Логотип
Архив Материалов

Шәүкәт абый белән өч очрашу

– Сөйләшә, сөйләшә, сүз табылыр әле, Шәүкәт абый, – дидем мин кыюсыз гына. –  Сорауларың күпме соң? – дип тә сорарга уйлады Шәүкәт абый. – Шәүкәт абый, мин вакытыгызны күп алмам. Фотолар...

– Сөйләшә, сөйләшә, сүз табылыр әле, Шәүкәт абый, – дидем мин кыюсыз гына.

–  Сорауларың күпме соң? – дип тә сорарга уйлады Шәүкәт абый.

– Шәүкәт абый, мин вакытыгызны күп алмам. Фотолар сайларбыз да, шуларның тарихларын гына сорашырмын, – дидем мин ашыга-ашыга. Сорауларым белән кызыксыну, «ярар, килерсең инде» дигән өмет уята башлады лабаса.

– И-и, килүен килсәң, китә белмәссең инде.|Сез, корреспондентлар, килгәндә 15 минутка дип киләсез дә, ярты көн вакытны аласыз, – дип Шәүкәт ага ризалык бирергә ашыкмады. Ләкин мин аның сөйләшүендә шаян ноталар ишетеп алган идем инде. Шуңа күрә бу ясалма дорфалыгын «килмә» дигән сүз итеп кабул итәргә һич ашыкмадым. Сөйләшә торгач, без, ниһаять, әңгәмә вакытын билгеләдек, мин адресны белештем.   Инде   булды... дигәндә генә Шәүкәт абый: «Килсәң дә керә алмыйсың, аста подъезд ишеге бикле була», – диде. Мин инде бу «сөйлимме яңа­баштанның» уен икәнен аңлап алган идем.

– Ярый, Шәүкәт абый, берәр күршегез кайтканын көтеп торырмын да, аңа ияреп керермен, – дидем.

– Ярар инде алайса, килер алдыннан шалтырат, үзем төшеп ачармын, – дип Шәүкәт абый бирелергә уйлады, аннан, – карале, мин үзем генә яшим бит хәзер, – дип мине, Әлмәндәр Хәмдебануны кисәткәнчә, кисәтеп куйды.

Мин әңгәмәгә бардым, чынлап та бикле подъезд ишегеннән Шәүкәт абыйның бер күршесенә ияреп кердем. Мин килеп кергәндә Шәүкәт абый стремянка күтәреп янган лампочкасын алыштырырга дип йөри иде. Мин, билгеле, өлкән кешене түшәмгә менгермәс өчен, аңа лампочканы үзем борып бирергә тәкъдим иттем. Шәүкәт абый:

–  Нишләп кунакка лампочка алыштыртып торыйм ин­де. Хатын-кыз эше түгел ул, ирләр эше, – дип кырт кисте. Минем яшьрәк булуымны Шәүкәт абыйның 75 яшьлек егет булуы җиңде дә куйды.

Әйе, бу Шәүкәт Биктимеровка 75 яшь тулган көннәр иде. Билгеле инде аны шул уңайдан корреспондентлар аптыратып бетергәннәр, әле тагын да аптыратачаклар иде. Мин дә килеп шул аптыратучылар исемлегенә ку­шылдым.

Без матур гына гәпләшеп чәй эчтек. Аш бүлмәсендә үтә гадилек, хәтта бераз авылчалык та ярылып ята иде. Гади генә җиһазлар, гади генә табак-савыт. Саба урман­чылыгында бизәкләп эшләнгән, Шәүкәт агага якташлары бүләк иткән зур өстәл. Шәүкәт абый миңа чәй ясап биргәч, әллә кайдан гына өстәлнең билгеле бер почма­гыннан рәсемнәре юылып, ашалып беткән, озак хезмәт итүдән инде кечерәеп тә калгандай чынаяк тәлинкәсе ал­ды. Сак кына аның өстенә чынаягын куйды. «Бу чынаяк белән гел Рәмзия чәй эчә иде. Аңа ул әниләреннән үк кал­ган булган. Рәмзиянең вафатыннан соң минем дә чәйне гел шул чынаяктан гына эчәсем килә. Искергән инде ис­керүен», – дип куйды Шәүкәт абый. Бу вакытта Рәмзия апаның вафатыннан соң бер еллап кына вакыт узган иде әле. Татарстан урамындагы Биктимеровлар яшәгән фа­тир инде Рәмзия апасыз, ләкин аның рухы белән яши иде. Тәрәз төбендәге гөлләрнең дә урыннары үзгәрмә­гән, вак-төяк әйберләр дә ул куйганча. Бары тик китап киштәсендә Рәмзия апаның фоторәсемнәре күбәйгән. Аларның һәммәсеннән Шәүкәт агага якын күзләр карап «Мин монда, мин китмәдем», – диләр сыман.

Биш чемодан тулырлык фотоларның үземә кирәклә­рен сайлау күп вакытны алды. Шәүкәт абыйның: «Килсәң китә белмәссең инде син», – дип юравы чыннан да юш килде.

Журналны укып баручылар күргәннәрдер, «Кадерле кадр» сәхифәсендә Биктимеровлар гаиләсенең иң кадерле фотолары басылып чыкты. 2003 елның ноябрь ае иде ул.

 

Икенче очрашу

 

Шәүкәт агага бик мөһим бер кәгазьне, бик ашыгыч тапшырасы бар иде. Бу эшне баш мөхәррир Зиннур Хөснияр миңа кушарга уйлады. Шәүкәт аганың элеккеге телефонына шалтыратудан мәгънә юк, чөнки инде ул Марсель Сәлимҗанов урамындагы яңа фатирына күчкән, яңа телефон номеры безгә әле билгеле түгел. Театрга шалтыраткач, Шәүкәт аганың шифаханәдә ятуын, бер ун­биш көнсез дә безнең аны таба алмаслыгыбызны әйттеләр. Шифаханә качкан җирдә түгел, барып булыр, ләкин шайтан алгыры – анда карантин булып чыкты. Әйе, карантин шәп нәрсә түгел...

Мин икенче көнне күчтәнәчләремне һәм тапшырасы мөһим кәгазьне күтәреп палатасына килеп кергәч, Шәүкәт абыйның беренче сүзе: «Ничек керә алдың син монда?» – булды.

– Әй, кердем инде, Шәүкәт абый, – дип котылмакчы булдым мин.

– Монда бит бер атна инде беркемне дә кертмиләр. Ничек керә алдың син? – дип аптырады Шәүкәт абый. Әллә аптыраган булып кыланды гына шунда.

Мин шифаханә сакчыларына бары: «Шәүкәт Биктимеров янына керәм», – дип кенә әйткән идем, югыйсә. Бер­кем белән сугышырга да, талашырга да туры килмәде. Килешмәс тә иде, валлаһи.

Бу юлы без күбрәк «Сәхнә» журналы, аның язмышы хакында сөйләшеп утырдык. Шәүкәт абый «Сәхнә»не бе­ренче көненнән алып берсен дә калдырмый укып бара һәм журналыбызга яхшы мөгамәләдә иде. Шөкер, әлегәчә без аның ышанычын аклап киләбез шикелле.

Әманәтне соңармыйча тапшырырга насыйп булды ми­ңа. Хәер, шифаханәдә Шәүкәт абыйның да аралашуга су­сап яткан вакыты булгандыр.

2004 елның җәй айлары иде бу. Шөкер, Шәүкәт абый савыгып шифаханәдән чыкты, озакламый гөрлатеп Әлмәндәрен уйнады. Дөресен әйткәндә, ул чагында аның тәненнән чыгып торган система торбаларын күреп мин пошаманга төшкән идем.

 

Өченче очрашу

 

– Бигрәк иркен, якты, матур фатирга кучкәнсез, Шәүкәт абый, – дидем мин аның яңа фатирына аяк басып, күз ияләшкәч.

– Кирәкми иде дә инде миңа. Тегесе дә начар түгел иде. Рәмзия белән шунда гомер иттек. Балалар үстердек. Андагы йортта артистлар да күп иде. Хөрмәт итеп биргәч, алдым инде, нишлисең, – дип сөйләнә-сөйләнә Шәүкәт абый мине кунак бүлмәсенә озатты.

Бу йортта ниләр үзгәме? Теге фатирдагы гадилек – шул килеш, җиһазлардай матур гына күчеп килеп, җайлы гына урнашканнар. Тик менә «стенка» дип аталган шкафның бер ишеге күченгәндә имгәнгән дә, хәзер төзәтүгә бирешми, ди. Ни өчен мин ул ишек турында язаммы? Анысы соңрак.

Китап киштәләрендә китаплар, китаплар, китаплар... һәм стеналарда, шул ук киштәләрдә Рәмзия апаның фоторәсемнәре. Иң түр стенада аның портреты, аш бүлмәсендәге җиһазда да – бар җирдә дә Рәмзия рәсемнәре. Билгеле инде яңа җиргә аның рухы күчкәндер, бары тик Шәүкәт абыйга гына күренүче, аның белән генә сөйләшеп торучы рухы.

Бу юлы без Шәүкәт абый белән Рәмзия апа турында, мәхәббәт һәм хыянәт турында, театрга килгән елларында үзе аралашкан, исемнәрен әйткәндә үк мәртәбәлекләреннән башлар әйләнерлек олпат затлар турында, хәтта Кашпировский хакында да сөйләштек.

«Рәмзия бик чая иде, мин инде юаш кына авыл малае. Гәүдәм дә кечкенә генә, чәчем кып-кызыл. Кызлар кызыгырлык түгел идем. Нишләптер Рәмзия мине сайлады. Мин дә аңа игътибар иттем, билгеле. Укыганда без кара-каршы малайлар бер якта, кызлар икенче якта тезелешеп утыра идек. Шунда аңа игътибар беләнрәк караганымны сизгән бу. Группаның старостасы иде ул. Беркөнне миңа әйтә: «Әйдә озатып куй мине», – ди. Мин, билгеле инде, озата киттем. Чая иде Рәмзия, кыю иде. «Әйдә, үп мине», дип тә беренче үзе әйтте. Язылышу турында да Рәмзия cъз башлады. Менә шулай башланды тормыш».

Беркем теленә дә начар яктан кермичә, гайбәтләргә көнләшүләргә азык бирмичә гаҗәеп матур итеп яши алар.

– Шулай да, Шәүкәт абый, Сезгә сүз кушучы хатын-кызлар булмый калмагандыр инде? – дип сорап куям мин.

– Бар иде, билгеле. Алар миңа сәхнәгә запискалар яза иде. Ә аннан соң служебный ишек янында мине мыйча басып калалар.

Аннан соң, гастрольләргә чыккач, өлкән артисткалар безне бик нык контрольдә тоталар иде бит. Кайда анда кыек-мыекка йөрү. Берәрсе белән сөйләшеп торганны күр­сәләр дә: «Шәүкәт, кайткач хатыныңа сөйлибез», –дип кисәтеп кенә торалар иде. Ул заманнарда әхлак бик юга­ры, өлкәннәргә хөрмәт тә зур иде.

Без Шәүкәт абый белән Саба итекчеләре турында да озак сөйләшкәнбез икән әле. Аның туган авылы Миңгәр дә, минем туган авылым Балыклы да –итекчеләр авылы. Саба яклары гомер-гомергә башкорт ягына чыгып итек басып йөргәннәр. «Ул якларга баргач, Саба ягыннан икә­неңне әйтсәң, «Кайсы авылдан?» – дип сорыйлар. «Миңгәрдән», – дип әйткәч, «Ә, безгә итек басарга сезнең авылдан Фәлән Фәләнев килә иде», – дип искә алалар. Шуннан сиңа үз туганнарына караган кебек карый баш­лыйлар иде.

Миннән, билгеле, алай сораганнары булмады, ләкин Актаныш ягында концертлар куеп кайткач бабам: «Кы­зым, Такталачыкта Фәлән Фәләнев дигән кеше бар иде. Итек басарга баргач шуларда тора идек. Ул очрамадымы?», «Пучыда Фәлән бар иде, белмәдеңме, ул исәнме икән әле?» –дип сораштыра иде. Билгеле инде, яшьлегем белән мин боларның берсен дә белми кайткан була идем.

Бу темада без Шәүкәт абый белән гел яшьтиләр ке­бек сөйләшеп утырдык. Мин дә аңа бабам турында сөйләгәнмен, ул да миңа бабалары хакында сөйләгән.

Менә без чәй бүлмәсендә чәй эчәбез, биредә җиһаз­лар барысы да өр-яңадан. Саба бүләге – бизәкле өстәл генә шул ук һәм... чынаяк. Рәмзия апаның әти-әнисеннән ядкарь булып калган, рәсеме юылып беткән теге истәлекле чынаяк. Шәүкәт абый аны саклап кына бу фатирына да алып килгән. «Рәмзиямнең чынаягы. Яңалары да күп, югыйсә. Нишләптер шушы чынаяктан эчкәч, чәйне Рәмзия белән бергәләп эчкән кебек була», – дип куя Шәүкәт абый. Мин дә күкрәгемә тагылган, әбиемә 30 ел­лар башында Тенеки көмешчеләре коеп биргән көмеш бизәк – кылычны сыйпап куям. Еллар узган саен кыйммәтләр үзгәрә. Якыннардан калган чынаяклар, кырые тешләп кителгән агач кашыклар һәм тагын шундый бер караганда вак, ләкин изге нәрсәләр хәтереңне яңар­тып якыннарыңны искә төшереп торучы ядкәрләргә әйләнәләр.

Шәүкәт абый әнисен хәтер­ләми, Авылда икенче баласын тудыра алмаган Җөһәйрәне ат җигеп, үзен толыпка төреп чанага салып, Казанга алып чыгып китәләр. Ат адымы белән Миңгәр Казан арасы 3 көн үтелә. Клячкин шифаханәсендә баласын ярып алганнан соң, япь-яшь Җөһәйрә мантый алмыйча дөньядан китә. Аны авылга алып кайтып җирләү авыр эш булгандыр. 1930 ел. Юлларның озак һәм азап белән узыла тор­ган вакытлары. Гүр иясе булган яшь аны Яңа Бистә зиратына күмәләр. Татар халкына бөек артист тудырган ананың кабере бүген зиратта табу мөмкин түгелдер инде. Ләкин Шәүкәт абыйның әтисенең апалары кабере янына: «Бу зиратта әнием күмелгән», – дип язылган хәтер тактасы кую исәбе бар.

P.S. Теге шкаф ишеге хакында сөйләргә вәгъдә биргән идем бит. Фотолар эзләргә дип ачкан ишек, ми­не тыңламыйча күгәненнән ычкынды. Ишекне кире куяр­га дип, мин бер баштан, Шәүкәт абый икенче баштан тотынгач кына, телефон шалтырады. Камал театрыннан шалтыраталар. Шәүкәт абыйның «Вәт, шайтан» дип ни сәбәпле әйтүен белештеләр, ахры, Шәүкәт абый теле­фоннан тегеләргә җавап бирде: «Менә журналист килгән иде, өстенә шкаф ишеге ауды. Ишек астында чы­га алмыйча ята. Нишлим икән, скорый чакырыйммы икән, милицияме», – ди. Теге башта борчылыбрак кит­теләр бугай. Шәүкәт абый үз шаяруыннан тәм табып: «Бөтен дөнья канга батты», – дип тә өстәп куйды. Күрәсең телефонның теге башында ярдәмгә килергә вәгъдә иттеләр. Шәүкәт абый шаярудан туктарга булды. «Юри генә әйтәм, нишләп мин журналист өстенә шкаф аударыйм инде», – дип «отбой» бирде. «Вәт Әлмәндәр, вәт наян» дими, ни дисең инде монда.

Бу юлы да мин бик озак, «килсәң китә белмәссең ин­де» дияр вакыт җиткәнче Шәүкәт абыйда сөйләшеп утырдым. Биктимеровның бөек актер икәнлеген аңла­ган, барлык иҗат иткән образларын белгән хәлдә мин аның белән иҗат хакында бөтенләй диярлек сөйләшмәгәнмен. Гел тормыш, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, тагын бик күп тормыш вак-төякләре ту­рында сөйләшенгән. Зиннур Хөснияр белән әңгәмәсендә ул: «Без үскәндә авылда Әлмәндәрләр күп иде», – ди. Ул хаклы. Хәзер генә Әлмәндәр булып картая белүчеләр бармак белән генә санарлыктыр. Хәзер авыл­да да, шәһәрдә дә Әлмәндәрләрчә түгел, башкачарак картаялар.

Гомерен шәһәрдә таш арасында уздырган, күкрәккә орден итеп таксаң, гәүдәң күтәрә алмаслык титуллар, исемнәр яулаган Шәүкәт агада авылча самимилык, га­дилек сакланып кала алган. Шул бөек гадилекнең исәпләп бетермәслек җылылык, илһам бирүе китерәдер дә аның янына. Пафоссыз бөеклек, гади зыялылыкны аз булса да сеңдереп калу теләге китерәдер.

 

«Сәхнә», 2006, май-июнь саны

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк