Логотип
Архив Материалов

Сәхнә теле турында гына түгел

  Мин телевидениедə диктор булып эшлəгəндə, күп кенə сорауларга кыскача итеп «ТВ – тормышым», «ТВ – фикерлəрем» дип җавап бирергə ярата идем.Өч дистə елдан артык диктор – алып баручы булып хе...

 

Мин телевидениедə диктор булып эшлəгəндə, күп кенə сорауларга кыскача итеп «ТВ – тормышым», «ТВ – фикерлəрем» дип җавап бирергə ярата идем.Өч дистə елдан артык диктор – алып баручы булып хезмəт иткəннəн соң Казан дəүлəт мəдəният һəм сəнгать университетында эшлəгəндə дə, барлык тыңлаучыларга ишетелерлек итеп, «сəхнə теле – яраткан фəнем», «сəхнə теле – минем дөньям», диясем килə. Хəер, телевидение белəн сəхнə теле, кулга-кул җитəклəшеп, 70нче елларда укытучым Асия Хəсəн кызы Хəйруллина мин тəмамлаган Казан театр училищесына үзенə ассистент итеп чакырган көннəн алып мине озата баралар.

Инде хəзер үзем, күп еллык иҗади тормышы һəм тəҗрибəсе булган остаз сыйфатында, артист һөнəре сайлаган яшьлəрдə сəхнə теленə мəхəббəт уятырга тырышам. Чөнки югары уку йортларында укытучы-практик, нинди генə иҗади юнəлештəге фəнне укытмасын, ул барыбер тəрбияви аспектны да үз эченə ала.

Л.Толстойның «Тəрбия белəн белем бирү – бер-береннəн аерылгысыз. Белем бирми тəрбиялəп булмый, һəрбер белем – тəрбияви тəэсир итə», дигəн канатлы сүзлəре бүген дə əһəмиятен югалтмыйча актуаль яңгырый.

Шул ук вакыттан белем бирү белəн бергə, укучыларның шəхси, индивидуаль төсмерлəрен күреп, саклап үстерү укытучының төп бурычы булып тора. Бу җиңел дип əйтмəс идем. Биредə инде укытучы үзенең интуициясенə, тормыш һəм һөнəри тəҗрибəсенə таяна. Мин һəрчак, сəхнə теле өйрəткəн техник алымнар, аларның индивидуаль үзенчəлеклəрен ачарга тиешлеген аңлап эшлəргə тырышам.

Сəхнə теле фəне – зур, тирəн дөнья. Беренче адымнарын гына атлаучы яшьлəр өчен ул əле серле дə булып тоеладыр.

Шулай булмыйни. Бер яктан ул театр, сəнгатькə омтылганнарны техника алымнары белəн тавыш, сулыш, дикциялəрен профессиональлек юлында тəрбиялəсə, икенче яктан əдəбият, мəдəният дөньясына алып керə.

Татар əдəбиятының, драматургиясенең иң күренекле, классик əсəрлəре белəн эшлəгəндə яшəешне, кешелəрнең психотипларын ачарга, аңларга өйрəнəбез. Гүзәл, тирән мәгънәле һәм фикерле туган телебезнең аһәңен, матурлыгын тоябыз, телебезне баетабыз, язучыларның эчке хисләрне ничек чагылдыруына игътибар итәбез.

Әдәби әсәрләрне өйрәнгәндә, нәфис сүз өстендә эшләгәндә, яшьләрнең образлы фикерләве, рухи байлыклары арта, эчке дөньялары киңәя, хәтерләре ныгый. Кызганыч, уку культурасы бетә башлады. Театр исә – коллектив белән бердәм уку урыны. Яшермим, кайчакта мәктәп тәмамлап яңа гына укырга килгән яшьләрнең  «классик шагыйрьләрдән кемнәрне беләсез?» – дигән сорауга җавапсыз калуларын күргәч, шаккатасың. Шуннан инде иң башта эшне укучыларның рухи дөньяларын үстерүгә юнәлтәсең. Күренекле әдипләребез, шагыйрьләребез, театр эшлеклеләренең исемнәрен атап, аларның әдәбиятта, сәнгатьтә ирешкән уңышлары, хезмәтләре турында сөйлисең. Әдәби әсәрләр укырга, әдипләрнең тормышы, иҗатлары белән танышырга өндисең.

Бүгенге заманның татар эстрадасы артисты үзенә тартып торган, белемле, зәвыклы шәхес булырга тиеш. Аны тыңларга килгән тамашачыда артист һәм кеше буларак кызыксыну уятырга тиеш ул. Чөнки залда абруйлы, хөрмәткә лаеклы тамашачы утыра. Сай комедияләр, мәгънәсез көлдерүләр, беркөнлек җырлар таләп итүчеләргә генә таянып булмый бит. Урталыктан биегрәк булган тамашачыга ошарга тырышырга кирәк, ә аның өчен үзеңә үсәргә, укырга һәм тагын бер мәртәбә укырга! Һәрчак үзгәрештә булган туган телеңне өйрәнү, матур әдәбият белән танышу, остазлар иҗаты белән бергә сәнгатебезгә килгән яшь көчләрне күзәтеп бару теләге культуралы кешедә гомер буе булырга тиеш.

Гомумән, минем фикеремчә, сәнгать кешесе гел эзләнүдә, мәңгелек хәрәкәттә булырга тиеш. Безнең укучыларыбызның да театр, концертларга йөреп, әдәби әсәрләр укып, дөньяга карашлары, чынбарлыкны тоюлары үзгәрә башлый. Әлбәттә инде, сәхнә теле укытучысы буларак, мин бу эчке үзгәрешләрне нәфис сүз сәнгате белән шөгыльләнгәндә ныгытырга тырышам. Әхлаклылык, рухи кануннарны бары тик югары зәвыклы сәнгать һәм әдәбият әсәрләренә таянып кына тәрбияләп була.

Сәхнә теле фәнен өйрәнгәндә, нәфис сүз өстендә эшләү, техниканы өйрәнү белән бергә комплекслы рәвештә алып барыла. Артист өчен техника – ул сәнгатьнең нигезе. Бигрәк тә бу өлкәдә укучының мөстәкыйль рәвештә күп итеп эшләве сорала. Тренинглар үткәрүне дә мин иҗади процесска тиңләр идем. Укытучының игътибары – сүзләрнең, басымнарның дөрес әйтелешенә, авазларның кирәгенчә эшләнешенә, тавыш белән сулыш белән дөрес идарә итүгә юнәлтелсә дә, бу күнегүләр уен рәвешендә алып барыла, импровизациягә корыла, укучылар аларны эшләүдән, өйрәнүдән тәм табалар.

Сәхнә теленең беренче дәресләреннән үк, мин студентларымның бер-берсенә әдәпле, игътибарлы булып, тотнаклы мөнәсәбәтләр урнаштырып эшләүләрен күзәтәм, күмәк эшләү элементларын ничек башкаруларын күрәм. Болар барысы да сәхнә теле дәресенең нәтиҗәлелегенә ирешүдә үз урынын алып тора. Дәресләрдә яшьләрнең холыклары ачыла. Аларның нинди кәеф белән шөгыльләнүләрен, нинди кичерешләр, уйлар белән яшәвен бик тиз тотып аласың, аларның мөмкин кадәр тырышып, җыелып эшләү юлларын эзли башлыйсың.

Һәр очрашу, һәр дәрес синең өйрәтүче-укытучы, тәрбияләүче-педагог, нечкә психологик үзгәрешләрне тоючы җитәкче булуыңны сорый.

Мин укыта торган татар театр эстрадасы кафедрасын тәмамлап югары белем алган егетләр һәм кызлар иҗади мөмкинлекләрен төрле дәрәҗәдә үстергән сәләтле, дөньяга үз карашлары булган яшьләр. Алар бездән татар эстрадасына җырчы, конферансье яисә драма театрында хезмәт итәрлек киң профильле артистлар булып китәләр. Хәер, хезмәт дигәннән, кафедра җитәкчесе, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, күренекле җырчы Салават Фәтхетдинов яшьләрне һәрчак «сәхнә сәләтсезләрне, булдыксызларны, ялкауларны күтәрми, сәхнәдә эшләү өчен талант белән бергә эшчән булырга кирәк», дип кисәтеп тора.

Хәзерге вакытта, Татарстан тамашачысына исемнәре яхшы таныш булган шәкертләребезнең кайберләрен искә төшерәсем килә: Айгөл Сагынбаева, Марат Фәйрушин, Ләбибә, Ильвина, Ришат Фазлыйәхмәтов; сөйләүчеләр Данир Сабиров, Данияр Хәбриев (Әбри Хәбри) һ.б.

Миңа еш кына мәктәпләрдә, гимназияләрдә укучы яшүсмерләр каршында чыгыш ясарга туры килә. Балалар нәфис сүзгә, театр сәнгатенә тартылалар, араларында бер карауда танып алырлык, сәләтләре ярылып ятканнары да байтак. Әмма балаларның күбесе чиста әдәби телдә сөйләшә белми: сөйләмнәре йә рус һәм татар сүзләреннән тезелгән җөмләләрдән тора, йә авазларны дөрес әйтмиләр. Болар барысы – игътибар булмаганлыктан, кечкенәдән авазларны дөрес әйтеп сөйләшмәүдән килә. Ә татар әдәбиятын, телен укытучылар моңа игътибар бирмиләр, йә инде мәсьәләне аңламыйлар. Тагын бер күңелгә тигәне – сүз басымын белмәүләре, аны өйрәнүгә салкын караулары. Ә бит укытучылар балалар белән бергәләп театрларга йөри, спектакльләр, телевизион тапшырулар карый, татар китаплары укый. Ә соңыннан фикер алышулар үтәме, укучылар сөйләгәндә дөрес итеп үз фикерләрен, уйларын кирәкле сүзләр табып әйтә алалармы, сүз басымнарына әһәмият бирәләрме – анысын белмим. Әмма уңай якка уйларга шикләнәм...

Татар эстрадасының киләчәк артистын тәрбияләү, һөнәри белем бирү – күпкырлы процесс. Укучыларның психофизиологик үзенчәлекләрен дә, индивидуаль сәләтләрен дә яхшы аңларга, укыта торган фәнеңне тирән сиземләргә һәм яратырга кирәк.

Гомумән, театр факультеты шәхесне сиземләү, талант очкынын кабызу, зәвык тәрбияләүгә күп тырышлык куя. Чөнки бүгенге заман эстрадасы зәвыкка ия булган, профессиональ яшьләрне көтә.

 

«Сәхнә», 2013, №4 (апрель)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк