Логотип
Архив Материалов

«Төш»

Спектакль башында иң элек тамашачыга автор сүзләре җиткерелә. Драматург әлеге пьесаны нәкъ спектакль итеп төшендә күрүен хәбәр итә. Шуның белән ул композициянең төгәллеге һәм пьесаның идеясе өчен...

Спектакль башында иң элек тамашачыга автор сүзләре җиткерелә. Драматург әлеге пьесаны нәкъ спектакль итеп төшендә күрүен хәбәр итә. Шуның белән ул композициянең төгәллеге һәм пьесаның идеясе өчен, сәхнәдә барган вакыйгаларның мантыйкыйлыгы һәм чынлыгы өчен җаваплылыкны үз өстеннән төшерә. Әсәргә салынган мәгънәләргә төшенүне һәм нәтиҗәләр ясауны автор тамашачының үзенә калдыра. Без бары тик бер гаиләнең, төгәлрәге, Елена исемле хатынның тормышын күзәтәбез.

Спектакль бертөрле түгел. Беренче пәрдә – Совет традицияләрендә язылган чып-чын мелодрама. Биредә – бары уңай геройлар гына: төзек озын диалогларда төрле халыкларның үзара дуслыгы һәм хөрмәтләшүе пропагандалана. Икенче пәрдәдә исә чын тормыш, дәрт, тормышка ашмаган хыяллардан төшенкелеккә бирелү сизелә. Спектакльне бербөтен итүдә бию элементлары зур роль уйный. Шуның белән икенче өлеш тә бертөрлелектән һәм соры көнкүрештән аерылып тора. Хореограф Ләйсән Хәмитова һәм хормейстер Резеда Шакированың үз эшләренә җаваплы каравы һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгуын аерып әйтәсе килә. Бу музыкаль-хореографик элементлар тамашачы өчен ят булып тоелмый. Роман Моровның тыйнак һәм функциональ декорацияләре дә мактауга лаек. Гомумән, спектакльдә югары сәхнәләштерү культурасы, сәхнә әсәрен стильле һәм матур итү омтылышы сизелә.

Әмма тамашачыларга сөйләнгән тарихка әйләнеп кайтыйк. Нәрсә турында ул? Моны аңлар өчен өстәнөстән генә бирелгән кирәксез мотивлардан арынырга кирәк. Әйтик, пьесада милләтара никахлар мәсьәләсе күтәрелә сыман. Чөнки Елена – рус кызы, аның ире Камил – татар. Бәлки аларның туры килмәүләренең сәбәбе шулдыр? Ләкин катнаш никах алар арасында конфликт тудырмый, чөнки икесенең дә характерларында милләтчелек сыйфатлары юк. Камил характерында аеруча. Ул татар иратларына хас булган сыйфатлардан азат. Традицион мөселман гаиләсендә, билгеле булганча, ир-ат культы хөкем сөрә. Ә спектакльдә – киресенчә. Туфан Миңнуллин катнаш никах проблемасын күрсәтергә теләсә, аңа бөтенләй башка тарих сөйләргә кирәк булыр иде. Пьесага күпсанлы туган-тумачаны, тормыш-көнкүреш детальләрен, йола-гадәтләрне, вак үпкәләрне кертергә туры килер иде. Бу әсәрдә исә боларның берсе дә юк. Геройларның милләте биредә артык роль уйнамый. Милләт яшьләрнең мәхәббәтенә киртә түгел, конфликт сәбәпчесе дә ул түгел. Гомумән, биредә конфликт юк дияргә дә була. Үзәктә үзен кая куярга белмәгән җанның табигый өзгәләнү һәм бәргәләнү тарихы. Бу җан татарныкы да, французныкы да, немецныкы да булырга мөмкин.

Минемчә, нәкъ шул эзләнү юлы спектакльнең төп эчтәлеген тәшкил итә дә. Елена образы – тулы бер күренеш чагылышы, шигъри җанлы, көчле темпераментлы һәм талантлы була торып та тормышта үзләрен таба алмаганнарның гомумиләштерелгән язмышы. Спектакльдә Тәкъдир темасы күтәрелә. Имеш, Еленаның яшьли вафат булган әнисе түбәнлеккә төшкән хатын булган. Шуңа да җан әрнүләре кызга тынгы бирми, аны һәрвакыт озата бара. Безнең өчен бу факт бик мөһим психологик деталь булып тора. Балачакта ярату һәм җылылык җитмәү, үзеңне гаепле һәм ялгыз хис итү, үз-үзеңә ышанмау характерны формалаштыра да. Еленаның тынычлык таба алмавының сәбәбе – җылылыкка һәм ярдәмгә бик мохтаҗ булуында. Бу образны киңрәк тә бәяләргә мөмкин. Әйтик, хыял һәм чынбарлык арасындагы мәңгелек каршылыкның чагылышы буларак. Гадәти кешеләр көндәлек тормыш белән яши: эшлиләр, балалар үстерәләр, мөнәсәбәтләр ачыклыйлар, тормышларын җайга салырга тырышалар. Еленаның җаны исә ниндидер үзенчәлеккә, югарыга, гадәти булмаганга омтыла, аның хыялларында тормыш чынбарлыгына урын юк.

Спектакльнең үзәк образы шундый катлаулы, күләмле һәм төрле булуында Елена ролен башкаручы Гөлназ Нәүмәтова һәм режиссер Рәшит Заһидуллинның тырышлыгы сизелеп тора. Алар тормышның төбенә тәгәрәгән исерек, бомж хатынны да күрсәтә алыр иде. Әмма режиссер Еленаның яхшы сыйфатларына басым ясый. Елена тормышның төбенә төшкәндә дә якты, хисчән, беркатлырак, ваемсыз, иреккә, шатлыкка, яхшылыкка омтылучан булып кала ала.

Ул компромисска барырга теләми. Кемдер өйрәткән кагыйдәләр буенча яшәүдән, тормышка яраклашудан баш тарта. Еленаның үзе булып каласы, эчке хисләренә генә ышанып, таянып яшисе килә. Бу урында көндәлек тормышка яраклаша алмыйча, көнкүреш мәшәкатьләренә буйсынырга теләмичә протест белдереп баштан аяк иҗатка чумган, ә кайчак баш ташлап эчә башлаган язучылар, рәссамнәр, артистлар искә төшә. Күңелдә исә Габдулла Тукайның шигырь юллары яңара: «Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы...»

Темпераментлы, характеры еш үзгәреп торучан Еленадан аермалы буларак, Камил образы бертөрле һәм тонык булып кала. Аның турында әйтеп була торган бердәнбер фикер: Камил – бөтен яктан да уңай персонаж. Табиб булып эшли, эчми, тартмый, хатын-кызлар белән йөрми, дөрес сүзләр генә сөйли, хатынын кайгыртып яши. Артист Илфак Хафизов үзенең героен йомшак һәм яхшы күңелле итеп күрсәтә. Ләкин образның тулылыгы өчен бу гына җитми. Пьесада трагик герой нәкъ менә Камил бит. Елена гомер буе бала булып кала. Балалар кебек минут саен үзгәреп тора, әлеге холкына үзе шатланып, шуннан тәм табып яши. Камил исә артык дөрес кеше. Ул алдына төгәл максатлар куеп, гадәти гаилә булып яшәргә тели. Мондый максатлар куеп яшәгән кешенең тулы бәхеттән, гаиләдән, балалардан баш тартып, гомерен үзен санга сукмаган хатын-кызга багышлавын аңлап булмый. Бу сорауга җавап табарга кирәк. Ул Елена өчен җаваплылык тоямы, әллә хатынын һаман сукырларча яратамы, әллә кызгана гынамы? Бәлки, Камил үзен эшкә багышлагандыр? Гаиләгә аның вакыты калмый торгандыр, һәм ул ничек барса, шулай ярый дип яши бирәдер? Актерга үзенең образын конкретрак итәргә, Камилгә күбрәк ирләр холкын өстәргә кирәк. Югыйсә ул хатын-кыз башбаштаклыгына буйсынган корбан кебек күренә. Кайвакыт тыныч, сабыр Камилнең исерек, каядыр өстерәлеп кайткан хатынын тынычландырган күренешләр көлке булып та тоела. Тормышта бит без, киресенчә, хатын-кызның исерек, каяндыр кайтып кергән ирен тынычландырганын күрергә ияләнгән. Камилнең образы – тамашачыга ошый торган. Әмма ул бик шартлы образ булып чыга. Аның әнисе Фәүзия (Зөләйха Хәкимҗанова) турында да шуны ук әйтергә мөмкин. Бу образ турында ниндидер төгәл фикер җиткереп булмый. Әлбәттә, ул бик кайгыртучан, яхшы күңелле, зирәк акыллы хатын. Мондый каенана дөньяда бармы икән, дип уйлап куясың. Миңа калса, иң акыллы һәм яхшы күңелле хатын да баласының гаиләсендә шундый хәлләр килеп чыгуына тыныч кына карый алмас иде. Шуңа күрә әлеге персонаж тамашачы күңеленә эпизод булып кына кереп калды.

Ләлә Миңнуллина башкаруында Анна Егоровна нык холыклы кеше булып күңелдә кала. Үзгәрмәс рухи кыйммәтле укытучы ханым Сталин заманнарыннан калган персонаж кебек. Үзенең кызы турында ул шундый нәфрәтләнеп искә ала. Ирексездән ул хатын кичереп булмаслык нинди җинаять эшләде икән дип уйлап куясың. Аннан соң, хатынның исерек килеш ире белән янып үлгәнлеге ачыклана. Анна Егоровнаның холкында да ниндидер сәерлек бар, лабаса. Ничек кенә түбәнлеккә төшсә дә, ана кеше өчен бала – иң мөһим кеше бит. Ул баласын һәрчак акларга тырышырга тиеш. Әлбәттә инде, ананың йөрәге булса. Ә биредә авторга Анна Егоровнаны шундый каты бәгырьле, артык дөрес итеп күрсәтү кирәк булган. Нәтиҗәдә, хатынның холкы кирәгеннән артык кырыс булып чыккан.

Спектакльдә күп нәрсә аңлашылмыйча, күп сорауга җавап бирелмичә кала. Шартлы, хыялый, акланмаган әйберләр күп. Шуңа күрәдер инде Туфан Миңнуллин әлеге пьесасын «Төш» дип атый. Әмма әсәрдә тормыш чынбарлыгы да җитәрлек. Спектакльнең гадәти мелодрама итеп куелмавы бик яхшы. Әсәрнең үзәгендә – Елена образы. Ул образ бөтен спектакльгә тон бирә. Акыл өйрәтә торган әхлакый драма урынына тамашачыга тормыш төбенә төшкән, гаиләсен югалткан хатын-кыз язмышы тәкъдим ителә. Әлеге тарихта мәхәббәт, рухи ирек, яхшыга өмет җиңеп чыга.

 

фоторепортаж

 

 

«Сәхнә», 2012, №5 (май)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк