Логотип
Архив Материалов

Туфан рухы яши анда...

Гап-гади авылда туган малайны бөтен татар халкының сакчысы-яклаучысы, җан авазын җиткерүчесе иткән чишмә суын эчеп, һавасын сулап, табигате белән хозурланып, Туфан абый рухын тагын бер кат яд ите...

Гап-гади авылда туган малайны бөтен татар халкының сакчысы-яклаучысы, җан авазын җиткерүчесе иткән чишмә суын эчеп, һавасын сулап, табигате белән хозурланып, Туфан абый рухын тагын бер кат яд итеп кайту иде ниятебез. Туфан абый үзе мең кат узган юллардан, ни кызганыч, аннан башка барырга мәҗбүрбез...

Әлбәттә, әҗәл барыбызга да киләчәк. Туфан абый да яшәү белән үлем мәсьәләсенә бик фәлсәфи карашта иде. Әмма «барыбер үләм», дип яшәү – көчсезләр гамәле. Туфан Миңнуллин сыман җир җимертеп эшләүче ир-атлар бирелгән гомерне күкрәп яшәп калырга тырыша. Андыйлар соңгы сулышкача гаиләгә, илгә калырлык мирас туплый. Башкарып чыккан эшләр бихисап булса да, эшләнәселәре дә кала. Бу – җитешсезлек түгел, ә яшәп калганнар өчен үзенә күрә бер сабак, шәхес буларак җитлеккәнлеккә имтихан. Олы заттан калган мирасны саклый, арттыра, киләчәк буыннарга җиткерә алырбызмы, башланган эшләрне йомгаклап, яңаларына тотынырбызмы? Туфан абый бөтен татар халкын яклаган сыман, безнең бурыч – аның истәлеген саклау.

Кама Тамагында бу эш Туфан абый исән чакта ук башланды. Туфан Миңнуллин исемен йөртүче урам, музейда Туфан Миңнуллин «почмагы» бар. Мәшһүр якташларының бирегә килгән мизгелләрен саклаган фоторәсемнәр дә бихисап. Тиздән, төгәлрәк әйтсәк, быел җәйгә бу почмак башка чыгып, музей янәшәсендә генә урнашкан артык зур булмаган аерым комплекска күчәчәк. Биредә инде Туфан Миңнуллин музее урнашачак. Музей өчен – ике катлы итеп буралган аерым йорт. Ишегалдында – ат араны, хәтта эт оясы, кое муляжы да бар. Капкалары, тәрәзә йөзлекләре – осталар эше. Туфан абый, бу матурлыкны күреп калса да, музей ачылышына кадәр яши алмады. Аны быел Туфан абыйның туган көненә өлгертергә ниятлиләр.

Туфан Миңнуллин исемен мәңгеләштерү эше югары даирәдә алып барылырга тиеш. Казандагы берәр урам исемен бирү. «Бәйләнеп йөрмәсеннәр», дигәндәй, шәһәр читендә урнашкан 200 метрлы урамга түгел, ә халык күп йөргән, дистә еллар узгач та, искә төшерерлек урам булсын иде ул. Якын арада эшләнәсе эшләрнең тагын берсе – татар театрына Туфан Миңнуллин исемен бирү. Әмма моның белән генә дә чикләнергә ярамый. Туфан абый туган ягы, туган авылы белән бик горурлана, туган ягында аны яратуларын, хөрмәт итүләрен белеп, ихластан сөенә иде. Чит илдәге солтан лык, үз илеңдәге олтанлык хакында мәкаль аңа бик туры килеп тора иде. олы мәрәтхуҗа борылышында «Туфан миңнуллинның туган авылы», дигән язулы такта куелган. Авыл федераль юл өстендә урнашмаган, машиналар сирәк йөри биредә. Әмма дистәләгән исем-дәрәҗәләре булган Туфан абый өчен туган районында, туган авылында аны хөрмәт итү билгесе булган шушы язу аерым бер бәя иде. Авыл өчен дә зур дәрәҗә бит бу! Туфан миңнуллинның авылдашы бул да – шуны яшереп ят, имеш...Хакыйкать ачы булса да, Туфан абый үзе һәрвакыт дөресен әйтү яклы иде. ни кызганыч, бүген олы мәрәтхуҗа – бетеп баручы авыл. Татарстанда һәм, гомумән, Россиядә андый авыллар бихисап. Әмма Туфан миңнуллин туган авыл – берәү генә. Безгә бу авылга сукмакны яңартасы иде. Сәйдәшне искә алып – Кызыл Байракка, мәһдиев янына – Гөберчәккә, Карый истәлеген яңартып – Колбай-морасага барган сыман, һәр елның августында Кама Тамагына, олы мәрәтхуҗага җыелу гадәтен кертеп җибәрү ни тора! Туфан абыйга 75 яшь тулуны билгеләп үткән көннәрдә Камал театры артистлары клуб янында ачык һавада «Диләфрүз-remake»ны уйнап, тирә-яктагы халыкны бирегә җыйган иде. Район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйльметдинов та олы мәрәтхуҗада яңа мәдәният йорты салыначак, дип сөендерде. Театр сөючеләр, Туфан абыйны сагынучылар бергә җыелып, татарның мәшһүр улын искә төшереп, аның әсәрләре буенча куелган пьесалардан өзекләр карап утырсын өчен тагын ни кирәк?..

Ә мәрәтхуҗаның һәр почмагында Туфан абый рухы яши сыман. Аның туган нигезендә авылның башлангыч мәктәбе урнашкан. ни кызганыч, бүген аның ишегенә йозак эленгән... Туган нигезе янәшәсендә генә Туфан абыйга бүләк ителгән йорт. Биредә төзекләндерү эшләре алып барыла. Туфан абый үзе монда язучыларның иҗат йортын ачарга ниятләгән иде. Бераз гына өлгермәде... Шушында ук Туфан абый үз куллары белән ясаган күлләр каскады. Күлләрнең башы – чишмәдә. Чишмә йорты моннан йөз ел элек төзелгән. Әмма бу корылмага да Туфан абый кулы тигән – аны төзекләндерү, матурлау эше Туфан Миңнуллинның 70 яшьлек юбилее вакытында башкарылган. Чишмә янында драматург үзе салдырган мәчет балкып тора. Гомумән, бу авылның бүген, шушы килеш булса да, сакланып калуында Туфан абыйның роле бәяләп бетергесез. Хәзер инде район җитәкчелегенә, әлбәттә, республика җитәкчеләре ярдәме белән биредә башкарыласы эшләргә алынырга, Туфан абыйдан соң әләмне төшермәскә кирәк.

P.S. Кама Тамагыннан Казанга таба кайтышлый юл өстендә Антоновка авылы кала. Бу авыл да бетеп баручы авыллардан. Анысы мөһим түгел. Әлмәндәр карт Әҗәлдән килеп качкан авыл бит бу! Шук-шаян, мәңге яшь Әлмәндәр һаман да биредәдер, Евстигней белән бергә, «ысалуди-былгаруди» җырлап, һаман да каядыр ашыгучы, хозурлыкны күрмәүче һәм ишетмәүче безне –  шау-шулы замана балаларын –  кыйшайган коймалар аша җәлләп карап калалардыр сыман.

 

Кама Тамагының туган якны өйрәнү музеенда

 

 

Туфан Миңнуллин музее

 

 

Бу йортны Туфан абый язучыларга иҗат йорты итеп тапшырырга ниятләгән иде

 

 

Туфан абый ясаган күл

 

 

Авыл чишмәсе

 

 

Туфан абый салдырган мәчет

 

 

Туфан Миңнуллинның туган нигезе

 

 

«Сәхнә», 2012, №6 (июнь)

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк