Логотип
Архив Материалов

Салават Юзеев: «Илһам килгәнен көтеп утырмыйм»

 Беренче карашка Юзеевның иҗат биографиясе уңышлы булып күренә: аның берничә басылып чыккан шигырь һәм проза җыентыгы бар, ул Россия һәм халыкара кинофестивальләрдә премияләргә лаек булган иллегә як...

 Беренче карашка Юзеевның иҗат биографиясе уңышлы булып күренә: аның берничә басылып чыккан шигырь һәм проза җыентыгы бар, ул Россия һәм халыкара кинофестивальләрдә премияләргә лаек булган иллегә якын документаль һәм кыска метражлы нәфис фильмнар төшерде. 2005 елда Салават Юзеев Г.Камал исемендәге татар дәүләт академиясе театрының баш режиссеры булган Марсель Сәлимҗановның тормыш юлына багышланган «И начиналась жизнь. Марсель Салимжанов» документаль фильмы өчен Дамир Сираҗиев исемендәге театраль премиягә лаек булды.

Салават Илдар улы үзе иҗат лабораториясенең күге аяз, дип уйлыймы икән?

– Салават, синең бүгенгә соңгы романың – «Үлгәннәрне бүлдермә» («Не перебивай мертвых») мондый фразадан башлана: «Тууым мине тетрәндерде»...

– Әйе, тууым мине тетрәндерде һәм, романда язылганча, миңа үз-үземә кайту өчен өч ел кирәк булды. Шулай да биографиямдә әллә ни үзенчәлекле берни дә юк: башта – Островский урамындагы коммуналкада, аннары – Волгоград урамында урнашкан хрущевкадагы ике бүлмәле фатирда, соңрак Танкодром тирәсендә әти-әни белән яшәдем. Гап-гади мәктәптә укыдым. Үсмер чагым җинаятьчелек арткан вакытка туры килде, шуңа да Казан университетының исәпләү математикасы һәм кибернетика факультетына укырга кергәч, шатлыклы шаккату белән үзем өчен яңа мохитне ачтым. Сүз уңаеннан, бу факультетны тормышларын математика белән бәйләмәгән күп кенә билгеле шәхесләр тәмамлаган – Сергей Малышев, Равил Бохараев, Җәүдәт Сөләйманов. КДУдан соң 15 ел фәнни-тикшеренү институтында программист булып эшләдем. Егерме ике яшемдә шигырь яза башладым, утыз тугызда прозага күчтем. Шау-шулы 90нчы елларда шигырьләр турында да, проза турында да түгел, ничек исән калу турында гына уйладым... Даими эш урыным юк иде. Вакыт-вакыт профессиягә әйләнеп кайттым һәм нәрсәләрдер программаладым. Кирәк булса, бу эшне хәзер дә башкара алам. Ниһаять, 2000 еллар башында әдәбиятка әйләнеп кайттым. Күрәсең, иҗат белән шөгыльләнергә язган булган.

– Иҗади сәләт нәселдән – әтиең, танылган татар шагыйре, прозаик, драматург Илдар Юзеевтан да күчкәндер?

– Әти миңа турыдан-туры берничек тә йогынты ясамады: язарга, аеруча, кино төшерергә өйрәтмәде. Моңа ничек өйрәтеп була соң? Әтинең минем белән мөнәсәбәтләрендә үзенчәлекле бер генә әйбер бар иде: ул минем белән һәрвакыт татарча гына сөйләште, гомеремдә бер тапкыр да мин аннан русча сүз ишетмәдем. Мин татар мәдәнияте мохитендә үстем, дияргә була. Балачакның иң якты хәтирәсе – бакча күршебез шагыйрь Шәүкәт Галиев өендә күргән «Су анасы» рәсеме. Ул куркыта да, үзенә тартып та тора иде. Минем андый образларга тартылуым балачактан ук. Тукай поэмаларын да үзенә тартып торган коточкычлык өчен яраттым. Хәзер бу үз җимешләрен бирә.

– Мин хәтта бу магик реализм җимешләрен бирә, дип тә әйтер идем. «Үлгәннәрне бүлдермә» – тарихы могҗизаларга бай булган уйлап чыгарылган татар авылы – Луна буенча роман-юлъязма.

– Роман авыр бирелде, ул ике ел ярым язылды. Бу мин бертуктаусыз клавиатура төймәләренә сугып утырдым дигән сүз түгел. Ул әсәрнең идеясе минем тормышыма көчле йогынты ясады, мин бер үк вакытта башка, үзенчә ага торган, ниндидер сәер көчләр белән баетылып торган чынбарлыкта яши башладым. Роман идеясе Мисырда ял иткәндә туды. Ул якларда ничек тиз караңгы төшүенә гаҗәпләнеп, мин яктылык һәм караңгылык арасындагы вакытны бер сүз белән генә атап булуын уйлап куйдым. Шулай итеп мондый юл туды: «Безнең якларда караңгы тиз төшә. Бер сүз әйтеп өлгермисең – инде караңгы. Мин әйткән сүз хатын-кыз исеме иде». Бу юл киләчәктә тыеп булмаслык мул сулы елганың чишмә башы булды. Әмма язылмаган соңгы өлеш кенә калганда роман кинәт тукталды. Мин хәтта аның язмышы аяныч булмасмы, дип шикләнә башладым, әмма янәдән илһамланып киттем. Һәм янә Мисырда! Миңа көтмәгәндә мәдәният министрлыгыннан шалтыраттылар һәм Кызыл диңгез ярында урнашкан кечкенә генә Марса-Алам шәһәрендә үтүче кыска метражлы фильмнар фестивалендә катнашырга тәкъдим иттеләр...

Романны бастыру да җиңел бирелмәде, башта ул «Топос» фәлсәфи-әдәби интернет-басмада чыкты, аннары – бу елның җәендә Рөстәм Галиуллин тәрҗемәсендә «Казан утлары» журналында.

– Роман герое Сарман Биги «татарга бөтен җир – ватан» принцибы белән яши. Бу синең дә кредоңмы?

– «Татар эзе»н теләсә кайда табарга мөмкин. Әмма татарлар язмышы белән аеруча үзенчәлекле бәйләнешләре булган илләр дә бар. Мине Алмания белән Татарстанның тарихи элемтәсе бик күптәннән кызыксындыра иде. Тарихчы Искәндәр Гыйләҗев миңа бу тема буенча кызыклы әйберләр сөйләде. Әйтик, урта гасырларда Алмания җитәкчеләре сакчыларны татарлардан тупларга тырышкан, ә 1930 елларда татар студентларын белем эстәү өчен Гете ватанына җибәрәләр. Алманнар белән татарлар мөнәсәбәтләре тарихында иң трагик битләрне – Бөек Ватан сугышы вакытын – без «Татары в Германии» һәм «Не уйдем!» документаль фильмнарында чагылдырдык. Чып-чын тетрәнү хисен без Вюнсдорф артында татар зиратын тапкач кичердек. Анда Беренче бөтендөнья сугышы вакытындагы хәрби тоткыннар күмелгән.

Җирдәге юллар кайвакыт бик гаҗәеп рәвештә кисешә. Бервакыт миңа Американың Нью-Мексико штатындагы Таос шәһәрендә булырга туры килде. Анда минем белән татарча сөйләшә башладылар. Ул кешенең исеме Ален Франк, ул борынгы татар кулъязмаларын өйрәнүче Вашингтон галиме.

– Программист һәм мөхәррирдән ничек документаль кино төшерүчегә әйләндең?

– Мин, гомумән, авантюраларга бирелүчән кеше. Үз вакытында мин, берни дә диярлек эшли белмәгән килеш, акыллы кыяфәт ясап, телевидениегә килгән идем һәм мине җитди кабул иттеләр. «Записки эпохи раннего телевидения» повестендә мин, исемнәрне атамыйча, үземнең ДТРКга килү тарихымны тасвирлыйм. Шуннан соң кинога күчтем – шулай ук авантюрага бирелеп һәм акыллы кыяфәт ясап. Миңа телевидение һәм кино арасында нинди упкын ятканын, аларның бөтенләй төрле әйберләр икәнен аңлау өчен шактый күп вакыт кирәк булды.

– Үзеңнең «Инновация» студияңне нинди максат белән булдырдың?

– Бервакыт без – продюсер Марина Галицкая һәм минем берничә хезмәттәшем – үзебез эшли алуыбызны тоя башладык. 2003 елда федераль грант яуладык һәм Казанның 1000-еллыгына «Не уйдем!» фильмын, аннары – татарның танылган шәхесләре: Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Муса Җәлил («Плетцензее – театр смерти» фильмы шагыйрьне җәзалап үтергән урында төшерелә), шулай ук безнең замандашларыбыз җырчы Илһам Шакиров, драматург Туфан Миңнуллин, хәйрияче Әсгать Галимҗанов турында фильмнар ясадык. Соңгы ике фильм «Евразийский калейдоскоп» халыкара документаль кино фестивалендә бүләкләргә лаек булды. Бу фильмнарның күбесе юбилей уңаеннан төшерелсә дә, без аларны күңел биреп эшләргә тырыштык.

Сүз уңаеннан, мин циклны әзерләгән вакытта тап булган кайбер кызыклы фактлар «Үлгәннәрне бүлдермә» романына кертелде. Мәсәлән, хатын-кыз күкрәген хәтерләтүче ике тау арасында урнашкан Луна авылының прообразы – Туфан Миңнуллинның туган авылы.

– Антропологик кино төшерү идеясенә шулай килдеңме?

– Әйе, документаль киноның яңа нәфис формаларын һәм сәнгати алымнарын эзләү безнең Россиядәге төрки халыкларның төрлелегенә багышланган әлегә соңгы видеопроектыбыз «От Валдая до Алтая»дан бирле алып барыла. Без бәяләүләрсез, артык пафоссыз һәм автор күзаллавыннан башка гына тамашачыга чын музыка, уен кораллары, җырлар һәм фольклорның җанлы үрнәкләрен җиткерү өчен төрле этносларның мәдәнияте турында тарихлар сөйлибез. Безнең өчен геройларыбызның үз тарихларына, үз мәдәниятләре, телләре үсешенә карашлары, аларның табигый реакцияләре һәм хис-тойгылары кирәк. Тамашачыларга алар ни әдәби, ни фәнни кыйммәте булмаган кадр артындагы текстка караганда күпкә кызыклырак һәм мөһимрәк.

Әлеге сериядән беренче фильм – «Возрождая звук» – 30 еллык стажлы фольклор җыючы Геннадий Макаров турында. Бу уникаль шәхес, чөнки ул сәнгать белгече дә, фольклорчы да, музыкант та, музыка уен кораллары остасы да. Кадрда без бик яраткан бу кеше сөйләүче буларак катнаша. Халыкның уен коралларының төрлелеге гаҗәп  ләндерә: чиртеп уйный торган, кыллы... Керәшеннәрнең гөсләләре дә булган хәтта! XIX гасырдан башлап боларның барысын да гармун алыштыра.

Икенче антропологик фильм – «Путь нагайбаков: долг, боль и свет» – Чиләбе өлкәсендә яшәүче, татар телендә сөйләшүче (үзләре ногайбәк теле, дип атый) һәм борынгыдан үзләрен казаклар дип исәпләүче халык турында. Ногайбәкләрнең тарихы данлы: алар русларның барлык сугышларында катнаша, 1814 елда Парижны яулый. Аларның җырлары кызык – татарча, әмма казакларча шаян яңгырашлы. Без ногайбәкләргә аларның тарихын татарлардан килүен күрсәттек, бу аларда бик көчле бәхәс һәм... милли үзаң күтәрелешен уятты.

Ниһаять, 2011 елның октябрендә «Шуну, который придет» фильмының премьерасы узды. Ул Алтай халык эпосының сакраль мәгънәсе турында. Фильм геройлары – дәрвиш рәссам Николай, фольклорчы музыкант Айдар, әкиятче Танытпас, кайчи (тамак төбе белән җырлау) остасы Добрыня. Һәрберсе камерага үзе һәм туган Алтае турында сөйли: бу җирлекнең мифлары, күктәге яклаучылары, серле һәйкәлләре, халык уен кораллары турында.

– Синең беренче фильмыңа – Тукай турында «121»гә – нәфис һәм документаль фильм үзенчәлекләре хас.

– «121» – җимерелгән «Болгар» кунакханәсендә төшерү процессын төшерү, реконструкция методы белән чынбарлык һәм уйдырма арасындагы тар чик буенча бару. Бу методка без яхшы тормыштан мөрәҗәгать итмәдек. XX гасыр башындагы Казан турында документаль кино төшерергә тотынсаң, кинохроника җитмәүгә, булганнары да Мәрҗани мәчете белән Бауман урамыннан берничә кадр белән генә чикләнүгә тарыйсың. Әлбәттә, фотографияләрдән, открыткалардан файдаланырга мөмкин, әмма аларны да бармак белән санап чыгып була. Шулай итеп без реконструкциягә мөрәҗәгать итәргә булдык, ягъни эпизодларны инсценировкалау өчен актерларны чакырдык. Тукай турында «121»нәфис фильмы русча яңгыраш таба алмас иде, дип уйлыйм, ә татар телендә аны башка илләрдә дә кызыксынып кабул итәләр. Инглиз телле субтитрлар да ерак мәдәниятләрнең тоташу эффектын тудыра.

– Татар телендә артхаус стилендә «121»дән соң кияүгә чыгарга теләүче хатын турында ярты сәгатьле «Фәридә» (2010) фильмы булды, 2012дә – Феллини фильмнары сыман эстетлыкка ия «Он, его муза и одноклассники» – икесе дә рус телендә. Нигә?

– Мин теләсә кайсы телдә төшерә алам, хәтта кечуа индеецлары телендә дә. Кинода бары татар телен генә куллану минем өчен беркайчан да үзмаксат булмады. Моннан тыш, мин алдан ук фильмның нинди телдә уңышлы яңгыраячагын тоемлыйм. Мисал өчен «121»не алыйк. Аны татарча эшләргә кирәклеге аңлашыла иде, чөнки төп герой һәм ул аралашкан кешеләр татар телендә генә сөйләшкән. Әмма «Фәридә»дә мин кино алымнары белән бүгенге офис турында сөйлим икән – геройларым русча аралашырга тиеш. Башкача эшләгән очракта мин төгәллек һәм дөреслеккә каршы киләчәкмен.

Мәсьәләгә тирәнрәк кереп китсәк, мин һаман да татар телендәге фильмның ниндидер мәгънәсен, кинематографик нигезен тотып ала алмыйм. Гадәттә, татарча фильмнарны булдыру театраль тәҗрибәне визуаль кинорәткә салуга кайтып кала. Мин моның белән шөгыльләнергә теләмим, шул сәбәпле киноның татар сөйләме табигый яңгыраячак төрләрен эзлим. Ялганнан, декоративлыктан, милли гламурдан куркам. Аллаһы Тәгалә миңа дөрес юнәлеш һәм үз юлымны бирер, мин, шуның буенча барып, туган телдә лаеклы фильм ясый алырмын, дип ышаныйк.

Мин күбрәк яшьләргә ышанам: алар башкача, яңа технологияләрдә тәрбияләнгән, алардан алга китеш көтәргә була. XX гасыр башында татар театры белән шулай ук килеп чыга бит. Аны берәү дә расламый. Мәдрәсә тәмамлаган ач, хәерче яшьләр оештыра театрны. XXI гасыр башында мин татар киносына карата да шуны ук көтәм.

– Хәзер син Илдар Әбүзәров хикәясен экранлаштыру белән шөгыльләнәсең. Нигә нәкъ бу 35 яшьлек язучыга игътибар иттең?

– Мәскәүдә яшәүче Илдар Әбүзәров – тәнкыйтьчеләр тарафыннан кабул ителгән автор, Яңа Пушкин премиясе иясе. Бу кызыклы проза гына түгел, әсәрнең татар тарафыннан язылуы сизелә, анда татар традициясе чагыла. Күрәсең, чыгышы белән Түбән Новгородтан булган Әбүзәровта геннар үз ролен уйнагандыр. Без уртак проектыбызны тормышка ашыра башладык та инде.

– Илдарның күпсанлы әсәрләреннән нигә «Корбан-роман»ын сайладың?

– Кинематографик хикәя бу. Әсәр озын кара пәлтәләр кигән биш музыкантның кар өстендә сыер чалырга әзерләнүеннән башлана. Бу образ минем аңыма сеңде. Габриэль Гарсиа Маркес үзенең искиткеч «Сто лет одиночества» романын шулай балачак тәэсирләренә нигезләнеп яза: Колумбия малаена атасы беренче тапкыр боз күрсәтә. «Корбан-роман»да ялгап булмый торган, әмма берләштерелгән, кинематографист өчен кызыклы урыннар күп. Мәсәлән, Балериналар, музыкантлар һәм варварларча корбан китерү йоласы.

Әлбәттә, мин сценарий әзерләгән вакытта күп әйберләрне үзгәрттем. Аерым алганда, сыерны сарыкка алыштырдым. Ләкин хикәянең исеме фильмда сакланып калды, геройларның исемнәре дә шул ук – Йосыф белән Маруся.

– Эшең күп булуга карамастан, пьесалар да язарга өлгерәсең. 2010 елда Академия театры сәхнәсендә Радик Бариев сәхнәләштергән «Ут күршеләр»дән соң синнән тагын нәрсә көтә алабыз?

– Мин яшь режиссер соравы буенча яңа пьеса яздым. «Как мы проведем конец света, дорогая?» дип атала. Аннан спектакль килеп чыгармы – алдан фаразлыйсы килми. Күпкырлы һәм глобаль булуым турында сөйләп тормыйм. Иҗади җәелүнең сәбәбе гади. Кино өлкәсендә вакыт-вакыт эшсез буласың. Бүген төшерәсең – иртәгә юк, Татарстан өчен бу аеруча хас. Язучы тормышы тагын да оешмаганрак: китапны бастырмаска мөмкиннәр, бастырсалар да, гадәттә, ул акча китерми. Драматургларны да куркыныч сагалап тора: синең пьесаңны сәхнәләштерү гарантиясен берәү дә бирми.

Бер сүз белән әйткәндә, иҗади профессия вәкилләре һәрвакыт тотрыксызлыкка дучар. Режиссура белән шөгыльләнмим икән, чарасызлыктан роман язарга тотынам, кинода мөмкинлек туа икән – романны ташлап, кино төшерә башлыйм. Илһам килгәнен көтеп утырмыйм.

 

«Сәхнә», 2012, №10 (октябрь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк