Логотип
Архив Материалов

Шаха апа

Анализлап карыйм да, бәлки театрда атап йөрткән исеме Шаха – шахмат сүзенә охшаш булганга, шундый ук уен тактасында шашка да уйналгангадыр... Кайсыдыр бер спектакльдә аны аклы-каралы шакмаклы күл...

Анализлап карыйм да, бәлки театрда атап йөрткән исеме Шаха – шахмат сүзенә охшаш булганга, шундый ук уен тактасында шашка да уйналгангадыр... Кайсыдыр бер спектакльдә аны аклы-каралы шакмаклы күлмәктә күргәч, дөрес уйлаганмын икән дип нәтиҗә ясаганым да исемдә әле.

Шәхсәнәм Әсфәндиярова кебек артистка Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында гына түгел, башка театрларда да булганы юктыр. Мин белмим һәрхәлдә.

Ниндидер бер дәрәҗәдә Рената Литвинованың манерасын Шаха апаныкына охшаш дип әйтеп булыр иде. Иренгәндәй, ялындырып кына сөйләшә шикелле, үзен тотышы – иркә бала сыман. Шаха апа – сәхнәдә балалык эчкерсезлеге, ихласлыгы белән җәлеп итә, үз уенына үзе ышанып, тамашачыны да, сәхнәдәшләрен дә ышандырып, ияртеп алып китү сәләтенә ия артистка. «Болай булмый, дөрес җөмлә сөйләми», дип утырганнарны да үз артыннан ияртә, барысын да оныттыра, шуның белән үзенә гашыйк итә иде.

Яшь чагында ул күз явын алырдай чибәр булган диләр. Шулайдыр. Замандашларының хатирәләре буенча, Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт» әсәрендә Луизасына сокланмаган кеше булмаган.

Шаха апа белән бәйле кызыклы хәлләрне элек тә, хәзер дә анекдот рәвешендә еш ишеткәлим. Яратып сөйлиләр. Ни дәрәҗәдә чынбарлыкка туры килә, моны тикшереп карау авыр. Актриса үзе мондый хикәяләрне тыңлаганда күзләреннән яшь чыкканчы рәхәтләнеп көлә иде. Алай түгел дип әйтергә уйламый да иде. Моңа ваемсызлык дип карарга да буладыр. Тик... Бу гаҗәеп акыллы кеше сыйфаты. Бер шушындый гыйбарә бар: «Зирәк кешене мыскыл итү мөмкин түгел. Дөресен әйткәнгә үпкәләү мәгънәсез, ялган исә игътибарга лаек түгел дип саный ул». Бу сүзләр Шәхсәнәм Әсфәндиярова хакында әйтелгән кебек.

Анекдот дигәннән. Берсен хәзер сөйләп китим әле. Кызык булсын. Бары бик популяр кешеләр турында гына анекдот халыкка кереп кала. Моның өчен Чапай белән Штирлицны гына да искә төшерү җитә. Бу һаман да телдән-телгә сөйләнгән кызыклы хәлләр Шаха апаны сагынып искә алу булып яңгырасын. «Казан сөлгесе» (Кәрим Тинчурин) спектакле. Күмәкләп «Казан сөлгесе» халык җыры җырлана: «Калды ич, калды ич Казан сөлгесе, апасыннан матур сеңлесе...» Берничә спектакльдән соң Шаха апа әйткән имеш: «Нигә Кайбыч, Кайбыч дип җырлана соң монда, Кайбычның ни катнашы бар?» Җырланганда «калды ич» «калдыйч»ка әйләнгәч, аңа шулай дип ишетелгән икән.

Шаха апаның әнисе Мөкәррәмә апаны яхшы хәтерлим. Мин күргәндә олы яшьтә иде инде ул. Ак яулыклы, ак шәл бөркәнгән әби. Шәхсәнәм апа әнисенә нык охшаган. Кайсыдыр бер гастроль вакытында оныгы Җәмиләнең чәченә ниндидер май сөртеп, тарап, үреп утырган вакытта элекке заманда кызлар ничек итеп үзләрен караганы турында сөйләде ул. «Кызларга кечкенәдән матур булып йөрергә кирәклеге өйрәтелергә тиеш» кебегрәк сүзләре әле дә колагымда. Әнигә кайтып сөйләгәч: «Мөкәррәмә апа үзе дә артистка булган кеше...» – дип әйткән иде. Бик кызык тоелды бу, мин андый әбиләр Коръән табыннары янына җыелып чәй генә эчәләр дип уйлый идем. Хәзер уйлавымча, нәкъ менә әнисе Шаха апаны шундый нәзәкатьле һәм үзенчәлекле артистка булуына нигез салгандыр. Кызчык вакытыннан ук ул аны биюгә укыткан – Шаха апаның олыгайган, гәүдәсе калынайган чорда да искиткеч, үзенә бертөсле, зур песиләрнеке кебек пластикасы бар иде. Үзбәкстан җирлегендә туып-үсүе дә үз эзен калдыргандыр, дип уйлыйм. Шәрыкъ кызларына хас нәфислек бар иде Шаха апада.

Исеме турында әйтми булдыра алмыйм. Татарстанның беренче Президенты биографиясен укыганда шундый бер факт исемә кереп калды. Шәймиевләр гаиләсендә ир балалар гомерсез була, шунда кемдер гаилә башлыгына малайларга «Тимер» сүзе булган исемнәр кушарга киңәш итә. Чыннан да, Минтимер Шәрипович, абыйсы Хантимер ага балачак зәхмәтләренә бирешмичә үсеп җитәләр. Минемчә, Шәхсәнәм исеме дә аны йөрткән кеше холкына йогынты ясаганы аерымачык. Сәхнәдә дә, тормышта да шаһлык бар иде Шаха апада.

Иделнең аръягында Камал театры артистларының дача-бакчалары булган ширкать бар. Шаха апаның үзенең кишәрлеге булды микән, хәтерләмим. Һәрхәлдә ул көрәк тотып, җир казып, түтәлләр белән мәтәшә торган кеше түгел иде. Ул башкачарак истә калган. Гомерлек дусты, театрның труппа мөдире Бикә апа Шакирова бакчасында утырулары хәзер дә күз алдымда. Макияж, матур киемдә, тукымадан ясалган утыргычта «фасонный» формада утыра. Башында – эшләпә, аягы аякка куелган, кулында – нечкә озын сигарет. Тирә-яктагы алабута һәм әрекмәннәр дә аның янында затлы үсемлек кебек күренәләр. Монысы – бераз арттыруга китте инде, Бикә апа бакчаны әйбәт карый, аеруча алмалары шәп иде.

Шаха апа ул чор Камал театрында бераз космополитрак кеше иде. Татарча ул шәһәрчә, ясалмарак сөйләшә, авыл хатыннары рольләре аңа килешеп бетми. Ире – рус театры артисты; Казанның рус телле богемасы арасында якын дуслары бихисап иде. Шулай да татар классик драматургиясендә аның онытылмаслык рольләре бар. Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәле»ндә ишан хәзрәтнең дүртенче абыстае искиткеч! Иркәләнеп, кыланып, ул көндәшләрен шулкадәр оста котырта иде, бәйләнеп тә булмый – барысы да «дурочка» битлеге астында эшләнә. Гомумән, ул абыстайлар «командасы» шәп иде. Галия апа Нигъмәтуллина, Рәшидә апа Җиһаншина, Фатыйма апа Ильская, Шәхсәнәм апа Әсфәндиярова...

Шаха апаны «Ешрак елмаегыз» (Э.Брагинский «Сослуживцы») спектаклендә күреп сокланмаган кеше булмагандыр. Шәүкәт абый Биктимеров белән дуэтлары искиткеч иде. Алар минем өчен иң яхшы Калугина белән Новосельцев. Хәтта бөтен Россия яраткан «Служебный роман» фильмы һәм андагы искиткеч Алиса Фрейндлих һәм Андрей Мягков та мине ул кадәр шаккаттырмады. Калугина-Әсфәндиярованың тамашачы күз алдында үзгәрүе бер могҗиза рәвешендә килеп чыга, чыннан да мондый ук үзгәрешне көтмәгән буласың. Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» спектаклендә Шаха апа баласын калдырып чыгучы Дилемманың әнисе – Римма ролендә чыга иде. Көчсез, йомшак холыклы, җебегән, шундук еларга керешкән хатын кебек, ә шул битлек астында бу сыйфатларны үзенең коралы итеп кулланган имансыз зат. Шәхсәнәм Әсфәндиярова моны бары тик аның арсеналында булган буяулар белән зур осталык белән күрсәтә белде.

Сәхнәдә дә, тормышта да чын артистка булган Шәхсәнәм Әсфәндиярова озак еллар яшь артист-лар тәрбияләү белән шөгыльләнде. Бүген берничә буын укучылары аны яратып искә алалар. Һәм бу рәсми, формаль рәвештә искә алу түгел, ул сагыну, юксыну хисләре белән сугарылган. Һәр артист укыту эшенә алынмый. Бу эш зур дәрәҗәдә җаваплылык таләп итә. Ваемсызрак тоелган Шаха апада бу җаваплылык бар иде.

Язмамда Шаха апаның кызы Җәмилә Әсфәндиярова турында әйтмәсәм – дөрес булмас. Чөнки кызы – Шаха апаның батырлыгы билгесе. Шәхсәнәм апа белән бәйле бердәнбер шәхси истәлегем бар. Ул да Җәмилә белән бәйле. Театр янында яшәгән вакытыбыз, бүген ул бинада Сәйдәш музее урнашкан. Мин күршеләребез Фирдәвес апа Әхтәмова һәм Хәлимә апа Искәндәроваларга еш кереп йөри идем. Бер керүемдә – аларда Шаха апа. Мине башымнан сыйпап алды, үзенең матур, күкрәк тавышы белән: «Минем дә кызым бар», – дип әйтте. Җәмилә дөньяга килгәндә, Шаха апа кырыктан узган, коточкыч фаҗигадән соң могҗиза белән исән калган хатын була. Бала үстерүләре авыр булгандыр. Баланы гастрольләргә алып чыгарга, үзе белән театрга ияртеп килергә яшь артистларга да кыенга килә. Ул барысын да ерып чыкты. Менә дигән кыз һәм артистка тәрбияләде Шәхсәнәм Әсфәндиярова.

Сагындырасың, Шаха апа...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк