Логотип
Архив Материалов

Сандугач та саташа...

Җәйге кичләрнең берсендә театрга барып кергән идем, мине баш режиссер Марсель Сәлимҗановның күрәсе килүен әйттеләр. Ни йомышы төште икән миңа? Болай исәнләшеп йөрсәк тә, без якыннан аралашкан кеш...

Җәйге кичләрнең берсендә театрга барып кергән идем, мине баш режиссер Марсель Сәлимҗановның күрәсе килүен әйттеләр. Ни йомышы төште икән миңа? Болай исәнләшеп йөрсәк тә, без якыннан аралашкан кешеләр түгел, Зөлфәт Хәким сыман ишеген дә киң ачып кергәнем юк. Хәер, ул да бик киң итеп ача алмыйдыр... Бик кырку кеше диләр Сәлимҗановны...

Ниһаять, мин аның кабинетында. Зур түгәрәк өстәлнең бер ягына ул утырды, икенче ягына мин чүмәштем. «Синең китабыңны укып чыктым», – дип сүзен башлады Марсель ага. (Минем яңа гына «Ил» дигән проза китабым дөнья күргән иде.) Моңа каршы: «Рәхмәт», – дидем бугай. Тагын ни әйтәсең? Китабыңны татар мәдәниятенең шундый күренекле вәкиле, вакытын жәлләмичә, укып чыккач, авторның күңеле була инде, яшереп торасы юк...

«Диалоглар ошады, – дип сүзен дәвам итте Марсель ага. – Пьеса язып кара әле. Син булдырырга тиеш».

Сүз шуның белән тәмамланды, ахрысы.

Дөресен әйткәндә, минем пьеса язып караганым бар иде инде. Сиксәненче еллар уртасында Күчмә театрның баш режиссеры итеп Батулла билгеләнде. «Тын бакчада» (ул елларда бу бакчада язучылар, сәнгать кешеләре җыелышып әңгәмә кылырга ярата, әлеге мәҗлесләрне оештыручы Рөстәм Акъегет иде) бер сөйләшеп утырганда, Батулла агай миңа «социаль заказ» бирде: «Октябрьнең фәлән еллыгына бер пьеса язып кара әле. Мәсәлән, Шамун Фидаи турында...» янәсе. Мәгълүм ки, комсомол шагыйрь Фидаины продразверстка отрядлары белән крәстияннәрнең ашлыгын таларга баргач, кулаклар үтергәннәр. Бу инде революционер! Авылга ялга кайткач, мин «Фидаи» дигән пьесаны язып та ташладым.

Тик, әсәрне күрсәткәч, Батулланың гына исе китмәде. Тулы канлы революционерны гәүдәләндерә алмаганмындыр инде. «Баштагы унбиш бите яхшы гына язылган», – дию белән чикләнде. Бәлки, мин пьесаны язган арада, аның да революцион энтузиазмы сүрелгән булгандыр?

Бу пьесаны да мин, җәйге ялга кайткач, авылда яздым. Аны театрга алып килгәндә, М.Сәлимҗанов труппасы белән Финляндиягә җыена иде. «Юлда укырмын», – дип алып калды.

Шулай итеп, пьесага, язмышы хәл ителгәнче, чит илләрдән урап кайтырга насыйп булды.

Менә яңадан Марсель абый кабинетында утырабыз. Бу юлы янәшәмдә театрның әдәби бүлек мөдире Юныс Сафиулла да бар. «Тулаем әйбәт кенә, диде баш режиссер (минем эчкә җылы йөгерде!), – тик камилләштерәсе бар. Юмор җитенкерәми, икенче план юк дәрәҗәсендә... (Икенче план дигәч, мин аны икенче пландагы геройлар җитми дип аңлаганмын...) Менә сиңа Юныс ярдәм итәр. Ул минем ни теләгәнне яхшы белә».

Юныс абый белән компьютер каршында утыра торгач, драматургиядә мин үземнең шактый надан икәнемне ачыкладым. Хәер, суга кермичә, йөзәргә өйрәнеп буламыни? Ю.Сафиулла бик түзем, сабыр остаз булып чыкты, рәхмәт аңа...

Ниһаять, мине «читка» дигән нәрсәгә чакырдылар. Монысы пьесаны актерлар каршында уку була икән. Дулкынлануны сылтау иткән булып, әсәр укуны Ю.Сафиулладан үтендем.

Шуннан фикер алышу башланды.

М.Булгаковның «Театральный роман»ын театрга мөнәсәбәтең булса гына чын-чынлап аңлыйсың икән!

Башта өлкән актерлар торып миңа хуплау сүзләре әйттеләр. Әзһәр Шакир, Равил Шәрәфи, Фирдәвес Әхтәмова... Ләкин берзаман тон бөтенләй үзгәрә башлады. «Пьеса илленче еллар уровененда язылган», – диде Илдар Хәйруллин. «Нинди уровень икән ул? Илленче елларда Теннесси Уильямс та иҗат иткән», – дип уйландым мин үртәлеп. Ләкин бу бәяләмә әле йомшак булган икән. «Пьеса Мексика сериалларына охшаган», – дип мөһер сукты Илдар абзыйның улы Искәндәр. (Соңыннан ул спектакльдә баш геройны уйнады). Тагын бер яшь артист пьесаны бөтенләй бетереп ташлады. Ул театрның киләчәге өчен бик борчылды. Мин бөтенләй аптырадым: әгәр пьесаны сәхнәгә куйсалар, данлы театрның киләчәгенә өмет баглап булмаячак икән. Бераз гына намусым булса, татар театрының киләчәге хакына, мин, әсәрне култык астына кыстырып, өйгә кайтып китәргә тиеш идем, әлбәттә. Келт итеп Мөхәммәт Мәһдиевнең «Мин драматург булам...» дигән истәлек язмасы хәтергә килеп төште: «Драматург булам, имеш. Булырсың, бар...» Ахырдан әйттеләр, бу яшь артист үзе дә пьесалар яза икән... Театрның киләчәге өчен зерәгә борчылмый, димәк...

Менә Фәрит Бикчәнтәй урыныннан торды. Дус егет, яшьтәш, шактый гына бергә пирәшләп утырган да бар. Әйтәм ич! «Ркаил бик шәп шагыйрь, –дип, салпы якка салам кыстырудан башлады ул. – Шигырьләре әйбәт... Ә пьесасын куеп... не подставим ли мы поэта?» Йомшак җәеп катыга дыңк иттерде...

 Ай да Булгаков, ай да сукин сын!

 М.Сәлимҗанов, тавышым беткән дип, сөйләп тормаска булды. Хәер, монда тамашачы булып утыру кызыграк та икән. «Читка» дигәннәре үзе бер спектакль, имеш.

Айдар Хафиз минем «Шүрәле» хикәясен мактарга кереште. Менә аңардан шәп пьеса чыгар иде! Ә монысы Ркаил каләменә лаек түгел, Юныс кулы сизелә. Кайсыдыр ярсый-ярсый Taҗи Гыйззәтнең бер әсәрен сәхнәгә куярга кыстый башлады. Чурт... биредә хәлләр шулай икән... Сандугач түгел, үзең саташырсың... Тыныч кына шигырь язып ятасы иде, югыйсә. Ә син, аны-моны уйламыйча, в калашный ряд...

Шунысы гаҗәп – монда барысы да бәяләмә бирә, әмма шул бәяләмәне мисаллар белән ныгытмыйлар иде. Әсәрне бер кат тыңлап кына ул мисаллар истә дә калмыйдыр инде.

Җыелыш тәмам булгач, тәгаен вердикт алырга Марсель абый кабинетына кагылырга уйладым. «Хәзер нәрсә инде?» «Куябыз!» – диде ул. Тавышы гөрләп чыга иде.

Шулай итеп «Саташкан сандугач» сәхнәгә менде. Соңгы бәяне инде аңа вакыт галиҗанәплары бирер. Хәер, театр өлкәсендә вакытка да ышанып бетәргә ярамый. Нәрсә дигән әле С.Лем: «Ул пьеса шулкадәр зәгыйфь иде ки, хәтта вакытында сәхнәдән төшәргә дә хәле җитмәде».

 

«Сәхнә», 2012, №2 (февраль)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк