Логотип
Архив Материалов

Үткәне дә, бүгенгесе дә данлы

 Халык мәхәббәтен яулаган, актёрлар уены белән башкаладагылардан һич калышмаучы, «Идел-йорт» фестивалендә гран-при иясе булган Азнакай халык театры, һич арттыруларсыз, әнә шундый йолдызларның берсе....

 Халык мәхәббәтен яулаган, актёрлар уены белән башкаладагылардан һич калышмаучы, «Идел-йорт» фестивалендә гран-при иясе булган Азнакай халык театры, һич арттыруларсыз, әнә шундый йолдызларның берсе.

Узган ел коллектив Туфан Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре» спектакле белән әлеге мәртәбәле фестивальне ачты. Анда Татарстан Мәдәният министрлыгының эшләр белән идарәчесе Кадрия Идрисова Азнакай халык театрының иҗади хезмәтенә зур бәя бирде. Шулай ук Г.Камал театрының мәшһүр артистлары Ринат Таҗетдинов, Әсхәт Хисмәтов, Нәҗибә Ихсанова, Г.Кариев исемендәге Казан Татар яшь тамашачылар театры директоры Мансур Зиннуров, К.Тинчурин исемендәге театр артисты Сәлим Мифтахов җылы сүзләр әйтте, тамашачы көчле алкышларга күмде.

Азнакай халык театрының җиде дистә елдан артык бай тарихы бар. Ул драмтүгәрәк булып 1941 елның гыйнварында Азнакай бистәсе мәдәният йортында оештырыла. Сугыш чорында халыкны җиңүгә рухландырып, бистә һәм авылларда чыгышлар ясый.

1951 елдан театр түгәрәге белән профессиональ артист, башта Г.Камал исемендәге академия театрында, сугыштан соң  Әлмәт драмтеатрында уйнаган Касыйм Еникеев җитәкчелек итәбашлый. Ул чын йөрәге белән үзешчән театр дөньясына кереп китә. Яшь режиссёрның талантын күреп, театрга халык тартыла. Тамашачы алдында ул зур уңышлар һәм танылу казана. 1965 елда республикада беренчеләрдән булып драмтүгәрәк «Халык театры коллективы» исемен ала. Касыйм ага Еникеев «Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгәлаек була. Ул 40тан артык әсәр сәхнәләштерә. Алар арасында К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл», «Казан сөлгесе», М.Фәйзинең «Асылъяр», «Галиябану», Ш.Камалның «Габбас Галин», «Хаҗи әфәнде өйләнә» кебек әсәрләре бар. Театр бөтен Татарстан районнарында гастрольләрдә йөри. Бу спектакльләрдә120дән артык артист уйный.

1976 елдан 1982 елга кадәр халык театрын Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлхия Миңнеханова җитәкли. Касыйм Еникеевның традицияләрен дәвам итеп, ул Азнакайда театр сәнгатен яңа иҗади биеклекләргәкүтәрә. Зөлхия Миңнеханованың беренче эшләре үк коллективка зур уңышлар китерә. Совет властеның 60 еллыгына багышлап үткәрелгән халык театрлары смотрында М.Әблиевның «Шәмсекамәр» спектакле өчен азнакайлар башта республика, аннан Бөтенроссия смотрлар лауреаты исеменәлаек була. Н.Исәнбәтнең «Качкыннар» әсәре буенча эшләнгән спектакль дәреспублика смотрлары лауреаты исемен яулый һәм Казан телевидениесеннән күрсәтелә. Ә режиссёр 3өлхия Миңнеханова «Оригиналь режиссура өчен» дипломы белән бүләкләнә. Бу спектакльнең куелышы, артистларның уены автор Нәкый Исәнбәт күңеленә дә бик хуш килә.

1987 – 1990 елларда Азнакай халык театры яңа гына мәдәният институтын кызыл дипломга тәмамлап кайткан Зинфира Кашапова кулына күчә. Ул татар драматургларының дистәдән артык спектаклен сәхнәләштерә. Коллектив Ә.Атнабаевның «Игезәкләр» спектакле өчен Бөтенсоюз халык иҗаты фестивале медале белән бүләкләнә. Бу спектакль Казан телевидениесе аша да халыкка җиткерелә. Зинфира Кашапованың артист буларак тудырган образлары да кабатланмас һәм үзенчәлекле.

1990 – 1995 елларда халык театры Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Маис Вәлиев җитәкчелегендәэшли. Якты балкыш булып эз калдырган Маис Вәлиев театр тарихында аерым урын алып тора. Кызганыч, аның гомере иртә өзелә. Әмма Маис Вәлиев әле дә тамашачы күңелендә саклана, исеме шәһәр урамында мәңгеләштерелде. Аеруча комик образларны уңышлы башкарды Маис. Сәхнәдә башы күренүгә үк халыкны көлдертә торган бөек артист иде.

1995 елдан театрга режиссёр булып Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гата Ялалов килә. Шушы еллар дәвамында ул татар драматургларының 15  әсәрен сәхнәләштерде, халык театры бик күп бәйгеләрдә лауреат булды. Аманулланың «Әлепле артистлары», Ф.Галиевның «Корт», Ф.Садриевның «Җәмиләнең җенләнүе» Ә.Атнабаевның «Ана хөкеме», Т.Миңнуллинның «Дивана», «Гөргөри кияүләре», К.Тинчуринның «Казан сөлгесе» әсәрләре буенча соңгы елларда иҗат ителгән спектакльләре репертуарда аерым урын алып тора.

Берсүзсез, коллективның уңышлары нигезендә режиссёрларның һәм артистларның һөнәри осталыгы ята. Биредә иҗатка чын йөрәге белән бирелгән кешеләр эшли. Җитмеш елдан артык дәвердә театрда күпме артист осталыгын чарлаган, онытылмас образлар тудырган!

Ирле-хатынлы Нәсимә Хәмидуллина һәм Шагали Госмановның дипломнары, мактау кәгазьләре санап бетергесез.

–  Рольләремнең берсен дә бусы – яратканы, бусы – яратмаганы дип аерып куя алмыйм. Минем өчен барысы да үзенчәлекле, күңелемә якын. «Башмагым»дагы Сәрвәрне аласыңмы, «Тормыш җыры»ндагы Фатыйманымы... – ди 65 ел сәхнәдә иҗат итүче Нәсимә апа.

Шагали ага да гомеренең соңгы мизгеленә кадәр театрга тугры калган кеше, аның гомере сәхнәдә, спектакль куйганда өзелде.

–  Бөтенроссия смотры лауреаты Сәрия Шакирова, республика смотры лауреатлары Марат Мортазин, Илмир Нургалиев, Зинфира Кашапова, Ленар Рахмаев, Хәмзә Хәбибуллин, Айдар Мәрданшин, Рәис Харисов, Рәис Гарипов, Айгөл Зарипова, Римма Фәттахова, Зөлфия Гафурова, Альмира Гыйззәтуллина – театрыбызның йөзек кашлары. Ринат Шәйхуллин, Гөлнара Гарипова, Регина Зәйниева, Рузилә Сәлимгәрәева, коллективка яңарак килсәләр дә, тамашачы күңелен яулап өлгерделәр инде, – ди Гата Ялалов.

Музыкаль бизәүче Заһир Ильясов, Азнакай сәнгать мәктәбенең уен кораллары ансамбле җитәкчесе Зөлфия Зарипова, балетмейстер Марат Хурамшин да театрны югары үрләргә күтәрүдә зур өлеш кертә.

Хәзерге вакытта коллектив Аманулланың «Җонлы кеше» пьесасын сәхнәләштерә. Быелгы «Идел-йорт» фестивалендә дә алар шушы спектакльне тәкъдим итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк