Логотип
Архив Материалов

Студия турысында

Көз көне август, сентябрь айларында сəяси аң-белем тарату комитетының сəнаигы нəфисə бүлеге һəм мəгариф комиссариатының Татпрофбюро бүлеге катнашы белəн Казанда быелгы эш сезонында ике еллык прог...

Көз көне август, сентябрь айларында сəяси аң-белем тарату комитетының сəнаигы нəфисə бүлеге һəм мəгариф комиссариатының Татпрофбюро бүлеге катнашы белəн Казанда быелгы эш сезонында ике еллык программа белəн татар драма студиясе ачу тəшəббесенə керешкəн иде. Эш планы май аенда ук Татарстан халык комиссариаты янындагы художественный сектор тарафыннан сызылган иде һəм шул план сентябрь башында гамəлгə керергə тиеш иде. Лəкин ул вакытларда художественный сектор əгъзалары кайсы кайда ял итəргə таралып беткəн булганлыктан, июнь һəм июль айлары буена һəммəсе сукно астында ятты. Фəкать урыс драма артисткаларыннан Славянова тарафыннан студент-шəкертлəренə куллану өчен хрестоматия төзү эше генə вакытында əда кылынып, Г.Камалның «Беренче театр» исемендəге бер пəрдəлек комедиясе рус мөгаллимлəре өчен кулланмакка урыс теленə тəрҗемə ителде. Художественный сектор көннəн-көн үзенең яшəтүен йомшартканлыктан, аның күрə торган эшлəре дə мəркəз тагълиматы буенча сəяси аң-белем тарату комитеты сəнаигы нəфисə бүлегенə күчте.

Хəзерге көндə инде бу мөəссəсəдə художественный сектор кул астындагы бүлекчəлəр кыскартылып, эшлəүчелəр юклыктан бөтенлəй юк дəрəҗəсендə булганлыктан, бу максатлар үзлəреннəн үзлəре сүнделəр. Сəнаигы нəфисə бүлеге үзенең эше башлаган көннəреннəн үк бу мəсьəлəне гамəлгə кую чараларына керешсə дə, нəтиҗəсендə тагы кызганыч рəвештə сүнделəр.

Буңа да сəбəп: сəнаигы нəфисə бүлегенең кызу рəвештə хəзерлəнүе һəм бу студия хакында кайгыртучыларның азлыгы сəбəпле, бигрəк тə ул мəсьəлə Татпрофобрга бəйлəнгəн булганлыктан, əһəмият бирүче булмады. Шулай ук татмəгариф комиссариатыннан күчкəн «Лито»га («Əдəбият шөгъбəсе»нə) килəсе сезон өчен татар пьесаларына конкурс игълан итү планы да бирелеп ляиха төзелгəн иде. Лəкин əдəбият шөгъбəсенең кулында эшне кызу рəвештə башларга кирəк кадəр акча булмау, бу мəсьəлəне тагын үтерде. Аның өстенə, бу хəзерлеклəр сезон башлау хəзерлеклəре белəн бер көндə бер сəгатьтə булганлыктан, бу вакытта туры килгəнлектəн табигый, эшкə ашырырга мөмкин булмады.

Студиянең ачылуы өчен бер-ике кешенең генə төшүе җитмəгəнлек, моның өчен эшлəргə эшчелəр җəлеп итүнең кирəклеге алга килеп басты. Җөмлəдəн, бусы минем тарафтан беренче хөкүмəт труппасы артистларыннан Шамил иптəш белəн Колмəмəт иптəшлəргə сəнаигы нəфисə бүлеге тарафыннан вакытлы билгелəнгəн студия мөдирəсе иптəш Макарова кул астында эшлəргə тəкъдим ителгəн иде, лəкин бу иптəшлəрнең алларында кышкы сезон торганлыктан, алар эшкə тотына алмадылар. Шулай итеп, иптəш Макарова белəн буш вакытларыбызны студия ачу хəзерлеклəренə корбан иткəлəсəк тə, барып чыкмады. Бу вакытка инде студия өчен кирəкле программ һəм кайбер предметлар өчен мөгаллимəлəр дə табылган иде, лəкин бина, азык, кредит мəсьəлəлəре бик читен хəлдə булганлыктан, кантор һəм шəрекъ җөмһүриятлəреннəн чакырылган укучыларның Казанга килеп төшеп тə, бик аптырашта калачаклары күзгə алынганлыктан, студия мəсьəлəсе үзүзеннəн эрергə мəҗбүр булды. Лəкин тагы да шул мəсьəлəне Татпрофбюро яныннан торып аерым бер комиссия яки Татпрофбюроның үзен үк җигеп, катгый рəвештə тотынганда 20-30 гына кешелек булса да бер студия кебек нəрсə дөньяга китереп һəм шуннан башлап программасын киңəйтеп һəм гомумəн студиянең үзен дə зурайтып булыр иде. Моңар сəнаигы нəфисə мөхиблəренең иманнары камил булырга тиеш.

Илнең тормыш җəмгыятьлəрен игътибарга алып, бик зурдан тотмый гына, миниатюрный гына бер студия тудыру эше ул кадəр авыр булмас төсле. Тик моңар əһəмият биреп Татпрофбюроның коллегиясенең дикъкатен җəлеп итəргə кирəк. Лəкин шуны да онытмаска кирəк, бездə мондый профессиональный образованиелəрне башлап җибəрер өчен мөтəхассислəр юк дəрəҗəдə. Шунлыктан бар көчлəребез белəн булса да, каушап калмыйча, Мəскəүгə җидди карап, студиянең бар эше өчен туры юл сызарга кирəк. Программ төзү эше, яки төзелгəнен карау җидди булырга кирəк.

 

Архив материаллары буенча Рəйсə Шəрəфиева əзерлəде.

 

«Сәхнә», 2012, №2 (февраль)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк