Логотип
Архив Материалов

Тальян теле серләре

Кая ул туташ-ханымнарның туйларда гармунчы тирәсендә бөтерелеп биегән вакытлары? Кая ул гармунга кушылып җырлый-җырлый авыл әйләнүләр, кич утырулар? Кая ул кызларның авылларындагы гармунчы егеткә...

Кая ул туташ-ханымнарның туйларда гармунчы тирәсендә бөтерелеп биегән вакытлары? Кая ул гармунга кушылып җырлый-җырлый авыл әйләнүләр, кич утырулар? Кая ул кызларның авылларындагы гармунчы егеткә гашыйк булып төннәр буе хыялланып яткан ләззәтле мизгелләре? Заман нык үзгәрде. Компьютерда нинди генә җыр, көй юк хәзер. Шуңа күрә көмеш телле җан дустыбыз гармунның кирәге бетеп бара. Үзе әлләни кирәкмәгәч, аны ясаучы, төзәтүчегә дә ихтыяҗ юк, билгеле. Шулай итеп татар халкы тарихының гармун моңнарына уралган җанлы матур сәхифәләре артта калды микәнни? Юк, онытылырга тиеш түгел алар.

Бүген Башкортстанда 30 меңләп курайчы бар, диләр. Анда мәктәптән башлап югары уку йортларына кадәр балаларны, яшүсмерләрне курайда уйнарга өйрәтәләр. Хәтта курайның бер төрен башкорт курае дип атау гадәткә керде. Чынлыкта исә элек-электән курайда башкортлар гына уйнамаган бит. Шуңа да карамастан, башкорт дигәндә – курай, курай дигәндә башкорт күз алдына килә. Ә татар дигәндә нинди музыка уен коралы күз алдына килә? Белгечләр әйтүенчә, шул ук курайда без татарларның 5 проценты гына уйный. Ә нигә әле безгә гармунны бренд дәрәҗәсенә күтәрмәскә?! Гармунны XIX гасыр башында алманнар уйлап тапкан, диләр. Татар тормышының бер өлешенә әйләнгән икән, татарның җанын җылыта икән, гармунны безнеке дию алманнарны рәнҗетмәс. Бервакыт шулай, татар исемен йөртсә дә, үзләрен титуллы милләт дип атаучылар тегермәненә су коючы бер театрның җитәкчесеннән, нигә татар әсәрләрен бер дә куймыйсыз, дип сорагач, татарга тагын югары сәнгать, әнә, гармунын тарта бирсен, кебегрәк җавап ишетергә туры килде. Син үз сәнгатең белән илдән чыгуга ук бүтәннәргә охшап, югалып, төссезләнеп калачаксың, чөнки синең кебекләр Европада буа буарлык, ә татар берәр Европа иленә барып гармунын сузып моңлы бер көй уйнап җибәрсә, иманым камил, бик күпләр сокланудан хушсыз калачак. Чыннан да, татарның мәдәнияте, татар кешесенең күңеле шундый бай ки, аны гармун, баян, фортепиано телләре белән дә әйтеп бетерерлек түгел. Ә бәгъзе адәмнәрнең, чит-ятларның ымсындыргыч ялтыравыкларына алданып, үз халкына кимсетеп карау, үз халкыннан оялу түбәнлегенә төшүләре нидән килә икән? Күңелләре ярлы булудандыр, бәлки? Их, шуларны әйтәсе иде теге җитәкчегә! Тик сүзнең көче зур булса да, барыбер гамәл белән тиңләшә алмый ул. Маңкортлыкны гамәл белән генә җиңеп булачак. Традицион мәдәниятебезне югары дәрәҗәгә күтәрергә иде дә, аны күреп, бүтән кавемнәр татарга соклансын, татарны ихтирам итсен иде, үз татарыннан ваз кичкәннәр адәм хурлыкларына калсын иде.

Тальян ясау һәм төзәтү остасы  Айрат Харисов белән очрашу башымда әнә шундый уйлар кузгалтты. Айрат әфәнденең Казаныбызга килүенә күп булса 7-8 ай булыр. Ә тумышы белән ул Башкортстанның Борай районы Кәшкәләү авылыннан. Моңа кадәр төп эшеннән бушаган арада гына гармунны кулга алу бәхетенә ия була ул. Казанга исә үзен гармун ясау эшенә тулаем багышлар өчен килгән. Хәзерге вакытта Айрат Харисов керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамблендә эшли. Айрат әфәнденең гармун телен өйрәнү юлы туры гына булмаган. Ул Башкортстан педагогика институтының художество һәм графика факультетында белем алган. «Милли уен кораллары – тальян ясау» исемле диплом эшен язганда аңа атаклы гармун ясау остасы Җидияр Мөхәяров белән танышырга насыйп була. Әйтергә кирәк, Айрат әфәнде затлы нәселдән. Әтисе Зөфәр – гармунчы, әнисе Бәһиҗәт татар теле һәм әдәбияте укытучысы була. Гаиләләрендәге 6 бала да педагогик белем ала. Айрат Харисовның бер туганы Ринат Харисовны без Башкортстандагы татар рәссамнарының «Чыңгызхан» берләшмәсе аша беләбез. 1980 нче еллар азагында илебез зур үзгәрешләр кичерергә торган вакытта бер төркем рәссамнар тормышыбызның күп кенә өлкәләрен, шул исәптән рәсем сәнгатен биләп алган күп төрле киртәләрне җимереп, үзләренең иҗатлары аша халкыбызга хак тарихыбызны, кабатланмас мәдәниятебезне кайтарырга омтылыш ясый.

Шул курку белмәс беренчеләр рәтендә рәссам Ринат Харисов та була. Аның татар халык авыз иҗаты сюжетлары, образлары белән сугарылган рәсемнәре, татарның күңеленә гаҗәеп рәхәтлек бирә. Җидияр Мөхәяров белән танышмаган булса, Айрат Харисов та азатлык сурәтен язучы оста рәссам булыр иде, бәлки. Әмма безнең өчен аның нәкъ менә хәзерге шөгыле кадерле. Җидияр Мөхәяров Башкортстанның Тәтешле районыннан. Аның әтисе дә гармуннар ясый торган булган. Бу һөнәргә ул сугыштан соң Пермь ягындагы Касаткин атлы бер остадан өйрәнгән, соңыннан малайларын да өйрәткән. 14 яшемдә беренче гармунымны ясап, Сабан туена чыктым, дип сөйли торган булган Җидияр абый. Чиләбе мәдәният институтында баян буенча укып та чыккан, анда табигатьтән килгән сәләтен белем, күнекмәләр белән беркеткән. Шундый остадан өйрәнеп, үзең дә оста буласың, билгеле. Институтны тәмамлаганнан соң Айратны Исмаил авылына эшкә җибәрәләр. Авыл зур, кешесе күп, сәнгать мәктәбе дә бар хәтта. Айрат анда балаларга рәсем сәнгатен өйрәтә, ә соңрак тальян теле серләрен уртаклаша башлый. Балалар белән төрледән-төрле фестиваль, бәйгеләрдә катнаша, җиңүләр яулый. Шулай эшли торгач, мәктәпнең директоры ук итеп билгелиләр үзен. Ә кичләрен ул гармун ясый, гармун төзәтә. Исмаил авылында да ул Җидияр абый белән араны өзми. Ул елларда Чаллы шәһәрен зур мәдәният үзәгенә әверелдерү шаукымы көч алган була. Шул нияттән Җидияр абыйны да фатир биреп Чаллыга чакыралар. Айрат Харисов 2 ел дәвамында Исмаилдан Чаллыга илтүче юлны таптый. Аның гармуннар белән кызыксынуы, осталыгы көннән-көн арта бара. Шуңа күрә ул Җидияр абыйның вафатын барыннан да авыррак кичергәндер. Хәзер инде ул тагын да тырышыбрак, икеләтә зур үҗәтлек белән эшли кебек. Оста Җидияр Мөхәяровның ясап бетермәгән гармуннары да аның өстендә бит, кыскасы, остазының васыяте Айратны эшкә тагын да илһамландыра төшә. Әйтергә кирәк, Айрат әфәнденең рәсемгә сәләте эзсез югалмый. Аның гармуннарының яңгыравын ишеткәнче, үзләрен күрү белән үк, сокланасың, чөнки оста аларны сыр-бизәкләр, ялтыравык ташлар белән бизи. Бизәгәндә ул Җидияр абыйның әтисе өйрәнеп кайткан бизәк формаларын куллана. «Гомумән алганда, гармун ясаучы һәр төрле эшкә – агач, тимер, күн, тукыма эшенә сәләтле булырга тиеш, – дип сөйләде Айрат әфәнде. – Гармун ясаучыдан зур түземлелек вә сабырлык сорала. Кайбер музыка уен коралларын элегрәк ясалганына карап кабатлап ясыйсың да, ул бер дигән шәп килеп чыга, гармунның исә бервакытта да берсе икенчесенә охшамый. Бу гармун телләрен ничек эшкәртүгә бәйле. Телләре дә күп бит әле аның. Бүтән кайбер халыкларда гармун телләрен корычтан эшләү гадәте яшәп килә, ә без, татарлар, аларны башлыча җиздән ясыйбыз, – дип гармун ясауның кайбер серләре белән дә уртаклашты оста. – Җиз корычка караганда йомшаграк, димәк, аны эшкәртүе җиңелрәк, һәм йомшаграк, ягымлырак яңгырашка ирешеп була. Аннары, татар халкы гомер-гомергә кечкенә гармуннар ясарга яраткан. Ә теле никадәр кечерәк булган саен, аны эшләве шулкадәр авыррак. Корычка караганда җизне ярата төшүебез әнә шуның белән дә бәйле».

Алтын куллы Айрат Харисовның тальян ясау эше мине сокландырды. Тик бер нәрсә кәефне җибәрде – останың шәкертләре юк. Шәкертләрне ничек тальян ясау эшенә тартырга соң? Махсус һөнәри уку йортында 4 ел эчендә генә бу үтә нечкә һөнәрне өйрәтеп булмаячак. Яшьләр анда килмәячәк тә әле. Бу төр һөнәргә илдә-көндә ихтыяҗ юк бит. Айрат абый үзе тальян ясауга пенсия яшендәгеләрне һәм тән җитешсезлекләре булган, әмма кул бармаклары сау-сәламәт кешеләрне тарту яклы. Чыннан да, гармун ясау, төзәтү алар өчен бер юаныч булыр иде. Остарып куйсалар, пенсияләренә аз-маз акча да өстәлер иде. «Тагын бер юл – музыка уку йортларында белем алучыларны гармун төзәтергә өйрәтү, – диде Айрат әфәнде. – Югыйсә, уйный беләләр, ә гармунның эчке төзелешен күз алдына да китермиләр. Ә гармун төзәтергә өйрәнгән музыкантның бәясе алтынга тиң».

 

«Сәхнә», 2012, №9 (сентябрь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк