Логотип
Архив Материалов

"Төн яна учакта"

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Хәбир Ибраһим пьесасы буенча «Төн яна учакта» спектакленең премьерасы узды. Режиссеры – Рәшит Заһидуллин, рәссамы – Сергей Скоморо...

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Хәбир Ибраһим пьесасы буенча «Төн яна учакта» спектакленең премьерасы узды. Режиссеры – Рәшит Заһидуллин, рәссамы – Сергей Скоморохов.

Спектакль каршылыклы фикерләр тудыра. Тамашачыны вакыт машинасына утыртып, берничә дистә ел артка күчерәләр сыман. Әлбәттә, бу драматургия материалына бәйле: чагыштырмача күптән түгел генә язылган булса да, бу әсәр – узган чорның иҗат җимеше. Жанры буенча классик мелодрама булуы исә куелышка үз йогынтысын ясый.

Гомумән, мелодраманы анализлауның аерым үзенчәлекләре бар. Җитди драматик әсәрдә җитешсезлек буларак бәяләнгән характерлар һәм конфликтның схематик, бәяләүләрнең гадиләштерелгән булуы, ситуацияләрне алдан фаразлау мөмкинлеге мелодрамаларда – жанр закончалыгы.

Тәнкыйтьчеләр бу жанрны яратып бетерми, аның сәнгати кыйммәте түбән, ул «касса» җыюга гына хезмәт итә, дип саныйлар. Мәсәлән, 1914 елда беренче татар театр белгече Габдрахман Кәрәм бу уңайдан болай дип яза: «Мелодрамалар, аеруча француз мелодрамалары, Россиядә 80 нче елларда бик модада була. Мәсәлән, «Ата каргышы», «Париж теләнчеләре» кебек рус һәм француз мелодрамалары меңәр тапкыр уйналып, озак еллар дәвамында сәхнәдән төшми. Мондый постановкаларда уйнап, күп артистлар үзләренә исем ясый, данга ирешә. Мелодрамаларның күбесендә – төрледән-төрле интригалар, җинаятьләр, үтерешләр. Һәм болар барысы да «Дөреслек һәрвакыт өскә чыга, явызлык лаеклы җәзасын ала», – шигаре астында бара. Хәзер Европада мелодрама белән кызыксыну кими төште. Төркия сыман мәдәният үсеше түбән илләрдә генә ул һаман да уңыш казана. Россиядә дә мелодрама элекке сыман мөһим роль уйнамый. Кечкенә, сирәк кенә зур шәһәрләрдә аларны гади халык өчен Масленица сыман халык бәйрәмнәрендә уйныйлар. Мәсәлән, Казанда быелгы сезонда бары бер генә мелодрама, анысы да «Хөкемдә хаталык» уйналды. Чөнки мелодрамада ясалмалык, «театральлек» сизелә. Мәдәни яктан алга киткән замана кешеләре театрда «явызлык» һәм «интригалар» белән генә канәгатьләнә алмый, ә җаннарына якын яңгырашларны, мөһим мәсьәләләргә, авыр сорауларга җавап эзли. Бүген мелодрамалар бик нык искерде. Хәзер аларны язарлык драматурглар да, уйнарлык трагиклар да юк. Мелодрамалар бары касса тутыру өчен урта дәрәҗәдәге тамашачыга ярарлык итеп куела.

Безнең өлкән артистыбыз Кариев үзенең бенефисы өчен шундый иске мелодраманы сайлаган. Бай рус классикасы булган килеш, Кариевнең ни сәбәпле иске-москы арасыннан француз авторының бу мәгънәсез әсәрен ни өчен казып чыгаруын да, башка иптәшләре сәхнәдә йә Европа, йә рус классикасын уйнарга омтылган вакытта хөрмәткә ия шәхеснең арзанлы уңышка исәпләнгән бу мәгънәсезлеккә нәрсәгә алынуын да берничек тә аңлата алмадык. Элек пьесаларны тамашачы йә рәхәтләнеп еларлык, йә эче шартлаганчы көләрлек итеп язганнар. Чыннан да, «Хөкемдә хаталык» уңышсыз булды дип әйтеп булмый, спектакль вакытында күп тамашачылар яшьләрен тыя алмады. Ләкин бу арзанлы уңыш. Театрдан чыгуга, күңелдә берни калмый, бернинди тәэсир юк. Шул ук вакытта шундый пьесалар бар, алардагы вакыйгалар, әйтелгән сүзләр айлар, еллар, хәтта гомер буе хәтердән чыкмый».

Дөреслеккә хилафлык китермәс өчен, билгеләп үтәргә кирәк: бу тамашачы арасында популяр театраль жанрдагы әсәрләрне яклаучылар да була. Мисал өчен шулай ук революциягә кадәрге рус театр белгече А.Р. Кугель сүзләрен китерергә була: «Бөтен элеккеге театр төрле вариантларда булса да, бер идеягә– яхшылыкны хуплау һәм яклауга хезмәт итте. Һәм бу эш никадәр гадирәк, аңлаешлырак, нәтиҗәлелерәк булса, пьесаның театральлеге дә, тамашачының аны ошатуы да арта төшә иде. Мелодрамаларның уңышы нәкъ яхшылык һәм начарлык мәсьәләләрен гади, примитив итеп куя белүдә. Театраль жанр буларак мелодраманың ике тарихи тамыры бар. Беренчесе Урта гасырдагы һәм бераз соңрак иҗат ителгән дидактик пьесалар – моралитэларга барып тоташа. Бу әсәрләрдә наив-схематик образлар аша төрле гөнаһлар яманлана. Икенче тамыр маҗаралы пьесаларга таба сузыла. «Тантана итүче яхшылык» һәм «Җәза алган начарлык» – әдәби тәнкыйтьнең гомуми фикерләвенчә, әхлаксызлык стигматы. Ләкин театраль тәнкыйть фикеренчә, бу алай түгел. Тантана итүче яхшылык һәм җәза алган начарлык, имеш, тормыш чынбарлыгына туры килми, бу махсус, ясалма эшләнә... Бәлки. Ләкин сез театрның төп максаты һәм тамашачының төп борчылуы спектакльнең чынбарлыкка тулысынча туры килүе һәм аны кабатлавында, дип уйлыйсызмы? Минем моңа зур шигем бар. Театрда шаккату, көлү һәм елау эзлиләр, шуңа... тамашачы һәрвакыт хаклы (аның фикерләре һәрвакыт дөрес, дип әйтеп булмый), ягъни тамашачы үзенең рухи хисләрен чагылдырган пьесаларны ярата, аларны карарга ашкына һәм әхлакый салкынлык бәреп торган әсәрләргә бармак аша карый».

Фаразларга карамастан, мелодрамаларның еллар узу белән популярлыгы кимемәве, ә телевидение барлыкка килгәч, киресенчә, үсүе генә, бу жанрга җитди карарга мәҗбүр итә.

Тинчурин театрында тамашачы теләген хөрмәт итәләр. Хәбир Ибраһимның пьесасына алыну да бу әсәр буенча төшерелгән телесериалның уңышына бәйле дип уйлыйм. Авыр икътисади чорда «Рабыня Изаура», «Богатые тоже плачут», «Просто Мария» һәм шуның ише башка «сабын опера»лары кешеләргә көндәлек тормыштан, сәяси тотрыксызлыктан ваз кичәргә, хис-кичерешләр дөньясына кереп чумарга ярдәм итә иде. Моның үзенә күрә бер практик файдасы да бар. Бүген дә Тинчурин театрының афишасында комедияләр һәм мелодрамалар бик күп. Һәм бу аңлы рәвештә эшләнә, моны аңларга, кабул итәргә дә була. Чыннан да, театр халыкка хезмәт итә, ә тәкъдим һәрвакыт сорауга бәйле була. Бу табигый.

Яңа спектакль турында ни әйтеп була соң. Хәтта иске мелодраманы да яңача куярга мөмкин. Һәр әсәрдә мәңге актуаль мотивлар була. Бары уйланырга, йөрәгеңне ачарга һәм иренмәскә генә кирәк. Кеше тормышы – үзе үк уйланулар һәм хис-кичерешләр тулы төпсез кое. Рәшит Заһидуллин исә әллә арыган, әллә вакыты җитмәгән, әллә гел-гел яңадан велосипед уйлап табуны кирәксез, дип санаган. Үзенең режиссерлык бурычын ул гади итеп күрә – рольләрне бүлергә, мизансценалар төзергә, әсәрне сәхнәдәге йөзләргә күчерергә, ә аннан соң тамашачы үзе хәл итсен – ошыймы аңа бу, юкмы. Бөтен кешегә дә барыбер ярап булмый, шуңа да үз алдыңа авыр хәл ителә торган мәсьәләләр куеп, интегү кирәкме? Нәтиҗәдә, спектакль шома, интригасыз һәм... кызыксыз булып чыккан. Әлбәттә, бу минем шәхси фикерем. Тамашачы аны ничек кабул итәчәген тормыш күрсәтер.

Стандарт сюжетлы һәм примитив әхлаклы мелодрамаларда беренче планга актерлар уены – аларның ышандыра алу сәләте, эмоциональлеге, энергетикасы чыга. Ул тамашачыны җәлеп итәргә, артыннан ияртергә тиеш. Баш рольләрне башкаручыларда темперамент кирәгеннән дә артык, ләкин табигыйлык һәм тирәнлек җитеп бетми. Пьесада геройларның схематик, иң беренче чиратта, конфликтта катнашучылар буларак кына тудырылуы аңлашыла. Ләкин актерлар аларны җанландыра, бераз катлауландыра, кирәксә йомшарта ала. Шулай итеп диалогларның реаль тормыштан булуын, ә партсобрание чыгышларыннан алынмавын күрсәтергә мөмкин булыр иде. «Мәхәббәт өчпочмагы» геройлары – Зәйнәп, Шакир, Мәһруза исә трибунадан төшкән сыман. Гөлсирин белән Рамазанның мөнәсәбәтләре примитив һәм гади. Әгәр дә аларга һинд фильмнарыннан алынган сюжет буенча абый белән сеңел гыйшкын күрсәтергә туры килә икән, бу мөнәсәбәтләргә күбрәк наз, талпыну, матурлык өстәргә кирәк иде... Күңелле искәрмә буларак, Исламия Мәхмүтова башкаруында Хәят әби образын гына аерып була – анда күңелгә үтеп керә торган чарасызлык, гадилек шулкадәр күп, кайвакыт аны кызганудан йөрәк кысылып куя. Гомумән, театр мелодрамага алынган икән, җанга һәм тормышка якынрак тамаша ясарга да мөмкин иде.

Тинчурин театрының потенциалы зур. Искиткеч актерлар, белемле, үз көченә ышанган баш режиссер һәм иң мөһиме – тамашачы мәхәббәте һәм ышануы бар. Театрга иҗади табышлар, тормышларының кайнап торуын һәм яңа искиткеч спектакльләр телисе килә.

 

«Сәхнә», 2011, №6 (июнь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк