Логотип
Архив Материалов

«Шомбай-fest» дәвам итә

Көннең беренче яртысында гастрольләре, «Нәүрүз»дә катнашулары аша Казан тамашачысына таныш Башкорт дәүләт курчак театры чыгыш ясады. Күрше республика кунаклары фестивальдә алман авторы Вильгельм...

Көннең беренче яртысында гастрольләре, «Нәүрүз»дә катнашулары аша Казан тамашачысына таныш Башкорт дәүләт курчак театры чыгыш ясады. Күрше республика кунаклары фестивальдә алман авторы Вильгельм Гауфның «Холодное сердце» спектакле белән катнашты. «Башкалар тормышыннан көнләшмә», «масаеп йөрү берәүгә дә килешми» кебек идеяләрне җиткерүче әкиятнең режиссёры – Александр Резниченко. Рәссамнар – Наталья Бирюкова белән Андрей Волков. Композитор – Сергей Миролюбов.

Техник сәбәпләр аркасында Төркиянең «Tempo» курчак театры спектакле 27 сентябрьгә  күчерелде. Бүген, 24 сентябрьдә тамашачыларны серб режиссёры Амела Вученович куелышында ике спектакль көтә. Беренчесе – Самара дәүләт курчак театры башкаруында зурлар өчен «Ах, Самара» спектакле. Икенчесен – «Красивая как солнце» дип исемләнгән шәүлә спектаклен – Ингуш дәүләт яшь тамашачы театры тәкъдим итәчәк.

 

Фото: Рәмис Нәҗмиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк