул!..

 

«Сәхнә», 2011, №7 (июль)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк