Логотип
Архив Материалов

Шәүкәт Биктимеров

Спектакльне без сабакташ дуслар белән хәзерге К.Тинчурин театры бинасында карадык. Әлдермеш авылы минем туган районымда булганга күрә, аеруча горурланганым истә. Малайлар миңа чак кына көнләшеп т...

Спектакльне без сабакташ дуслар белән хәзерге К.Тинчурин театры бинасында карадык. Әлдермеш авылы минем туган районымда булганга күрә, аеруча горурланганым истә. Малайлар миңа чак кына көнләшеп тә карадылар бугай. Чөнки сәхнәдә шул төбәкнең картасы да эленеп тора һәм анда Дөбъяз (яшь чакта монысы безгә Париж кебек тоела иде!), Әлдермеш авыллары күренә. Соңрак без Шәүкәт абыйның Саба ягыннан икәнлеген белдек. Инде килеп, бергә укыган бу төбәк малайларының борыны күтәрелде. Тагын да соңрак без Шәүкәт абый-Әлмәндәрнең Миңгәр авылыннан икәнлеген белдек. Ә без һәммәбез дә бу бөек актерның нәкь менә үзебезнең авылдан булуын тели идек! Чөнки Әлмәндәр кебек картлар (бу хакта Шәүкәт абый да, Туфан абый да әйтә иде) һәр авылда бар иде. Әгәр дә бу дөньяны зур бер авыл (хәзерге интернет заманында мантыйкка бигрәк тә туры килә!) дип кенә күз алдына китерсәк, ул «авыл»да зирәк Әлмәндәрләрнең уңай өлгеләре бармы соң әле? Шәүкәт абый бакый дөньяга күчкәннән соң күңелдә шундый сораулар туа.

Татар халкы күңеленә көчле рух борынгыдан салынган. Миңа калса, театрлар да, гомумән, әдәбият-сәнгать бу рухны бертуктаусыз ачу, аны халыкның үзенә тапшыру юлында бара икән, безгә башка «изм»нарның кирәге дә юк. Бу хакта Шәүкәт абыйның үзе белән дә сөйләшкән булды. Беренче мәртәбә мин Шәүкәт абый белән «борын-борын» заманда, Татарстан радиосында эшләгәндә таныштым. Радионың үзе белән бергә картайган режиссер Госман Әхмәтҗанов белән бергә без аны әдәби әсәрләр укырга чакыра идек. Шәүкәт абый, текстны карап чыккач: «Госман, моны син теләгәнчә укыйммы, әллә үзем аңлаганчамы?» – дип шаяртып та, чынлап та сорап куя. Госман абый, гадәтенчә, әүвәл кеткелдәп көлә һәм: «Шәүкәт, радиотыңлаучы ишетергә теләгәнчә укыйсыңны беләм бит инде. Шуңа күрә моны укырга нәкь менә сине чакырдык та!» – дип җавап бирә. Ә аны «ишетергә теләгәннәрчә уку» исә Шәүкәт абыйның нәкь үзенчә генә кыла торган гамәле иде.

Ак бабай Шәүкәт-Әлмәндәр хакында табиб Рөстәм Бакиров сөйләгән  бер истәлек. Моннан шактый еллар элек Шәүкәт абый бик нык чирләп китә: тамагына ашау түгел, хәтта бер кашык су да йота алмый. Баш табиб актерның хәлен белергә палатасына керә. Җәйге эссе көннәр була бу. Урамда да шактый бөркү, палатада да салкынча түгел. Шунда Шәүкәт абыйның тумбочкасы өстендә шифалы сулар тора икән. Табиб суны ачып, ике тустаганга тутырып сала да: «Бигрәк эссе бүген, Шәүкәт абый, гел эчәсе генә килеп тора!» – дип, тустаганның берсен авыруга суза һәм үзе голт итеп аның каршысында  суны бушатып та куя. Аңа ияреп Шәүкәт абый да үз суын эчеп бетерә һәм... бермәл тавышсыз-тынсыз аптырап торганнан соң кинәт кеткелдәп көлә башлый: «Китте бит бу су, Рөстәм, тамактан үзе!.. шуып төште дә китте менә!» Су Ак бабай җанындагы эчке энергияне тибрәндереп, уятып җибәргәндер! – дип уйлап куйган идем мин шул чакта!..Чөнки Шәүкәт абый Биктимеров – Әлмәндәр безнең авылныкы иде ул... һәм сезнеке дә...

 

«Сәхнә», 2012, №11 (ноябрь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк