Логотип
Архив Материалов

Туфан абый әйтте

● Балыктан халык ясап булмый, халыктан балык ясап була. ● Башның уен тел əйтə. ● Җавап бирүгə караганда сорау бирү җаваплырак. ● Һəр сүземне җөплəгəн дус миңа кирəкми. ● Кия бе...


● Балыктан халык ясап булмый, халыктан балык ясап була.

● Башның уен тел əйтə.

● Җавап бирүгə караганда сорау бирү җаваплырак.

● Һəр сүземне җөплəгəн дус миңа кирəкми.

● Кия белмəсəң, купшы күлмəгең дə күрексез күренер.

● Əдəбиятның иң беренче талəбе: шигырь ятланырга, проза укылырга, драматургия əсəре каралырга тиеш.

● Кабаланма, сиңа насыйбы сиңа булыр.

● Ашатып-эчертсəлəр, киендереп, адəм рəтле фатирда яшəтсəлəр, акчаның бер тиенгə дə кирəге юк.

 

«Сәхнә», 2012, №6 (июнь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк