Логотип
Архив Материалов

«Тантана - 2012»

Менә инде икенче тапкыр 27 март, Халыкара театр көнендә Г.Камал исемендәге театрда «Тантана» театраль премиясе лауретларын бүләкләү узды. Туй үпкәсез булмый, дисәләр дә, жюри чыгарган нәтиҗәл...

Менә инде икенче тапкыр 27 март, Халыкара театр көнендә Г.Камал исемендәге театрда «Тантана» театраль премиясе лауретларын бүләкләү узды.

Туй үпкәсез булмый, дисәләр дә, жюри чыгарган нәтиҗәләргә карата күңелдә каршылык тумый. 2012 елгы «Тантана» нәтиҗәләрен тәнкыйть утына тотарга теләгәннәр исә «Намус һәм тугрылык»тан кала башка номинацияләрдә җиңүчеләр гомерлек хезмәт өчен түгел, бәлки үткән сезондагы нәтиҗәләр өчен билгеләнүен онытмасыннар иде. «Тантана»сыз калган театрлар да булды. Чөнки «Тантана»ның максаты – һәр театрга берешәр премия өләшеп чыгу түгел, ә иң лаеклыларны билгеләү. Кемнәрнеңдер җиңә алмавы бары тик узган сезонда үзләрен тагын да яхшырак, остарак күрсәткән актерлар булуын гына күрсәтә. Җиңүчеләр дә, быел лауреатлар исемлегенә кермәгәннәр дә дөрес нәтиҗә ясасын иде.

Инде II «Тантана» җиңүчеләренә килгәндә, икенче ел рәттән лауреатлар исемлегенә Г.Камал исемендәге академия театры актрисасы Миләүшә Шәйхетдинова керде. Беренче елны «Арбалы хатыннар» спектаклендәге роле өчен «Иң яхшыактерлар ансамбле» номинациясендә бәяләнгән актриса быел «Үлеп яратты» спектаклендә Наҗия роле өчен «Икенче пландагы хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы» номинациясендә җиңүне өстәде.

«Хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы» номинациясендә төп бүләкне Түбән Кама театрының талантлы яшь актрисасы Гүзәл Шәмәрдәнова яулады. «Гөнаһлы мәхәббәт өрәге» спектаклендә ул башкарган Мария роле номинантлар арасында иң яхшысы дип табылды. Бу – Түбән Кама театры исәбендәге беренче «Тантана» премиясе.

«Тантана»лы булу бәхете Г.Кариев исемендәге яшьләр театрына да елмайды. «Зәйтүнәкәй» спектаклендә Тукай ролен башкарганы өчен «Дебют» номинациясендә театрның яшь актеры Рафил Галимуллин бүләкләнде. Бу номинациядә быел да ике җиңүче булды. Икенчесе – С.Өметбаев исемендәге Минзәлә театры актеры Ильяс Закиров («Бер картлыкта, бер яшьлектә» спектакле өчен). «Дебют» номинациясендә ике егет бүләкләнү, һичшиксез, сөендерә. Гомумән, быел татар театрларына яшьләр күп килде. Шуңа да киләсе елга бу номинациядә конкуренция тагын да көчлерәк булыр сыман.

2012 елгы «Тантана» фаворитларының берсе «Мастеровые» Чаллы рус театры булды. Театрның тәҗрибәле баш режиссеры, талантлы актерлары, оста рәссамының уртак эше нәтиҗәсе – «Забыть Герострата» спектакле аларга ике номинациядә җиңү яуларга ярдәм итте. «Ир-ат ролен иң яхшы башкаручы» – Сер­гей Заболотский (Герострат роле өчен), ә «Икенче пландагы ир-ат ролен иң яхшы башкаручы» – Евгений Федотов (Тиссаферн роле өчен).

«Иң яхшы курчак театры артисты» номинациясендә 2 генә театр көрәшә. Һәм икенче ел рәттән икесе дә бүләк алып китә. Быел яңа бинага күченгән «Әкият» данын Рәмзия Фәйзуллина («Су анасы» спектаклендә Су анасы роле өчен) я­клап чыкты. Биналары төзексез булу сәбәпле гел сәфәрдә йөргән Чаллы курчак театрыннан Ева Мингаҗева («Сказка о мертвой царевне и семи богатырях» спектаклендә хатын­кыз рольләре өчен) лауреатлар исемлегенә эләкте.

Быел гына кертелгән «Музыкаль театрда иң яхшы башкаручы» номинация­сендә, табигый ки, бары бер генә театр вәкилләре катнашты. Алай гына да түгел, быелгы номинантларның икесе дә «Анюта» спектаклендәге рольләре өчен бәяләнде. Икесе арасыннан Руслан Савденов иң лаеклысы дип табылды. Универсиада үткәрергә әзерләнеп йөргәнгә күрә, Татарстанда тагын бер музыкаль театр ачу хыял гына булып калырга мөмкинлеген исәпкә алып, буноминацияне «Опера һәм балет театрының иң яхшы актеры» дип үзгәртергә була.

«Намус һәм тугрылык» номинациясендә тәкъдим ителгән бөтен номинантлар да хөрмәткә лаек. Шуңа да карамастан, күпләр җиңүче итеп нәкъ менә Шәүкәт Биктимеровны күрде. Лауреат үзе юк иде. Шулай да аның исемен игълан иткәч, тамашачы күңелләргә мәңгегә кереп калган Әлмәндәр картны аягүрә алкышлады.

«Иң яхшы ансамбль» номинациясендә икенче ел рәттән Камал театры беренчелекне бирми. Бу юлы Академия­ театрына җиңүне «Зәңгәр шәл»дәге абыстайлар – Фирая Әкбәрова, Раушания Юкачева, Люция Хәмитова һәм Ләйсән Рәхимова китерде.

«Спектакль – ел вакыйгасы» «Җәлил» операсы булды. Әлеге спектакль, чыннан да, игътибарга лаек. Әмма вакыйга икән инде, театр җитәкчелеге спектакльне, сирәк кенә булса да, репертуарга кертсен иде. Нәҗип Җиһановның тууына 100 ел тулуга багышлап сәхнәләштердек, «Тантана» алдык та – вәссәлам булмасын иде ул.

«Иң яхшы тамашачы» номинациясендә җиңүчеләрне быел театрлар үзләре бүләкләде. Нәтиҗәдә, Г.Камал театры Лотфулла Шәфигуллинга – легендар зәңгәр шәл, Әлмәт театры Илшат Мингәрәевкә – театр бинокле бүләк итте.

Жюри быел үзеннән 3 махсус бүләк бирде. Аңа В.Качалов исемендәге театр актеры Михаил Галицкий (Актерлык индивидуальлеге өчен), М.Җәлил исемендәге театрның оркестр директоры Николай Андреев (Театрга тугры хезмәте өчен) һәм Г.Камал театры (Милли классиканың заманча укылышы өчен) лаек булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк