Логотип
Архив Материалов

Рәшит Ваһапов исемендәге IX Халыкара татар җыры фестивале

  Фестиваль 2004 елдан татар җыр сәнгатен үстерү, югары башкару культурасын пропагандалау, бөек җырчыбыз Рәшит Ваһапов исемен мәңгеләштерү, ватандашларыбызның мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләнде...

 

Фестиваль 2004 елдан татар җыр сәнгатен үстерү, югары башкару культурасын пропагандалау, бөек җырчыбыз Рәшит Ваһапов исемен мәңгеләштерү, ватандашларыбызның мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү, яшь талантларны эзләп табу һәм үстерү, төбәкара бәйләнешләрне һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан үткәрелә.

Рәшит Ваһапов (1908-1962) – бөек татар җырчысы, Татарстанның халык артисты. Профессиональ татар эстрадасына нигез салучыларның берсе.

Фестиваль чаралары Россиянең, якын һәм ерак чит илләрнең бик күп төбәкләрендә үтте: Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Түбән Новгород, Пермь, Самара, Оренбург, Ижау, Ульяновск, Екатеринбург, Төмән, Чиләбе, Түбән Варта, Иркутск, Хельсинки, Берлин, Гданьск, Киев, Стокгольм, Рига, Таллин, Урумчи, Сан-Франциско...

2007 елдан башлап фестиваль кысаларында яшь башкаручылар конкурсы үткәрелә.

Конкурс җиңүчеләре арасында – Филүс Каһиров, Рөстәм Асаев, Айгөл Сагынбаева, Айгөл Хәйри, Илүсә Хуҗина, Марсель Вәгыйзов, Сиринә Зәйнетдинова, Ришат Төхвәтуллин һ.б.

Фестивальне оештыручылар – Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды.

Проектның авторы һәм җитәкчесе – Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Рифат Фәттахов.

Быелгы IX фестиваль Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә һәм Рәшит Ваһаповның тууына 105 ел тулуга багышлана (7 май).

Бу датага багышланып, апрель-май айларында түбәндәге чаралар үткәрелә:

  1. Фестивальнең яшь башкаручылар конкурсы (23 – 25 апрель, БКЗ).
  2. Р. Ваһаповны искә алу көне (7 май. 11.00 - җырчы каберенә зиярат кылу. 19.00 – Г. Кариев исемендәге театрда «Умырзая» спектакле.)
  3. Фестивальнең Гала-концерты (15 май. БКЗ)
  4. Р. Ваһаповның туган ягы – Түбән Новгород өлкәсендә фестиваль концерты (23 май).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк