Логотип
Архив Материалов

Шомбай-fest: икенче көн тәмам

«Ах, Самара!» спектакленең дә, «Красивая как солнце»ның да авторы һәм режиссёры – Сербиядән Амела Вученович. Ике спектакль дә күңелдә бихисап сораулар калдырса да, чит милләт вәкиленең Россия хал...

«Ах, Самара!» спектакленең дә, «Красивая как солнце»ның да авторы һәм режиссёры – Сербиядән Амела Вученович. Ике спектакль дә күңелдә бихисап сораулар калдырса да, чит милләт вәкиленең Россия халыклары мәдәнияте, аеруча җыр сәнгатенә карата игътибарын инкарь итеп булмый. Беренче спектакльдә күбрәк рус көйләре, аеруча фронт җырлары яңгыраса, икенчесе, шәүлә спектакле, тулысынча ингуш халкының туй белән бәйле йолаларына багышланды, бу бәйрәмне озатып бара торган көйләр белән бизәлде.

Бу спектакльләргә профессиональ бәяне жюри әгъзалары соңрак бирәчәк, ә бүген «тәнкыйть уты» астына фестивальнең беренче өч спектаклен уйнаган «Әкият» Татар дәүләт курчак театры, Рязань өлкә дәүләт курчак театры һәм Башкорт дәүләт курчак театры (Уфа) эләкте. Фикерләр, бәяләүләр төрле. Ничек кенә булса да, соңгы сүз исә фестиваль ахырында әйтеләчәк. Бүгенгә исә жюри рәисе Ольга Глазунова җиңүчеләр билгеләнәчәк номинацияләрне атады. Алар: «Иң яхшы спектакль», «Иң яхшы режиссёр эше», «Иң яхшы сәхнә бизәлеше», «Иң яхшы музыкаль бизәлеш», «Иң яхшы актёр», «Икенче пландагы иң яхшы актёр», «Эксперимент/Яңалык». Жюри теге яисә бу номинациядә җиңүчеләрне билгеләмәскә һәм башка номинацияләр өстәргә мөмкин.

Иртәгә, 25 сентябрьдә I «Шомбай-fest» кысаларында Оренбург өлкә курчак театры Евгений Шварцның «Снежная королева»сын уйнаячак. Белгород дәүләт курчак театры «История солдата» (Сергей Балыков) спектаклен тәкъдим итәчәк. Фестивальнең өченче көнен «Курчак театрында иң яхшы спектакль» номинациясендә «Алтын битлек» илкүләм театраль премия һәм фестиваль лауреаты «Медведь» (Антон Чехов) спектакле белән Кострома өлкә курчак театры йомгаклаячак. Спектакль зур тамашачыга атап куелган.

 

Фото: Рәмис Нәҗмиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк