Логотип
Архив Материалов

Дулкын куптаручылар

Хәер, энтузиастлар оркестры дигәндә, бу энтузиастларның профессионал булуларын онытмаска кирәк. Оркестрда уйнарга теләүчеләрнең музыка oсталыклары иң югары дәрәҗәдә булырга тиеш – идеягә җан иңде...

Хәер, энтузиастлар оркестры дигәндә, бу энтузиастларның профессионал булуларын онытмаска кирәк. Оркестрда уйнарга теләүчеләрнең музыка oсталыклары иң югары дәрәҗәдә булырга тиеш – идеягә җан иңдерүче Рөстәм Абязовның бердәнбер шарты шул була.

– Катнашучыларның күпчелеге консерваторияне тәмамлаган музыкантлар яки консерватория студентлары иде. Башта оркестрда тынлы музыка уен кораллары да катнашыр дип уйлаган идем. Ләкин андый уен коралларында уйнаучы музыкантлар бик популяр, алар инде болай да кайсы ике, кайсы өч җирдә эшли булып чыкты, ике-өч атна узуга тынлыларның өлгермәүләре ачыкланды. Кыллы оркестр булырга язмыш безгә үзе кушты.

Музыкантларыма биргән бердәнбер вәгъдәм шул иде: сыйфатлы музыканы күп уйнаячакбыз, ешрак концертлар оештырырга тырышырбыз. Эш хакы, әлбәттә, юк иде, керемебез концерт гонорарларыннан торды. Зур акчалар турында сүз дә булмаячагын оркестрантларның барысы да аңлый иде, алар монда бары тик уйнар өчен килде.

Казан мәдәни тормышында музыка – алдынгы рольдә. Бүген башкалабызда камера музыкасын башкаручылар да, халык уен кораллары оркестры да, консерватория студентлары оркестры да, фольклор ансамбльләр дә бар. Ләкин 90нчы еллар башында Казан бары Симфоник оркестр һәм Опера театры оркестры белән генә мактана алган. Камера оркестры, бер яктан, конкурентсыз өлкәдә шытып, иркенләп үсә. Икенче яктан, аңа билгесезлектән юл ярырга туры килә. Бу өлкәдә беренче дулкынны алар куптара. Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Тукай премиясе лауреаты Рөстәм Абязов ул вакыйгаларны горурлык белән һәм берникадәр җиңел сулап искә ала.

– Ул заман өчен без шактый көчле иҗат эшен башладык. Әлегедәй хәтерлим, репетицияләр атнага өч мәртәбә була иде. Мин ул вакытта унъеллык музыка мәктәбенең директоры идем, шуңа да шөгыльләнер өчен бүлмәләр табу кыен булмады. Беренче чыгышларыбыз консерваториянең актлар залында үтте. Бик тиз арада танылып өлгердек без, төрле кичәләрдә, хакимият дәрәҗәсендәге чараларда чыгыш ясарга чакыра башладылар. Ләкин без һаман да бары тик үзебезгә ышанып яши идек.

Көз, кыш, яз үтә. Уку елы тәмамланганда, Казан дәүләт университетының ул чактагы проректоры Михаил Теплов Рөстәм Абязовка кызыклы тәкъдим ясый. Чит ил университетларында еш булып, андагы оркестрларга сокланып, Казан университетының да үз оркестры булырга тиеш дигән фикергә килә ул.

– Шул чакта мин Тепловтан сорадым: «Оркестрның максаты нәрсәдән торачак? Студентларга укудан тыш берәр шөгыль табыр өченме? Кайчандыр өч-дүрт ел музыка мәктәбенә йөргән яшьләр белән оркестр оештыру – җитди эш түгел. Аның перспективасы булмаячак. Ә инде университетта бай иҗади атмосфера булдырасыгыз килсә – профессиональ оркестр турында сүз йөртергә кирәк. Һәм мондый оркестр инде бар.

Дирижёрның тел төбен аңлау кыен булмый. Казан университеты каршында оркестр булдыру идеясен университет шурасы да, ул чактагы ректор Александр Коновалов та хуп күрә. Яңа зур этапка башлангыч булган көнне Рөстәм әфәнде бер ялгышсыз хәтерли.

– 1990 елның 12 июнендә Казан дәүләт университетының камера оркестры буларак беренче концертыбызны бирдек. Ул чакта кооперативлар заманы иде. Шулар исәбенә без, оркестрантлар да университеттан күпмедер «эш хакы» ала башладык.

– Бу вакытта исемегез «La Primavera» идеме инде?

– Юк, бу исем оркестрга бер яшь тулгандарак барлыкка килде. Без университетта бик күп концертлар бирә идек инде, Россия буенча гастрольләргә чыга идек. Оркестрның үз исеме булу – ул заманның бер гадәте. Безнең дә ким буласы килмәде, билгеле. Шулай бер җыелышып утырганда (без шундый аулак өйләрне еш оештыра идек), музыка энциклопедиясен актарырга тотындык. Нинди генә матур, яңгырашлы терминны карама – берсе дә буш түгел. Шулчак арабыздан беребез «La Primavera» (итальянча – яз – ред.) дип тәкъдим итте. Антонио Вивальдиның скрипка өчен язылган «Ел фасыллары» циклы без уйнаган беренче әсәр иде. Үзебез дә яшь бит, яз кебек. Бер-ике тапкыр шушы исем белән чыгыш ясау җитте – исем ябышты да куйды.

Университет оркестры статусында «La Primavera» 1995 елга кадәр чыгыш ясый. Ачышларга бай чор булла ул. Чит илгә беренче гастрольләре дә шушы елларга туры килә. Казан университетының Гиссен университеты белән элемтәләре тыгыз була. Гиссен университетының президенты – белеме буенча табиб булса да, күңеле белән музыкант, рояльдә бик оста уйнаучы – Казанга килеп, «La Primavera»ны тыңлагач: «Әлеге оркестрны һичшиксез Гиссенда ишетергә тиешләр!» – ди. Һәм сүзендә тора. Гиссен белән алмаш гастрольләр башлана.

Университет елларында оркестр эшендә рәсмилек шәүләсе барлыкка килә килүен. Ләкин музыкантлар өчен оркестр – барыбер өстәмә эш урыны гына. Кем Опера театрында эшли, кем укытучылык итә, кем тегендә дә, монда да өлгереп, өченчегә генә камера оркестры репетицияләренә йөгерә. Ни эшләмәк кирәк, оркестр үзен-үзе туйдыра алырлык хәлдә түгел әле.

– Мин чаң суга башладым. Бары тик энтузиазм хисабына яши алмый иде оркестр. Төрле инстанцияләргә хатлар яздым. Миңа шулкадәр итәгатьле җаваплар килә иде: «Әйе, без сезнең оркестрны беләбез, сез искиткеч коллектив. Ләкин акча юк». Аннан соң эшне ике юнәлештә алып барырга булдым. Президент исеменә ачык хат яздым. Шул ук вакытта, оркестрны муниципалитет карамагына алсыннар дип, Казанның ул чактагы мэры Камил Исхаковка да мөрәҗәгать иттем. Гаҗәпкә, ул безгә бик уңай карады. Оркестрны «Казан» милли-мәдәни үзәге карамагына кертергә дип документлар әзерли башладык. Инде ул документлар әзер дигәндә, беркөн миңа телефоннан шалтыраталар: «Сәгать ярымнан Минтимер Шәрипович

Сезне очрашуга көтә». Ярый әле мәктәп директоры булгач, бүлмәмдә костюм-чалбарым эленеп тора идее (көлә). Очрашуга Камил Исхаков, ул чактагы мәдәният министры Марсель Таишевлар чакырылган иде. Минтимер Шәрипович минем иҗатым белән дә, оркестр хәлләре белән дә шактый таныш булып чыкты. Ул, гомумән, кызыксынучан, мәдәнияткә бик игътибарлы кеше бит. Шәймиев мәдәният министрына карап: «Йә, нишлибез?» – ди. Җавапка тагын: «Акча юк», – дип ишетелде. Шулчак Минтимер Шәрипович әйткән сүзләрне, мөгаен, гомерем буе истә тотармын: «Беләсезме, кайчак акча була, әмма мондый оркестр булмый, әгәр инде оркестрыбыз бар икән – акча табылырга тиеш».

Сүзгә шәһәр башлыгы кушыла, әзер документларны күрсәтә. Оркестрның шәһәр карамагына күчүе раслана. 1996 елның гыйнварыннан «La Primavera» – муниципаль камера оркестры, «Казан» милли-мәдәни үзәгенең структур бүлеге. Шатланырлык вакыйга да кебек, ләкин бу чор оркестр өчен кризиска әверелә. Музыкантларга сайларга туры килә: төп эш урыннарында калачакмы алар, әллә «La Primavera»дамы.

– Ул елны музыкантларның яртысы оркестрдан китте. Камера оркестры өчен бу катастрофага тиң – бер кеше киткәндә дә аңа алмаш табу кыен, ә монда ярты оркестр юк! Музыкантны тапканчы, аннан ул оркестр яңгырашына яраклашканчы күп вакыт узачак бит. Шулай да без шактый тиз формага кердек.

– Оркестрга яңа кушылган музыкантлар яшьләр идеме, әллә инде осталыгын чарлаган иҗатчылармы?

– Күпчелеге яшьләр иде. Минем шундый эчке принцибым бар: беркайчан да диярлек башка оркестрда уйнаган музыкантларны үземә алмадым. Һәр оркестрның үз «вирус»лары бар, музыкантны башка оркестр «чир»ләреннән арындыру кыенга туры килә. Зур иҗатка яңа гына аяк баскан музыкантны үстерү, анны «La Primavera» дәрәҗәсенә күтәрү күпкә кызыграк тоела миңа. Бу сынауны барысы да уза алмый, билгеле, китүчеләр дә булды. Берничә ел оркестрда уйнап, чит илгә, Мәскәү, Петербургка күчкән музыкантларыбыз да юк түгел. «La Primavera» оркестры мәктәбен узган музыкантларны ошатып, башкала оркестрларына алалар икән – безнең өчен дәрәҗә бу. Без чын профессионалларәзерлибез дигән нәтиҗә ясыйм. Мин бөтен дөнья өчен кадрлар әзерләдем (көлә). Минем укучылар Канада, Ирландия, Испания, Франциядә уйный.

– Чит илгә кадрлар җибәреп, шул ил музыкантлары белән мөгамәләләр дә коргансыздыр?

– Юк, алай ук дип әйтеп булмас шул. Бу элемтәләр гамәли файда китермәде. Аерым очраклар бар, әлбәттә. Мин җитәкләгән музыка мәктәбен бетерүче Рөстәм Сәеткулов – танылган пианист – хәзер Франциядә эшли. Менә ул безнең язмаларны француз виолончелисты Марк Дробинскийга тапшырган иде. Музыкант, бу язмаларны бик ошатып, безне үзе оештырган фестивальгә чакырды. Ул Швейцариянең Виллар шәһәрендә уза. Аннан берничә ел рәттән, безнең менеджер булып, Европа буенча гастрольләргә йөртте, Германия, Франциягә безне танытты.

– Оркестр барлыкка килгәннән бирле монда эшләүчеләр бармы?

– Андый бер генә музыкант калды – Николай Лаптев, альтлар төркеменең концертмейстеры, Татарстанның халык артисты. Наталья Семенова, Миләүшә Ногаева, Лия Корястякова – шулай ук бик күптәннән бездә уйный. Дмитрий Яковлев, Мария Журавская бераз соңрак килде, ләкин бер оркестрда ун елдан артык уйнау – мактауга лаек дип уйлыйм.

Кризис артта кала. Коллектив формалашып бетә, интенсив эш, Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында ай саен концертлар башлана. «La Primavera» Россия буенча гастрольләргә еш чыкмый, күбрәк чит илләрдә була, шулай да илдә чын танылу ала ул. Атаклы «Музыкальное обозрение» газетасында да коллектив турында күп тапкыр язалар. Маэстро Абязовны 2002 ел нәтиҗәләре буенча «Ел дирижёры» дип атыйлар.

Концертлар, фестивальләр, гастрольләр, иҗади ачышлар. Оркестрның бердәнбер проблемасы булып һаман да шул түбән эш хакы кала бирә. 2012 елның 9 апрелендә оркестр тормышында чираттагы хәлиткеч вакыйга – президент Рөстәм Миңнеханов белән очрашу була. Озак килешүләрдән соң мәсъәлә чишелеш ала. 2013 елның 1 мартында оркестр үзидарә статусына ия була, яңа уен кораллары сатып алуга грант ала, аерым бинага күчә.

Мондый үзгәрешләр оркестрга зур мөмкинлекләр бирә, ләкин яшәргә һәм иҗат итәргә дәрт уяткан вакыйгалар бөтенләй башка, әлбәттә. «Һәр гастрольгә аерым бер этапка караган кебек карыйм», – ди Рөстәм әфәнде. Килешми булмый: кайвакыт зур гастрольләр юлын башлар өчен бәләкәй бер адым – бер чыгыш җитә.

– Казанда узучы «Европа – Азия» фестивалендә безне Швеция продюсеры Альбинсон ишетеп бик ошата һәм бер елдан яңадан Казанга килеп, тагын бер кат тыңлап, Швециягә чакыра. Аның ярдәме белән без дүрт тапкыр гастрольгә чыктык. Бигрәк тә беренче сәяхәт истә калган. 2000 ел иде ул. Бик күп шәһәрләрдә булдык, соңгы концертларның берсе Стокгольмда патша сараеның тәхет залында узды. Җәй көне король башка резеденциясенә китә, ә сарайда халыкара музыка фестивале уза. Ул нәкъ шулай дип атала да – «Патша сараенда музыка фестивале». Без дә шушы фестиваль кысаларында чыгыш ясадык. Ул залга атлап кергәндәге хисләрне әйтеп бетерерлек түгел. Аның зурлыгы, даһилыгы алдында үзеңне кечерәеп калган кебек сизәсең. Сәхнә тәхет алдында ясалган иде. Оркестрны утырттым да уйнап карасыннар дип ишарә ясадым... һәм берни дә ишетмәдем! Ул зал шулкадәр зур иде, тавыш югалып калды, әллә кайдан ерактан ишетелгән кебек тоелды. Ләкин иң гаҗәбе шул булды – залга халык кереп тулгач, барда җайланды, акустика искиткеч иде, без рәхәтләнеп уйнадык. Шул ук кичне, яныма фестивальнең җитәкчесе килеп, киләсе елга да биредә чыгыш ясарга тәкъдим итте.

Тиздән оркестр үз фестивальләрен дә оештыра башлый. «Нормаль иҗат кешесе гел нәрсәдер эшләргә «кычынып» тора», – дип аңлата ашкынуларын Рөстәм әфәнде. «La Primavera» җитәкчелегендәге беренче фестиваль Моцарт тууына 250 елга багышланып, 2006 елда уза. Бай программалы, дәрәҗәле фестиваль була ул.

– Юбилей форсатыннан оештырылган фестивальне ел саен уздырып булмый. Шулай да тәмен тоеп калдым мин бу эшнең. Кырык өч яшь идее үземә. Тиздән, мин әйтәм, илле тула, фестиваль оештырырга кирәк. Бер концертын оркестр белән уйнарбыз, бер концертны скрипкачы буларак, тагын берсендә композитор буларак чыгыш ясармын, соңгысында симфоник оркестр белән дирижёрлык итәрмен дигән идеяне башта йөртә башладым. Бу фикер үземә шулкадәр ошады, илле яшьне көтеп тормыйча, кырык биш яшьлек юбилеема «Абязов-фестиваль» оештырдык.

Фестиваль резонанс белән үтә. Уңышлы тәҗрибәне традициягә кертәләр. Бу елның декабрендә инде дүртенче «Абязов-фестиваль» көтелә. «Джаз в классике и классика в джазе» дип исем алачак ул.

«La Primavera» мактана алырлык тагын бер халыкара фестиваль – «L’arte del arco» («Смычок сәнгате»).

– Оркестр бу фестивальдән бәяләп булмаслык ләззәт ала. Чөнки шулкадәр олы дәрәҗәдәге музыкантлар килә – шаккатасың! Мин афишалардан исеме төшмәгән музыкантларны түгел, яшь талантларны чакырам. Алар инде бөтен дөньяга танылган, әмма Россиядә чыгыш ясамаган булырга мөмкин. Бу ике елда безнең оркестр Швециядән Хьюго Тиччиати, Бөекбританиядән Прия Митчелл, Томас Гульд (аңа бөтен оркестр белән гашыйк булган идек!), Россиядән Граф Муржа, Алексей Людевиглар белән чыгыш ясады. Тамашачыбызга шул музыкантларны ачып, үземә рәхәт табам. Ул яшьләр белән уйнау гына түгел, алар белән аралашу да искиткеч рәхәт бит. Башка буынныкы алар. Монда килгәндә алар консерватория студентлары, махсус музыка мәктәбе укучылары өчен мастер-класслар үткәрә, осталыклары белән уртаклашуга вакытларын кызганмый.

Бигрәк тә соңгы фестиваль көчле булды. Аннан да яхшыракны оештыру кыен булачак. Ләкин мөмкин дип өметләнәм. Һәр фестиваль кайсыдыр ягы белән аерылып торырлык, истә калырлык булсын дип тырышабыз. Бүгенге көндә киләсе фестивальгә чакырып бер музыкант белән сөйләшүләр алып барам. Ул ризалыгын бирсә, нинди фестиваль булачак!..

Әйе, тамашачыда кызыксыну уяту, зал тутыру – оркестр җитәкчесе башкара торган эшләрнең тагын берсе. «Чиста» академик концертка тамашачыны җәлеп итү кыенлаша. Рөстәм Абязов мәсъәләнең чишелешен сәнгать төрләре синтезында күрә. «La Primavera» концертларында еш кына рәсем сәнгате, ком анимациясе, нәфис сүз, хореография элементларын күзәтеп була. «Музаларны берләштереп» дип исемләнгән III «Абязов-фестиваль», мәсәлән, тулысынча шушы синтез форматында эшләнгән иде. Ә 25нче сезонны йомгаклау концертында оркестр танылу һәм мәхәббәт казанган «Кармен-сюита» (Ж.Бизе, Р.Щедрин) әсәрен башкарды.

– Әлбәттә, бу әсәрдән болай да һәр тамашачы ләззәт алыр иде. Ләкин без җиңел юлдан бармадык. Мин Проспер Мерименың «Кармен» новелласыннан өзекләр сайладым, һәр музыкаль өлешне шулардан башлап җибәрдем. Тамашачыга тәэсире күпкә көчлерәк булды дип саныйм. Хәзер концертларны үзем алып барам. Безнең алып баручылар күп булды, арада бик яхшылары да бар иде. Ләкин публика белән үзең турыдан-туры сөйләшкәндә концерт җылырак үтә. Зал белән сәхнә арасы кыскара.

Татарстан композиторлары өчен «La Primavera» оркестры үзенә күрә бер лаборатория булып та тора. Ул барлыкка килү белән махсус язылган камера әсәрләре дөнья күрә. Татар классик музыкасының күп кенә әсәрләре оркестр тарафыннан аранжировкаланып башкарыла. Гомумән, татар репертуары шактый бай оркестрның, аның аерым өлешен Рөстәм Абязовның үз әсәрләре алып тора.

– «La Primavera» оркестрын татар музыкасының җитди пропагандисты дип саныйм. Кызганыч, чит илләрдә татар музыкасын бик еш уйнап булмый. Гастроль программасына «экзотик» музыканы бик кертмиләр. Ләкин кайчак мөмкинлек туа. Мәсәлән, күптән түгел Израильдәге гастрольләрдә бис кычкырып чакырган саен без минем «Тукай моңнары» сюитасыннан «Тәфтиләү»не уйнадык. Колоссаль тәэсир итте ул әсәр. Тәфтиләү – татар халык көйләренең иң матурларыннан, хәтта чит телле, чит фикерле кешеләрнең күңелләренә дә үтеп керә ала ул.

Замана композиторлары белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. Арча композиторы Роза Мөхетдинованың «Тамырлар» һәм «Иске Казан» кантаталарын, «Болгар җиле» ораториясен без башкарып яздырган идек. Бу – оркестр, хор, солистлар һәм шигырь укучылар өчен язылган зур әсәрләр. Эльмира Галимова белән иҗади бәйләнешләребез көчле. Аның «Сөембикә канаты» арт-операсын куюда булышлык иткән идек. Юлия Бикбулатованың «Күк мәчесе» камера балеты өчен музыка яздырдык...

Атаклы дирижёр Юрий Башмет сүзләренчә, оркестрның уртача гомере җиде ел. Вивальдиның «Ел фасыллары»ннан алып Бикбулатованың «Күк мәчесе»нә кадәр «La Primavera» яшәргә хаклы икәнлеген инде кимендә өч мәртәбә раслаган. Язгы оркестрның иҗаты өзлексез. Алкышлар, бер мизгел тынлык, дирижёр таякчыгының сак кына күккә ургылуы, музыка. Һәм тагын алкышлар...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк