Логотип
Архив Материалов

Шамил Закиров

Патша  Россиясе заманыннан  бирле татар сәнгатенең хөкүмәткә кирәге булмады. Элек тә сәнгатебез аерым шәхесләр – милләт уллары-кызлары, меценатлар җилкәсендә иде. Өлкәннәр ТАССР вакытында мәдәнияткә...

Патша  Россиясе заманыннан  бирле татар сәнгатенең хөкүмәткә кирәге булмады. Элек тә сәнгатебез аерым шәхесләр – милләт уллары-кызлары, меценатлар җилкәсендә иде. Өлкәннәр ТАССР вакытында мәдәнияткә игьтибарның  зуррак булуы хакын-да сагынып сөйлиләр сөйләвен. Бәлки шулай булгандыр да. Бу очракта мин тулаем мәдәният хакында әйтә алмыйм, ләкин, соцреализм һәм  цензура булуга кармастан, әдәбияткә, шул исәптән драматургиягә игьтибар зуррак иде ул заманнарда.

«Сәхнә»гә нигез салып йөргәндә без Шамил абый белән еш очраша һәм бу темаларга да шактый сөйләшә торган идек. Аның исламга хөрмәте искиткеч зур иде. Бервакыт ул корбан ашына барганлыгы һәм анда Гарәбстаннан белем алып кайткан яшь мулланың зыяратка барып йөрүләр мәҗбүри түгел дигән фикер әйтүе хакында ачынып сөйләгән иде.  Моңа бик рәнҗегән иде ул. «Гарәпләр тоткан ислам динендә, бәлки, шулайдыр да, әмма каберләрне хөрмәтләп карап тору безнең халыкның канында! Дин ирек алды, анысы өчен бу заманга рәхмәт! Тик карап торам да, дин өлкәсендәгеләр таякны артык бөгеп ташламасыннар дип куркам. Сәнгатьне коммерциягә әйләндереп ятабыз бит инде. Шуның кебек...», – дигән иде. Шамил абый әүлия булган икән! Ул таяк бүген бөгелде генә түгел, шартлап сынар дәрәҗәгә җитте.

Шамил абый Коръән китаплары җыярга ярата иде. алардан театр фойесында күргәзмә дә оештырды. мин килеп кергәндә ул ниндидер китап актарып утыра иде, миңа шуны күрсәтеп: «Җиһад сүзенең мәгънәсен бөтенләй белмичә сөйләшәбез икән. Мөхәммәт пәйгамбәр: «Җиһад ике төрле: кече һәм олы, – ди. – кече җиһад потларга табынучыларга каршы кулга корал тотып көрәшү булса, олы җиһад адәм баласының рухи дөньясына гына кагылышлы»,– диде.  Без ул чакта Шамил абый белән күбрәк рухи газават, рухи тәрбияне актив рәвештә бар җәмгыятькә җәелдерү хакында сөйләштек. моның исә төп сыналган ысулы – әдәбият-сәнгать, бу очракта театр иде. Татар театры сугыш вакытында да ябылмыйча эшләгән. Хәзер, чат саен стадионнар калыккан заманда зур шәһәрләрдә эшләүче ике татар театрының рәхәтләнеп  эшләрлек үз биналары юк! Ә бит ул шәһәрләрдә күпме яшьләр бар!

Шамил абый белән иркенләп сөйләшәсең килсә, театрга якшәмбе көнне барырга кирәк иде.  алны-ялны белмичә эшләде ул. аллага шөкер, бүген аның эшен  дәвам итәргә алынган режиссер Фәрит Бикчәнтәев тә, театрның яңа директоры Илфир Якупов та – Шамил Закиров мәктәбен узган егетләр. Аларга уңышлар теләп, мин шушы урында татар сәнгатенең алтын баганасы, театрларыбызның  бер пәйгамбәре булган Шамил Закиров хакындагы язмама нокта куям. Рухы шат булсын...

 

«Сәхнә», 2012, №11 (ноябрь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк