Логотип
Архив Материалов

Шаляпин фестивалендә онытылмас очрашулар

Ул берьюлы ике премьера, Мария театры труппасының Ж.Массне музыкасына куелган «Дон Кихот» операсы белән килүе, шул ук театрның академия солистлары катнашында ике гала-концерт белән истәлекле булд...

Ул берьюлы ике премьера, Мария театры труппасының Ж.Массне музыкасына куелган «Дон Кихот» операсы белән килүе, шул ук театрның академия солистлары катнашында ике гала-концерт белән истәлекле булды һәм опера башкаручы милләттәшләребез белән онытылмас очрашулар бүләк итте.

Аида чибәрләнгән

Вердиның «Аида»сы – иң матур классик операларның берсе. Казаныбызда ул XIX гасыр ахырыннан бирле куела килгән. Билгеле ки, спектакльләр искерә, костюмнар, сәхнә бизәлешләре таушала. Спектакль озак вакыт яңартылмый торса, артистларның да, тамашачыларның да аңа карата хисләре суынырга мөмкин. Шуңа күрә куелышларны торымнанторымга яңартып торалар. Бу юлы «Аида» спектаклен режиссёр Юрий Александров сәхнәләштергән. Әйтергә кирәк, 25 ел буе Санкт-Петербургның Мария театрында эшләгән, кордашы маэстро Валерий Гергиевның басымына түзә алмыйча гына аннан китәргә мәҗбүр булган, бүген үзе оештырган «Санкт-Петербург опера» театры белән җитәкчелек итүче режиссёр Юрий Александровның сәнгать дөньясында абруе шактый зур. Ул опера  сәхнәләштерүдә классик өслүб яклы булуын алдан ук әйтеп куйган иде. Сүзендә торган – «Аида» гаҗәеп матур спектакль булып чыккан. Сәхнәләштерүчеләрнең хезмәте, Мәскәүдә тектерелгән 170 өр-яңа костюм, җырчылар театрыбызга алты миллион сумга төшкән. Операда төп партияләрне Киевтан Оксана Крамарева, Италиядан Юлия Герцева, Мария театрыннан Әхмәт Агади белән Екатерина Шиманович, Зур театрдан Михаил Казаков башкарды.

Турандот кияүгә чыкмый кала

«Турандот» күптән түгел Г.Камал исемендәге академия театрында сәхнәләштерелгән иде. Ул ахыры әйбәт тәмамланган матур әкият буларак истә калган. М.Җәлил исемендәге театрда агымдагы иҗат фасылы башында сәхнәләштерелгән опера исә – гаҗәеп фаҗигаи яңгырашлы спектакль. Ник дигәндә, әдәби әсәрдән аермалы буларак, опера либреттосында Тимур патшаның хезмәтчесе Лиу образы бар. Бу яшь кыз сөйгәне Калафны коткарыр өчен үз-үзен һәлак итә. Опера нәкъ шул урында тәмамлана да. Әйтергә кирәк, композитор Дж.Пуччини «Турандот» операсын иҗат иткән мәлдә үлеп китә. Аның илһамлы каләме язган оригинал да нәкъ Лиу һәлак булган урында өзелә. Дөрес, композиторның шәкерте Франко Альфано операны тәмамлаган. Кайбер театрлар аны тулысынча сәхнәләштерә. Әмма Казан театрында «Турандот» спектаклен куйган режиссёр Михаил Панджавидзе фәкать Пуччини музыкасын башкарырга хәл кылган. Нәтиҗәдә, Калаф, инде максатына ирешәм дигәндә генә, чибәр Турандотны үзе кире кага, чөнки бичара Лиуның үлеме аны нык тетрәндерә. Ә Калафка гашыйк булып өлгергән Турандот газап утында яна. Бу фаҗигале тарихны театр теле белән бик тәэсирле итеп Оксана Крамарева, Әхмәт Агади, Киевтан Лилия Гревцова һәм Сергей Ковнир бәян итте.

Риза Ишморатның оныгы Айрат

Фестивальдә «Турандот» һәм «Риголетто» спектакльләрендә күренекле драматургыбыз Риза Ишморат һәм талантлы драма артисты Рәшидә Җиһаншинаның оныгы Айрат Ишморатов дирижёрлык итте.

– Үзе музыкант булмаса да, әнием мине музыка мәктәбенә бирәсе итте, – дип сөйләп китте үзе турында Айрат. – Миңа гаҗәеп талантлы музыкант һәм педагог Илдус Гыйният улы Алмазовта укырга насыйп булды. Аннан соң мин музыка училищесын, консерваторияне тәмамладым. Беренче эш урыным – Г.Камал исемендәге театрның күренекле музыкант Фуат Әбүбәкеров җитәкчелегендәге оркестры. «Яле, егет, «Зәңгәр шәл»не уйнап кара әле, шәп килеп чыкса, мин сине эшкә алам», – диде ул миңа. Шулай итеп мин Г.Камал исемендәге театрда өч еллап эшләдем. М.Җәлил исемендәге театрның оркестрында кларнетта уйнадым. Берникадәр вакыт Татарстан симфоник оркестрында уйнаганнан соң, мин Канадага барырга карар кылдым. Шулай итеп Монреаль университеты студенты булып киттем. Башта – кларнет буенча магистр, аннары дирижёр буларак доктор дәрәҗәсен алдым. Канадада 5 ел буе «Les Violons du Roy» (Квебек) һәм Orchestre Symphonique de Quebecта дирижёрлык иттем. 2009 елдан бирле Universite Laval музыка факультеты профессоры. Хәзерге вакытта ирекле художник – кая чакырсалар, шунда дирижёрлык итәм һәм кларнетта уйныйм. Ә чакырулар күп, Аллага шөкер. Бер үк вакытта мин музыка иҗат итәм. Былтыр җәй, мәсәлән, Орфордта узган музыка фестивалендә миңа «Ел композиторы» исеме бирделәр. Соңгы елларда әсәрләрем Канадада еш башкарыла. Заказларым бик күп. Алдагы өч елга иҗат графигым шыплап тулган.

– Шушындый акыллы вә талантлы татар егете кем бәхетенә туды икән, – дип Айратның гаилә хәле белән кызыксынасы иттем.

– Хатыным Эльвира Мисбахова – Түбән Кама кызы. Казанда маэстро Рөстәм Абязовның «La Primavera» оркестрында уйный иде. Аннары без бергә Канадага киттек. Хәзер ул Канадада бик дәрәҗәле альтист музыкант, берьюлы дүрт оркестрда уйный. Ә күптән түгел маэстро Янник Незе-Сеген җитәкчелегендәге Orchestre Metropolitainда «беренче пульт» булу дәрәҗәсенә лаек булды. Янник Незе-Сеген – дөньяның иң танылган биш дирижёрының берсе. Биш һәм ун яшьләрдәге Алинә һәм Луиза исемле ике кызыбыз бар. Канадада иллеләп татар гаиләсе гомер кичерә. Алар белән тыгыз аралашып яшибез, бергәләп милли бәйрәмнәребезне үткәрәбез.

– Ә Казан театры белән хезмәттәшлек ничек башланды?

– Директор Рәүфәл Мөхәммәтҗановка үзем шалтыратып хезмәттәшлек тәкъдим иттем. Ул риза булды. Якын киләчәктә мин Казанда «Кармен», «Травиата», «Мадам Баттерфляй», «Тоска» операларында дирижёрлык итәрмен, иншаллаһ. Гомумән, республикабызның күрке М.Җәлил исемендәге театрда чыгыш ясау минем өчен зур мәртәбә.

– Сезнең танылган музыкант булып китүегездә әби-бабагызның да өлеше бардыр, мөгаен.

– Чыннан да, әбием музыкант булуымны бик теләде. Канадага иң беренче билетны алырга да акчалата ярдәм итте.

– Әбиегез, бабагыз хәтерегездә нинди булып калган?

– Әбием Рәшидә Җиһаншина бик нык ихтыярлы, корыч кебек хатын иде. Шундый кеше генә театр директоры була аладыр, мөгаен. Дөресен генә әйткәндә, мин әбиемнән бераз курка да идем. Бабам – күренекле драматург, режиссёр гына түгел, Ватан сугышы каһарманы да әле. Ул беренче көненнән алып бөек Җиңүгә кадәр сугышта катнашкан, Берлинга кадәр барып җиткән. Җиңүгә санаулы көннәр калганда яраланган. Бабам миңа мирас итеп кечкенә генә термометр калдырды. Ул 1935 елда Германиядә эшләнгән. Безнең гаиләдә, бу термометрны бабама маршал Жуков үзе бүләк иткән, дигән риваять яши. Дөрестерме, юктырмы – белмим, әмма ул минем өчен бик кадерле, мин аны һаман да эш бүлмәмдә саклыйм.

Айрат Кашаев та кимен куймады

Быелгы фестиваль безне тагын бер милләттәшебез маэстро Айрат Кашаев белән очраштырды. Ул «Евгений Онегин» спектаклендә дирижёрлык итте. Айрат та – үзебезнең Казан егете. Казан дәүләт консерваториясенең өченче курсыннан Мәскәү консерваториясенә күчкән. Аны «опера-симфония дирижёры» белгечлеге буенча бик уңышлы тәмамлаган. 2012 елда консерваторияне тәмамлаучылар арасында иң шәп музыкант исеменә лаек булган. Менә инде биш ел Айрат «Галина Вишневская» көллият-театрының баш дирижёры булып эшли. 2011 елдан бирле ул Гнессиннар исемендәге көллияттәге академик хорның сәнгать җитәкчесе. Айрат Кашаев күп театрлар белән хезмәттәшлек итә. Шуларның берсе – М.Җәлил исемендәге Татар театры. Биредә Айрат 2-3 мартта – «Щелкунчик», ә 16-17 мартта «Анюта» балетларында оркестр белән дирижёрлык итте.

Зәйтүнә – Әлфия Кәримова белән биш елдан соң очрашу

Ни аяныч, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында ике генә татар спектакле – Резеда Әхиярованың «Шагыйрь мәхәббәте» һәм Нәҗип Җиһановның «Җәлил» опералары башкарыла. Алар да Ф.Шаляпин исемендәге халыкара фестивальдә һәрдаим күрсәтелми. Быел исә татар музыкасын сөючеләрне бәхет басты – мәртәбәле фестивальдә олуг шагыйребез Габдулла Тукайның фаҗигаи мәхәббәте турындагы операны тыңлый алдык. Анда Тукай партиясен Әхмәт Агади башкарды, Зәйтүнәне Башкортстаннан Әлфия Кәримова җырлады. Әйтергә кирәк, моннан биш ел элек Әлфия Зәйтүнә партиясен бер башкарган иде инде. «Зәйтүнә партиясе миңа бик якын – ул тавышыма да, хис-тойгыларыма да бик тәңгәл килә», – диде җырчы спектакльдән соң әле генә яшь саркыган нурлы күзләре белән тутырып карап. Әйе, бу операда катнашкан һәм хискә бирелеп еламый калган бер генә җырчы да юктыр, мөгаен. Ә Казанга килми торган арада Әлфиябез әни булган. Күптән түгел ул Башкортстанның опера һәм балет театрында сәхнә иҗатының ун еллыгы уңаеннан ике бенефис-кичә үткәргән. Анда Казахстан, Россия, Украина, Италия театрларыннан иҗатташ дусларын чакырган. «Мин опера җырчысы гына түгел, опера сәнгатен пропагандалаучы да, – диде Әлфия. – Опера бик тар даирә кешеләрнең сәнгате, диләр. Гадәттә алай диючеләрнең күбесе гомерләрендә бер опера спектакле дә карамаган булып чыга». Үткән ел азагында Ә.Кәримованың «Колоратурная страсть» дип исемләнгән диск чыккан. Җырчы БДБ илләре, Россия шәһәрләре, Европа буйлап гастрольләрдә күп йөри. Ә.Кәримова Р.Яхин исемендәге бәйге лауреаты, Түбән Камада үткәрелеп килгән С.Сәйдәшев исемендәге бәйгенең өченче дәрәҗә премия иясе дә әле. Шуңа күрә аның репертуарында композиторларыбыз С.Сәйдәшев, Р.Яхин, М.Мозаффаров, Н.Җиһанов, А.Монасыйпов әсәрләре байтак.

Шүрәле «почти» татар

Элек Р.Әхиярованың «Шагыйрь мәхәббәте» операсында Шүрәле партиясен күренекле җырчыбыз Айдар Фәйзрахманов башкара торган иде. Ә бер елны аны танылган милләттәшебез Альберт Әсәдуллин башкарды. Бик кәттә кыяфәтле, горур Шүрәле иде ул. Ә быел фестивальдә милли урман пәриен Мәскәүнең Е.Колобов исемендәге Новая опера театры солисты Нурлан Бикмөхәмбәтов гәүдәләндерде. Нурланның Казан театрында берен че генә чыгыш ясавы түгел. Опера сөючеләребез аның көмештәй саф тавышына күптәннән гашыйк. Быел ул «Риголетто» операсында Герцог партиясен дә бик тәэсирле итеп башкарды.

– Минем әнием – Казан татары, әтием казах милләтеннән, үзем Уральскида туганмын. Әтием нәселендә дә татарлар бар. Кыскасы, мин 75 процентка татар дияргә була, – дип үзе турында сөйләп китте Нурлан. – Шүрәле партиясенә бик теләп алындым, шул ук вакытта куркыбрак та калдым – һәр татар кешесенә балачактан ук таныш образ бит ул, аны җиренә җиткереп гәүдәләндерә белү кирәк. Кызганыч ки, Советлар союзы заманында һәм казах, һәм татар телләрен өйрәнү мөмкинлеге булмады, шуңа күрә җырлавымда тел чатаклыклары да булмый калмагандыр.

Сүзләрнең әйтелешендә аз гына җитешсезлекләр булса да, Нурлан Бикмөхәмбәтовның Шүрәлесе бик җете булып күңелгә уелып калды.

Төркмәннәр опера сәнгатен торгызырга омтыла

Ф.Шаляпин исемендәге фестивальгә төрки халыклардан аеруча казахлар күп килә. Ә менә Төркмәнстаннан әле берәүнең дә килгәне юк иде. Хәер, Ядегәр Юлдашев Төркмәнстанда түгел, Санкт-Петербургның Мария театры академиясендә эшли. Шулай да аның белән очрашып сөйләшү кызык булды. Ник дигәндә, Төркмәнстанның элеккеге Президенты Сәфәрморат Ниязов, төркмәннәрнең милли сәнгать төре түгел, дигән сылтау белән опера, балет сәнгатьләрен, циркны тыйган, опера театрын япкан, симфоник оркестрны тараткан була. Ядегәр республикаларындагы опера өлкәсендәге бүгенге вазгыять турында сөйләп үтте.

– Мин үзем үзбәк милләтеннән. Төркмәнстанда консерватория тәмамладым. Әмма 2001 елда Төркмәнбашы опера театрын ябу сәбәпле, Түбән Новгород театрына китәргә мәҗбүр булдым. Менә инде сигез ел Мария театры академиясендә эшлим, укыйм. Кызганыч ки, туган якларга бик еш кайтып булмый. Билетлар юнәтү, виза алулары авыр. Шунысы куанычлы, Төркмәнбашының вафатыннан соң республикабызда опера сәнгатен торгызырга омтылалар, әмма эш бик акрын бара, чөнки, белүебезчә, булганны җимерү генә җиңел. Музыка театры оештырган булдылар, әмма аның дәрәҗәсе элеккечә түгел инде. Чынлыкта, республикабызда опера театры әле һаман да юк дияргә була.

Ядегәр Юлдашев төскә-биткә бик чибәр, кызлар күзе төшәрлек мәһабәт гәүдәле артист. Фестивальдә ул «Кармен» операсында Эскамильо партиясен башкарды.

Казанда Шаляпин музее булырмы?

Инде хәбәр иткәнебезчә, быел опера фестивале мәшһүр җырчы Ф.Шаляпинның 140 еллыгына багышланды. Фестиваль көннәрендә Шаляпин музее мәсьәләсе кабат калку куелды. «Комсомольская правда» газетасы редакциясендә бу уңайдан матбугат очрашуы да булып узды.

Җырчы дөньяга килгән вакытта аның гаиләсе Пушкин урамындагы сәүдәгәр Лисицын йорты буларак билгеле 10нчы номерлы йортның флигелендә яшәгән. Хәзер аның нигезе генә калган, ә менә йорт үзе исән әле. Әмма бүген инде ул дәүләт милке түгел, хосусый милеккә тапшырылган. Яңа хуҗалар бу йорттан музей өчен нибары бер бүлмә бүлеп бирергә риза. Ә бериш белгечләр бу йортка истәлек тактасы беркетү генә дә җитә дип саный. Ә менә музейны алар бүтән бер җирдә, әйтик, М.Горький музееның филиалы буларак оештырырга тәкъдим итә. Билгеле булганча, җырчы һәм язучы күрешеп торганнар, аралашып яшәгәннәр. Бүген Горький музеенда җырчының тормышы белән бәйле алтмыштан артык экспонат саклана. Барысы да төп нөсхәләр. Әгәр дә музей читтә, әйтик, Лисицын йортында оештырыла калса, М.Горький музееның директоры Марианна Гаврилова экспонатларны чит кулларга бирү яклы түгел икән. Заманында аларны М.Горький музеена Ф.Шаляпинның кызы Ирина тапшырган булган. Ә Шаляпинның тормышы һәм иҗаты белән бәйле Казаныбыздагы иң зур туплама «Казан» милли мәдәният үзәгендә саклана. Бер мең данә музей берәмлегеннән торган бу тупламаны заманында Шаляпин иҗатын өйрәнү белән мавыккан питерлы Юрий Котряров тапшырган булган. Әмма махсус музей булмау сәбәпле, андагы күп истәлекле әйберләр, шул исәптән композиторлар Сергей Рахманинов һәм Салих Сәйдәшевнең илһамлы бармаклары кагылган рояль дә бүлмәләрнең берсендә тузан җыеп ята икән.

Һичьюгында Лисицын йортына истәлек тактасы куярга кирәк, Универсиада кунаклары аны күреп, белеп китсеннәр, югыйсә мирасыбызны саклый белмәвебез бигрәк оят бит, дип авыр сулап уртак бер фикергә килде матбугат очрашуына җыелган халык.

Кончак ханга кем шылтыраткан?

Ф.Шаляпин исемендәге фестивальнең ахырында Мария театры академиясе солистлары катнашында ике гала-концерт булды. Шуның берсендә Михаил Колелишвили А.Бородинның «Князь Игорь» операсыннан Кончак хан ариясен башкарган вакытта аның кесәсеннән кәрәзле телефон шылтыравы ишетелә. Җырчы партияне өзми, бик оста итеп телефонны сүндерә. Ә тамашачы, Кончак ханга кем шылтыраткан икән, дип баш вата.

«Дон Кихот» бик кыйммәткә төшкән

Ф.Шаляпин исемендәге XXXI халыкара опера фестивале оештыручыларга 25 миллион сумга, шул исәптән Мария театрының «Дон Кихот» спектакле ун миллион сумга төшкән. Мария театрыннан килгән 200ләп иҗатчы арасында дөньякүләм танылган милләттәшебез Әскәр Абдразаков та бар иде. Ул операда Дон Кихот партиясен башкарды. Әйтергә кирәк, күптән түгел Ә.Абдразаковка Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты исемнәре бирелде.

Гергиев Универсиадага зур өметләр баглый

Бер килгәч, маэстро Валерий Гергиев Казан мэры Илсур Метшин белән дә очрашты. Алар Универсиада көннәрендә узачак зур концерт турында сөйләштеләр. Аны мәшһүр җырчы Ф.Шаляпинның 140 еллыгына багышлап уздырырга ниятлиләр. Концертта Альбина Шаһиморатова, Михаил Казаков кебек дөньякүләм танылган җырчыларыбыз да катнашыр дип көтелә.

 

«Сәхнә», 2013, №3 (март)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк