Логотип
Архив Материалов

Татар театрының тууы

  Юбилей алдыннан Татар театрының тамыры бик ераклардан килә. Диннең һәм самодержавиенең басымы нәтиҗәсендә татар халкының сәнгате акрын үсә. Ул фәкать XIX йөзнең икенче яртысында, капита...

 

Юбилей алдыннан

Татар театрының тамыры бик ераклардан килә. Диннең һәм самодержавиенең басымы нәтиҗәсендә татар халкының сәнгате акрын үсә. Ул фәкать XIX йөзнең икенче яртысында, капитализм үсү уңае белән эшчеләрнең азатлык хәрәкәте активлаша башлагач кына киң колач ала. Бу вакытта Россиядә марксистик тәгълимат җәелә башлый. Ул милли сәнгатьнең үсешенә уңайлы шартлар тудыра.

Спектакльләр беренче тапкыр мәдрәсәләрдә, алдынгы интеллигентларның йортларында уйнала башлый. Г.Тукай «Халык иҗаты» дигән җыентыгында бу чорда шәкертләр тарафыннан үткәрелгән музыка кичәләре, әдәби укулар турында искә ала.

Казан, Уфа, Оренбург шәһәрләренең мәдрәсә шәкертләре арасында сәнгатькә омтылу аеруча көчле була. Алар үз көчләре белән әдәби кичәләр уздыралар. Хәтта спектакльләр куялар. Г.Кутуй басылмаган мәкаләләренең берсендә, 1900 елларда ук Камали авылы мәдрәсәсендә укучы шәкертләр көче белән өч пәрдәлек «Хәмит агай» комедиясе куелган, ди. Шәкертләр шулай ук «Камыр бит» дигән театрлашкан уен белән дә бик нык мавыгалар. Гадәттә бер шәкерт «сәхнәгә» чыгар алдыннан озын очлы калпак кия. Калпакның түбән өлешенә камыр белән маска ябыштырыла. «Камыр бит» мәдрәсәдәге усал укытучыларның берсен хәтерләтә торган булган. Бу «артист» укытучының үз-үзен тотышына, тавышына охшатып нинди дә булса кызыклы вакыйга сөйли. «Камыр бит» гади сюжет кына булмаган. Ул катлаулы сценарийдан торган.

«Шәкертләр театры» профессиональ театр өчен кадрлар да хәзерләгән. Мәсәлән, хәзерге РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты Х.Әбҗәлилев, ТАССРның халык артисты К.Шамил «Шәкертләр театры» аркылы сәхнәгә аяк басканнар.

Театр өй шартларында да үсә башлый. Ләкин мондый театрларны драматургия булганда гына оештырырга мөмкин. Габдрахман Ильяси беренче татар пьесасы «Бичара кыз» драмасын яза. Вакыйга дини гадәтләргә һәм әтисенә буйсынмыйча, үзенең яраткан кешесенә тормышка чыгарга теләүче кыз турында бара. Г.Ильяси әсәрендә ирекле тормыш, мәхәббәт хокук таләп итә, шәригать законнарына каршы көрәшкә чакыра. Аңарга бу өлкәдә рус критик реалистлары зур йогынты ясый. Г.Ильяси үзе дә өй театры оештырган. Ул анда үзенең «Бәхетсез кыз» дигән пьесасын да «сәхнәгә» куйган. Гадәттә мондый театрлар бик йомшак булганнар. Шулай да аның килеп чыгуын уңайлы хәл дип санарга кирәк.

XIX гасырның ахырларында Казан рус драма театрының тормышында аеруча зур үсеш сизелә. Танылган артистлардан М.Г. Савина, В.Н. Давыдов, М.И. Писарев, Г.Н. Федотова, В.И. Качалов һәм башкаларның уеннары татар интеллигенциясендә көчле тәэсир калдыра. Алар башкаруында М.Ю. Лермонтовның «Маскарад», Н.В. Гогольның «Ревизор» һәм А.Н. Островскийның бик күп әсәрләре сәхнәгә куела. Бу пьесалар татар интеллигенциясенең демократик драматургия тудыруга активлыгын күтәрә. Татар профессиональ театрының атасы булган Галиәсгар Камал сәхнә өчен «Бәхетсез егет» пьесасын яза.

ХХ гасырның башларында татар сәнгатенә революцион көчләр йогынты ясый. Тарих аренасына бөтен пролетариатның даһие В.И. Ленин җитәкчелегендәге Коммунистлар партиясе чыга. Патша хөкүмәтенең нигезе какшый башлый. Революцион хәрәкәт бөтен Россия буйлап җәелә. Прогрессив фикерләр үсә. Нәкъ менә шушы чорда Москва художестволы театры ачыла. Петербургта В.Комиссаржевскаяның прогрессив театры эшли башлый. Аларның репертуарына А.П. Чехов, А.М. Горький әсәрләре кертелә. Ә инде 1903 елда Казанда демократик фикердәге яшьләр әдәбият түгәрәге оештыралар. Аның занятиеләре һәр атнаның шимбә көнендә була. Шунлыктан аларны «шимбәчеләр» дип атыйлар. Анда большевик-драматург Гафур Коләхметов та катнаша. Шулай ук татар профессиональ театрына нигез салучылардан берсе Ильяс Кудашев-Ашказарскийның эшчәнлеге дә шушы вакытларда башлана.

Япон сугышында Россиянең җиңелүе беренче рус революциясенең башлануына этəргеч була. Бу вакытларда татар халкының аңы, сəнгате аеруча үсə. Г.Камалның һəм Г.Колəхметовның иҗади активлыклары бик нык күтəрелə. Алар əсəрлəрендə капиталистик төзелешнең паразитик асылын ачалар, яшьлəрне революцион көрəшкə өндилəр. Бу елларда көчле та-лант иясе, татар əдəбиятының һəм театрының эшлеклесе Г.Тукайның əсəрлəре дөньяга чыга.

1905 елның 3 декабрендə Оренбург шəһəрендə артист һəм режиссёр Ильяс Кудашев-Ашказарский җитəкчелегендə спектакль-концерт оештырыла. Алар Островскийның «Наданнар һəм галимнəр», Гогольнең «Ревизор»ыннан икенче пəрдəсен һəм Грибоедовның «Акыллылык бəласе»нəн бер күренеш əзерлилəр. Лəкин буржуа реакционерлар һəм динчелəр татар телендə спектакльлəр куюга каты протест белдерəлəр, аны яптыралар.

Эзəрлеклəүлəргə дə карамастан, Казандагы «шимбəчелəр» түгəрəге үзенең эшен дəвам иттерə. Алар əдəби, музыкаль кичəлəр уздыралар. Һəм 1906 елның 22 декабрендə Казанда беренче спектакль куела – Г.Камалның «Кызганыч бала» исемле пьесасы уйнала. Бу спектакльдə түгəрəкнең иң көчле членнары катнаша. Г.Камал спектакль куюны оештыруда күп ярдəм итə.

Шулай итеп, беренче рус революциясе көннəрендə татар профессиональ театрына нигез салына. Реалистик сəнгатьнең кыен һəм катлаулы юлы башлана. Ул халыкка тормыш дөреслеген аңлатуда зур эш җəелдерə.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк