Логотип
Архив Материалов

Сандугачлы бакча

Бу – беренче карашка гына шулай. Авторның əйтергə телəгəне бүтəн икəнен тора-бара төшенəсең, аңлыйсың. Артистларның (аларның күбесе тормышта да бакчачы дип белəм) килештереп уйнауларына сокланып...

Бу – беренче карашка гына шулай. Авторның əйтергə телəгəне бүтəн икəнен тора-бара төшенəсең, аңлыйсың. Артистларның (аларның күбесе тормышта да бакчачы дип белəм) килештереп уйнауларына сокланып утырдым. Миңа калса, Əсхəт Хисмəт, Искəндəр Хəйруллин, Илдус Əхмəтҗанов, Равил Шəрəфи, Раушания Юкачева, Нəфисə Хəйруллина, Минвəли Габдуллиннар үз рольлəрен, кем əйтмешли, җиренə җиткереп, уңышлы башкарды. Рəхмəт аларга!

Əлеге спектальгə бераз тукталып үтүем тикмəгə түгел. «Сəхнə» журналының җаваплы мөхəррире Земфира Гыйльметдинова: «Илдар абый Юзеев һəм Аяз абый Гыйлəҗев белəн якыннан аралашкан кеше буларак, алар хакында истəлек язмассың микəн?» диде. Ризалыгымны биреп, уйлана калдым. Мəкалəне ничек башларга икəн, бу ике олпат əдипне ничек итеп «бер-берсенə бəйлəп» язарга икəн, дип үземчə баш ватам. Һəм менə, көтмəгəндə, бирəм дигəн колына – чыгарып куяр юлына, дигəндəй... «Ут күршелəр»не карау насыйп булды. Шуны караган вакытта, «Эврика!» дип, Архимед кебек кычкырып җибəрə яздым. Дача! Əйе, нəкъ менə дача-бакча бəйли икəн бит Илдар абый белəн Аяз абыйны. Үземчə фаразлый башладым. Салават яшьти үзенең «Ут күршелəр»ендə дача тормышын белеп сурəтли. Димəк, əсəрдəн чыгып, аның үзенең дə бакчачы булуын чамаларга була. Уйлана торгач, тəки очына чыктым бит: Илдар абый белəн Аяз абый (һəм тагын Ш.Галиев, Ə.Баян, Р.Даутов кебек мөхтəрəм калəм əһеллəре) бер чорда, гаилəлəре белəн, җəй башыннан көз ахырына тиклем дигəндəй, Займищеда яшəгəн икəн. Аларның бакча йортлары бер-берсеннəн ерак булмагандыр, əлбəттə. Шулай булгач, ошбу язучыларның газиз оланнары Илгиз (хəзер инде ул да мəрхүм), Салават (килəчəктə язучы-драматург, кинорежиссёр булып танылу алачак) һəм Искəндəр (булачак галим) белəн Мансур (күпмедер еллар үткəч, мəшһүр «Бичура»сын, «Казан егетлəре»н, «Баскетболист»ын Камал сəхнəсендə куйдырып дан казаначак драматург), Рашат (килəчəктə – малтабар) ничек бергə аралашып үсмəсен ди инде!

Язмамны башлаганчы, Илдар Юзеев белəн Аяз Гыйлəҗевкə багышлап чыгарылган истəлек китапларын янə бер мəртəбə күздəн кичереп чыктым. Ике əдип белəн дə дустанə мөнəсəбəттə булган Гарəф ага Шəрəфетдиновның (заманында Татарстан китап нəшриятында директор иде) «Идел дулкын кага» дигəн искиткеч җылы эчтəлекле, тəэссоратлы истəлеге  (Аяз Гыйлəҗев: Истəлеклəр/ Төз. И. Гыйлəҗев. – Казан: татар. Кит. нəшр.: 2006. – 133-144 битлəр) мине үзенə аеруча җəлеп итте. Аның (инде ул да безнең арабызда юк) язмасыннан сандугачка бəйле өзек китерəм: «Займищедагы бакчабызда һəр яз саен бер сандугач сайравына мөкиббəн китеп яшибез. Шунысына гаҗəплəнəбез: ул чит-ят җирлəргə китеп кышласа да, бəлкем, əткə-əнкəлəрен югалткан бала сандугач кына булса да, туп-туры безнең бакчага кайта һəм ел да гел бер төшкə, гел бер куак тирəсенə оя ясый. Агачларны яшəртеп, май урталары җиттеме, җылы бер тымызык кичтə сандугачыбыз ызандаш күршелəр Əхсəн Баян, Илдар Юзеев, Шəүкəт Галиевлəр коймасы артындагы куе куаклык арасыннан нəзек тавышы белəн сузып кына беренче авазын сала... Илаһи көч бар үзендə! Əнə Шəүкəт белəн Илдар, кичке табигать хозурлыгына лəззəтлəнеп, бакчалар сукмагы буйлап, урам əйлəнеп, һава сулап кайтырга чыгып китə. Шəүкəтнең буй-сыны төз, ə Илдар кулларын артка чалыштырган. Күренеп тора, дусларның рухи дөньясы белəн сандугач тылсымы идарə итə... Сандугач сайравын тын калып тыңлаган, аңа гаҗəеп бер могҗиза итеп караган Аяз турында аерым язмый хəлем юк. Табигатькə мөнəсəбəте һəм карашы белəн искиткеч үзенчəлекле кеше иде шул Аяз! Өйлəре каршында сары чəчəклəр күз ачкан. Тюльпан чəчəклəре төргəк башлы сабакларын югарыга таба сузган. Аязның шəхси үз шөгыле бар: ул ел саен көздəн бөтен сукмак буйларына, өй түрендəге ачык урынга ачы какы, балтырган һəм хəтта шома көпшə орлыкларын чəчеп тора. Һəм яз башыннан ук, колакларыннан тартып үстергəн кебек, аларны карап-саклап үстерə... Иртəнге бакча ямен сурəтлəп бетерү кыен. Андагы гүзəллек, хозурлык, илаһилык кешегə канат үстерə. Сандугач, кояш чыкканга куанган кебек, тагын да дəртлəнеп өзгəлəнə-өздерə.

– Илнең күпме җирлəрендə булдым. Əмма мондый да матурлыкны беркайда да күргəнем булмады. Исең китəр безнең Идел буйларына! – дип соклануын тыя алмый Аяз...»

Гарəф ага Шəрəфетдиновның əлеге истəлегендə телгə алынган сандугачны үземчə күз алдыма китереп, аның асыл-затлы сайравын ишеткəндəй булып, мəшһүрлəребезгə бəйле кайбер хатирəлəргə бирелəм...

Əнə, сандугачлы бакча буйлап, иртəнге табигать белəн хозурланып, күңеленнəн «Таныш өянкелəр»не көйли-көйли, салмак кына атлаган хəлдə, Аяз абый килə...

Əнə, иңсəсен янтайта төшеп, сандугач җыры тəэсиреннəн хислəнеп-һушланып, койма ярыклары аша сузылып чыккан карлыган ботакларының чыклы яфракларын əледəн-əле сыйпаштыргалап, Илдар абый атлый...

 

 

Аязучан болытлы Аяз абый

 

Вакыт алдында без бик кечкенə.

Аяз ГЫЙЛƏҖЕВ

 

Аяз абыйның чордашы, мөхтəрəм əдипнең үзе кебек миллəтпəрвəр шəхес, академик Миркасыйм ага Госманов бер мəкалəсендə олпат калəмдəше хакында, үз итеп, якын итеп, аның үзенə генə хас булган бер сыйфатын калкытып (А.Гыйлəҗевнең шулай ук мəшһүр якташы Батулла, туган яклары Зəй төбəгенə бəйлəп əйткəнчə, зəйматик, ягьни, зəйский холык турында сүз бара), «шадра кəгазь кебегрəк (наждак кəгазе) кытыршы холкы»н, «пычак шикелле үткен теле»н искəртеп үтə. Чынлап та, калəмдəшлəре, əңгəмəдəшлəре белəн очрашканда, күрешкəндə-сөйлəшкəндə үтə җылы мөгамəлə, дустанə мөнəсəбəт саклаган Аяз агабыз, кайвакыт, капылт кабынып, кайберəүлəргə уктай кадала иде. Үзем шаһит: берсендə – Əхсəн абый Баян, икенчесендə Əхмəт абый Рəшит аның «корбаннары» булды. Усалдан да усал укытучы үз укучыларының тетмəсен тетə диярсең: Аяз абыйның теле-телгə йокмый, Əхсəн абый нəрсəдер əйтмəкче булып авызын ачкан иде – бер сүз дə əйтə алмыйча калды. Икенче очракта исə, Əхмəт абый хəтта авызын ачарга да өлгерə алмады. Чордашларына болай карчыга күк ябырылуына Аяз абыйны нəрсə этəргəндер, ул хакта мин белмим, əмма бер атнадан, илле яшьлеге уңаеннан, Əхсəн Баянның Камал театрында (хəзерге Тинчурин театры урнашкан бинада) кичəсе узды. Шул кичə алдыннан Аяз абый белəн Əхсəн абыйның берни булмагандай сөйлəшеп, көлешə-көлешə, үзара гəплəшеп торуын, бераздан Аяз абыйның сəхнə түрендə – президиумда урын алуын күреп, беркадəр гаҗəпкə калган идем. Ул вакытта Аяз абыйның «зəйский» холыклы икəнен белми идем шул əле. Шулай да, бəласеннəн баш-аяк дип, «аязучан болытлы» Аяз абыйның күзенə бик еш күренмəскə тырыша идем. Хəер, ул үзе дə Язучылар берлегендə алай бик еш күренми иде. Чөнки Аяз ага күп вакытын, ел əйлəнəсе диярлек, иҗат йортларында үткəрде.

***

Иҗат йорты дигəннəн... Аяз абый белəн чын-чынлап танышуым, Əдəби фондта эшлəгəн чагымда (1986 елда) булды. Гадəттə, əүвəл Дубултыдагы иҗат йортына путевка (тулаем ике айга!) сорап мөрəҗəгать итə иде ул. Дубултыда чакта Əдəби фондка хат юллый. Машинкада басылган əлеге хатында, сəламнəр юллап, хəл-əхвəлне сорашкач, кабат путевка хакында сүз кузгата. Казанга кайтып тормыйча гына, туп-туры шунда күчəр идем, дип бу юлысында Мəскəү янындагы Переделкинога путевка (янə ике айга!) юнəтə торуыбызны, үзе телəгəн люкс бүлмəгə алдан «тамга салып» куюыбызны үтенə. Ходайның хикмəте, алдан планлаштырганыбыз һəрвакыт əдип телəгəнчə булып чыга иде.

***

Əһле калəмнəребезнең юбилей кичəлəренə, төрле əдəби-музыкаль тамашаларга, спектакль премьераларына язучы халкының бер ише хəлəл җефете белəн килə. Шундый пар канатлар арасына, һичшиксез, Аяз абый белəн Нəкыя апа да керə. Үзара гəплəшкəн чакта, Аяз абый Нəкыя апаны искə төшермичə калмый иде: «Ыслушай, парин, əле яңа гына Нəкыя апагыз белəн ике йөз алтмыш җиде пилмəн бөгеп килдем... Нəкыя апагызның кулы алтын бит аның... Бүген Нəкыя апагыз белəн барасы җиребез бар...»

Татар милләтенә өч асыл ул үстергән Аяз абый белән Нәкыя апаның кичәләргә парлашып килүе, кичәләрдән соң култыклашып кайтып китүе әле дә күз алдымда тора. Аларга карап, бер мин генә сокланмаганмындыр, шәт...

***

1992 елда «Идел» журналында бер бәйләм шигырем басылды. Алар арасында Хәсән Туфанның «Яшәсен дә яшәсен, дибез, Ә үзебез кайчан яшәрбез?» дигән сүзләре эпиграф итеп куелган шигырь дә бар иде:

Әтәйләрнең геннарыннан күчкән,

Иңгән, ахры, сеңгән бу каннарга:

«Яшәсен...» дип кычкырасы килә

Мәйданнарга чыгып, урамнарга...

Сазга баткан эш атлары сыман,

Чыгалмаган чакта нужалардан,

Кычкырасы килә: «Яшәсен... – дип...

Яшәсен, – дип, – барлык хуҗалар да!..»

Көннәрдән беркөнне, Язучылар йорты коридорында очрашкач, миңа калса, нәкъ шушы юлларны исендә тотып, Аяз абый болай диде:

– Ыслушай, парин, шигырләреңне укыдым. Ару гына безгә дә сугып алгансың... Шулай бәреп язуыңны дәвам ит!

Кайчандыр, «Казан утлары»нда берничә шигырем басылгач, Сибгат ага Хәким: «Укыдым... Шигырьләрең әйбәт...» дип үсендереп җибәргән иде. Аяз абыйның да ике-өч җөмлә белән шулай күңелне күтәрүе гомергә хәтердә калды.

 

 

Моңдар абый

 

Гадәт-холкым белән – кыр казы мин:

очам, йөзәм, китәм һәм кайтам...

Илдар ЮЗЕЕВ

 

Бер әңгәмә вакытында, әнисе турында сүз чыккач, Илдар абый Шәкүрә апаның да шигырь язуы турында әйткән иде. «Шигърияткә мәхәббәт уятучыларның беренчесе, һичшиксез, әнкәй булды. Ритмның, аһәңнең ни икәнен ул Нил абый белән икебезгә мандолинада уйнап өйрәтте, үзе дә шигырьләр чыгарырга әвәс иде. Туган көн, туй, бала туу уңае белән авылдашлар аның янына килә иде, – дип искә төшергән иде ул. – Әти-әниебезнең мәңгелек йокыга талган урыннары туган ягыбызда – Яңавыл районының Ямады авылында. Туфраклары өстенә мәрмәр таш куйдык. Әнкәйнең үз шигыреннән ике юл яздырдык: «Сау булыгыз, туган-үскән кырлар, Тыныч тормыш сезгә бездән соң...»

Бер улы – күренекле шагыйрь, икенчесе – билгеле галим, үзе дә шигырьләр яза... Ни җитте ана гына булмаган икән Шәкүрә апа. Шушыларны искә төшереп, Илдар абый исән чагында ук, аңа тәгаенләп, мондыйрак бер афоризм язып куйган идем: «Шагыйрь – шигырь язган әнисенең шәп әсәре».

***

Бервакыт Илдар абыйдан: «Шигырь язудан тыш, тагын ниләр белән шөгыльләнәсең?» дип сорадым. Җавап мондый булды: «Гармун уйнаштырганымны беләсең инде. Җәй көне бакчада карлыган җыям. Бу – минем бик яраткан шөгылем. Карлыганны мин шигырь язган кебек җыям: бөртекләп, чистартып. Ләбиб Айтуганов белән язылган иң беренче җырым да юкка гына «Карлыганым, бөрлегәнем» булмагандыр».

Берничә мәртәбә Илдар абыйның гармун уйнаганын карап торганым булды. Карашын бер читкә юнәлтеп, башын бер якка кыйшата төшеп, моң дәрьясына тәмам чумып, онытылып уйнаган иде ул. Бихисап моңлы, сагышлы, гамьле, күңелләрне тетрәндерерлек, иләсләндерерлек җырлар язуында Моңдар абыйның оста гармунчы булуы да роль уйнагандыр дип уйлыйм.

***

Илдар абый гаиләсе берара Себер тракты урамында, Сигезенче март тукталышы (хәзер Милли архив дип атала) каршындагы 24нче йортта яшәп алды. Урыслар әйтмешли, «чемоданное настроение» белән. Илдар абыйларның «Мир» кинотеатры тирәсенә күчәргә тиешлекләре ачыклангач, Язучылар идарәсе карары белән, алардан калган фатир миңа тәгаенләнде. Шуннан соң, Илдар абый белән икәү, фатирларыбызны үзебезнеке итәлмичә, шактый вакыт Вахитов районы башкарма комитетына барып-йөреп мәрәкәләндек. Башта елмаеп-көлеп каршы алган бер ханым (Балтачның Карадуган авылыннан дип истә калган), соңга таба безне бөтенләй күрмәмешкә салына башлады. Берәр нәрсә өмет иткән булгандыр инде бахыр. Без исә, китапларыбызны зур бүләккә санап, култамгаларыбызны салып, башта ук шуларны биргән булган идек. Ниндидер бер түрәчеккә ялынып-ялварып дигәндәй йөрүне Илдар абый бик авыр кичерде. Йөрәк дигәннең көч-куәтен, дәрт-дәрманын әнә шундый «тормыш вак-төякләре» харап итә дә инде. Безгә бүтән мондый хәлләрдә калырга язмасын, диештек әлеге ханым белән «алыш-бирешне» тәмам өзгәч.

***

Балаларга багышланган иҗатымны туплап, «Мәгариф» нәшриятына тапшырдым. Шул уңайдан, китапка кереш сүз язмассыңмы, дип Илдар абыйга мөрәҗәгать иттем. Ул, ризалыгын биреп, кулъязмамны өенә алып кайтып китте һәм... икенче көнне үк (2003 елның 19 мае иде ул) язмасын алып та килде. Мин моның белән нәрсә әйтергә телим соң? Илдар абый – үз-үзенә дә бик таләпчән кеше иде, бүтәннәрдә дә шул сыйфатны күрергә теләде. Өстәвенә, ул – пунктуаль кеше дә иде: кушылган эшне-йомышны нәкъ вакытында эшләп алып килә иде. Гомеренең соңгы берничә елында ул «Салават күпере»ндә («Сәхнә»дә дә) эшләде. Берничә мәртәбә ишеткәнем булды, хәтта Роберт Миңнуллин да Илдар абыйның 80 еллыгы уңаеннан уздырылган кичәдә, әллә белеп, әллә белмичә, мәшһүр шагыйребезнең соңгы хезмәт урыны итеп, «Сабантуй» газетасы редакциясен атады. Бу бөтенләй дөреслеккә туры килми. Әлеге редакциядән киткәч, Зиннур Хөснияр аңа шундук: «Илдар абый, борчылма. Иртәгәдән бездә эшли башлыйсың!» – диде. Чыннан да, Хөснияр сүзендә торды – иртәгесеннән Илдар абый дәртләнеп-канатланып бездә эшли башлады. «Салават күпере»ндә дә, «Сәхнә»дә дә сан саен шигыре йә берәр язмасы басылды. З.Хөснияр аңа «Сәхнә» турында бик матур җыр тексты яздыртты. Композитор Илфат Дәүләтшин ул текстка шәп көй язды. Кыска гына вакыт эчендә ул җыр Лилия Муллагалиева башкаруында сәхнәләрдән дә, телевизор экраныннан да еш яңгырый башлады. Әлеге җыр бүген кабат яңгыраш алса, эстрадабыз отар гына иде, дип уйлыйм кайчак. Чынлап та, отар иде. Сүзләре дә, көе дә бик килешле иде аның. Килешле булмаска, сүзләрен Илдар абый үзе язган бит!

...Дача. Бакча. Гөлбакча. Каләм әһелләре барысы да – бакчачылар. Күз салыгыз, ниләр генә үстерми алар үзләренең сандугачлы Әдәбият Бакчасында: шигырьләр, поэмалар дисеңме, хикәяләр, романнар, пьесалар дисеңме... Аларның һәммәсе дә мәңге сулмас аллы-гөлле чәчкәләрне хәтерләтә төсле. Сезгә ничектер, миңа шулай тоела.

 

«Сәхнә», 2013, №4 (апрель)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк