Логотип
Архив Материалов

Татар музыкасы антологиясе

Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфония оркестры әлеге антологияне былтыр августта яздырган иде. 23 гыйнварда С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында антологиянең презентац...

Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфония оркестры әлеге антологияне былтыр августта яздырган иде. 23 гыйнварда С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында антологиянең презентациясе узды, дисклар таратылды. Александр Сладковский үзе бу көнне «тарихка кереп калырлык», дип билгеләде. Бу вакыйганы татар классик музыкасының дөнья аудиториясенә танылуга таба зур адымы дип кабул итәргә кирәк. 

Билгеле булганча, антология дәрәҗәле Sony Music һәм RCA Red Seal Records лейблларына B-Shurp студиясендә яздырылды. Презентациядә Sony Music Russia компаниясенең генераль директоры Ян Хендерсон һәм B-Shurp студиясенең продюсеры Филипп Нидель дә катнашты. Филипп Нидель әйтүенчә, моңа кадәр аның татар музыкасын ишеткәне булмаган, ләкин ул милли көйләребездә үзенә бик тә таныш булган мотивлар ишеткән, бигрәк тә фольклор уен коралларының яңгырашын ошаткан. Киләчәктә Татарстан оркестры белән хезмәттәшлек итүне дә кире какмады продюсер. 

Кичәнең кунагы композитор, Мәскәү дәүләт филармониясенең җитәкчесе Александр Чайковский да (композиторның «Аксак Тимер станы» операсыннан өзек шулай ук антологиягә кертелгән) әлеге вакыйганы горурланып кабул итте. «Я всегда знал, что в моей национальности есть какая-то тайна. Сегодня я понял: я, конечно же, татарин!» дип белдерде ул.

Өч дисктан торган антологиягә Ф.Әхмәтов, А.Монасыйпов, Ф.Яруллин, Н.Җиһанов, А.Миргородский, С.Сәйдәшев, М.Шәмсетдинова, Р.Ахиярова, З.Рәүпова, Е.Анисимова, А.Луппов, Р.Еникеев, Ш.Тимербулатов, Р.Кәлимуллин, А.Чайковскийның әсәрләре кергән. Дисклар сатуда булмаячак, алар төрле шәһәрләргә татар диаспораларына җибәреләчәк, Универсиада вакытында Казан кунакларына тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк