Логотип
Архив Материалов

Шундый ул – Равил Шәрәфиев!

Кәрим Тинчуринның «Американ»ы буенча Марсель Сәлимҗанов куйган спектакль. Баш рольдә – Равил абый. Ул вакытта миңа 5-6 яшь булгандыр. Шаярып миңа дәшкәли торган иде, ә монда коточкыч җитди, б...



Кәрим Тинчуринның «Американ»ы буенча Марсель Сәлимҗанов куйган спектакль. Баш рольдә – Равил абый. Ул вакытта миңа 5-6 яшь булгандыр. Шаярып миңа дәшкәли торган иде, ә монда коточкыч җитди, борчулы, югыйсә, сәхнәдә шаяра, көлә, кылана.

Хәй Вахитның «Туй алдыннан» спектаклендә Равил абый сәхнәдә дә җитди, сәхнә артында да җитди. «Әһә, – мин әйтәм. – Равил абый сәхнә тирәсендә булганда, аның янында буталмавың хәерлерәк икән!»

Җитмешенче еллар ахыры. Камал театрының Алматыда гастрольләре. Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр»е дә күрсәтелергә тиеш. Баштарак барысы да ничектер уңайсыз китте. Беренчедән, Казаннан спектакльнең сәхнәдәге бизәлеше – декорация корыла торган нигезен (аны театрда «станок» дип атыйлар) алып килергә онытканнар. Марсель Хәкимовичның бик каты ачуланганы хәтердә. Кич спектакль уйныйсы, Казан – Алматы арасы ике мең чакрым... Казах театры ярдәмгә килеп, бу проблема чишелгән генә иде, спектакль уйналачак театр бинасында сәхнәне яктырту системасы үзгә булып чыкты... Ниһаять, проблемалар ничектер хәл ителеп, спектакль башланып китте, матур гына бара, тамашачы рәхәтләнеп карый... Менә икенче пәрдә башланды. Әлмәндәр Ястәгнәй знакумда кунакта. Ястәгнәй – Һидаят абый Солтанов чәй куярга кереп китә, Әлмәндәр карт умарталарны тикшереп йөри. Бер умарта капкачын ачып караса – аннан Әҗәл килеп чыга... Әлмәндәр карт капкачны шап итеп яба. Бу юлы Шәүкәт абый Биктимеров әллә ашыгыбрак япты, капкач шактый нык итеп Равил абыйның баш түбәсенә китереп бәрде. Артистның бөеклеге шунда инде, тамашачы берни сизмәде. Равил абый исә аннан соң шактый сызланып йөрде.

А.Леонов әсәре буенча куелган «Ябырылу» («Нашествие») спектакле турында Равил абыйның миңа җентекләп сөйләгәне бар. Бик тә җитди итеп. «Фёдор роле – режиссёрдан сорап алган бердәнбер ролем», дип сөйләгән иде ул. Бу яхшы аңлашыла. Популярлык, танылу артистка бер яктан ләззәт китерсә, икенче яктан кайвакыт ычкына алмаслык иҗади кысаларга кертеп бикли. Равил абый «Ябырылу»да шушы хәлдә иде. Зур көч һәм осталык белән эшләнгән образ, ләкин аның фаҗигале язмышын тамаша залына җиткерер өчен гаять авыр берничә минут үтәргә тиеш. Беренче мәртәбә Фёдорның тавышы гына ишетелә, Равил абыйны танып тамашачылар шунда ук көлә башлый, ләкин көлү әкренләп тына... Равил абыйны бу бик борчый иде. «Мин бит көләрлек берни дә эшләмәдем, ник көләргә тотыналар соң?» – дип әрнеп сөйләгәннәре хәтеремдә.

Шәхсән үзем мин Равил абыйның Туфан Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү»дәге рольләрен сагынам. Башта ул искиткеч Исмәгыйль – авыл Дон Жуаны иде. Әрсез дә, куркак та, мактанчык та, ләкин бик тә сөйкемле. Сәхнәгә матаена атланып чыгып, сөйгән кызларының рәсемнәрен барлап чыгу моментыннан башлап игътибарны үзеннән җибәрми. Соңыннан Равил абый спектакльдә Галим абый ролендә чыга башлады. Ничектер сәер иде. Ул вакытка «Диләфрүз...»не без, театр бала-чагасы, яттан диярлек белә идек. Рольләр дә уйнаучы артистларга ныклап ябышкан иде. Башка артист уйный алмас кебек тоела башлаган иде хәтта. Мин үзем Галим абый бары тик Дэллюс абый Ильясов уйнаганча булырга мөмкин дип уйлый идем. Һәр кызга сүз катучы, күз кысучы Исмәгыйль Галим абыйга әйләнсен әле! Тик Равил Шәрәфиевнең Галим абые да искиткеч шәп булып чыкты. Икенче төрле һәм онытылмаслык иде ул.

Равил Шәрәфиевнең уйнаган рольләре бихисап. Санап бетерерлек түгел. Бүген дә ул репертуардан төшмичә уйнаучы артист. Заманында эстрадада ныклап үзен таныткан сәхнә остасы ул. Сүзнең тәмен, аның бар төр мәгънәсен, тозын тамашачыга җиткерә белә. Шушы ягы – сүзгә таләпчәнлеге, тормышта да җор телле кеше булуы артист карьерасында иң билгеле классик ролен – Хуҗа Насретдинне уйнарга ярдәм иткәндер. Әйбәт Хуҗа иде Равил абый. Спектакль үзе ничектер оешып бетмәгән сыман булса да, баш герой – Равил абый аны үз җилкәсендә тартып чыгарып, тамашачы күңеленә дә кереп калды.

Равил Шәрәфиевнең соңгы рольләренең берсе – Туфан Миңнуллинның «Мулла»сында Сәлахетдин. Монда артист үзенең талантын төрле яклап күрсәтте. Кайбер җирдә тамашачы көлеп тә ала, сискәнеп тә китә. Кечкенә генә роль булса да, хәтергә нык кереп кала.

Равил абыйның горур гына атлап килүен, сәхнәдә җигелеп уйнавын күргәч, яше күркәм юбилейлар чорына килгәненә ышанып та булмый. Үзен формада тотуга спорт белән шөгыльләнүе ярдәм итәдер. Үзе хәзер бик булмый дисә дә, Равил абыйны яхшы белүчеләр җәй көне аның бакчада велосипедта, кыш көне чаңгыда йөргәнен беләләр.

Кайбер халыкларда ыруларга бүленү сакланган. Татар халкы бу этапны күптән үткән булса да, ул бездә «якташлык» белән алышынган кебек. Миңа калса, якташлар кайчандыр бу якка килеп урнашкан ыруның токымыдыр. Чөнки бер як кешеләрен ниндидер тышкы кыяфәттәге охшашлык һәм рухи уртаклык берләштерә кебек. Менә Равил абый Балык Бистәсе районында туып-үскән кеше. Бу як кешеләренә генә хас сыйфатлар бар анда. Нык тырыш, эшчән, шактый үҗәт һәм кире, үз сүзеннән кире кайтмый торган халык алар. Мин бу турыда еш уйланам. Район Чулман буенда урнашкан, олы юл өсте, ләкин анда татар һәм китереп утыртылган урыс авыллары арасында керәшен авыллары юк диярлек... Бирешмәгәннәр, димәк. Хәзер дә анда үз бәяләрен яхшы белүче горур һәм... көяз кешеләр яши. Равил абыйга бу сыйфатлар барысы да хас. Бервакыт ул театрдан китеп торды. Сәбәпләрен төгәл белмим, ләкин горурлыгына тигәннәрдер дип тәгаенләп әйтә алам.

Шушындый холкы Равил абыйның гаиләсенә мөнәсәбәтендә, хәтта киемендә дә чагыла. Ул ир-атларның классик киемнәрен: фрак, смокинг, бабочка галстугы, кесәдә чылбырлы сәгать йөртергә ярата. Үзенә һәм якын тирәсендәгеләргә таләпчәнлеге зал тутырып килүче тамашачыларның күзенә, бәлки, бик ташланмыйдыр да, тик ансыз Равил Шәрәфиев дигән артистны күз алдына китереп булмый.

 

«Сәхнә», 2013, №11 (ноябрь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк