Логотип
Архив Материалов

Урал буйлап

  Хуш, Мəскəү! Алтынчы июнь. Бөтен артистлар вагонга урнашканнар, һəрбер артистта күтəренке рух, йөзлəрдə шатлык билгелəре. Зур түземсезлек белəн алда аждаһа кебек «Хəзер китəбез, хəз...

 

Хуш, Мəскəү!

Алтынчы июнь. Бөтен артистлар вагонга урнашканнар, һəрбер артистта күтəренке рух, йөзлəрдə шатлык билгелəре.

Зур түземсезлек белəн алда аждаһа кебек «Хəзер китəбез, хəзер китəбез» дигəн шикелле пошкырып торган паровозның кузгалып китүен көтəбез.

Икенче звонок. Паровоз да «Урыннарыгызга!» дип мəһабəт тавышы белəн кычкыртып куйды. Озатырга килүчелəр дə матур телəклəр, уңышлар телəп артка кала башладылар. Мəскəү белəн соңгы мəртəбə саубуллашу өчен вагонның тəрəзə һəм ишеклəреннəн эшлəпə, яулык тоткан куллар сузылдылар. Артистлар эченнəн берəү күтəренке тавыш белəн:

«Алдыр Урал буйлары,

гөлдер Урал буйлары,

Безне сагынып көтə микəн

Уралның шахтёрлары», – дип җырлап җибəргəн иде, аңар ялгап икенчесе:

«Урал дилəр, Урал дилəр,

Уралны күрер идем,

Шахтёр артист булыр өчен

Җанымны бирер идем», – дип өстəп куйды. Бу җырлар шаярып түгел, эшче театры өчен җиң сызганып эшкə керешкəн, Уралга театр уйнау белəн бергə эшчелəр арасында җəмəгать эшлəре алып барырга, эшчелəрнең эшлəү – тору урыннарын өйрəнергə бара торган сəхнə эшчелəренең авызларыннан чыккан чын җыр иде.

 

Бер авыздан

Əллə ничə йөз чакырымнар елан шикелле сузылып ята торган рельслар өстеннəн поезд алга алып бара. Бер вагонда фəкать артистлар гына диярлек, һəрберсе эш белəн кайныйлар. Кайсылары театрның алдагы елы – формасы турында əңгəмə саталар, кайберлəре рольлəрен тикшереп баралар. Режиссёрлар постановкаларның җитеш-җитешмəгəн якларын тикшереп, фикер алышып, Уралда уңышлы эшлəп чыгу өчен план төзеп баралар.

Нəкъ бер тəүлек була дигəндə Казан станцасына килеп туктадык. Күбебезне кеше иткəн, үстергəн, артистлык пичəте ябыштырылган туган шəһəр – Казан перронында 10-15лəп кеше каршы төшкəннəр. Бөтен вокзалның асты-өскə килə. Мəскəү труппасына махсус чакыртылган артист Сəлимҗанов һəм Нигъмəтуллиналар да безнең белəн кушылып Уралга китəр өчен җыенып төшкəннəр.

Күрешү шатлыклары, төрле сүзлəр 40 минутларны сиздермəде дə. «Юл кешесенең юлда булуы яхшы» дигəн шикелле, паровоз Казан һəм дуслар белəн аерып тагын алга алып китте.

 

***

Алда труппаның Уставы тора. 20-25 төрле пунктларны эченə алган Уставта түбəндəге пунктлар да бар:

1. Мəскəү Татар Үзəк Драма театры яңа типтагы Эшчелəр театры булганга күрə, аның артистлары түбəндəге нəрсəлəргə игътибар итəргə тиеш:

а) Аеклык. Эчүгə каршы каты көрəш ачып, беренче сизелүдəн үк составтан чыгару.

б) Аерым «мин»леклəрдəн чыгып күмəк эш белəн яну.

в) Артист – общественник булсын.

г) Үзара нык татулык-дуслык һəм башкалар.

Шуңар күрə дə Мəскəү театры составына бер тəрбия күргəн, бергə эшлəрдəй татар сəхнəсендəге яшь сəхнə көчлəренең каймагы җыйнала. Бөтен артистлар Уставның һəр пунктын нык тикшереп, укып, сугыш вакытында бирелгəн приказ шикелле җиренə җиткерергə бер авыздан карар бирəлəр.

 

Урал зур ул һəм бай ул

Советлар Союзының иң бай өлкəсе – Урал. Социализм төзелеше өчен иң кирəкле, иң кыйммəтле материаллар бирə торган җир. Анда миллионлаган эшче армиясе яши. Киң Уралның төрле рудникларына сибелгəн 35-40 мең татар шахтёрлары эшли. Алар арасында яңа сука-сабанын ташлап ярым эшче, ярым крестьян булып яшəүче сезонниклар белəн бергə бертоташ 20-30 ел биленə фонарь тагып 300-400 метр тирəнлектəге шахталарда төрле рудалар казып, биллəре бөкерəя башлаган, тəннəре-битлəре металлашкан чын татар шахтёрларының саннары да меңнəрдəн ашкан. Ерак Уралның караңгы почмакларына чəчелгəн, тау-урманнар белəн уратылган рудникларда эшлəүче шахтёрлар арасына барып театр кую, мəдəният орлыгы чəчү шикелле зур шəрəфле эш, татар театры тарихында беренче мəртəбə Мəскəү Татар Үзəк Драма театры өлешенə төште. Өч көн була дигəндə без нəкъ Уралның үзəге Азбист рудникларына килеп туктадык.

 

Азбист руднигында

Безнең Азбистка барып төшү эшчелəр арасында зур бəйрəм төсен алды. гомерлəрендə адəм рəтле театр күрмəгəн татар эшчелəре Мəскəү театрын түземсезлек белəн көткəннəр. Шуңар күрə дə без килү хəбəре чыгу белəн, 3-4 көнлек билетларын эшчелəр 2-3 сəгатьтə алып бетерделəр. Театр башлануга 2 сəгəтьлəп вакыт булуга карамастан, театр алдына 500-600лəп халык җыйналган. Театрга килүче артистларны ур-ра тавышлары астында каршы алалар. Төрле җирдə җыйналган шахтёрлар гармуннар белəн җырлашып, биеп вакытны кыскарталар. Тау башындарак бер төркем эшчелəр:

«Урал таулары биек,

Йөри арыслан киек.

Туган илне ныгыту өчен

Эшлибез янып-көеп», – дип җырлыйлар. Гармун, күмəк җыр тавышлары Азбист таулары аша бөтен Уралны яңгырата кебек тоела. Театр эчендə бөтенлəй моның киресе. Анда артистлар белəн тулган грим бүлмəлəрендə тирəн тынлык, һəрбер артист гримының уңышлы чыгуы өчен биттəге сызыкны да бишəр мəртəбə эшли, костюмнарын төзəтəлəр, һəркем беренче адым, беренче эш уңыш белəн үтүе өчен бөтен көчен куя, тырыша.

 

Өченче звонок

Пəрдə ачыла. Театр тарафыннан махсус шəрекъ стилендə эшлəнгəн порталлар, театр белəн китерелгəн декорациялəр, яңа тектерелгəн татар костюмнары бары да театрның тулылыгына, матурлыгына ышандырып торалар. Эшчелəр һəрбер сүзне, һəрбер хəрəкəтне йотылып, зур энтузиазм белəн карыйлар. Спектакльлəрдə булган реакция (көлү, тын утыру, кызгану һəм башкалар), көчле кул чабулар спектакльлəрнең уңышлы үтүен күрсəтəлəр. План буенча Азбистта 4 кичə куелырга тиеш булса да, эшчелəрнең соравы буенча тагы 3не куярга туры килə. 17сендə артистлар «Сабан туе»н үткəрүдə дə актив булып катнашып, иртəдəн кичкə кадəр концерт бирəлəр. Ахырга таба Сабан туе һəркемнең үз һөнəрен күрсəтү мəйданына əйлəнеп китə. Эшчелəр арасыннан сəхнəгə менеп җырлап, биеп үзлəренең һөнəрлəрен күрсəтүчелəр дə табылгалый. Таралган вакытта эшчелəр: «Рəхмəт, туганнар, онытмаслык эш эшлəдегез. Сугыш, эчү белəн үтə торган Сабан туен мəдəни бəйрəмгə əйлəндердегез», – дип кычкырып калдылар.

 

Кайда һəм ничə спектакль уйналды?

Театрның уңышы бөтен Уралда көтелгəннəн артык булды дисəм, һичбер үз-үзебезне мактау булмас. Моны «Эшче», «Сабан-чүкеч», «Кызыл Татарстан» һəм «Уральский рабочий» гəзитлəренə язылган хəбəрлəр, театрга исемлəп биргəн бүлəк һəм мактау кəгазьлəре, шулай ук эшчелəрнең планнан тыш спектакльлəр куйдырулары ачык күрсəтə.

Шуңар күрə мин аерым районнарга тукталмый, саннар белəн генə күрсəтеп китəргə уйлыйм.

Азбистта 7 кичə, Свердловта – 4 кичə, Ягурсинада – 3, Калатада – 3, Чилəбе копəлəрендə – 3, Гороблагодатта – 3, Кара-башта – 3, Кызыл районында Ленин копəсендə – 5, Губахада – 3. Барысы 9 районда 34 кичə үткəрелде.

 

Репертуар мəсьəлəлəре

Театр хəзерге чорда кризис хəлдə яши дисəм дə ялгыш булмас. Лəкин кыска вакыт эчендə, бигрəк икътисадый яктан нык ныгып җитə алмаган Үзəк театр бу эштə конкрет адымнар атлый алырлык хəлдə түгел иде. Шулай да, алган пьесаларның һəр моментка нык əһəмият биреп, төрле үзгəртмə, төзəтмəлəр кертеп эшчелəргə аңлаешлы һəм идеология ягыннан азмы-күпме тотнаклы ясауга бөтен көч бирелде.

Куелган пьесалар эчендə: «Сүнгəн йолдызлар» 9 тапкыр, «Талир тəңкə» 6 тапкыр, «Балдызкай» – 9, «Һиҗрəт» – 1, «Упкын» – 6, концерт – 3.

Шул əсəрлəр эчендə эшчелəр каршысында зур уңыш казанган əйберлəр «Сүнгəн йолдызлар», «Балдызкай», «Талир тəңкə»лəр булды. Бу юлы тəҗрибə эшчелəрнең эчендə кайнап, аларның театрга, əсəргə карашларын белгəннəн соң, түбəндəге фикергə килгəнне əйтми үтеп булмый, һичшиксез, безнең драматургия ягы идеология ягыннан һəм хезмəт катлавының хəзерге тормышына этəрмə бирү ягыннан көчсез. Эшче репертуар бөтенлəй юк. Безнең язучыларыбыз бу хакта нык уйларга тиешлəр. Бер-ике театрга əсəр хəзерлəп, соңыннан гонорар алыр өчен генə булмыйча, эшче сəхнəсе репертуары тудыру, сəхнə аша тəрбия итү өстендə эшлəү мəсьəлəсе дə куелырга тиеш. Эшче репертуарын язучы драматургларның материальный ягы да яхшыру мөмкинлеге бар. Чөнки театрның яшəве – зəмине эшчелəр белəн нык бəйлəнеш булганда гына киңəячəк һəм ныгаячак.

 

Зарланырлык хəллəр

Артистлар – артист-уйнаучы булу белəн бергə, эшче арасындагы төрле җəмəгать эшлəренə дə актив булып катнашалар. Төрле җирлəрдə артистлар тарафыннан эшчелəр – драма түгəрəклəре өчен ясалган доклад-беседалар, спектакльлəр алдыннан русча-татарча реферат укулар, эшчелəрнең тормышында булган кечкенə эшлəрне дə тикшереп һəр төрле киңəшлəр бирүлəр һəр көндə диярлек эшлəнде.

Лəкин күп җирдə эшчелəр арасында культура эшлəренең йомшак баруы, юлбашчылык итəрлек көчлəрнең булмавы аркасында татар яшьлəре һəм эшчелəренең башка эшчелəрдəн күп артта торуларын яшереп булмый. Кызыктырырлык клуб эшлəренең куелмавы аркасында эшчелəр күбрəк эчүгə бирелəлəр. Шул турыда турыдан-туры: «Безнең организатор янында күп белергə ярамый. Сорасаң җавап бирми. Җавап бирсəң сине гаепли, ə үзе бер нəрсə белми», – дип татарлар арасында эшлəүче кешелəрнең булдыксызлыгыннан зарлана башлыйлар. Шул эчү аркасында күп җирлəрдə хатын-кызларга начар карашлар, ире артыннан сыраханəгə эзлəп килүчелəрне кыйнап чыгаруларга кадəр барып җитəлəр.

Шуңар күрə безгə иң күп, иң көчле эшчелəрне караңгырак – культура эше башланмаган җирлəргə җибəрү эшен карарга кирəк, шəһəрлəр генə түгел, шəһəрдəн күп ерак булган районнар да яхшы көчлəр белəн тəэмин ителергə тиеш. Икенчедəн, һəрбер районның драма түгəрəклəре эшче районнар өчен пьесалар, җанлы гəзит материаллары, төрле кулланмалар юклыкка зарланалар. Бу нəрсə чыннан да бездə бик начар хəлдə яши. Басылган əсəрлəрнең күбесе профессиональ театрлар өчен ярамый, эшче сəхнəлəргə кертерлек булмый торган чепухалар белəн тула. Килəчəктə эшче клубларына материаллар бастырып тарату эшен нормаль хəлгə куеп, бу эшкə чын төс биреп, эшкə керешергə вакыт җиткəндер дип уйлыйм.

 

Безнең телəк

Урал хəллəрен, андагы күргəн-белгəннəрне журналлар битлəре генə сыйдырмый. Алар аерым бер китап итеп бастырганда да җитəрлек. Театрның мондый авыр һəм кирəкле эшне яклап, шуны уңышлы рəвештə башкарып чыгуын көтəбез. Уңыш булса, театр бу тəҗрибə эшендə бөтен җитешкəн, җитешмəгəн якларны күзəтеп, урыннарда булган, күргəн-ишеткəн бөтен əсəрлəрне бер калыпка салып, килəчəк эшне туры һəм таза нигезгə салуга бөтен энергиясен бирəчəк.

Эшче культура эшлəре белəн бик кызыга, ул аңардан туймый. Лəкин эшчене канəгатьлəндерə алырлык эшли белергə генə кирəк.

Татар театрының иң зур базары булса, ул да шул эшче районнар. Революциянең каһарман солдатлары, хəзерге хөкүмəтнең төп хуҗалары булган эшче-крестьян катлавына театр тудырырга омтылган яшь Мəскəү театрын үгилəми, бөтен ярдəм белəн килү һəркемнең бурычы.

Эш башланган. Ул шул көйгə көчəергə, ныгырга тиеш. Аның турында киң рəвештə фикер тудырырга кирəк булыр. Челтəргə кердек.

Үткəн сезонда Үзəк театр үзенең эшен турыдан-туры РСФСР Наркомпросы карамагында алып барса да, аның матди ягын тəэмин итү ныклы нигезгə куелмаган иде əле. Бу сезон эш чорында ул үзен яхшы яктан күрсəтə алды. Шунлыктан да, Главискусствоның карары белəн быел ул хөкүмəт челтəренə кертелде һəм тəэмин итү ягы бюджетка тапшырылды.

Бу мəсьəлəнең болай яхшы чишелүе труппаны быел тагын да тулыландыру юлын ача. Хəзер читтəн тагын берникадəр танылган көчлəр чакыру мəсьəлəсе тора.

 

Архив материаллары буенча Рəйсə Шəрəфиева əзерлəде.

 

«Сәхнә», 2013, №7 (июль)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк