Логотип
Архив Материалов

«Ташкын»

Таулар арасында яшеренгән кечкенә генә авыл. Биредә елның тугыз аенда бернинди дә тавыш чыгарырга, хәтта кычкырып сөйләшергә дә ярамый – ташкын төшәргә мөмкин. Аксакаллар яшьләргә балага узу вакы...

Таулар арасында яшеренгән кечкенә генә авыл. Биредә елның тугыз аенда бернинди дә тавыш чыгарырга, хәтта кычкырып сөйләшергә дә ярамый – ташкын төшәргә мөмкин. Аксакаллар яшьләргә балага узу вакытын да әйтә, чөнки яшь ана белән баланың кычкыруы бөтен халыкны һәлак итәргә мөмкин.

Әмма бер гаилә бәхетсезлеккә дучар була – авырлы хатынның тулгагы иртәрәк башлана. Елның ташкын төшү куркынычыннан азат вакыты башланыр. га нибары бер көн калуга карамастан, канун хатынны тере килеш күмәргә куша...

Укучы пьесадагы вакыйгаларның чынбарлыкка катнашы булмавын аңлагандыр. Бу – парча. Авторның 80нче елларда Көнчыгыш Анатолиядә чыннан да мондый авыл булган, диюенә карамастан, безнең бу фактка игътибар итмәскә хакыбыз бар, дип уйлыйм. Хәер драматург үзе дә пьесада чагылыш тапкан вакыйгалар узган урынны «теләсә кайсы ил» дип билгели. Ә ташкынны «куркуның аңыбыздагы чагылышы» дип атый. Кешеләр нигә мондый шартларда яши, дигән сорауга да җавап эзләүдән мәгънә юк. Берәү дә ватанын сайлап алмый. Яшәү шартларыбызга караганда аның тәкъдим ителгән шартларда әхлакый аспектлары мөһимрәк. Шәхси һәм коллектив ихтыяҗлары, үз-үзеңне корбан итү белән рәхимсезлек, кешеләр уйлап тапкан закон һәм яшәешнең дәвамлылыкка хокукы арасында сайлау. Минзәлә театрының спектакле шул хакта. Сәхнә әсәре үз эчендә берничә мәгънәви яссылыкны берләштергән.

Спектакльнең режиссеры Дамир Сәмерханов үзен диплом эше – Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куйган «Мулла» спектакле белән бик яхшы күрсәтә алды. Режиссерлык дебюты буларак әлеге катлаулы әсәрне сайлап, Сәмерханов үзендә характеры, үзенчәлекле режиссер рухы булуын күрсәтте. Моннан башка бу серле һәм бөек профессияне колачлап булмый. Тиздән режиссер аңа диплом спектаклен кую мөмкинлеген биргән коллективка җитәкче итеп билгеләнде. Шуннан ул план, финанс күрсәткечләре өчен көрәшүче репертуар театрының ташкынына чумды. Режиссер талантына туры килми торган комедияләр куела башлады. Хәбир Ибраһимның «Нәфига ханым» комедиясен генә искә төшерик: спектакльдә бердәнбер комедия элементы – героиняның урыс өчен кәмит яңгырый торган исеме. Режиссер компромиссларга барырга мәҗбүр булуын шактый авыр кичерде һәм «зур» режиссурага кайту уен күңелендә озак йөртте. Нәтиҗәдә, персонажлар характерларының психологик нечкәлекләрен дә, метафорик театрның үзенчәлекләрен дә чагылдыруны таләп иткән «Ташкын» пьесасы сайланды. Парчаны психологик театр алымнары белән генә сәхнәләштереп булмый, образлы гомумиләштерүләр дә кирәк.

Рәссам Димитрий Хильченко пьеса геройларының тулы бер дөньясын булдырган – тау башын каплаган ак юрган юрта, шатер һәм киңрәк мәгънәдә йорт метафорсын да чагылдыра. Биредә гаиләнең өч буыны елдан-ел ташкын белән очрашу куркынычыннан яшеренеп яши. Спектакльдәге әйберләр дөньясының төгәллеге турында да әйтергә кирәк: бүген кулланыла торган түгел, ә пьеса проблематикасының вакытка гомумән буйсынмавын күрсәтә торган тукымалар, костюмнар, тормыш-көнкүреш әйберләре... Әмма бер момент бар: рәссам сәхнә метафораларын никадәр төгәлрәк бирсә, ят элементларның спектакльнең сәнгати образына тискәре йогынтысы да шулкадәр күбрәк. Сүз, иң беренче чиратта, Калашников автоматы белән коралланган сакчыларның камуфляж костюмнары турында. Һәм бу – халкы гомерләренең дүрттән өч өлешен шыпырт кына сөйләшеп үткәрә торган авылда! Юрта диварына эленгән борынгы мылтыкка кадәр (мизансцена ягыннан режиссер бу алымны уңышлы уйлап тапкан) йортта яшәүчеләрне куркытып торган җирдә автоматлар белән ни эшләргә җыена икән алар? Бертуктаусыз атаргамы? Камуфляж да бу вакыйгага туры килми...

Спектакльнең видеорәте ахыргача уйланылып бетмә  гән, әмма бу концептуаль җитшесезлек түгел, күбрәк техник ялгыштыр. Го  мумән, спектакльнең хөкем чыгару күренешенә кадәрге өлеше (ул антрактсыз бер актта бара) искиткеч ясалган диярлек. Финалга таба исә атмосфералы һәм ансамбльле яңгырашта бушлыклар барлыкка килә башлый. Нәрсә турында әйтүемме? Режиссер пьесаның куркыныч мохитен көчәйтә, кешеләрнең ташкын кебек берәү дә буйсындыра алмаслык көч каршында баш ию мохитен тудыра алган. Шулай да бу авыл кешеләре әйләнә-тирәләре белән гармониядә, бер-берсенә карата ярату һәм хөрмәт итү хисләре белән яшиләр. Спектакльнең кульминациясенә кадәр булган өлешендә – ир-атның диварга эленгән мылтыкка тотынуы һәм, сөйгәне белән баласы яши алмаганга үч итеп, башкаларны да кар астында күмеп калдырырга әзер булу күренешендә – төп тәэсир итү чарасы курку түгел. Әйе, хөкем күренеше, аның нәтиҗәләре куркыныч, әмма, кабатлап әйтәм, Эльмира Гәрәеваның искиткеч, төгәл, тыйнак бизәкле, әмма эчке темпераментлы Кендек әбисе, халык каршында бурычына буйсынып, тулгакның вакытыннан алда башлануына шаһитлек итүе күренешенә кадәр спектакльдә курку хисе тоелмый. Ташкыннан курку турында спектакльләр күп булды, чөнки, әйткәнемчә, пьеса бик популяр. Сәмерхановның режиссер концепциясе исә башка үзенчәлеккә ия: геройларның җылы, беркатлы мөнәсәбәтләре сынауларга дучар була. Төгәл генә әйтүе дә кыен бит – герой хаклымы, башкаларны куркыныч астына куярга хакы бармы аның, үзен генә кайгырту, балалык түгелме бу? Ә мәхәббәт? Ә әле тумаган сабыйга карата аталык хисләре, хатыны каршында җаваплылык? Тиз генә хөкем чыгаручы халык хаклымы? Ташкын да, яңа туган сабыйның беренче кычкыруын сизмәгән, гафу иткән сыман, ишелеп төшми бит... Әмма башка финал да булырга мөмкин иде, шулай түгелме?

Миңа театрның һәм режиссерның позициясе бик якын – минзәләләр хөкем чыгарырга һәм персонажларны акларга ашыкмый. Чын конфликт нәкъ менә һәр кешенең үз дөреслеге булуына бәйле... Билгеле, пьесаны җентекләп, күңел биреп укып чыгу, яңа мәгънәләр эзләргә тырышу битараф калдырмый.

Спектакльнең мохите турында әйткәндә, Юрий Чаплин хезмәтен аеруча билгелисе килә. Композитор үз эшенә формаль яктан гына килмәгән, хезмәтенә бөтен көчен куйган. Һәр тавыш, һәр персонаж мөһим. Башкаручылар ансамбле өчен сөенергә генә була. Әмма спектакльдә әйтелеп бетмәгән фикер, премьераларга хас «чилек» бар. Мәсәлән, алда ук әйтеп кителгән мохитне алыйк. Шура башлыгы роленә махсус чакырылган Чаллы театрының алдынгы актерларының берсе Инсаф Фәхретдинов – чыннан да, искиткеч талантлы һәм югары профессиональлеккә ия булган актер. Әмма хөкем чыгару күренешендә нигә тавышын шулкадәр күтәрә ул? Моңа кадәр бөтен персонажлар да шыпырт кына сөйләште, салмак хәрәкәтләнде. Әгәр дә ул баш икән, бүтәннәрдән әкренрәк сөйләшергә тиеш – хөрмәтле кеше кычкыруы белән түгел, сүзләренә игътибар җәлеп итә белүе белән аерыла. Аның сүзенә колак салалар. Психологик яктан роль искиткеч башкарылган, аны Венера Нигъмәтуллинаның кечкенә, әмма бик мөһим роле тигезли. Тәкъдим ителгән шартларда артык хисләр ташкыны да булмаса...

Гомумән, кульминацион нок  та ашыгыбрак эшләнелгән, дигән тәэсир кала. Бәяләүләр, реакцияләр партнерларның хәрәкәтләре алдыннан ук туа, конфликт  ның «градус»ын тиешенчә күтәрү җитми, өстәвенә, борынгы мылтык та заманча автоматлар арасында «атмый». Героиня баланы бик тиз таба, чишелеш бик тиз килеп җитә. Берен че күренешләрнең ышанычлы, төгәл темпы юкка чыга һәм еш кына гомуми мохитне боза. Хәер, Хафиз Хамматуллин белән аның улы ролен башкаручы Ильяс Закиров үз образларын финалга кадәр төгәл сак  лыйлар. Гомумән, кабатлап әйтәм, актерлар эшенә тел-теш тидереп булмый. Моннан тыш, күп актерлар өчен «Ташкын»дагы роле, һичшиксез, иҗади биографияләрендә яңа этапны билгеләүче роль булачак. Спектакль фестиваль форматында чишелгән һәм Россия, чит илләрдә уза торган театраль форумнарга «юллама» булырга мөмкин. Режиссерга сораулар бар, әмма үз-үзенә карата таләпчән һәм яхшы амбицияле Дамир Сәмерханов тиз арада барысын да җайга салыр, дип уйлыйм. Куелышның режиссурасы нык, пьеса укылышына ачкыч табылган. Aшыгып эшне бозарга гына кирәк түгел.

 

«Сәхнә», 2012, №11 (ноябрь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк