Логотип
Архив Материалов

Татар спектакле - фестиваль дипломанты

«Иң яхшы ир-ат башкаручы», «Иң яхшы хатын-кыз башкаручы», «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле», «Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле», «Иң яхшы спектакль» номинацияләре лауреатларына дипломнар...

«Иң яхшы ир-ат башкаручы», «Иң яхшы хатын-кыз башкаручы», «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле», «Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле», «Иң яхшы спектакль» номинацияләре лауреатларына дипломнарны жюри рәисе Россиянең халык артисты Лидия Федосеева-Шукшина, Милләтләр театрының сәнгать җитәкчесе Евгений Миронов, Пермь краеның губернаторы Виктор Басаргин тапшырды.

Әлмәт Татар драма театрының «Болан-Патша» спектакле дә дипломга лаек булды. Аны «Пластика ягыннан иң уңышлы спектакль» дип таптылар. Әлмәтләр моңа бик канәгать булдылар, чөнки фестивальдә катнашкан спектакльләрнең яртысыннан кимрәге генә дипломнар алды.

Глазов шәһәренең «Парафраз» театры куйган «Просто игра» балалар спектакленә «Балалар сәнгатенә олыларча игътибар бирү өчен» диплом тапшырылды. Спектакльнең режиссеры – Удмуртия Республикасының атказанган артисты Дамир Сәлимҗанов.

«Наш дом» Химки муниципаль драма театры күрсәткән «Доктор. Первый год» (М.Булгаков хикәяләре буенча инсценировка) спектакле «Кече формадагы иң яхшы спектакль» дип табылды һәм фестивальнең гран-приена лаек булды. Спектакльнең режиссеры һәм төп рольне башкаручы – Сергей Метелкин.

«Зур формадагы иң яхшы спектакль» исемен Лысьва драма театрының режиссеры Илья Ротенберг куйган «Игроки» спектакле алды.

 

 

 

«Болан-Патша» спектакле хакында фестиваль критиклары фикере >>

«Болан-Патша» cпектакленнән фоторепортаж >> 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк